Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2023 елда шоу-бизнес: Ришат өйләнде, Ринат Рахматуллин колониядә, табиб – җырчы гаугасы

Узып баручы 2023 ел шоу-бизнес өлкәсендә нинди вакыйгалар белән истә калачак? Кайсылары халык арасында аеруча киң яңгыраш алды? Кайсылары гаугалы хәлләргә юлыкты? Кемнәр үз парын тапты, әти-әни булды? «Интертат»тан еллык язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
2023 елда шоу-бизнес: Ришат өйләнде, Ринат Рахматуллин колониядә, табиб – җырчы гаугасы
социаль челтәрләр

«Барс Медиа»га Радик Артемьев кире кайтты

«Барс Медиа»дан гауга белән киткән һәм «кире кайтачак» дигән имеш-мимешләре чыккан Радик Артемьев «Татар радиосы»на кире кайтты. Радик Иванович 2018 елга кадәр «Барс Медиа Групп» медиахолдингының генераль директоры урынбасары булып эшләгән иде. Җырчылар Радик Артемьевның кире кайтуына чиксез сөенделәр.

Фото: © ачык чыганаклар

Берничә көннән аларның оештыручылары (учредитель) алышыну билгеле булды. Хәзер «ТМТВ» һәм «Татар радиосы»ның бердәнбер хуҗасы – Марат Гәрәев.

Җитәкчелек алмашыну белән беррәттән әлеге массакүләм мәгълүмат чараларының иҗади составы да яңарды «Татар радиосы»на баш мөхәррир итеп Зөлфәт Зиннуров билгеләнде. Моңа кадәр әлеге вазифаларны Рамил Шәрәфиев башкарган иде. «ТМТВ» каналы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова эшеннән китте. Хәзер ул «ТНВ» телеканалының генераль продюсеры вазыйфасында.

Җырчы Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителде

Җырчы Ринат Рахматуллинның ирегеннән мәхрүм ителүе мәгълүм булды. Җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә.

Суд Ринат Рахматуллинга «3 ел да 6 ай транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирергә» дигән карар чыгарды. Ринат Рахматуллин җәзаны колония-поселениедә үти.

Фото: © социаль челтәрләрдәге видеодан скриншот

Җырчы күңел төшенкелегенә бирелми, рәшәткә артында да иҗат итүдән туктамый. Дуслары да җырчы белән элемтәдә торалар.

Аңа кадәр интернет киңлекләрендә Ринат Рахматуллин катнашындагы «әшәке видео» таралган иде. Ринат Рахматуллин үзе әлеге видеоны «видеомонтаж» дип атады һәм жуликларның үзеннән 3 миллион акча таләп итүләре хакында белдерде.

Бурычлары аркасында, Фидан Гафаровның машинасын тартып алдылар

Бурычлары аркасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның «Сhevrolet Trailblazer» маркалы машинасын тартып алдылар. Җырчы автомобиленнән ярты миллион сум бурычы һәм күпсанлы штрафлары булу сәбәпле колак какты.

Фото: © Солтан Исхаков

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышып, кире кушылды

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов икенче хатыны Эльмира белән аерылышып торды. Ришат үзе: «Араларыбыз суынуда без икебез дә гаепле», – дип әйтте. Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуын: «Ир-ат игътибары җитми», – дип аңлатты.

Күпмедер вакыттан соң яшьләр кире кавышты. Ләкин әлеге вакыйгадан соң алар халык тарафыннан тәнкыйтькә юлыктылар. Ришат белән Тәтишканың социаль челтәрләрен карап баручылар парның чыннан да аерылышып торуына ышанмады. Кайбер сәхнәдәшләре дә турысын әйтүдән тайчынмады. Мәсәлән, Раяз Фасыйхов аларның аерылышу-кушылуларын «арзанлы пиар» дип атады.

Бу хәлләрдән соң Ришат Фазлыйәхмәтов, хәле начарланып, реанимациягә эләкте. Тәтишка моны «соңгы вакытта тормышында уңышсызлыклар күп булу һәм кайбер сәбәпләр аркасында концертлары өзелүгә борчылу нәтиҗәсе», дип аңлатты.

Фото: © социаль челтәрләр

Айгөл – Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе дә таркала язды

Җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсе дә таркала язды. «Интертат»ка интервьюда Айгөл Шәйхетдинова ире белән 3 ай аерым торулары хакында сөйләде, тик конфликтның сәбәпләрен әйтергә теләмәде.

«Хыянәт белән бәйле түгел, шул гына. Ришат шәһәр читендәге үз йортыбызда торып калды, мин, 3 айга якын, балалар белән фатир арендалап яшәдем», – диде ул.

Фото: © социаль челтәрләр

Гөлнара Тимерҗанова икенче иреннән аерылды

Гөлнара Тимерҗанова икенче иреннән дә аерылуы хакында әйтте. Җырчы иренең яшерен рәвештә үзенә кадәр йөргән кыз белән никах укытуын, ул кызнын аннан бала табуын ачыклаган.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Иркәнең, кулын имгәтеп, Чаллы табибларыннан ярдәм ала алмавы

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрләрдә Чаллыда юеш идәндә таеп егылып, кулын имгәтүен, әмма Чаллы хастаханәсенә мөрәҗәгать итүе уңышсыз тәмамлануын сөйләде. Иркә Чаллы хастаханәләрендә дорфа мөгамәләгә тап булды.Аңа медицина ярдәмен Казанга баргач кына күрсәттеләр. Иркә бу хакта «Интертат»ка да сөйләде:

Иркәнең ире Артур махсус операциядә хезмәт итүен дәвам итә. Быел ул кыска вакытлы ялга кайтып килде. Иркә иренең багышлап «Өзелмәгән өмет» дигән җыр яздырды.

Фото: © социаль челтәрләр

Артист – табиб конфликты

Җырчы Лилия Хәмитова, әнисе Кифая апаның вафатыннан соң, Арча хастаханәсенең табиб-онкологы Илшат Ибәтуллинны үз вазифаларына җаваплы карамау, пациентларга карата мәрхәмәтсез һәм кеше кайгысына битараф булуда гаепләп чыкты. Лилия Хәмитованың гаепләүләренә Арча район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов Интертат аша җавап бирде.

Әлеге язмалар халыкны битараф калдырмады. Сайтта да, социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан фикер язучылар, «рак белән авыручы, бер аягы киселгән кешене дә карарга килмәде» дип, Илшат Ибәтуллинны гаепләүчеләр бихисап булды.

Фото: © социаль челтәрләр

Радик Динәхмәтов махсус операциягә китте

«Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырлары аша танылган, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтовның үз теләге белән махсус операциягә китүе билгеле булды.

«Интертат»ка интервьюда җырчы махсус операциягә Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белгәннән соң китүе хакында сөйләгән иде. Ләкин әлеге полк җыела алмаса да, җырчы контракт төзеде. Радик Динәхмәтов бүгенге көндә Кызыл Лиман юнәлешендә «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе, хәрби санитар вазифасында хезмәт итә.

Фото: © социаль челтәрләр

Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайтты

Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайтты. «Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып күрергә уйладым», дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Артур Хәсәнов һәм «Киек каз юллары»

Махсус операциядә "Киек каз юллары"н җырлап танылган Артур Хәсәнов әтисен югалтты. Соңрак ул җырның авторы Гүзәлиянең концертына кайтты.

Тямаев хәрби операциядәге солдатлар янына барып кайтты

Җырчы Фирдүс Тямаев махсус операциядәге үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26нчы спецназ отряды егетләре («Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды) янына шәхсән барып, хәрбиләрнең хәлләрен белешеп, гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Фирдүс Тямаев, хатыны белән әнисенә дә әйтмичә, операция ясатуы турында әйтте.

Фото: © Тямаевның шәхси архивыннан

Җырчыларның бәяләре

Әнвәр Нургалиев – 450, Илсөя Бәдретдинова – 500, Фирдүс Тямаев – 700 мең... Җырчыларның район-авыл Сабантуйларындагы чыгышлары өчен әнә шундый бәяләр соравы турында мәгълүмат кайберәүләрдә зур кәнәгатьсезлек тудырды. «Арзанлы эстраданы халык үзе күтәрде», дип тәнкыйтьләделәр җырчыларны.

Марат Яруллинны «Миңа нишләргә?» җырының авторларын дөрес атамауда гаепләделәр

Арча районы Яңа Кенәр авылындагы Надил Шакирҗанов Марат Яруллинны «Миңа нишләргә?» җырының авторларын дөрес атамауда гаепләде. «Җырны мин һәм Нуретдин яздык», – дип, ул «Интертат»ка җырның язылу тарихын бәян итте.

Марат Яруллин исә андый мәгълүмат ишеткәне булмавын, җырның Рим Шәрифуллин көе һәм сүзләре, шулай ук Миләүшә Әфләтунова сүзләре булуын әйтте.

Бу тарих турында түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова фаҗигале төстә һәлак булды

Бик күпләрне Әнвәр Нургалиевның туганы, блогер Диана Сәфәрованың фаҗигале үлеме тетрәндерде. Диана Башкортстандагы популяр блогер иде. Диана 3 баласын ялгызы гына үстерә иде. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды. Диананы 10 май көнне Чишмәдә соңгы юлга озаттылар. Диананың үлемендә гаепләнелүче кеше үз гаебен танымый. Суд эшләре әле һаман да төгәлләнмәде.

Фото: © социаль челтәрләр

Мөнир Рахмаев һәм аның ярымшәрә хатыны тәнкыйтькә юлыкты

Мөнир Рахмаев белән хатыны Илсөярнең социаль челтәрләрдә урнаштырган фотолары интернетта гауга куптарды. Аларга социаль челтәрләрдә ярсулы сүзләр, фикерләр «яуды». Халык мөнир Рахмаевның «болай да бөтен җире ясалган» хатынының үтә дә ачык купальниктан фотога төшүен кабул итә алмады.

Фото: © социаль челтәрләр

Артистлар «Башкорт хуҗабикәсе»н яклап чыкты

«Башкорт хуҗабикәсе» буларак блогер Миләүшә Шәйхисламова башкорт массакүләм мәгълүмат чараларының үзен түбәнсетүләре, халыкны үзенә каршы котыртулары хакында хәбәр итте. Журналист Рита Өметбаеваның блогерның бер шаян вайнын тәнкыйтьләп, үз фикерен белдерүеннән башланган вакыйгалар бик тиз куерды. Блогер үзе һәм гаиләсенә таныш түгел кешеләр янавын әйтте.

Бу хәлләрдән соң интернет киңлекләрендә «Башкорт хуҗабикәсе»н яклау «акция»cе башланды. «Йолдыз белән бер көн» рубрикасын алып баручы блогерны яклау чараларына Элвин Грей, Айдар Галимов кебек популяр артистлар да кушылды.

Лилия Хәйруллина шәхси тормышын сөйләде

Шәхси тормышын сөйләргә яратмый торган Лилия Хәйруллина «Интертат»ның «Кунактан кунакка» тапшыруына үзенең Саба килене булу-булмавын әйтте.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Сәидә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтарны тәнкыйтьләп чыкты

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтар кысаларында кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре, намаз вакытында мода күрсәтүләрн дәвам итүләре, чараның урыс телендә узуын тәнкыйтьләп чыкты.

Фото: © социаль челтәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова мебель ясаучы белән конфликтка керде

Гөлназ Шәрипҗанова мебель ясаучы белән конфликтын интернетка чыгарды. Саматның мебельне вәгъдә иткән вакытка ясап өлгертмичә, 70 мең сум акча алып, юкка чыгуын сөйләде.

Интернетның көче зур - бу вакыйга матур тәмамланды. Самат табылды һәм Шәрипҗановлар фатирына мебель ясап китерде.

Фото: © социаль челтәрләр

Күкрәк зурайтучылар

2022 елда Лилия Хәйруллина күкрәкләрен зурайтуын турында сөйләп шаккатырган иде. Быел исә Айдар Галимовның кызы, блогер Гүзәл Галимова, җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл Хуҗина һәм җырчы Рузилә Хәйретдиновалар күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясатты.

Фото: © социаль челтәрләр

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Дубай блогерлары аша ялга барды

Татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова белән аның ире Рушан тәкъдиме буенча тур алып, Дубайда ял итеп кайтты.

Әлеге блогерларның Дубайга арзанлы турлар вәгъдә итеп, халыкны дистәләгән мең сумга алдавы ачыклангач, Салават белән Гүзәлемне дә мошенниклык белән шөгыльләнүчеләрне рекламалауда гаепләделәр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова бер сәхнәдә

«Татар җыры» – 2023 фестивалендә 2020 елда зур гауга белән аерылышкан ике җырчы – Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Фото: © «Татар – информ» архивы

Югалтулар

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Марсель Әхмәдуллин гаиләсе зур югалту кичерде. Аның әтисе вафат булды.

Татарстанның атказанган җырчысы Рөстәм Закиров әнисен югалтты.

Фото: © социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдиновның бертуган абыйсы үлде.

Артистлар тормышында булган күңелле вакыйгалар. Барысын да котлыйбыз!

Халык артистлары булдылар

2023 елда Филүс Каһиров һәм Вадим Захаровларга «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде.

Алия Карачурина белән Ришат Төхвәтуллин өйләнеште

Татар эстрадасында күптән көтелгән ел вакыйгасы булды – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар өйләнеште. Яшьләрнең никах мәҗлесе Алиянең туган ягы – Башкортстанның Чишмә районында, иң-иң якын кешеләре әйләнәсендә узды. Ә инде туйны иҗади гаилә, бик зурлап, Казан янәшәсендәге бер ресторанда үткәрде.

Туй алдыннан Ришат белән Алия «Интертат»ка зур интервью бирделәр.

Фото: © социаль челтәрләр

Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова туе

Винарис Ильегет үзенең туган көнендә җырчы Лилия Хәмитовага тәкъдим ясады. Озак та үтми, алар Винарисның шәхси ресторанында туй мәҗлесе үткәрделәр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ильвира Хамматова икенче тапкыр кияүгә чыкты

Татар эстрадасына «Яшьли сөйгән ярым» җыры белән килеп кергән җырчы Ильвира Хамматова икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Әмма соңгы арада, Ильвира ире белән аерылышкан икән, дигән сүзләр дә йөри башлады.

Фото: © социаль челтәрләр

3 бала әнисе Лилиана Ирназаровага тәкъдим ясадылар

3 малай әнисе Лилиана Ирназарова да тиздән ир хатыны булачак, ахры. Ул социаль челтәрләрдә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясауларын бик сөенеп хәбәр итте.

Фото: © социаль челтәрләр

Автор-башкаручы Айгөл Закирҗанова кияүгә чыкты

Җырчының никахы Казанның «Ярдәм» мәчетендә булды. Кияү кем? Монысы әлегә сер булып кала. Айгөл Закирҗанова ирен күрсәтми, сер итеп тота. Аның Мәскәүдән эшмәкәр булуы билгеле.

Фото: © социаль челтәрләр

Гөлназ Батталованың туе узды һәм ул әни булды

«Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталованың туе булды. Җырчының сөйгән яры – чит ил кешесе Алекс. Алар аның белән Гөлназ Америкага барганда танышканнар.

20 октябрь көнне аларның гаиләсендә кыз бала туды.

Фото: © социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдинов бабай булды!

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм белән килене Рузия әти-әни булды. Фәтхетдиновлар гаиләсенең тагын бер нәсел дәвамчысы булып, 9 май көнне дөньяга ир бала аваз салды.

Фото: © социаль челтәрләр

Әбри Хәбриевның да гаиләсе ишәячәк

Популяр алып баручы, юмор остасы Әбри Хәбриев өченче тапкыр әти булачагын җиткерде. Ул бу хакта виртуаль дусларына шаян шигырь юллары аша сөйләде.

Фото: © социаль челтәрләр

Ильмир Ямалов барысын да уздырды

Чөнки Илмир 2023 елда дүртенче тапкыр әти булды. Рузилә һәм Илмир Ямаловлар гаиләсендә 1 кыз һәм 2 малай үсә. Аларның өченче бәбиләренә дә әле шушы көннәрдә генә 1 яшь тулды. Дүртенчесен көтүләре турында исә Илмир «Интертат»ка: «Планлаштырылган, әмма көтелмәгән сюрприз булды», – дип шаярып сөйләгән иде.

Фото: © социаль челтәрләр

Заһир Зәйнетдинов әти булды

Мультиинструменталист, биюче, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) беренче тапкыр әти булды. Ул Татарстанда узган чараларга кунак итеп еш чакырыла.

Фото: © социаль челтәрләр

Гыйбадуллиннар гаиләсендә икенче сабый туды

Җырчы Чәчкә икенче тапкыр әни булды. Гыйбадуллиннар гаиләсендә 15 март көнне тагын бер кыз дөньяга аваз салды.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100