Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов Дубайда: «Безнең мондый йокы бүлмәсе беркайчан да булганы юк»

news_top_970_100
Салават Миңнеханов Дубайда: «Безнең мондый йокы бүлмәсе беркайчан да булганы юк»
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчылары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова белән аның ире Рушан тәкъдиме буенча тур алган. Һәм алар бер көндә чемоданнарын җыеп, кызлары Мәдинәне дә алып, сәфәргә чыккан. 

Аларны Дубай аэропортында Казан блогеры Рушан каршы алган. Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Татарстаннан күчеп киткән блогерлар төркеме белән виллада яшәячәк.

Хәтта Мәдинә дә машинада килеп туктагач, «шикарная вилла» дип шакката. Рушан вилла буенча рум-тур уздыра.

«Аш бүлмәсендә иртәнге, төшке һәм кичке аш тәкъдим ителәчәк. Савытларны калдырып китә аласыз, хезмәт күрсәтүчеләр бар. О-о-о, менә монысы – иң-иңе (ике яктан икенче катка менә торган баскыч турында әйтә). Монда сез кулларыгызны юа аласыз. Монысы – сезнең бүлмә. Монда сез чәчтарашханә дә ача аласыз», – дип сөйли Рушан, ванна бүлмәсен күрсәтеп.

Салават Миңнеханов һәр бүлмәне караган саен «о-о-о» дисә, Гүзәлем «сөбханаллаһ» дип куя. «Мондый йокы бүлмәсе безнең беркайчан да булганы юк. Вәт «текә», – ди Салават, бүлмәнең иркенлегенә шаккатып. Нәни Мәдинә караватына менеп тә ята.

«Дубайда кем генә булмады, әмма безнең булган юк иде әле. Без блогер дусларыбызның туры буенча килдек. Программа бик кызык булачак. Беренче тапкыр виллада яшәчәкбез. Вилла янында гына мәчет, комлыкка 7 минутта барып була. Мәдинәнең моннан кайтасы да килмәс инде», – дип яза Гүзәлем социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Соңрак Гүзәлем комлыкка килүләрен күрсәтә. Алар анда үзләре генә. Мәдинә кабырчыклар җыя, «замок» ясый. «Җирле Мальдив, комлык бик чиста. Һава торышы йөзү өчен бик яхшы. Су җылы, балалар өчен бик шәп», – дип язган ул.

Артистларның тормышын күзәтеп баручылар «күңелле яллар» теләгән. Шулай ук ялларны оештыручы Татарстан блогерларына сылтама да сораганнар. Халык бу турларга шикләнеп караган булса, хәзер инде танылган артистлар да килгәч, тур тәкъдим итүче блогерларга ышаныч арткан.

Блогер Илүсә Фәләхова башкаларны да Дубайга чакыруын дәвам итә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 июнь 2023
    Исемсез
    болар мобилизассиядэн гэрэп илендэ качып йорилэр мени ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100