Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталованың туе булган – фотолар

news_top_970_100
Гөлназ Батталованың туе булган – фотолар
Гөлназ Батталованың шәхси архивыннан

«Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталованың туе булган. Җырчынның сөйгән яры – чит ил кешесе Алекс. Алар аның белән Гөлназ Америкага барганда танышканнар.

Таныштык. Ә инде үзара мөнәсәбәтләребез ерак аралар аша бөреләнде. Соңрак Алекс белән башка илләрдә күрешә идек. Ә инде ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, озак уйлап тормадым, бөтенләйгә Америкага күчендем.

Мөнәсәбәтләребезне узган елның мартында рәсмиләштергән идек. Мин инде 1 елга якын «хатын» статусында яшим. Шуңа күрә, туй узу белән, тормышым берничек тә үзгәрмәде. Язылышу тантанасына кунаклар чакырмадык, Алекс белән икәү  барып, язылышып кайттык. Ә быел якыннарыбыз, дусларыбызны җыеп, зур туй мәҗлесе үткәрергә уйладык, – ди җырчы.

Туй мәҗлесе Лос-Анжелесның бер банкетлар залында узган. Гөлназның сөйләвенчә, гарәп, татар, рус традицияләрен берләштергән, бик күңелле туй булган ул.

– Кызганыч, милли туй йолаларын үтәү мөмкинлегебез булмады, бер туйда барысына да җитешү мөмкин түгел.

Мәҗлескә Россиядән әнием һәм туган апам килде. Аларның әлеге шатлыклы көнемдә янәшәдә була алуларына чиксез сөендем. Әни белән апаның Американы беренче тапкыр күрүләре. «Син булмасаң, ай-һай, берәр кайчан монда килгән булырбызмы икән?» – диделәр. Туебызда хәзер Америкада яшәүче Казан дусларым да булды, – дип язды Гөлназ «Интертат»ка.

Яшьләргә бәхетле, тигез гомер теләп калабыз. 

 

Фото: © Гөлназның шәхси архивыннан

 

Фото: © Гөлназның шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100