Ринат Рахматуллин колониядә дә иҗаттан туктамый: «Яңа җырлар иҗат итәчәкмен, диде»
Бу көннәрдә Ринат Рахматуллинның 6 айга колония-поселениегә җибәрелүе билгеле булды. Җырчы быел, исерек килеш, Буа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы борылышта авария ясауда гаепләнә.
Ринат Рахматуллин моңа кадәр дә, исерек килеш авариягә очрап, машина йөртү таныклыгын алдырган булган инде. «Интертат» белән элемтәгә кергәч, ирегеннән мәхрүм ителүен Ринат Рахматуллин үзе дә раслады.
«Тукта, яңгыр», «Чакыр гына мине», «Тормыш китабы» кебек хитларга әверелгән җырларны башкаручы, үзе дә бик күп җырлар авторы Ринат Рахматулинның тормыш юлында «төрмә» сүзе болай да бар иде инде. Ул 90 нчы елларда, сугышкан өчен, 2 ел рәшәткә артында утырып чыгуын үзе сөйләгән иде. Даими аварияләргә юлыгып торуын да яшермәде. Аның сүзләренчә, соңгы авария җырчының 30нчы тапкыр юл һәлакәтенә юлыгуы булган.
Мондый хәлләр гади кеше биографиясенә зур бер тап булып ята, әлбәттә. Ә менә җырчы, алып баручы, спортчы кебек популяр шәхесләр очрагында, бөтенләй башкача борылыш алып, аларның тагын да популярлашып китүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Бу ситуация Ринат Рахматуллин җилкәсенә йөк булып ятармы? Әллә инде киресенчә, халыкның кызыксынуы артып, иҗаты күтәрелеш алырмы? «Абынуы» Ринат Рахматуллинның иҗатына ничек тәэсир итәр? Бу хакта «Интертат» аның сәхнәдәш дусларыннан сорашты.
«Ринат абый янына барып кайттык. «Синтезаторны китерттем, яңа җырлар иҗат итәчәкмен», – диде»
Җырчы Вадим Захаров кичә колониягә, Ринат Рахматуллин янына барып кайткан.
Без Ринат абый белән ничә еллардан бирле дустанә мөнәсәбәтләрдә. Солянка концертларында бергә катнаша идек. Ул мине – үзе үткәргән, мин аны үзем үткәргән бәйрәмнәргә чакыра идем.
Мондый очракларда кешене хурларга, яманларга ярамый. Без, шәхсән, артыннан сөйләп, үзе янында ялтырап йөри торган кешеләр түгел. «От тюрьмы не зарекайся», – диләрме әле. Бу – безнең барыбыз белән дә булырга мөмкин. Барысы да Ходай Тәгалә кулында. Язмыштан да узып булмый. Шуңа күрә андый кешене сөйләп йөрергә кирәкми. Аңа булышырга, ярдәм итәргә кирәк.
Әле кичә укып утырдым. Элек үзе белән бергә эшләгәннәр дә Ринат абыйны яманлап, сүгеп язып чыкканнар. Ничек инде ул ничә еллар бергә эшләгән кеше турында шулай сөйләргә була? «Без аңа күпме әйттек», – дигәннәр. Әйтәсең инде, без дә әйттек… Алай ярамый…
Без кичә Ринат абый янына барып кайттык, әйберләр алып бардык. Хәле әйбәт, кәефе дә начар түгел. Иҗат кешесе, әлбәттә, хисле була инде ул. Интернетта таралганына эче пошкан инде. «Кеше сөйләр дә онытыр», – дип тынычландырдык. Болай үзе төшенкелеккә бирелми. «Синтезаторны китерттем, яңа җырлар иҗат итәчәкмен. Әле мин ду китереп эшләчәкмен», – диде.
Ринат абыйның үзен яраткан, концертларына йөргән тамашачысы бар, алар аны бервакытта да ташламачак, – диде Вадим.
«Кеше үзен-үзе вакытында тыя һәм нәтиҗәләр ясый белергә тиеш»
Буа театры җитәкчесе Раил Садриев, популярлыкның иң югары ноктасына җитәргә мөмкинлеге була торып, Ринат Рахматуллин үзенә үзе аяк чалды, дип саный.
Ринат үзенә каршы бөтен нәрсәне эшләде. Була бит шундый кешеләр: ботакта җырлап утыра, үзе шуны кисеп утыра.
Кеше үзен-үзе вакытында тыя һәм нәтиҗәләр ясый белергә, анализларга тиеш. Авария бер була, ике була, биш була…Ринат исә бер интервьюсында «шуның кадәр авариягә юлыктым, барысында да исән калдым» дип мактана. Бу – мактана торган әйберме? Ә шул һәлакәтләрдә кешеләр үлгән булса? Биредә әле кеше гомерләре хакында да сүз бара бит.
Әлбәттә, кызганыч шулай килеп чыгуы. Ул үзе болай әйбәт күңелле кеше. Мин Ринатны кечкенә вакытыннан диярлек беләм. Аңа зур сәхнәләргә чыгарга булыштым. Ринат безнең театрда эшләде. Спектакль беткәннән соң, аны махсус: «Каршы алыгыз, җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин», – дип сәхнәгә чыгара идек. Кирәк вакытта киңәшләремне биреп тордым.
Әлбәттә, ул күптән минем орбитада түгел инде. Без театр белән шөгыльләнәбез, ул үз юлы белән китте. Дисклары чыкты, «Барс Медиа» белән хезмәттәшлек итә башлады. Барысы да аңа ярдәм итәргә торалар иде.
Ринатның искиткеч популяр вакытлары булды. Бер танылган җырчының миңа: «Бүгенге көндә Тямаев та, Юльякшин да булмас иде. Без килеп, Ринат абыйга: «Ринат абый, син эчмәсәң, без әле кайчан сәхнәгә чыгар идек. Син безнең сәхнәгә чыгуны, популярлашуны тизләттең», – дип рәхмәт әйттек», – дип сөйләп утырганы бар.
Хатасыз кеше булмый. Хаталану – кешегә иң хас әйберләрнең берсе. Хатасы булмаса, кеше алга бара алмый. Иң мөһиме – хатага нәтиҗә ясау, аны аңлау, анализлау. Гел-гел бер тырмага басып тормыйлар бит инде. Үзеңә каршы никадәр эшләп була – Ринат барысын да эшләде. Бу бит – бер көнлек кенә түгел, даими алып барылган эш.
Егылган кешене торгызырга була. Әмма барысы да кешенең үзеннән тора. Ринатның хәзер уйланырга 6 ай вакыты бар. Әгәр дә уйланып, нәтиҗә ясамый икән, киләчәктә тагын да аянычрак булачак.
Минем «Дәрвиш» спектаклендә түбәндәге мәкаль бар: «Без барыбыз да карандашлар шикелле. Үзебезнең язмышны үзебез ясыйбыз, кемдер сына, кемдер «тупит», кемдер үзен очлый да язмышын ясавын дәвам итә». Икенчесе болай яңгырый: «Нельзя вернуться в прошлое и изменить свой старт, но можно стартовать сейчас и изменить свой финиш».
Без Ринат өчен борчылабыз… Бөтен театрыбыз белән борчылабыз… Ни әйтсәң дә, ул – безнең коллективтан чыккан кеше. Ләкин Ринат үз юлы белән китәргә булды. Аны театрда тотып торып та булмас иде. Чөнки һәр кеше үз юлы белән барырга тиеш. Әмма юлыннан ничек бару кешенең үз ихтыярыннан тора – туры гына барамы ул, аска төшеп китәме… Юллар да төрле-төрле була.
Беркем дә гаепле түгел бу вакыйгалар килеп чыкканга. Раил тормышында Раил гына гаепле була ала, Гали тормышында Гали генә, Вәли тормышында Вәли генә. Хәзер бөтен нәрсә Ринатның үзеннән тора. Дөрес нәтиҗәләр ясаса, Ходай Тәгалә аңа, һичшиксез, тагын бер мөмкинлек бирер.
«Ринатны бик хөрмәт итәм, аның турында теләсә нинди сүзләр сөйләргә ирек бирәсем килми»
Иҗатташ дусты Әлфинә Әзһәмова Ринат Рахматуллинны хөрмәт итүен һәм аның турында тискәре фикер ишетергә теләмәвен белдерде.
Ринатның иҗатына ихтыяҗ зур. Шуңа күрә, бу хәлләргә карап кына, аның дәрәҗәсе төшмәячәк.
Без Ринат белән дуслар, мин аның «Сиңа багышладым», «Очрашырбызмы», «Мин сине эзләдем» кебек җырларын башкарам. Алар инде 20 ел буе популяр. Ул җырларын миңа сатып та бирмәде, бик әйбәт күңелле кеше.
Хәзер «атказанган артист» исеме белән ерак китеп булмый, халык мәхәббәтен яулау кирәк. Ринат аны күптән яулады, һәм ул беркайчан да бетмәячәк.
Әлбәттә, Ринатның бу адымын хупламыйм. Ул болай итеп үз гомерен генә генә түгел, башкалар гомерен дә куркыныч астына куя. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр була. Шәхсән Ринатны бик хөрмәт итәм һәм кемгә дә булса аны хурларга, аның турында теләсә нинди сүзләр әйтергә ирек бирәсем килми.
Яңа җырлар чыгарып кына тора, клип төшерергә дә әзерләнеп йөргән иде. Алга таба тагын да популярлашып китәчәк, дип уйлыйм. Сәламәтлеге нык булсын, шул – иң мөһиме, калганы яхшы булачак.
Без Ринат белән – Мәскәү банкетларына иң еш чакырылучы артистлар. Мин аның сольный концертында да катнаштым, Ринатны тамашачысының ничек яратканын күрдем. Үземә дә аның җырлавы ошый. Ринат – бүгенге көндә иң яраткан җырчым, – диде Әлфинә Әзһәмова.
«Туктый алмаячагын белә торып, эчертәләр»
«Эчкечелек – чир. Тик Ринат абый аның белән көрәшә», – ди Ринат Рахматуллинның иҗатташ дусты Римма Никитина.
Мин Ринат абыйны 18 еллап беләм. Даими аралашып торабыз. «Авыр вакытларда кемнең кемлеген аңлыйм мин, Римма», – дип әйтә торган иде ул миңа. Бу вакыйга фонында ул чын дуслары кем булуын аңлар, мөгаен.
Ринат абый турында «рульдә начар йөри» дип әйтә алмыйм. Минем аның белән, пассажир буларак, банкетларга, корпоративларга йөргәнем булды. Әйбәт итеп, сак кына йөри ул рульдә.
Кемдер бу хәлләрне аның өчен пиар дип уйлыйдыр. Ринат абыйның интим видеосы чыкканнан соң да шулай дип уйлаучылар күп булуы аңлашылды. Берзаман бөтен кеше миңа шул видеоны җибәрә башлады. Уфадан бер продюсер: «Сез шундый молодецлар! Нинди пиар уйлап тапкансыз», – дип язды. «Сезнең башыгыз эшлиме? Сез нәрсә уйлыйсыз?» – дидем. Ул кызны мин дип уйлаганнар. Беренчедән, анда кыз түгел, әллә нинди хатын, аннан минем гомердә дә андый күкрәкләрем булмады (көлә). «Буена карагыз, ичмасам», – дидем.
Бу вакыйгадан соң да миңа Ринат абый турындагы язмаларны җибәреп: «Римма, дөресме ул?» – дип сорашалар. «Нигә миннән сорыйсыз, мин хатынымы әллә аның?» – дим инде.
Бу хәлләр Ринат абыйның популярлыгына зыян салмас дип уйлыйм. Сөйләрләр дә бетәр. Халык нигә кешенең яхшы якларын сөйләмидер. Мәсәлән, аның күпме хитлар авторы булуы хакында беркем сөйләми дә, язмый да. Күпме генә чәйнәсәләр дә, Ринат Рахматуллин легендар җырчы булып калачак. Булган заказлары тора, төрмәгә утырды дип, «отказ» биргән кеше юк.
Эчкечелек – ул чир. Ринат абый аның белән көрәшә, мин моны төгәл беләм. Ул үзе дә бу хакта яшермичә сөйли. Һәр кешенең бер йомшак ягы була. Иң кызыгы – аны эчкечелеккә бирелеп китәчәген, эчәргә ярамаганын белгән кешеләр салып биреп эчертә. Кешеләргә артык ышанучан булуы да харап итә. Ни өчен ул «запой»га китә? Шул ук банкетларга «Ринат абый, җырла» дип чакыралар да, туктый алмаячагын белә торып эчертәләр.
Ринат абый бу чир белән көрәшә, хастаханәләрдә дә ятып чыга. Ләкин тулысынча дәваланып бетә алмый. Шушы эчкечелек һәм кешегә нык ышануы сәбәпче бәлагә юлыгуына. Эчертеп, акчаларын урлаганнары да булды инде.
Бу хәлләр теләсә кем белән килеп чыга ала. Кеше бәрдергән кешеләр дә бик күп утыра бит төрмәләрдә. Иң мөһиме – андый ук хәлләргә эләкмәгән. Акча түләп, качып та калмаган. Артистлар акча «төртәләр» дә, ни теләсәләр шуны эшлиләр, дигән сүз йөри. Бу алай түгел. Ринат абый үзенең гамәлләре өчен җавап бирә – утыра. Тизрәк чыксын, алга таба барысы да яхшы булсын.
«128 мәртәбә герой булып булмый»
«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов:
Ринатның беренче авариясе бик күптән булды. Ул вакытта аның шәхесенә һәм иҗатына карата игътибар арткандыр. Аннан соң ул инде әйләнеп тә капланды, бәрелде дә, исерек килеш кышкы юлдан да чыгып очты. 128 мәртәбә герой булып булмый, калганнары беренче геройлыкны кабатлау гына була. Шуңа күрә бу хәлләр аның иҗатына артык нык тәэсир ясар дип уйламыйм. Һичшиксез, бу адымының фаҗигале нәтиҗәсе, ягъни төрмәгә эләгүенә игътибар итми калмаслар, әмма беренче тапкырындагы кебек үк сенсация ясаучылар аз булыр.
Әлбәттә, кызганыч. Аллаһы Тәгалә: «Син әйдә, тукта», – дип каршына килеп әйтә алмый бит. Ул бер кисәтә, ике кисәтә, өч кисәтә. Аннан катырак итеп кисәтә башлый. Бәлки, Аллаһы Тәгалә шул рәвешле аны тагын да зуррак фаҗигадән саклап калгандыр?
Ринатның иҗатына һәм талантына ихтирамым бик зур. Шуңа да карамастан, дөнья дигән нәрсә бар. Исерек килеш рульгә утырмаска, дигән әйберне юкка гына чыгармаганнар. Үзең китү – бер хәл, ә башкалар гомерен дә өзсәң? – диде Алмаз Миргаязов.
«Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәсен»
Җырчы ИлГәрәй Ринат Рахматуллинга ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте.
Ринат абый белән шундый хәл килеп чыгуы бик кызганыч. Без кешенең эчке проблемаларын белеп бетермибез бит. Бәлки, аның хәл итә алмаган проблемалары булгандыр. Авырлыкларны һәр кеше төрлечә кичерә. Бу очракта Ходай Тәгалә үзе барысын да күрә һәм белә, безнең Ринат абыйны гаепләргә хакыбыз юк.
Мин бу хакта ишеткәч бик борчылдым. Ринат абый белән тыгыз элемтәдә торабыз, аралашабыз. Күптән түгел генә хәбәргә чыгып алган идек. «Илназ, шундыйрак хәл килеп чыкты», – дип аңлатты. Якын арада янына барып кайтасы булыр. Төрмә юллары яхшы әйбер түгел, дошманыңа да теләмәссең мондый хәлләрне. Ринат абый үзе дә миңа бик нык булышты һәм булыша. Без, дуслары да, шушы авыр вакытында аны ташламаска, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз.
Ринат абый – ул үзе бик, бик акыллы, тырыш, уңган, төпле кешеләрнең берсе. Аның шундый булуын үзе белән якыннан аралашкан кеше генә белә. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәсен, алга таба уңышлар гына юлдаш булсын.
Шунысы кызык, ни өчендер, начар сүз халык арасында бик тиз тарала. Ринат абый турында бу мәгълүмат каяндыр чыкты да, китте дә китте. Яхшы әйберләрне, нигәдер, кеше күрми.
Бу, начар булса да, пиар булды аңа, әлбәттә. Әмма чын күңелдән яратучы, иҗатын хөрмәт итүче тамашачысы, аны аңлап, Ринат абыйга терәк булачак, дигән фикердә мин.
«Бу хәлләр дөрес түгелдер»
Җырчы Венер Сәлимов, без шалтыраткач, нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калды.
Ринат Рахматуллин белән без бер 8 ел дуслар инде. Дуслар турында нәрсә әйтеп була соң? Бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Бу хәлләр дөрес түгелдер, бәлки, аны «подставили» дигән фикердәмен, – диде ул.
«Һәр кешенең үз тормышы, үз ялгышлары…»
Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров:
«Кешене гаепләмә, үзең дә гаепкә калмассың», – диләр бит. Кешенең төрле вакыты була. Гаепләргә без хөкемдар түгел. Аны болай да кемдер гаепләгән инде. Һәр кешенең үз тормышы, үз ялгышлары, үз яшәү рәвеше.
Чыгар да иҗатын дәвам итәр. Иҗат ул шундый әйбер – сәхнәдә бер булган кешене гел тартып торачак.
«Ренат абый, нык бул!»
Социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралган бу хәбәрләр, аның видеолары янында Ринат Рахматуллинның тамашачысы төрле фикерләр яза.
Җырчыны чын күңелдән кызганып, теләктәшлек белдереп калдырган комментарийлар күп:
«Изге күңелле кеше… Барысы да яхшы булачак, Ринат абый»;
«Җырларын яратып тыңлыйм. Үзе дә бик матур җырлый. Язмыштан узмыш юк»;
«Бер кеше дә проблемасыз яшәми. Ренат абый, нык бул!»;
«Алла ярдәменнән ташламасын. Бер кеше дә белми алга таба нәрсә буласын»;
«Ах, кызганам бу малайны»;
«Шундый талантлы кешеләр үзләрен әрәм итәләр»;
«Иләк аша иләп чыгардылар. Кайчандыр концертын карап йөргәнсездер. Кешегә авырлык килгәндә сөенергә ярамый»;
«Җәмәгать, кеше кайгысында шатланышмыйк. Бүген – миңа, иртәгә сиңа булырга мөмкин. Хәсрәт кычкырып килми. Өч көнлек дөнья, Ходай каршында барыбыз да бертигез. Киләчәктә сәхнәдә күрергә язсын»;
«Миңа бик ошый иде. Шулай тәмамлануы кызганыч. Үзеңнең репутацияcен аракыга алмаштырды…»
«Эчкечектән котылу бик авыр, кешенең үз теләге, ихтыяр көче булмаса. Күрәчәге шундый булгандыр»;
«Башкаларга сабак булсын иде. Ничек матур башлаган иде иҗатын. Кызганыч, гаиләсен дә сакламады, иҗатын да».
Ринат Рахматуллинны гаепләүчеләр, аның элекке тәртипсезлекләрен искә алучылар да аз түгел.
«Мондый җавапсыз кешегә кем права биргән? Анысын да ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк»;
«Һәр нәрсәнең азагы була, азрак лаеш шулпасы эчеп карасын»;
«Сез әле аның өйдә төшерелгән видеоларын күрмәдегез»;
«Кайчандыр аның концертына барган идек. Ә ул сәхнәгә чыга алмады. Чөнки исерек иде. Бөтен зал кайтып китте»;
«Һәр кеше җәзасын алырга тиеш. Җырчы булгач, үзен герой дип саный һәм «бөтен нәрсәне дә эшли алам» дип уйлый, күрәсең. Исерек машина йөртүчеләр аркасында күпме кешеләр үлә»;
«Мин аны ярата идем, бөтен яратуым бетте»;
«Барып чыкты егет»;
«Әле бит «яшь хатын алам» дип шапырынган иде» һәм башкалар.
- Ринат Рәхмәтуллинның турында: «Кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды»
- Ринат Рахматуллин: «Ялган сөйләүчеләрне судка бирәм!»
- «Мин бит юл һәлакәтләренә еш эләгәм. Ходай шулай язган»
- Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә очраган: «Ходай мине үзе саклады»
- Ринат Рәхмәтуллинны исерек килеш кеше бәрдереп үтерүдә гаепләгән ялган хәбәр таралган
- Ринат Рахматуллин: «Ике ел төрмәдә утырдым, шуның өчен атказанган артист исеме бирмиләр»