Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мөнир гаепле түгел»: меңләгән кеше «Интертат»та дүртенче тәүлек Илсөяр ботын «чәйни»

news_top_970_100
«Мөнир гаепле түгел»: меңләгән кеше «Интертат»та дүртенче тәүлек Илсөяр ботын «чәйни»
Фото Рахмаевларның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Диңгез буенда ялда булган Мөнир Рахмаевның гаиләсе Татарстанда яшәүче бик күпләрне Төркиядән «кыздырып» ята. Мөнир Рахмаев социаль челтәрләрдә урнаштырган соңгы фотоларның берсе интернетта гауга куптарды. Халык инде дүртенче көн рәттән тынычлана алмый, «Интертат» электрон газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркеменә ярсулы сүзләр, фикерләр һаман да килеп тора. Әлеге төркемдә Мөнир Рахмаевның гаиләсенең фотосы 125 000нән артык карау җыйган, меңнән артык кеше үз фикерләрен язып калдырган, 250 төркем бу постны үзенең битенә күчереп алган.

Фотосурәттә: бәхеттән балкыган Мөнир Рахмаев, бик тә ачык купальниктан фото төшерүче хатыны Илсөяр һәм аларның кызлары. Гаилә, баланы коляскага утыртып, лифтта төшеп яки менеп бара. Бу фото астына Мөнир үзе: «Рәхәтләнеп ял итәбез, Аллага шөкер», – дип язып куйган.

Бу фотога битараф калмаучылар арасында фотода Мөнир Рахмаев булуына шикләнүчеләр дә, «по-русски напишите, нам тоже интересно» дип язучылар да, сурәтнең фотошоп булына ышанучылар да, хатынны яклаучылар да, «кызган таба»да биетүчеләр дә, «Интертат»ны гаепләүчеләр дә бар. Кайберәүләргә бу фотосурәт шигырь язарга да илһам биргән, ә кемнәрдер хәтта фотоны зурайтып караган, башкаларга да шулай итеп карарга киңәш итә.

Иң кызыклы фикерләрне барладык.

Гаепләүчеләр

«Күзлеген салса, хатынын күрер иде... Кит инде. Урыслар да болай йөреми хәзер. Җомга булса – түбәтәй кияләр, шимбә булса...»;

«Оятсызлыкның чигенә чыктылар «элита»лар. Шуңа да Россия халкын хөрмәт итмиләр»;

«Хәзер Мөнирне кургән саен кәкре бок...е хатыны күз алдына килеп баса инде»;

«Хатыны татар тугелдер ул? Татар кешесе шулай кыланамы?»;

«Азрак кына күтәрелде исә, артислар нәрсә кыланырга белмилар, хет ыштансыз йөрсен, ну бөтен дөньяга түгел. Алла, башыгыз киттеме? Азрак кына кайда яшәгәнегезне онытмагыз»;

«Ахырзаманда хатыннар ир киемендә булыр, диләр, ә бу бөтенләй чишенгән, ахырзаманның да артъягы... тәүбә, тәүбә, тәүбә. Рахмайның да «вкус» шултиклем генә икән, юньле кеше моның белән янәшә тормас иде. «Чиләгенә күрә капкачы, т...сенә күрә тактасы» диләр бездә»;

«Бу артист халкының «башы китә» башлады бугай. Акча ниләр генә эшләтми. Кемнеңдер балалары яу кырында. Аналар, балалар күз яше коя. Болар рәхәткә чыдый алмый. Менә үзләренең балалары яу кырында газап чиксә, сикерәселәре килеп тормас иде. Оят дигән әйбер качкан. Кешене хөрмәт итмәсәләр дә, хотябы үзләрен хөрмәт итсеннәр иде. Бу бит матурлык түгел. Аллам сакласын. Бара-бара, барып чыктык бугай инде. Әнә, авылга кайтып, колхоз хатыннарын төшерсеннәр. Алар лучше матур. Нинди авыр хезмәттә эшләсәләр дә»;

«Чыпчыгы очып чыга инде, пырдымсыз. Ата-анасы карый микән?»;

«Артистларнын иле дә юк, дине дә юк. Алар – ашап-эчеп, күңел ачып, җиңел генә акча эшләүчеләр… Ул акчаны халык үзе бирә аларга, концертларына йөреп, хаклары бит әле аларның. Аннан мактаналар: без монда бардык, тегендә бардык. «Крутой», миллионлаган сумга машина алдык, дип»;

«Зурайтып караса, монда корсак! На всеобщее обозрение только! Тьфу, ни кыланырга белми безнең халык. Байлыгын күрсә. Мәгънәсезләр!»;

«Скора... килеп чыга бикиние кырыеннан, корсак слой-слой, ирен кабартма, нәрсәсе белән шаккатырырга теләделәр икән, оятның «о» хэрефе дә калмаган»;

«Төркиядә болай шәрә йөргәнне яратмыйлар. Җирле халык үзләрен мыскыл итү дип кабул итә. Чыннан да шулай, сез бит Казанда шәрә йөрмисездер лифтта»;

«Мөнир, урыс эстрадасындагы артистларны карап, әле ярый безнекеләр шундый түгел, дип шатланган идем. Бу фотоларыгызны күргәч, йөрәктә әрнү хисе туды. Гаиләләрдә кайгы, ата-аналар, туганнар һәркөн, елап, үзләренең балаларын, ирләрен көтәләр. Сез дә бит шул безнең солдатлар күк... булырга тиешле кеше. Ярар инде, сезгә, культура өлкәсендә эшләүче артист буларак, бронь биргәннәрдер, но сез шулай итеп фотога төшеп, бар халыкка күрсәтү бер дә килешми. Әйе, сезгә күңелле, сезгә рәхәт, шуны үзегезнең арада гына карарга ярамыймы? Һәркөн кемдер үзенең якынын күмә. Сездә кайгы булмагач, бу – сез шулай үзегезне тотырга тиеш дигән сүз түгел. Әйдәгез инде, татар эстрадабызны «ниже плинтуса» төшермик. Ял итегез үзегез генә, үзегез арагызда трусиксыз төшсәгез дә ярый, ләкин барлык җырчыларның дәрәҗәләрен төшермәгез. Гомер буе эстрадабызның йөзек кашлары булган җырчыларыбыз гомердә болай үзләрен тотмадылар. Татарлар дәрәҗәсен төшермәгез!»;

«Зато башында яулык»;

«Намаз укучы мужикка хатыны шундый хәшәрәт сурәттә төшсә дә ярый, күрәмсең»;

«Ай оятсызлар, күлмәк алырга акчагыз юкмы әллә, мескеннәр»;

«Мөнире дә бөгәрләнеп беткән футболка кигән»;

«Әшәкелек тулгач, ахырзаман җитә, дип китапта язылган. Шуның берсе – хатын-кыз чишенеп, тәнен күрсәтә башласа, дигән, менә җәмагать, шуңа җитеп киләбез. Хәзер татар кызлары, артларын күрсәтеп, шорты кияләр, түш күрсәтеп урамда, транспорта йөриләр. Бу оятсызлык бик күңелемне әрнетте, әзерәк кешедән оялырга, бигрәк тә Ходайдан курка белергә кирәк»;

«Татарстанны мыскыл итеп йөрмәгез инде»;

«Ужас! Татар милләтен мыскыл итүче хатын-кыз! Әдәпсезлекнең чиге юк! Әти-әнисенә оят бу хатын өчен! Адәм көлкесе!!! Шәп-шәрә хатын бөтен дөньяга үзен күрсәтә. Кавказда, Төркия, башка илләрдә шулай күренсә, хәзер бәреп үтерәләр! Оятсыз! Мөнир нәрсә карый? Ул рөхсәт итә инде. Ә бала кечкенә бит. Ул бөтенесен күреп үсә! Алла сакласын»;

«Рахмаевның күрсәтер әйбере юк бугай»;

«Аллаһы Тәгалә күрә бит! Ничек булмасын инде ул җир тетрәүләр! Аллаһ сакласын!»;

«Ирен күпертелгән, корсак асылынган, ...кырынаеп, трусик кырга авышкан».

Яклаучылар

«Нигә аптырыйсыз инде, шушында язучыларның балалары яки оныкларыгыз, чишенеп, су буенда ята башлыйлар бит. Пляжларда. Сезнең янга кайтканда киенеп кайталар алар, берәү дә белми балаларының, оныкларының чыгып киткәч нишләп йөргәнен. Аңлыйм, шәригатькә туры килми, нишлисең бит, үз акылыңны биреп булмый. Миңа җавап язмагыз. Мин берәүне дә гаепләмим дә, тәнкыйтьләмим дә. Бу – минем фикер генә!!!!»;

«Матур бит фигурасы хатынының. Көнләшмәгез. Горурланып тора бит хатыны янында»;

«Кто эти люди? Не буду про политику, но в неё денег вложил мужик не мало, губы накачали, кожу утюгом раскатали, титюльки приделали, а вот с руками пока не придумали как омолодить. Руки как у старухи. Если отдыхают – это не запрещено, но выставлять такие фото на всеобщее обозрение, ну неприлично»;

«Эххх, шәрә төшмәгәннәр шундааааа»;

«Монда Мөнир гаепле түгел, хатынга мәгънә җитми»;

«Если завидовать, то надо молча. Ну серьёзно, сезгә нәрсәгә соң ул? Үз ...үтегезне карагыз, кеше үз тормышы белән үзе разберётся»;

«Менә минем нинди матур хатыным бар, дип мактанып тора бит Мөнир»;

«Юри башка фото куялар инде, сүз булсын дип,чәйнәшәләр аннары берәр ай. Аннан тагын кабатлап куялар, фотошоп ясап. Шундый фото чын түгел икәне күренеп тора инде, җәмәгать, чәйнәшмәгез...»;

«Бала тапкан хатын бит. Корсак та ишелер, күрәсең, үзе тапмаган. Кесарево булгандыр. Ачуланмыйк. Ялгыш куйганнардыр фотоны, җәмәгать»;

«Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Юньсезе булыштыра.

Кайчакта чип-чибәрләр дә

Кунелне кырыштыра»;

«Мөнир зе футболка, кара күзлек кигән әле. Может, берәрсе куйгандыр. Үзләре белми дәдер әле»;

«Рахмаевны селкетергә тагын бер сүз булды»;

«Рахмаев турында онытканнар иде бит. Менә хәзер барысы да сөйли. Руслар әйтә бит: «чёрный пиар – тоже пиар». Шулай итеп рейтинг күтәрелеп китә».

«Интертат» элетрон газетасын да гаепләүчеләр бар. «Нигә куйдыгыз мондый сурәтне, «Интертат»? Үзегезнең битегезгә? Сезгә оят түгелме? Бу – приват, разврат «чат» түгелдер бит?» дигән фикерләр дә очрый.

Мөнир Рахмаев үзен һәм хатынын тәнкыйтьләүчеләргә: «Дәшми кала алмыйм!» – дип җавап бирде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул: «Аңлыйм, безнең ялда төшкә фотолар кайберәүләрнең ачуын чыгара. Мондагы табигатьнең бар матурлыгын, мондагы тормышны гына күрсәтәсе килә бары. Ялның рәхәтен. Тормыш шулай корылган, күрәсең, кешеләр башкаларның уңышларына, шатлыгына беркайчан да шатланмый икән», – дигән сүзләр яза.

Татарстанның иң беренче татарча электрон газетасы «Интертат» иң кызыклы фото, видеолар, язмаларның иң кызык өлешләрен социаль челтәрләрдә урнаштырып бара. Бүгенге көндә безнең социаль челтәрләребезгә якынча 300 меңгә якын кеше язылган. «Телеграм»дагы каналыбыз да иң уңайлы, җайлы мәгълүмат чыганагы. Безгә кушылыгыз! Элемтәдә булыйк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 май 2023
    Исемсез
    хатыны бигерэк чудовищный
  • 18 май 2023
    Исемсез
    Халык нэстэ сулэсэ дэ, тема сисек не раскрыта. Шуна бу теманы ябырга кирэк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100