Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәгә Чаллы хастаханәсендә ярдәм күрсәтмәгәннәр: «Авыртуга чыдый алмадым»

news_top_970_100
Иркәгә Чаллы хастаханәсендә ярдәм күрсәтмәгәннәр: «Авыртуга чыдый алмадым»

Җырчы Иркә белән бүген Чаллыда күңелсез хәл булган. Җырчы юеш идәнгә таелып егылган һәм уң кулын авырттырган. Чаллыда медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән, тик уңышлы булмаган. Андагы хәлләр турында җырчы һәм кызы Айсылу сторисларда сөйли.

«Без Чаллыда, әни белән бер ситуациягә эләктек. Әни егылды да кулын авырттырды. Кулы шеште. Хастаханәгә бардык», – дип хәлләрне аңлата башлый Айсылу. Аннан ниләр булганга Иркә үзе ачыклык кертә.

Дөресен генә әйткәндә, юылган идәнгә таелып егылдым. Уң кулыма зыян килде. Без Чаллыда медшәһәрчеккә хастаханәгә барган идек. «Зинһар, миңа снимок ясагыз, һәм мин китәм, хәзер Казаннан водитель килә. Бик нык авырта, үзем руль артында килдем. Сул кул белән авыррак. Зинһар, карагызчы», – дидем. «Без инде ябылабыз», – диделәр. «Зинһар, карагыз инде», – дип сорадым. Алар мине таныды да бугай. Берсе икенчесенә шалтыратты. «Җырчы Иркә килгән монда», – ди. Телефонны миңа бирделәр. Аңлаттым, шундый хәл, дим, үзем бу шәһәрдән түгел, белеп тә бетермим, дим. Ашыгыч ярдәм чакыртып тормыйбыз бит инде. Алла сакласын, Ходаем шундый ни булып китте. Нәрсә, ди. «Такси заказываешь и едешь», – ди. «Ярар, рәхмәт», – дидем инде, – дип сөйли ул.

Аннан алар БСМПга барган. Анда да уңышлы булмаган. «БСМПда 3 сәгать чиратта утырырга куштылар… Шуңа без Казанга юл тоттык», – дип язганнар. Алар Казанга юлга чыккан.

«Ни өчен Иркә элемтәләре яки медиа кешесе булуы белән кулланмый, дигән сораулар булыр. Әнинең якын кешеләре белә: әни моның белән бервакытта да кулланмый. Ул барысын да аңлый, башкаларны борчыйсы килми», – дип язган Айсылу.

Күрәсең, директка Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендәге табиблар турында начар сүзләр язучылар булган. Иркә, бу очракта бөтен кешене дә гаепләү дөрес түгел, дип аңлата.

Әлегә авыртуларны баса торган көчле дарулар эчтем, мазь сөртеп куйдым. Шулай Казанга кайтабыз. Бер кеше миңа шулай җавап биргән икән, бөтен кеше дә андый, дигән сүз түгел. Дөрес аңлавыгызны телим. Минем мондый әйберләрне чыгарганым булмады. Дөньяга чыгарырга яратмыйм да. Авыртуга чыдый алмадым, Айсылуның да ачуы килде. Бу бары тик бер кеше генә шулай җавап бирде. Үземнең дуслар арасында да бу өлкәдә эшләүчеләр бар. Алар андый түгел. Бер кеше аркасында «анда эшләүчеләр шундый» дип әйтергә ярамый. Төрлесе бардыр. Миңа бүген шулай «не повезло». Мин ышанам Казанда «повезет». Барысы да әйбәт булачак, – дип сөйли җырчы.

Ахыры хәерле булсын, дип теләп калабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 август 2023
    Исемсез
    Биек табанлы аяк киеме кигенегез
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100