Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тямаев хәрбиләр янында булуы турында: «Пулемет тотып карадым, җырларга күңел тартмады»

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге үзе даими ярдәм күрсәтә торган 26нчы спецназ отряды егетләре ( «Барс» 26нчы махсус билгеләнештәге отряды) янына шәхсән барып, хәрбиләрнең хәлләрен белешеп, гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Юлда нәрсәләр күргән? Егетләр төшенкелеккә бирелмиме? Аларга нәрсәләр җитми? «Интертат» җырчыдан шул хакта сорашты.

news_top_970_100
Тямаев хәрбиләр янында булуы турында: «Пулемет тотып карадым, җырларга күңел тартмады»
Фотолар Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Фирдүс, әйбәт кенә йөреп кайттыгызмы?

Аллаһка шөкер, 3000 чакрым юл узып, Казанга кайтып төштек.

Энем Фирзәр Украинадагы солдатларыбызга гуманитар ярдәмне даими илтеп тора. Бер йорттан 2 кеше чыгып китмәсен дип, мине үзләре белән алганнары юк иде әле. Минем барыбер күңел тартты инде, егетләрне күреп, рухларын күтәрәсе килде. Видеоэлемтә аша сөйләшү бер нәрсә инде ул, чынлап күрешү – бөтенләй икенче…

Чиктән 200 чакрым эчкә кереп, Донецк якларында хезмәт итүче 26 отряд егетләре белән күрештек. Бу – без әле мобилизациягә кадәр үк ярдәм күрсәтә башлаган отряд.

Махсус операция башлану белән егетләрнең бик авыр чоры булды. Беренче көннәрдән үк алда иделәр. Квадрокоптерлар, тепловизорлар җитмәде. Кыска гына вакыт эчендә авыр бәрелештә югалтулар булды. Менә шул вакытта без аларга ярдәмгә алындык. Махсус операциядәгеләргә ярдәм өчен хәйрия концертлары башлап җибәрдек. Һәлак булган егетләрнең якыннарын концертларыбызга чакырдык, бүләкләр бирдек. Концерт саен егетләр хөрмәтенә җыр башкару да традициягә керде. Инде, ниһаять, менә үземә дә алар белән күрешү насыйп булды.

Юллар ничек? Кыенлыкларга очрамадыгызмы?

Баруыбыз да, кайтуыбыз да проблемаларсыз гына булды. Юлга 4 кеше кузгалдык, ялга кайткан бер спецназ егетебез шунда калды. Рульдә күбрәк үзем бардым. Иртәнге сәгать 5тә чыгып киткән идек, ашап-эчеп алырга гына тукталдык. Дөрес, азрак әрсезлек күрсәтергә, зур бөкеләрне юл кырыйлап узарга да туры килде. Хәрби киемнәрдән булгач, безнең кайда ашыкканыбызны барысы да аңлый. Йөк машиналары да юл биреп торды. Без чиккә килеп җиткәндә төн иде инде. Кунакханәдә кундык та, Украинага таң аткач кына кердек.

Дөресен әйтәм, мин шаккаттым. Чикне узгач та бөтенләй икенче дөньяга килеп кергән кебек булдым. Авыл, поселок урамнарында гел хәрби техника… «Катюша», танклар бара, хәрби КамАЗлар тезелеп баскан…

Бөтен нәрсә СССР заманында кебек. Шул чорлардан биредә бернинди төзелеш булмаган, бер генә яңа бина да күрмәссең. Алар бездән 40-50 елга артта баралар. Юлларны сала башлаганнар инде, ярар, тик поселокларда юллар да юк. Җирле халык элеккеге иске «Копейка», «Москвич», «Семерка» машиналарында, «Урал» мотоциклларында, иске велосипедларда йөри. Инде йөз ел күрмәгән «каблук» машиналары очрады. Болар барысы да – безнең Татарстанда «раритет» бит инде хәзер… Анда бу, кызганыч, тарих түгел әле… Су 2 көнгә 1 генә бирелә, хәрби машиналар белән су ташыйлар.

Шуларны күреп, «Татарстаныбыз Рәисе, Аллаһка шөкер, халкыбызны кайгырта» дип мактый-мактый, гомер иткән урыныбыз оҗмах икән, дип кайттык.

Җимерек авыллар, шәһәрләрне күрдегезме?

Күрдек дип әйтә алмыйм, чөнки безне каршы алдылар да, егетләр янына авыллар аша гына алып киттеләр. Снежное шәһәрендәге иң биек тауда урнашкан Саур-каберлектә булдык. 1943 елда әлеге биеклекне фашистлардан саклап калу өчен безнең 17 мең егет башын салган. Ә 2014 елда тарих яңадан кабатлана – Украина нацистлары тарафыннан һөҗүмгә дучар ителеп, күп кенә солдатларыбыз һәлак була. Шушы батырлар хөрмәтенә салынган һәйкәлне карадык.

Кызганыч, авылдашлар янына барып җитә алмадым, алар белән элемтәдә генә булдык. Минем энекәш Фирзәр бер атна алдан киткән иде. Алар менә 900 чакрым эчкә узып, Нурлат егетләре янына барды.

Гаиләгез борчылып торгандыр.

Мин башта әниләргә әйтмәгән идем. Кабат инде: «Эчкә кереп тормыйм, күчтәнәчләрне генә тапшырып кайтам», – дип киттем. Ышанмады инде алар, минем нинди икәнне яхшы беләләр бит.

Егетләрнең кәефе ничек?

Егетләр шатланып каршы алдылар. Кәефләре яхшы. Барысы да – патриот, җитди егетләр, илне саклый торган чып-чын бөркетләр. Бик күп күчтәнәчләр – казылык, каклаган каз, ат салолары тапшырдык. Флешкалар алып бардым.

Минем китәсене белгәч, блоклап тәмәке, тартма-тартма кәнфит-печенье алып килүчеләр булды.. Бер апа хәтта Сабан туенда яныма килеп, «егетләр өчен» дип акча биреп китте.

Безне күргәч, егетләрне күңелләре йомшарды… Аларның 50-60 проценты – татар егетләре. Әле дә: «Фирдүс, хәзер дә шул эмоцияләр белән яшибез, рәхмәт», – дип смслар язалар. Болай ашау-эчүләре әйбәт, яшәү шартлары да начар түгел. Поселокны саклап торгач, җирле халык та аларга бик яхшы мөнәсәбәттә. Балаларга уйнарга дип футбол, волейбол туплары алып бардык. Анда яшәүче балалар арасында спорт ярышлары уздырырга да ниятлиләр егетләр.

Үз гомеремдә беренче тапкыр хәрби машиналарга, танкка утырып, пулемет тотып карадым.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Хәзер планымда Нурлат егетләре янына бару инде. Аларның менә бик үк тыныч түгел әле... Даими төрле нокталарга күчереп торалар. Күченгәндә күпчелек әйберләре алдагы урында торып кала. Менә чираттагы күченүләрен ишетү белән, ашыгыч рәвештә ярдәм җыешып, ашарларына хәстәрләп алып бардык. Дөрес, анысында ярдәмне Норлат халкы үзе җыйды.

Якташларыбыз төркем-төркем төрле өлкәләрдә хезмәт итәләр. Фирзәр һәрберсе янына шәхсән барды. 3 көн элемтәгә чыга алмагач, бик кайгырдым. Шулай да, күңелебез яхшыда булгач, барысы да әйбәт булачагына ышанып тордык.

Җырлап, күңелләрен күтәрдегезме?

Баян алып, егетләргә җырлау идеясе бар иде. Беләсеңме, әллә ничек… Күңелем тартмады. Без аларны монда көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар әле – шундый бәйрәм ясарбыз!

Егетләргә хәзер нәрсәләр кирәк?

«ВАЗ» машиналары булса комачау итмәс иде. Шәһәрләрне саклаучыларның су-ипие, янәшәләрендә кибете бар дигәндәй. Ә менә кемнәр кырда – аларга читенрәк. Ашавы, суы, тепловизорлар кирәк. Район, шәһәрләргә барырга машинасы кирәк.

Безнең «Боевое братство»га зур рәхмәт! Даими ярдәм җыеп торалар. Фирзәр дә һәрвакыт чыгып китәргә әзер. Ул бит миндә тавыш операторы булып эшли. Быел хәтта Сабантуйларда була алмады. «Абый, ачуланма», – дип, Украинага концерт автобусы белән китте. Без Сабантуйларга җиңел машиналарга төялешеп йөрдек.

Без өч егет махсус фонд ачкан идек. «Гумантар ярдәм илтәбез» дигән сүз чыгу белән халык аңлый – ярдәм күрсәтә башлый. Эшкуар егетләр, администрация дә читтә калмый. Үзем дә хәлдән килгәнчә ярдәм итәм. «Фирдүс, 200 меңлек квадрокоптер кирәк», – дип чыксалар да, алмый калганым юк. Машиналарын да алып, җибәреп торабыз. Ярдәмнең дә төрлесе була бит. Бирергә була 1 мең, бирергә була 100 мең. Кибетләр тотып, миллионнар белән эш итүче, ләкин: «Бездән сорамагыз», – диючеләр дә бар. Андыйларга да үпкәләмибез.

Ә гуманитар ярдәм илткән егетләргә акча түләнәме?

Берсенә дә бер тиен дә түләнми. Һәр сумны санап, солдатларга ярдәм җыйганда, гуманитар ярдәм илтүчеләргә түләү турында бернинди дә сүз бара алмый. Бу – ихлас ярдәм. Алар анда үз ихтыярлары белән бара һәм үз ихтыярлары белән булыша. 50 мең тирәсе ашарларына, бензинына китә инде, әйе.

«Телеграм»да төркемебез бар безнең. Солдатлар янына барачагыбызны хәбәр итү белән халык шундый зур активлык күрсәтә башлый – казылыкларын, тушенкаларын алып килә. Тәм-том төяп килгән кибет хуҗалары бар. Аллаһның рәхмәте яусын андыйларның барысына да.

Финанс мөмкинлеге булмаганнар, гуманитар ярдәмне илткәндә, шофер булып яки машина ремонтлашырга кирәк булса, дип бара. Изге эштән берсе дә читтә калмый.

Баштарак безнең бу гамәлләрне «пиар» дип әйтүчеләр дә күп булды. Хәзер аңлаганы – аңлагандыр инде. Без дә кемнең кем икәнен аңладык. Без егетләр белән бер дулкында, Аллаһка шөкер.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100