Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин никах мәҗлесеннән истәлекле кадрлар күрсәткән

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин никах мәҗлесеннән истәлекле кадрлар күрсәткән
Фото: Ришат Төхвәтуллинның социаль челтәрдәге сторисыннан скриншот

Ниһаять, 7-8 ел очрашып йөргәннән соң, Ришат Төхвәтуллин белән сөйгәне Алия Карачурина ир белән хатын статусына ия булдылар. Бүген яшьләрнең никах туйлары гөрләгән.

Иртән үк Ришат сторислар төшереп, бүген алар өчен бик мөһим көн булуы, буйдак тормышының төгәлләнеп килүе турында уртаклашкан иде. Менә кичкә ул, виртуаль дусларын сөендереп, никахтан фото-видеолар кертте.

– Сәлам, язылучыларым. Барыгызга да чын күңелебездән рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Безнең бүген җаваплы көнебез – никахыбыз булды. Җылы теләкләрегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт, – дип сөйләгән Ришат социаль челтәрдә. Аңа кәләше Алия дә кушылган.

Исегезгә төшерәбез, Ришат Алиягә март аенда тәкъдим ясаган иде. Алия сүзләренә караганда, яшьләр клубта танышкан булганнар һәм бер күз карашыннан ук бер-берләренеке булуын аңлаганнар.

Ришат – Алияне бәхетле көннәре белән чын күңелебездән тәбриклибез!

Алиянең 93 яшьлек әбисе яшьләргә ноталар чиккән пар мендәрләр бүләк иткән

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    👍👍👍👍👍♥️♥️♥️♥️♥️🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100