news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Айгөл Закирҗанова кияүгә чыккан: «Никахка беркемне дә чакырмадык»

news_top
Автор-башкаручы Айгөл Закирҗанова кияүгә чыккан: «Никахка беркемне дә чакырмадык»
Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Автор-башкаручы, җырчы Айгөл Закирҗанова кияүгә чыккан. Җырчының никахы Казанның «Ярдәм» мәчетендә булган. Кияү кем? Монысы әлегә сер булып кала. Айгөл Закирҗанова ирен күрсәтми, сер итеп тота. Аның Мәскәүдән эшмәкәр булуы билгеле.

– Никахта сеңлем һәм улым гына булды. Беркемне дә чакырмадык, чөнки никах үзебез өчен генә. Ә менә туйны киләсе елда купшы итеп, зурлап үткәрергә исәп бар, Алла боерса, – диде Айгөл «Интертат» хәбәрчесенә. 

Айгөл Закирҗанова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында башкача эшләмәвен әйтте.

– Ходайдан сорап алган бүләгем, дисәм дә була, чөнки яраткан кешем белән 2 генә ай очрашып йөрдек һәм тормыш корырга ниятләдек, – дип дәвам итте ул. – Якыннарым яраткан кешемне бик җылы кабул иттеләр.

Улым иптәшемне бик яратты, чөнки ата назы күрмәгән бала өчен бу – яңалык булды. Ирем бала өчен үлә язып тора, – диде Айгөл Закирҗанова.

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә бәхете, тигез тормыш, җан тынычлыгы телибез.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 июль 2023
    Исемсез
    Бәхетле булыгыз! Ничек укыйлар соң ул никахны, шаһитлар да булмагач? Никахнвң төп шарты үтәлмәгән булып чыга бит
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар