Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитова: «Әнине үләр алдыннан кочагыма алып, бәбине куенга алган сыман йоклаттым»

«Бала буларак әни алдындагы бурычны тулысынча үтәдем, дип уйлыйм. Мин аны иҗатымны читкә куеп, сәхнәләрдән китеп торып карадым. Әнине үз кулларым белән тәрбияләп, авыруын җиңеләйтергә тырышып, үзем соңга юлга озата алуым белән бәхетлемен», – ди Лилия Хәмитова. Җырчы «Интертат»ка әнисенең соңгы көннәре хакында сөйләде.

news_top_970_100
Лилия Хәмитова: «Әнине үләр алдыннан кочагыма алып, бәбине куенга алган сыман йоклаттым»
Барлык фотолар да Лилия Хәмитованың шәхси архивыннан

«Аллаһы Тәгаләкәем, мин сине яратам. Шушы чиремне биргәнең өчен дә яратам», – диде»

Лилия Хәмитованың якын кешесе, 4 ел яман шеш авыруы белән көрәшкәннән соң, 26 сентябрь көнне бакыйлыкка күчте. Кифая апаны кичә соңгы юлга озатканнар. Җырчы сүзләренчә, әниләре бу тормыштан бик риза-бәхил булып киткән.

– Әни үзенең китәсен аңлый иде инде, Гөлназ. Вафатына 40 көн кала кеше «өстән» күрсәтмәләр ала башлый, диләр бит. Тиздән безне калдырып китәчәген үзем дә сизенә идем, чөнки бик нык саташты. «Кызым, әнә килделәр», «Кызым, карап торалар», – дип кабатлады. «Әни, кемнәрне күрәсең соң син?» – дип сораштыра, гел сөйләштерергә тырыша идем.

Үлемтек әйберләрен үзе белән бергә 2 ел элек тегеп, әзерләп куйдык. Яман шеш белән авыруын белде ул, яшереп, ялганлап йөрисе булмады. Үзенең шул чир белән китеп барачагын да аңлый иде… «Аллаһы Тәгаләкәем, мин сине яратам. Шушы чиремне биргәнең өчен дә яратам», – диде. Бу тормышта шундый сынауларны узган кеше мәңгелек дөньяда оҗмахка эләгә, дип әйтәләр бит. Бәлки, шул турыда уйлап, үзен тынычландырырга тырышкандыр.

Әнием бик сабыр кеше иде минем. Кычкырып, авыртуыннан ыңгырашып ятуыннан мин аңа ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлый идем. Хәтта тавыш күтәреп эндәшми торган хатын-кыз иде бит ул.

Хәлемнән килсә, әниемне күтәреп йөрер идем... Мин аның соңгы көннәрендә гел янында яттым. Аркаларын сыйпадым… Гел урын өстендә булганга, аркасы да авыртты. Авыруы сөяктә дә булды бит инде. «Мине гел нәрсәдер кимергән кебек», – дип әйтә иде… Кочагыма алып, бәбине куенга алып йоклаткан кебек йоклаттым соңгы көннәрендә. Тирән йокыга талгач кына яныннан чыгып китә идем.

Мин әнигә шуны биреп бетерә алмадым, шуны эшләп бетерә алмадым дип, бер дә үкенмим. Әнине мин бик әйбәт карадым. Хәтта иҗатымны читкә куеп, сәхнәләрдән китеп торып. Бала буларак әни алдындагы бурычымны тулысынча үтәдем, дип уйлыйм.

Шундый матур, җиленә кадәр йомшак көндә, Мәүлид бәйрәмендә китеп барды. «Ах әни, шушы бәйрәмне көтеп яткансың икән. Урының оҗмахта булсын», – дип, үзалдыма сөйләнеп йөрим менә. Үземне шулай дип юатам, чөнки миңа алай җиңелрәк.

Улым Әмир, Винарисым – бик зур терәк. Винарис ул – искитмәле акыл белән уйлый торган кеше. Чөнки бу хәлләр 2 тапкыр аның башыннан узган, әтисе дә, әнисе шушы чир белән китеп барганнар. Ул миңа баштан ук: «Лилия, әниең янында бул, үкенечкә калмасын», – дип әйтеп куйды. Дөрестән дә, ахыргы сулышына кадәр мин әнинең янәшәсендә булдым, – ди җырчы.

«Бу даруга рецепт бирмәсәгез, шушы коридорда сузылып ятам. Дарусыз өйгә кайтмыйм»

Кифая апа үз йортында, үз урын-җирендә җан бирергә теләгән, бу теләге чынга ашкан да.

15 сентябрь көнне безне: «Монда хәзер медицина көчсез, сезгә көтәргә генә кала», – дип, хастаханәдән чыгардылар. Чөнки соңгы 2 атнада әнинең бөерләре эшләми башлады, шешенде. Химияне күтәрә алмаячак, диделәр, алдагы этап – реанимациягә эләгеп, шунда китеп бару иде. Әмма әнинең бөтен теләге – үз йортында җан бирү булды. Аллаһка шөкер, аның бу теләген үти алдык – үз урын-җирендә, якыннары янәшәсендә, елмаеп, мәңгелеккә күчте.

Әлеге язма аша безгә ярдәм кулы сузган барлык табибларга рәхмәт әйтәсем килә. Арча хастаханәсенең участок табибы Айрат Закиров, шәфкать туташы Гөлчәчәк Йосыповаларга аерым рәхмәт. Гөлчәчәк Йосыпова мине беркайчан да чиратта утыртмады. Авыру кешене озакка калдырып китәргә дә куркыныч бит. Мин аңа язып кына кирәкле даруларны сорый идем.

Әни үзен ярдыруларын бер дә теләмәгән иде. Әмма шунсыз берничек тә булмады. Чөнки сирәк авыру булгач, табиблар «гистология анализы алырга» дигән карарга килеп, әнине ярырга җибәрделәр. Яручы табиб Алексей Галанов: «Бер дә борчылмагыз, Лилия, тулысынча ярмыйбыз, кечкенә генә яра аша алабыз анализларын», – дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да.

Әниләр үлем-китем темасын кузгалтканда: «Әй әни, ашыкма әле, андый әйбер сөйләмә әле», – дип әйтә торган гадәт бар безнең. Чирләгәч, әнинең барыбер китәчәген, савыга торган чир булмавын аңлый идем. Әни миңа үлемтек әйберләрен күрсәткәндә, кәфенлекләр әзерләгәндә, барысын да игътибар белән тыңлап тордым. Әни үзе дә –Арчада мәетләр юып йөргән кеше. Аны үлем-китем булган урыннарга бик еш чакыралар иде. Үзе аңлатып, язасын язып, мине барысына да өйрәтеп калдырды. Барысын да белеп, тулысынча әзер торганга, әнине соңгы юлга озатканда миңа бик җайлы булды.

РКБдагы онкология бүлеге җитәкчесе Михаил Кунст һәм дәвалаучы табиб Рамилә Гатинага рәхмәтем чиксез. Рамилә Гатина миңа әниемнең соңгы көннәре якынлашуын әйтте, аны өйгә алып кайтырга киңәш итте. Андагы табиблар шулхәтле игътибарлы. Минем әни булганы өчен генә түгел, барлык авыруларга карата да шундый алар. Идән юуучыларына кадәр мәрхәмәтле РКБның.

Шулай ук гаилә табибыбыз Резеда Хәкимҗанова әни җан биргәндә беренче булып килеп җитте.

Бер табибны, теләмәсәм дә, тискәре яктан да билгеләп үтәсем килә. Арчаның төп онкологы Илшат Ибәтуллинга бик нык рәнҗеп калдым. Үзәгемә үтте ул минем… 2019 елда безгә яман шеш диагноз куелды… Беренче килүебездә үк: «Минем бүген эш сәгате бетә, кабул итә алмыйм», – дип, кире борган иде. 4 ел әни яман шеш белән авырып, аннан бер җылы сүз ишеткәнебез булмады. Дарулар язып бирмичә, безне гел участок табибына куып... Ул мине һәрвакыт читкә тибәрде, бәгърем катты ул табибка… Онкологның ишек төбендә утырганда да котың алына. Өстәвенә, сиңа карата табибның мөнәсәбәте шундый коточкыч булсын әле. Андый кеше ничек табиб, өстәвенә онколог булып эшли ала икән?

Даруларны бит якыннарыбызның авыртуларын басар өчен яздырып алабыз. Аларның тилмерүләре, чыдаганнарына рәхмәт. Шушы ишек төбендә күпме кешеләр басып тора… Алар миңа шундый кызганыч... Үз күз алдыннан әнинең авыртулары узмаган булса, мин ул кешеләрнең хәлен аңламас та идем...

Әле бу атнаның дүшәмбесендә, иртәгә әни үләсе дигән көнне, коридорда, әнинең авыртуларын җиңеләйтү өчен бер препарат язганнарын көтеп утырдым. Элек биргәннәре ярдәм итмәгәнгә бардым, көчлерәк препарат кирәк иде. Әни йоклый алмый, ул йокламагач, без дә йоклый алмыйбыз. Ышанасызмы, шул авыр хәлдәге әнине калдырып, хастаханәгә сәгать 1дә килеп кергән идем, кичке 5тә чыгып киттем. Коридорда утырам, мине шушы Ибәтуллин янына куалар. «Мин ул кеше янына кермим, чөнки ул миңа барыбер язмаячак. Ул мине участок табибына җибәрәчәк, ә ул вызовлар буенча китте», – дим. «Көтеп торыгыз!» – дип кенә кычкыралар да югалалар…

Берзаман улым: «Әни, әбиемне бәдрәфкә утырттым», – дип шалтырата… Ә мин һаман дару көтәм. «Әни, әби инде сәгать ярым утыра, кайт инде», – дип тагын җыя. Әни Әмиргә ярдәм итәргә бирми, ир-ат булгач, бик нык уңайсызлана. Менә шул вакытта бөтен эчкә җыелганнар килеп тыгылды бугазыма. Үксеп елый башладым, елавымнан һич туктый алмыйм. «Лилия апа, нәрсә булды?» – дип, белгәннәр килә. «Сез Лилия Хәмитова бит», – дип тә танып эндәшәләр. Күз яшен күрсәтәсе килми, әмма берничек тә тыела алмыйм… Ярый участок табибы кайтып җитеп, тынычландырып, дарулар язып бирде… «Бу даруга рецепт бирмәсәгез, шушы коридорда сузылып ятам. Мин әнинең авыртынуына карый алмыйм, дарусыз өйгә кайтмыйм», – дигән идем инде.

Даруларны алып, әнигә укол ясап, шул төнне беребез дә уянмыйча йокладык. Иртән хәтта, төнне шулкадәр тыныч чыкканга, әни янына керергә куркып тордым… Әни исә мине авыз ерып каршы алды. «Абау, әнием, сөбханаллаһ йокладың», – дидем үзенә дә.

Сәгать 12дә ашатып алдым мин аны, тамагына каба иде ул, чәйне бик аз эчә иде. Соңгы атнасында бөтен ризыкны: «Искитмәле тәмле, кызым», – дия-дия ашады. Сәгать ярымнан җан бирде. Кисәк кычкырып алгач, авырта ахры дип, шприцка дару җыйган идем. Ясарга омтылганда китеп барганын аңлап алдым. Үзенең бертуган сеңлесе Фирая апай, Казаннан кайткан бик якын дусты Әлфия апай, күршебез Наилә апай һәм минем каршымда җан бирде. Елмаеп китеп барды. Алай елмаеп җан биргән кешене күргәнем юк иде. Бик авыр китәрме икән, читен булырмы икән, дип уйлый идем. Авыз ерып, бар нәрсәгә риза-бәхил булып китте, – дип сөйли Лилия апа.

«Мин әнине бөтен барлыгымны биреп карадым»

Кифая апа мәңгелек йортына кызының башлы-күзле булуына сөенеп, тынычлап китеп барган.

Әни 28 яшендә тол калды. Әтиебез үзенең туган көне – 5 июньдә – юл фаҗигасендә вафат булды. Әнинең туган көне 11 июньдә, ул да, шушы туган көнендә китеп бармагаем, дип көтеп ятты. Аннан безнең туй көннәрендә җан бирүдән коты алынды. Туйга бик киләсе килде. Әмма хәле булмады. Үз аягында йөреп торса да, анда утырырлык хәле юк иде.

Соңгы көннәрендә: «Кызым, мин синең өчен бик тыныч. Син хәзер ялгыз түгел, яныңда иптәшең бар», – дип әйтеп китте. Винарисны ул болай да бик ярата иде. Без кушылгач, башта, мин чыгып китеп, ялгыз калырмын, дип борчылды. Аңа инде мин дә, Винарис та: «Мин кияүгә чыктым да, сине калдырып киттем дигән сүз түгел. Калдырмыйбыз», – дип әйтеп килдек.

Аллаһка шөкер, бүген минем өстемдә «әнигә нидер биреп бетермәдем» дигән әйбер юк. Мин әнине бөтен барлыгымны биреп карадым. Үзем тәрбияләп, үз кулларым белән озата алуыма да сөенәм.

Әнине озатырга килгән халыкны күрсәгез… Кешенең шуннан да ни дәрәҗәдә авторитет булуы күренеп тора. Абыстайлар җыелышып, төне буе саклап чыкты. Соңгы юлга озатканда, кеше ишегалды белән капка төбенә сыймады. Мин фотоларга төшермәдем инде, дин юлындагы кеше буларак, әни моны үзе дә теләмәс иде.

Хәзер алдыбызда әнинең өчесе, җидесе, кырыгын матур итеп уздыру һәм бер көнне дә догабыздан калдырмау бурычы тора.

Әниебезне үзенең туган авылы – Арчаның Гөберчәк авылы зиратына җирләдек. Бөтен туганнарыбыз да шул зиратта яталар. Әти янына да барып килдем. «Әти, бик озак көттең инде әнине. Каршы ал, мин монда ким-хур итмәдем, алга таба әни синең өстеңдә, син кара, яме», – дидем... Инде очрашканнардыр, дип ышанам…

Йортыбыз әлегә буш тормаячак, улымның Арчада тагын 1 ел укыйсы бар. Аннан бу йортыбыз безнең төп йортыбыз дип санала. Гел бирегә җыелышабыз. Әни үзе дә кунак килгәнне, барыбызны бергә җыярга яратты. Безнең балаларда да шул гадәт хәзер. Алар әти-әниләре янына кайтканчы, иң беренче әбиләре янына кереп чыгалар иде. Оныкчыкларына кадәр әбиләре янына кереп, аны кочаклыйлар иде.

Без – өч бала, иң олы абыебыз һәм минем игезәк сыңарым бар. Шушы йорт бөтенебезне дә җыя торган йортка әверелсә ярар иде, әниебез барыбыз өчен дә сөенеп ятса иде, дигән теләктә калам.

Миңа кайгы уртаклашу сүзләре язган социаль челтәрдәге дусларыма, якыннарыма, тамашачыма, газета-журнал, сайт редакцияләренә зур рәхмәтләремне белдерәм, – диде Лилия Хәмитова.

«Вакыт бирегез»

Әлеге язмада Лилия Хәмитова Арча районы онкологы Илшат Ибәтуллинның авыруларга карата тупас мөнәсәбәттә булуын әйтеп, аны бары тик тискәре яктан гына искә алды, әлеге табибның исемен калын итеп билгеләп язуыбызны үтенде.

Табибның бу гамәлләренә аңлатма бирүләрен сорап, «Интертат» Арча районының баш табибы Рифат Идрисовка мөрәҗәгать итте.

Рифат Илшатович безгә бары тик рәсми рәвештә язма мөрәҗәгать ясагач кына җавап бирәчәген белдерде. «Сорауларыгызны язмача юллагыз. Вакыт бирегез. Без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештермичә комментарийлар бирә алмыйбыз. Җавапны да язмача җибәрербез», дип ышандырды.

«Татар-информ» редакциясе Лилия Хәмитова, Винарис Ильегет һәм барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 29 сентябрь 2023
    Исемсез
    Ул табиб турында курше тирэ район кешелэре дэ белэ хаттэ
  • 29 сентябрь 2023
    Исемсез
    Мин андый онколог Кукмарада гына дип уйлый идем. Арчада да бар икэн(
  • 28 сентябрь 2023
    Исемсез
    Фикер калдырудан ни файда...
  • 28 сентябрь 2023
    Исемсез
    Кеше кунелен кеше анламый, уз башына тошмэсэ... Ул авырту белэн корэшеп, ниндидер омет белэн янына килгэн кешелэргэ битарафлык курсэткэн табиб,hичшиксез,кешелэргэ карата монэсэбэтен узгэртер яки жэзасын алыр дигэн ометтэ калам. Анын кабул иту булмэсенен ишек тобендэ керергэ куркып торган авырулар эле дэ кузалдымда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100