Җырчыларның Сабантуйда чыгыш ясау бәяләре хакында: «Арзанлы эстраданы халык үзе күтәрде»
Әнвәр Нургалиев – 450, Илсөя Бәдретдинова – 500, Фирдүс Тямаев – 700 мең... Җырчыларның район-авыл Сабантуйларындагы чыгышлары өчен әнә шундый бәяләр соравы турында мәгълүмат кайберәүләрдә зур кәнәгатьсезлек тудырды. Артистлар куйган бәяләр адекватмы? «Интертат» шул турыда җәмәгатьчелек фикерен белеште.
Бу көннәрдә авыл-районнарда Сабантуйлары гөрләде. Халык мәш килеп күңел ачты, туган-тумача белән күреште һәм инде хуҗалыклары хәллерәк яки иганәчеләре бай булган авылларда популяр артистлар концерты карады. Авылларына артист килмәгәннәре, машиналарга төялешеп, «фәлән фәләнов» килгән күрше авылларга элдерде. Мәсәлән, узган ялларда Чаллыдагы әллә ничә танышым, әти-әниләре, абый-апалары, кода-кодагыйларын төяп, Менделеевск районы Бәзәкә авылы Сабан туена юл тотты. Чөнки Бәзәкәлеләрнең спонсорлары бай – Салават Фәтхетдиновның ҮЗЕН чакырган.
Эстрада артистлары милли бәйрәмебезнең «үзәге»нә әверелде. Моңа инде халык та ияләште – җәй җитә башласа, «быел бәйрәмгә кем килә икән» ише сүзләр китә. Артистлар да «җимле» урынның кайда икәнлеген яхшы белә – елга 1 генә килә торган «урак өсте»ндә әллә ничә Сабан туенда эшләп калырга ашыга. Әйтергә кирәк, эстрада вәкилләренең чыгыш ясау бәяләре дә гади авыл халкы «әстәгъфирулла» диярлек. Бәяләр иң аз дигәндә 40 меңнән башланып, 700 мең белән тәмамлана.
Сабан туенда халыкка популяр җырчы концерты каратуның күпмегә төшкәнен авыл җирлеге башлыкларыннан быел «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесе белешкән. Мисал өчен, әлеге исемлектә иң түбән бәяне Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов сораган – ул Сабантуйларга нибары 40 мең сумга килеп җырлаган. Кайберәүләре 50-60 меңгә җырларга ризалашкан. Араларында 100-300 мең сораучылары да булган. Ә иң кыйммәтле артистлар булып әлеге исемлектә Әнвәр Нургалиев (450 мең), Илсөя Бәдретдинова (500 мең) һәм Фирдүс Тямаев (700 мең) бара. Әле монда шулай ук бик популяр дип йөртелүче Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин һәм популярлардан да популяр Салават Фәтхетдинов исемнәре юк.
«Авыл халкына бүләк – үзләреннән үк җыйган тастымал-яулык, боларга – ярты миллион»
Әлеге исемлек социаль челтәрләрдә таралу белән үк, халык арасында зур шау-шу уятты. Иганәче/хуҗалык/районның җырчыга берничә сәгатьлек чыгышы өчен 500-700 мең сум акча чыгарып салуы күпләрнең башына сыймый, халык әйтәсе сүзен комментарийларда калдыра. «Интертат» «ВКонтакте» челтәрендәге «Язмыш», «Бергә күңелле», «Буа кызлары» кебек төркемнәрдәге фикерләрне барлады.
Халидә Габидуллина: «Илсөянең керделе-чыктылы сөйләвенә, Фирдүснең бәйдән ычкынган, котырган эт шикелле чабып йөрүенә бирегез шуның кадәр акчаларны! Авыл халкы 1 ел эшләп тә ала алмый бит болар сораган акчаны. Ә аларга 2-3 сәгатькә шуның кадәр акча кирәк»;
Нәфисә: «Нигә чакыралар шундый кыйммәт бәягә? Авыл хезмәткәрләренә түләсәләр соң ул акчаларны! Чакырмаска ул 100 мең сораганнарны, утырсыннар өйләрендә бушка җырлардай булып. Фонограммага үрле-кырлы сикереп, кесә тутырып акча җыя алмаслар!»;
Гөлфия Фәтхуллова: «Артистларга шулкадәр акча чыгарып биргәнче, Украинада ут эчендә йөрүче ир-егетләргә ярдәм итеп җибәрсеннәр иде»;
Илсияр Гыйниятова-Шәмсетдинова: «Үзләре җырласа ярар иде әле ул, фонограммага авыз селкетеп торалар. Оятсыз икән болар. Каян килсен авыл советына шулхәтле акча!»;
Әлфинур Насретдинова: «Авыл халкына бүләк – үзләреннән үк җыйган тастымал-яулык, боларга – ярты миллион. Ник Казанда йорт салмасыннар, ди, алар»;
Әлфия Шәрәпова: «Шул Сабан туенда мескен сабанчыларга (анда да санап кына) бер «дешёвый» әйбер бирәләр, эшкә ярамый торган. Ә боларга учлап акча тоттыралар. Шуңа Сабан туеннан Сабан туена к…нә нашатырь кыстыргандай чабалар да инде, 2-3 җырны фонограммага җырлап»;
Луиза Фаттахова: «Марат Яруллин, Нәгыймова – 150 мең??? Нәрсә өчен? Акылларына зыян килгән ахры? Фирдүс – 700 мең? Лучше 1 миллион итәргә иде инде! Башларына тай типкән ахры? Ничек теләсә кайда ял итмәсеннәр соң болар??? Алар 1 көндә 2-3 җирдә җырларга җитешәләр бит»;
Зөфәр Нургалиев: «Бирүчесе биргәч, алучысы ала инде. Без бозып бетердек аларны, алар хәзер «мания величия» дигән авыру белән авырыйлар. Бик куркыныч авыру, кеше үзен Алла дип уйлый башлый. Табиблар дәвалый алмый ул авыруны, бары тик концертларына йөрмичә, халык кына дәвалый ала. Алар шунда ук «җиргә төшәчәк»;
Гөлкәй Кадыйрова: «Мин ышанып бетә алмыйм бу бәяләргә. 1-2 сәгать концерт өчен 700 мең чыгарып саламы икән район башлыклары? Исең китәрлек! Аннары мактанышып йөргән булалар «махсус операциягә шуның кадәр ярдәм күрсәттек, машиналар илттек» дип. Хурлык! Авыл эшчәннәренә ел буе эшләгән премияләрен бирмичә, шул артистларны сикертәләр. Эшләгән сыер савучыларга – шымытыр. Артистлар шуларның хезмәт хакларын җыеп китәләр инде»;
Фәнүзә Бариева: «Авыл җирлекләре артистларны чакырмый башласалар, хаклары төшәр иде. Ул артистлар ничек оялмыйлар шуның кадәр акча алырга»;
Раушания Әхтәмова-Сабирова: «Җәмәгать, монда артистларны гаепләргә кирәк түгел. Җирле хакимият акчасын кая куярга белми. Сугыштагы егетләргә ярдәм итү өчен халыктан акча җыялар, шуларга җибәрсеннәр иде, ичмасам»;
Миләүшә Гыйззәтуллина: «Балык Бистәсе бай булгач, Тямайны чакырган. Халык, без үзебез гаепле, иң беренче «кем килә икән» дип кызыксынабыз бит. Үзешчәннәргә генә риза түгел без»;
Юлия Шәрәфетдинова: «Комсызлыкнын чиге юк. Берәр артистның үз авылына кайтып бушка җырлаганы бармы икән? Менә шундый сорау туа минем башымда. Бу – минем фикер, начар сүзләр язмагыз, мин – олы яшьтәге кеше».
Халыкны гөж китергән теманы читләп үтә алмадык. Артистлар Сабан туенда җырлаганга сораган бәяләр – адекват бәяләрме? Иҗат кешесенең хезмәте шундый суммалар белән бәяләнергә тиешме? «Интертат» бу турыда җәмәгатьчелек фикерен белеште. Җырчыларның үзләренә дә сүз бирдек.
«Тере тавышка җырласа, акча да кызганыч түгел, алкышлар да»
Җырчыларның чыгыш ясау бәяләрен сорашкан «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапова, иганәчеләрнең туган авылы халкына бәйрәм оештыра алуы – мактауга лаек, дип саный, әмма шул ук вакытта, җырчы килү – Сабан туеның асылын югалтуга китерә, дигән фикерне дә әйтте.
«Ул артистларга дигән акчаны авыл кешесеннән җыймыйлар бит, иганәче табып бирә аны. Әгәр шундый акчалы кешеләр туган якларына популяр артистларны кайтарып җырлата ала икән, мин моңа уңай карыйм. Елга 1 генә килә торган Сабан туенда авыл халкын рәхәтләнеп ял иттерәләр.
Бәяләре кыйммәт, дибез дә, уйлап карасаң, Фирдүснең ул 700 меңе ничә кешегә бүленә бит аның. Төркеменә дә бирә башлагач, табышы үзе генә 50-60 меңгә җырлаучыларныкы кебек кала, дигән фикердә мин. Төркемне Сабан туена алып килгән машина йөртүчесеннән башлап, тавыш операторына кадәр өлеш чыгарырга кирәк бит.
150 мең сораучыларына килгәндә дә, әгәр җырчы матур итеп, үз тавышы белән җырлый икән, сорасын соң! Җырчыларның фонограммага гына җырлап китүчеләре дә була. Тере тавышка, гармуннар белән җырласа, аңа акча да кызганыч түгел инде, алкышлар да.
Артистлар килгән Сабантуйлары турында минем икенче төрлерәк фикерем дә бар: хәзер бөтен кеше Сабан туена артист карарга дип килә дә, бернинди уенда да катнашмыйча, авызын ачып, җырчының чыгышын карап утыра. Сабантуйларның мәгънәсе, яме югалып бетте. Авылда туып-үскәч, мин үзем Сабан туенда рәхәтләнеп уеннарда катнашып, туганнар белән аралашып, чып-чынлап бәйрәм итәргә яратам. Мөмкинлегем булса, Сабантуйларын элеккечә итеп, үз көчебез белән оештырыр, ә ул иганәче акчаларын җиңүчеләргә бүләкләр өчен сарыф итәр идем», – диде ул.
«Кыйммәтсенәләр икән – чакырмасыннар»
Рифат Фәттахов, продюсер:
«Кәнагатьсезлек белдерерлек булалар икән, чакырмасыннар гына. Минем бу артистларга бер соравым да юк. Ул артистлар бит мәҗбүриләп килмәгән. Һәркемнең үз бәясен куярга хакы бар, аны кабул итү-итмәүне сатып алучы хәл итә. Кыйммәтсенәләр икән – чакырмасыннар».
«Чыгыш ясаган өчен язучыга китап бүләк итеп җибәрәләр, шуның белән канәгать булып кайтабыз»
Ләбиб Лерон, шагыйрь:
«Мин артистларны еш кына язучылар белән чагыштырам. Без, язучы халкы, совет заманынын бирле «рәхмәт»кә йөргән халык. Милләт өчен янып йөргәнгә, аны шулай тиеш дип кабул итәбез инде. Кая да булса барып чыгыш ясасак, безгә я китап бүләк итеп җибәрәләр инде, шуның белән канәгать булып кайтабыз. Ләкин син өйдән икешәр-өчәр көнгә чыгып китәсең, ә гаиләңә, чыгып китүеңә карап, бернәрсә дә килми. Без ул вакытны иҗат итеп тә уздыра алган булыр идек, югыйсә.
Ә артистлар барган урыннарыннан һәрвакыт нәрсә дә булса алып кайталар. Акчасызлык заманында да нәрсә дә булса бирәләр иде аларга. Ә без, берәр күчтәнәч-мазар булмасмы, дигәнрәк ялгыш сүз ычкындырсак, аның тавышы чыга иде инде.
Безнең артистларда хәзер рус эстрадасы җырчыларына охшарга тырышу китте, Филипп Киркоровларга. Җырчыларны байлар чакырып китерә, байларның түлисе килә икән – анысы икенче мәсьәлә. Ә Сабантуй ул – барыбер милли бәйрәм. Монда артистлар тарафыннан халыкны хөрмәт итеп килү дигән әйбер бардыр, дип уйламыйм мин, барысы да акчага кайтып кала. Бәлки, азрак тыйнаклык та кирәктер артистларга?!
Авыл кешесе барыбер рәхәтлектә яшәми инде ул, аның өстенә табигать бәла-казалары килеп чыгып тора. Шуңа да кешенең хәл-әхвәленә кереп, моның мораль-этик ягын да уйлап, чик-чаманы югалтмасыннар иде җырчылар. Бу – байларның мәҗлесендә җырлау түгел. Сабантуйларда без милли уеннар уйнатырга, авыл талантларын балкытырга тиеш, чөнки Сабантуй – авыл бәйрәме ул.
Милли үзаң түбән булудан да тора ул артистларның Сабантуйларга килеп акча эшләп китүләре. Элек андый әйбер юк иде. Мин, мәсәлән, авыл Сабан туена Хәнәфи Шәйдуллинны алып кайта идем, һәм ул халыкка бушка җырлый иде. Хәзер дә һәр районның үз артистлары кайтып, Сабантуйларында халыкка бушка җырлар бүләк итеп китсә, бик әйбәт булыр иде.
«Үзебез үстердек арзанлы эстраданы»
Журналист Мөршидә Кыямова:
«Әгәр дә аларның концертларына халык йөрмәсә, берсе дә күтәрелмәс иде. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән әйтем бар. Менә шуны «урыр» вакыт җитте, халык аларны үзе үстерде. Әгәр дә халык игътибары булмаса, алар мондый дәрәҗәләргә ирешмәгән булырлар иде.
Мин аларның 700әр мең сораганнарына адекват карыйм. Сорый беләләр икән – молодцы! Үз эшләрен бәяли беләләр. Бу – җырчылар күзлегеннән караганда әллә ни зур бәяләр дип уйламыйм. Чөнки Тямаевка ничәмә-ничә кешелек командасын ашатырга да кирәк бит әле. Ул 700 меңне алып, үз кесәсенә генә салып куймый бит. Илсөя Бәдретдинованың да командасы нинди зур. Артистларның прическа, макияж, киемнәре генә ничәшәр мең тора. Җырларны сатып алалар, аранжировкалар ясаталар. Шуңа күрә артистларны сорый алганнарына сүкмим. Кеше үз хезмәтенә бәя куя белә икән – булдыра. Түләмәсәләр, сорамаган булыр иде. Безнең кебек түгел, ул без журналистлар гына 2 тиенгә эшләп йөрибез. Үзебезнең бәябезне куя белмибез.
Халыкка да фикер язып утырасы түгел, үзләре үстергән җырчылар. Әгәр дә: «Бу җырлый белми, «до» белән «ре»ны да аермый», – дип, бармакларыбызны төшереп, «отстой!» дип кычкырып утырсак, алай эшләмәсләр иде. Үзебез үстердек арзанлы эстраданы, хәзер алар рәхәтләнеп, командир булып, профессиональ җырчыларга караганда да күбрәк акча сорыйлар.
Ул акчаларны авыл хезмәтчәннәренә бүлеп биреп булыр иде...
Мин авыл хезмәтчәннәре читтә каладыр, дип уйламыйм. Хәзер колхозлар бетте, алар агрофирмаларда эшлиләр, яхшы хезмәт хакы алалар, дип беләм.
Элек булса инде, әйе, алай дип әйтә алыр идек. Безнең әтиләр, мәсәлән, гомерләре буе колхозда 2 тиенгә эшләгән. Әтием тракторчы булды, алы да, ялы да юк иде, әмма аларны чын күңелдән хөрмәт итәләр иде. Мин менә, журналист буларак, санаторийга барырга акчамны җыя алмыйм. Әтиләрне исә ел саен ял итәргә Татарстанның иң яхшы «Бәкер» санаториена җибәрәләр иде.
Җир кешеләренең Сабан туен ничек итеп көткәннәрен хәзер дә күз яшьләрем белән искә алам. Әти инде кыш көне үк Сабан туена ничә көн калганлыгын саный башлый иде. Чөнки җир кешеләре өчен ул – бердәнбер бәйрәм булып саналды. Сабантуй ул – татарның бәгыре. Кызганыч, милли бәйрәмебез бүген – кемнеңдер акча эшләү ысулы. Сабантуйларның мәгънәсе дә бетте. Туфан Миңннулин әйткән бит: «Толерантлык дия-дия, үзебезгә ишек төбе калды», – дип. Шуның кебек, Сабантуйларда да милли йолалар бетте диярлек. Хәзер чаң кагалар да, ләкин бу турыда моннан 5-6 ел элек, глобаль дәрәҗәдә уйларга иде. Без милли асылыбызны югалттык.
Быел авыл Сабан туена төштек тә, карап утырабыз, әллә нинди к сикертә торган уенннар уйнаталар. Улым Ихтыяр: «Милли йолалар елында «әйбәт» уен тапканнар», – ди. Менә ул Сабантуйлар фәнни яктан өйрәнелгән бит. Һәр төбәкнең үзенә генә хас халык уеннары бар. Мәсәлән, безнең авылда ул – аяк көрәштерү. Тик кызганыч, хәзер Сабантуйларны тамадалар алып бара һәм авыл халкына үзләренең исерек тамашачасына уйнаткан уеннарын уйнаталар. К.. сикертеп шар тутырталар… Шулхәтле күңелем әрнеде шуларга.
Болай артистларга каршы килмим, акча эшләү мөмкинчелекләре бар икән, Сталин әйтмешли, көнләшергә түгел, аларга сокланырга гына кирәк. Һәр һөнәр иясенә, эстрада артистлары кебек, үз хезмәтенә бәя куя белергә өйрәнергә иде».
«Җырчыларның мондый хезмәт хаклары алуларына бик шатмын»
Рифат Сәлах, шагыйрь:
«Беренчедән, мин җырчыларның мондый хезмәт хаклары алуларына бик шатмын. Мондый вакытлар алар өчен елга 1-2: шул Яңа ел тирәсендә һәм Сабан туенда гына буладыр. Кайберләренең сораган бәяләрен түзәрлек дип саныйм. Мәсәлән, Рәсим Низамов 40 мең сораган, Татарстанның халык артисты өчен бу – зур бәя түгел. Ә менә 450шәр мең алучылары шушы акчаны алган кадәр эшләгән дә булсалар, әйбәт булыр иде. 450 мең сум алып, җырчы 1-2 җыр җырлап китә икән, бер хәл, ә инде тулы концерт куеп китә икән – икенче мәсьәлә.
Моның икенче ягы да бар. Бүген – базар заманы, җырчы булып тору аларның һәрберсенә бик кыйммәткә төшә. Шул ук җырларын таныту өчен, аларга радио-телевидениегә генә күпме акчалар түләргә кирәк. Бер җырны радиода әйләндерү өчен 100 мең генә җитми, дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Телевидениене сөйләп тормасак та була. Бу хәзер шундый бизнеска әйләнде.
Ә инде халыкка килгәндә, артистка халык шундый акчалар түли ала икән, бу да – сөенеч. Димәк, халыкның акчасы бар.
Кәнагатьсезлек белдерүчеләргә килгәндә, халык уйлана башлаган, әйбәт булган. Чыннан да, моның кадәр акча түләп артист чакыру кирәкме икән? Ләкин артистны чакырасың икән, сораган кадәр бирәсең инде. Чөнки, беренчедән, ул үзе генә килми, аның төркеме бар. Алар да бит «һава сулап» кына яшәми.
Иң мөһиме – коррупция булмасын инде, шул түләгән акчалардан «откат»лар була күрмәсен».
«Минем спонсорым бар, ул чакыра»
Берничә авыл җирлеге башлыгыннан да бу турыда фикерләрен сораштык.
Мөслим районы Елгабаш авылы Сабан туен быел Филүс Каһиров гөрләткән. Әлеге авыл Сәмәк авылы җирлегенә карый. Җирлек башлыгы Рифас Садретдинов сүзләренчә, Елгабашына ел саен популяр артистлар килә, чөнки спонсорлары көчле.
«Минем спонсорым бар, ул чакыра (артистларны). Ул чыгышы белән Елгабашыннан. Бөтен бәйрәм чыгымнарын да үзе күтәрә, артистларга да ул түли. Әле бер тапкыр да үземә шәхсән ишетелгәне юк – Сабан туеннан бар халык та канәгать кала, дип беләм. Ни өчен дигәндә, бездә бүләкләр дә район Сабан туендагы кебек саллы. Көрәшчеләргә суыткыч, телевизор, кер юу машинасы бүләк итәләр. Ник артистлар чакырасыз, дип әйтүче юк.
Спонсорның үз фикере: күңеле ничек куша – шулай эшли ул. Аңа бик зур рәхмәт, авылга артистлар чакырып, башка вакытта да бушка концертлар карата әле ул безгә. Авыл халкының кәефен күтәрү бер традициягә әйләнде аның өчен», – диде ул.
Әйтергә кирәк, Рифас Садретдинов әлеге сорау белән ни өчен нәкъ менә үзенә шалтыратуыбызга шактый борчылды. Шундый яхшы спонсоры белән араларын боза күрмим тагын, дип, мин дә артык сораулар бирмәдем.
«Сабантуйда халыкка бушка җырлап китсәләр дә ярый»
Минзәлә районы Әтрәкле авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗановның Сабантуйларның үзенең миллилеген, төп асылын югалтып баруына эче поша.
«Артистлар өчен генә оештырылган кебек килеп чыга. Берәү дә яратмый инде алай кыланганнарын. Нишлисең инде… Артистлар алар Сабантуйда елга 1 тапкыр халыкка бушка җырлап китсәләр дә ярый. Минем фикер шундый. Ул акчаларны колхозчыга барыбер бирмәсләр иде дә инде. Матур түгел инде. Һәркем үз эшен җиренә җиткереп эшли, тик берсенең дә хезмәте алай бәяләнми бит. Сабантуйлары артистлар өчен булып чыга, ә халык өчен берни юк», – диде ул.
Әтрәкледә быел Вадим Захаров чыгыш ясаган. Авыл башлыгы җырчыга күпме түләгәннәрен белми. «Коммерция сере, диделәр. Хуҗалык чакырды, хуҗалык түләде», – диде ул.
Әтрәкледәге Сабан туеның иганәчесе – «Заиковский» ҖЧҖнең коммерция бүлеге директоры Салават Фәттаховка: «Авылларның да үз талантлары бар. Сабантуен үз көчегез белән оештырып, ул акчаларны хуҗалыкның алдынгыларына өләшү отышлырак булмас идеме икән?» – дип сорау юлладым.
«Без бит халыкка да түлибез, бәйрәм дә үткәрәбез. Хәзер бит инде элекке сыман формат түгел. Концерттан башка Сабан туе булмый. Хуҗалык хезмәткәрләрен дә бүләкләдек, концерт та оештырдык. Концерт – шушы бүләкнең бер өлеше», – дигән җавап алдым.
Узган ел Әтрәклегә Илсөя Бәдретдинова килгән булган.
«Мин үземнең чыгыш ясау бәяләремне әйтмим»
Җырчылар үзләре әлеге бәяләр турында ни уйлый?
Руслан Кираметдинов:
«Җырчы үзенең иҗатына күпме чыгымнар түгә! Берни дә бушка килми бит. Радиодан җырлар яңгыратыр өчен дә акча түләргә кирәк. Бу бәяләрнең социаль челтәрләрдә таралуы гына бер дә дөрес әйбер булмаган. Мин, мәсәлән, үземнең чыгыш ясау бәяләремне әйтмим, бу – бик шәхси әйбер».
«Барысы да риза булып ала һәм риза булып калырлык итеп эшлибез»
Илдар Хәкимов:
«Белмим инде, кем өчен мөһимдер бу. Бу минем, сезнең кесәгезгә кулны тыгып, «Кая, күпме акчасы бар икән моның?» дип санаган кебек була инде.
Без килгән Сабан туйларында кеше күп була. Кеше артистны яратканга килә бит инде ул. Апалар килеп кочаклыйлар. «Илдар, махсус сезне карарга чыктык әле, Гүзәлне тотып карасам ярыймы?» – дип килә өлкән яшьтәге әбиләр. Алар безне гомерләрендә 1 тапкыр шул Сабантуйда күреп калалар бит.
Аннан тагын бер нәрсә бар. Чыннан да, артистлар булмаган Сабан туйларында кеше дә юк хәзер, халыкны җәлеп итүе авыр.
Безгә ул акчаны түләүче хуҗалар бар. Алар аны риза булып ала бит инде. Без шулай килешеп эшлибез – барысы да риза булып ала һәм кабат риза булып калырлык итеп. Ул бәя, килешәм, артык зур булырга тиеш түгел. Сабантуйда артистлар, бәлки, төрле бәя сорыйлардыр, башкаларның бәясе белән кызыксынганым юк, әмма минем позициям шундый. Хуҗа халкына бәйрәм ясый, кеше килсен, шатлансын дип, безне чакыра. Алар да кабат сиңа килеп, кочаклап, рәхмәтләр әйтеп калалар икән, без дә бик шат. Әлбәттә, хуҗаларның кулларын каерырлык зур бәяләр булырга тиеш түгел, анысы белән килешәм. Үземнең кызыксынып сорашканым булмаса да, төрлесе ишетелә.
Үзегез дә быел Сабан туйларда чыгыш ясагансыздыр?
Ясадык инде, ничек Гүзәл Уразова Сабан туенда чыгыш ясамасын!
Сезнең бәяләр адекватмы?
Мин сезгә әйттем үз позициямне. Әйтик, ниндидер монополия булырга тиеш түгел. Барысы да канәгать калырга тиеш.
«Кем түли ала – түли, кем түли алмый – «дуслык» дигән төшенчәне дә читкә куймыйбыз»
Фирдүс Тямаев:
«Минем инде бер 4 ел билет бәяләрен үзгәрткәнем юк, дисәм дә – ялгышмам. Кайбер урыннарда гына азрак уйнап алгандыр, тик тулаем алганда билет бәясе үзгәрмәде. Сабантуйларга килгәндә, без быел 3 кенә Сабантуйда чыгыш ясадык. Балык Бистәсенә без 100 меңгә бардык, чөнки район башлыгы, дустым Радик: «Фирдүс, без артыгын түли алмыйбыз инде, җырлап китә алмассыңмы?» – дип, турысын әйтте. Саба һәм Чүпрәле районнарында инде сораганча түләделәр. Июльдә Нурлат районы исеменнән Мордвага барам. Алар миңа алдан ук: «Безнең бюджет 150-250 мең, артыгын бирә алмыйбыз», – дип әйтеп куйдылар. Шуңа күрә монда «Фирдүс Сабантуйларда 700 мең алган» дип кычкырырга кирәкми. Кем түли ала – түли, кем түли алмый – «дуслык» дигән төшенчәне дә читкә куймыйбыз.
Бәяләргә килгәндә, мин башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Шәхсән үземә килгәндә, мин булган Сабантуйларга халык җыела. Үз эшемне ахырына кадәр җиткерәм. Миндә «фәлән җыр җырлыйм да китәм» дигән әйбер юк. Шулай ук Сабантуйларда эшләп тә хәйрия эшчәнлегемне дәвам итәм. Әле менә Саба районында сәхнәдән бер апага махсус операциядәге малаеннан җырлы сәлам җиткердем. Шушы арада хәрби егетләребезгә тагын 4 «Нива» алып бирәчәкбез. Бу эшчәнлек дәвам итә, соңгы арада социаль челтәрләргә генә чыгармый башладым.
Артист фәлән сум гына сорарга тиеш, дигән сүз була алмый. Илсөянең – үз, Ришатның – үз, Әнвәрнең үз бәясе. Әгәр дә иганәчеләр безне чакыра ала, түләрлек рәтләре бар икән – бик әйбәт. Бу бит аларның үз акчасы. Район башлыкларының инде түли алганы түли, алмаганы – юк. Мин менә тоттым да, дуслыкны алга куеп, Балык Бистәсенә бардым бит әле. Аның каравы, матур хис-кичерешләр белән кайттык. Дөнья хәлен белеп булмый, әнинең үгез-таналары бар, бәлки, соңрак берәр «КамАЗ» бодай белән капларлар (көлә).
Шуңа күрә безне «700-500 мең алалар дип» тавыш куптарырга кирәкми. Биргәндә – аласың инде, бирә алмасалар, хәлләренә керәсең.
Төркемем дә зур. Кем безне «чәйни», менә шуның баласы миңа эшкә керсен әле, мин бит аңа 1000 түли алмыйм. Егет-кызларга һәрбер Сабантуйдан 10 меңнән дә ким түләмәдем. Алар 3 көнгә 30 мең акча эшләделәр. Чөнки июньдә концертлар юк, ә стабильлекне тотарга кирәк. Төркемемдә 22 кеше эшли, «абый, аппаратура ташырга булса да ал» дип, яшьләр бик күп килә. Үтенечләрен кире кага алмыйм, бу дөньяда «кешелеклелек» дигән әйбер дә бар бит әле.
Казан Сабан туеннан да «каерып» акча алганыбыз юк. 100-150 мең сум түлиләр инде. Республика көнендә бер елны, аякка операция ясатып та, баяннар тартып, төркем белән җырлап йөрдем. Түләсәләр – 150 мең түләгәннәрдер... Төркемем өчен хезмәт хакын мин үземә алмаган очракта да алам. Балык Бистәсеннән кайткан 100 меңне дә (әле процентларын тотып калгач, аның 93 меңе генә калды) төркемемә бүлеп бирдем. Иң мөһиме бардым – дустымның сүзен аяк астына салып таптамадым. Аның һәм халыкның рәхмәт сүзләрен ишетү күңелемне җылытты».