«Татар җыры» – 2023: рекордсмен Айдар Галимов, 60 яшьтәге беренче «барс» һәм моңсу Данир
Кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында 24нче тапкыр «Татар җыры» фестивале узды. 24тән алып беренче генә сыннарын алучы 25 җырчыны берләштергән фестиваль нәрсә белән истә калуы һәм «Алтын Барс» лауреатлары тамашачыларны ничек шаккатыруы турында – «Интертат» репортажында.
Быел «Татар җыры»на журналистлар да берни күзалламыйча, билгесезлеккә барган кебек барды. Узган елларда матбугат очрашулары җыеп, нәрсәләр булачагын, ниндирәк яңалыклар кертүләрен әз генә булса да сөйлиләр иде. Быел җыеп тормадылар. Шуңа афиша, рекламада булганнан кала, берни дә билгеле түгел иде. Оештыручылар, киләсе елда барысы да булачак, дип вәгъдә бирде. Киләсе фестивальгә көчләрне бүгеннән үк туплыйлар, юбилей елы бит. Бернинди мәгълүмат булмагач, яки анда бернинди дә үзгәреш юк, яки анда бөтенләй көтелмәгән хәлләр булачак, дип уйладык. Шоу ягыннан артык яңалык булмаса да, көтелмәгән генә артистлар булып куйды.
Артистларга кадәр бер мөһим әйберне ассызыклап үтик әле. Залда тамашачылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар иде. Исегездә булса, былтыр килмәгән иде, шуңа быел күңел тыныч булды. «Татар җыры»н кемнән башка күз алдына китерә алмыйсыз, дип сорасалар, Рөстәм Миңнеханов, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөлфәт Хәким исемнәрен атар идем. Барысы да булды, шөкер!
«Татар җыры» татар җыры белән башланмады. Ә, юк, беренчедән ул түгел әле. Беренчедән, беренче чыгышны күрүе кыен булды, чөнки алдан кеше йөреп тора. Менә рәхәт түгел. 3 мең кеше дә үз урыннарын табып, урнашып беткәнче, концерт карый алмыйча интегәсе. Беренче итеп «Зәкәрия» төркеме төрле телләрдә попурри башкарды. Концерт дәвамында да татар җыры гына булмас ахры, дигән уй да туган иде. Аннан ул уйны сызып атарга туры килде. Бу төркем төрле төсле, шундый күзгә ташлана торган, уйнаклап тора торган булып истә калды. Нәрсә белән чагыштыргандамы? Беренче бүлектәге бөтен җырчы карадан, актан, яки аклы-карадан чыкты. Берәр дресс-код булдымы икән соң? Ярый биючеләре төрле.
Артистлардан беренче булып, бик күп татар ханым һәм туташларның йөрәкләрен «урлаган» җырчы Әнвәр Нургалиев чыкты. «Барс-Медиа» компанияләр группасы директорлар шурасы рәисе Камил Гәрәев кулыннан сәхнәдә «Алтын барс» сынын да ул алды. Калганнарга сәхнә артында гына өләштеләр.
Әлбәттә, ул мәхәббәт тематикасындагы «Сөйгән ярым» һәм «Күзләремне синнән алмыйм» җырларын башкарды. Башкача булырга да мөмкин түгел иде. Әнвәр Нургалиевның хатын-кызлар өчен иң популяр җырчы булуына берәр аңлатма бармы икән? Аның сүзләренчә, ул үзе аларны яратканга күрә аны яраталар. Бөтенесен дә яратамы икән? «Барысын да яратам», – ди ул.
«Легендар җырларның авторлары сау-сәламәт булганда, сәхнәгә чыгарырга, күрсәтергә кирәк»
Былтыргы кебек концертны темаларга бүлгән булсалар, киләсе берничә артистны «халыкчан» төркеменә кертер идем. Беренчесе – Сиринә Зәйнетдинова. Җырчы кичә 1нче «барс»ын алды! «Балам» җырын башкарды. Эльмира Сөләйманова искә төште. Кичә аның вафатына төгәл 1 ел булды. Рухы шат булсын!
Аннан Сиринә Руслан Кираметдинов белән дуэт башкарды. Аларны яратучылар күп. Бу кичәдә Сиринә – Руслан һәм Ришат – Алия дуэты иң хислеләре булгандыр.
«Халыкчан»нарны дәвам итеп, аннан Рафис Кәлимуллин «Рәхмәт, әни-җаным» дип җырлады. Әнисе чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә дә күтәрелде.
Ак кар бөртеге кебек Гөлназ Асаева «Саубуллашу» җырын башкарды. Ул да «Татар җыры» сәхнәсендә тәүге тапкыр икән!
Ә Ришат Фазлыйәхмәтов кошларны ярата икән. Ике җыры да кошлар турында иде. «Сайра әле, сандугач» һәм «Сәлам әйтегезче, кошкайлар» дип җырлады.
Былтыргы тамашада балалар белән берничә дуэт булган иде, шул исәптән гаилә дуэтлары да. Быел бер генә гаилә дуэты булды – анысы да зур бала белән! Әтиле-уллы Зиннур һәм Илназ Сафиуллиннар сәхнәдә, сикерә-сикерә, поппури башкарды. Зиннур абый 60 яшендә 1нче «Алтын барс» сынын алды! «Күршеләрдә» (Илназ үзе шулай диде) – Дубайда яшәүче улы Илназ 2 көнгә генә кунакка кайткан икән. Әтисе өчен ул бик шатланган иде, матур итеп «әтием» дип эндәшә. «Кызганыч, соңгы арада артистлар да авторларның исемен әйтеп бетерми. Шундый легендар җырларның авторлары сау-сәламәт булганда, рәхәтләнеп сәхнәгә чыгарырга, күрсәтергә кирәк», – диде Илназ.
Минем җырларым өчәр ел рәттән «Алтын барс» алып барганы булды, тик авторга юк! Менә, ниһаять! Җырлар туып тора, яшьләр җырларны алып тора, – дип кушылды әти кеше. – Бер канаты улыма, бер канаты миңа кала, – дип елмайды ул.
Аннан былтыр сәхнәгә әйләнеп кайткан Альберт Вәлиуллин да бу исемлектә. Беләм, олы буында аны яратучылар күп. Соңгы арада социаль челтәрләрдә олырак апаларда аның җырлары еш күзгә чалынды. «Халыкчан»нар менә шулар иде.
«10 ел көттем!»
Быел «Татар җыры» сәхнәсендә 10 еллап күренмәгән Илвина да чыкты. Моңсу җыр башкарса да, сәхнә артында җырчы бик бәхетле иде. «Бу шатлыклы мизгелне мин 10 ел көттем! Соңгы катнашуым 2014 елда булган икән. Бу хәбәр килеп ирешкәч, миннән дә бәхетле җырчы булмагандыр, дип уйлыйм», – диде җырчы. Илвинаны социаль челтәрдә карап баручылар аның аш-суга оста булуын да беләдер, гаиләсенә гел тәмлүшкәләр, камыр ризыклары пешереп тора. Ә йомырка бәясе артты бит!
Дөресен генә әйткәндә, мин моны ишетеп кенә белдем, чөнки мин йомырканы кибеттән сатып алмыйм. Безгә йомырканы дәү әни-дәү әти җибәреп тора. Мин бары тик авыл йомыркасын гына кулланам, – диде җырчы. «Лауреат булу уңаеннан өйдә бәлеш буламы соң инде?» – дип сораган идем. Булмас бугай. Җырчы үзен ресторанга алып баруны өмет итә.
«Кара күбәләк» Илнат Фәрхуллин очып чыкты. Чүгәли-чүгәли, сикерә-сикерә җырлады. Шпагатка гына утырмады инде. Молодец үзе, әле берничә көн элек кенә, тәне пешеп, хастаханәдә ятып чыкты бит. Беләсезме, тиз дәваланырга нәрсә ярдәм иткән? Бер язылучысы киңәш иткән серле мазь! Рецептын әйтмәде. Үзен аякка бастырган Теләче хастаханәсе табибларына рәхмәтләрен жәлләмәде.
Баш табибка, хирургларга, барлык шәфкать туташларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның тырышлыгы белән генә бүген мин сәхнәдә. Аллаһка шөкер, бөтен җирем дә төзәлеп бетте диярлек – 95-98 процент дәрәҗәсендә. Күпләр, ул 2-3 айсыз төзәлми, дип әйтте инде. Көненә 11 банка система, 7-8 укол. Авыр булды. Тамашачыларга да рәхмәт, меңләгән смс – директ тулды. Рецептларын җибәреп тордылар. Кайсы районнан икәнен белмим, бер апа көн саен иртәнге 7дә шалтырата иде. Төнгә мин йоклаганчы хәбәрдә тора идек. Шушы апайның рецепты белән терелеп чыктым, ул апа әйткән мазь белән. Бүген суык тиде әле. Бәлки, сизелгәндер дә. Берсе бетә, икенчесе чыга. Вируслар йөри бит, – дип сөйләде җырчы.
Илнат, син үзеңне сакла инде. Ришат Төхвәтуллин өйләнгәннән соң, кызларның өмете синдә.
Эльмира Кәлимуллина да сәхнәдә тамашачы ияләнгән рәвештә түгел, ә яңа образда чыкты. «Икенче ягын» күрсәтүне җырчы астан башларга булган. Ул кыска, ялтыравыклы күлмәктә «Сүзем калды» һәм «Тиясез» җырларын башкарды. «Барысы да мине классик күлмәкләрдә күрергә ияләнгән, ләкин бу юлы без системаны ватарга һәм мине икенче яктан да күрсәтергә теләдек», – диде ул.
Беренче бүлек Айдар Галимов чыгышы белән тәмамланды. Айдар Галимов – «Татар җыры»ның рекордсмены! Ул 24нче тапкыр үткәрелүче «Татар җыры»ның 24нче сынын алды. Бер генә «Татар җыры» да анардан башка узмый. Аңа карыйсың да, «ул әллә бер дә үзгәрмиме икән» дип уйлап куясың. Бәләкәй чакта телевизордан караган Айдар Галимов хәзергесеннән әллә ни аерыла, дип әйтмәс идем.
Бер карасаң, шулхәтле гомер үтте микәнни, дип уйлап куясың. Икенче карасаң, шатлык хисләре шулхәтле зур: 24 ел буена син һаман да шушы юнәлештә булып, формада булып, сәламәт булып, җырларың булып, трендта булып, һәрберсендә катнаша алуны ничек зур бәхет дип әйтмисең инде?! Әлбәттә, зур бәхет, зур җаваплылык! Кем белә алдагысын, үткән юллар өчен оят түгел, дип әйтәсем килә. Ә аларны кая саклыйммы?! Нәрсәдер уйлап табарга туры килде инде: өй салырга, аңа тагын өстәп салырга (көлә). Әйе, «барслар» өчен махсус урын бар. Без хатыным белән диварда алар өчен урыннар ясадык. Барлык 24 сын да һәм башка бүләкләр дә исән-сау, мин аларны саклыйм.
«Нормальный мужикларны» кызлар яратырга тиеш»
Икенче өлешне зәңгәр костюмлы Илшат Сафин башлады. Аннан соры-зәңгәр кәчтүмнән Салават Зәкиевич чыкты. Ул 2 җыр башкарды, икенче җырга кәчтүмен үк салып куйды. Гадәттә Салават Фәтхетдинов һәм Айдар Галимовны концертның азагына куялар иде. Кеше соңгы минутка кадәр утырсын өчен шулай эшләнелгәндер инде. Салават абый тәртипкә өйрәтер иде соңыннан гардеробка тизрәк чыгу буенча эстафета йөгерүчеләрне. Ярар, анысын соңрак әйтеп үтәрбез.
Инде аклы-каралылык бетте, дип уйлаган идем. Карала гына төште. Моңсу җыр белән кара кәчтүмле Данир Сабиров чыкмасынмы! Микрофон таягын кочаклап суза-суза мәхәббәт җыры җырлаган Данир Сабиров бигрәк сәер булды. Сузып та карады. «Менә ничек заманалар үзгәрә. Килеп җитте вакыт «Татар җыры»на моңсу җырлар белән чакыралар», – диде дә гади күңелле Данирга әйләнеп куйды. Икенче җырын гадәттәгечә сикерә-сикерә җырлады.
Фестивальда татар эстрадасының «буйдак красавчигы» Марат Яруллин да чыгыш ясады. Ул «йөрәкләрне урлаучы» Әнвәр Нургалиевны тоткарлар өчен полиция формасы кигән идеме, әллә үзе әлеге форма белән ханым һәм туташларны таң калдырырга теләдеме? Тырышып-тырмашып биегән Марат Яруллинның кем икәнлеген ханымнар аңлап бетермәсәләр дә, туташларның йөрәкләрен Марат яулап кына калмады, ә урлады да. Ярар әле, басып торган җирләрендә аумадылар.
Башта бер карашы белән кызларны үзенә Ришат Төхвәтуллин гашыйк иттергән булса, хәзер инде «матур малай» – Марат Яруллин. Гөлназ Сәфәрова да, Ришат Төхвәтуллинның бөтен хатын-кыз «подписчиклары» ул өйләнгән көндә үк анардан «отписались» һәм Марат Яруллинга «подписались», ди.
Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясады. «Сагышлы йөрәк» җырын үзе генә башкарса, «Тинләдем»не тормыш иптәше Алия Карачурина-Төхвәтуллина белән бергә җырладылар.
Чыннан да, тамашачы кызлар үзләрен тыйнаграк тоттылар. Сәхнә артында хатыны басып торганда, җырчыга, «мин сине яратам!» дип ничек кычкырасың инде.
Кемдер кызларның һушлары китәрлек дәрәҗәдә ир-ат җырчыларны яратуын тәнкыйтьлидер, кемдер игътибар итмидер, ә Данир Сабиров сәхнә артында булганда: «Нормальный мужикларны кызлар яратырга тиеш инде, ир-егетләр ярата калса, дөрес юнәлеш булмаячак», – диде.
«Тигез, матур картлык та теләп була торган түгел»
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар дә кар бөртекләре кебек чыкты. Зөлфирәнең күлмәге туй күлмәге кебек иде. Залдагы ир-атлар аның бер җиренә генә карап торды. Алдагы «вырезы» бик тирән иде шул. «Яшь аермасы 10 яшь булгач, тигез, матур картлык та теләп була торган түгел. Зөлфирә ялгыз калмаса ярар иде, дип борчылам инде», – ди хәләл җефете. Мондый күлмәкләр белән Зөлфирә ничек ялгыз калсын инде?! Ярар, шаярту иде. Матур, тигез картлык насыйп булсын. Алар да бу сәхнәдә тәүге тапкыр икән!
Сүз уңаеннан, соңгы 3 елда «Татар җыры»нда тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар арасында «Яңа йолдыз» проекты җиңүчеләре була иде. Быел җиңүчеләр дә юк, проект та булмады. Хәтерлисезме, былтыр төрек сериалы актрисасы кебек чибәр биология укытучысы Фәридә Ибраһимова бар иде, ул да ишетелми. Кияүгә чыгып куйдымы икән?
Ә Азат Фазлыев сәхнәгә үзе генә чыкты. Ул да актан киенгән. Пары сәхнә артында күренеп алды. Уфада, Мәскәүдә икәүләп чыгыш ясаган булганнар икән. Монда, нишләптер, парның берсе генә чыгарга булган.
Быел «Татар җыры»на Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев килгән иде. Соңгы арада бер дә күренгәне юк иде. Беренче тапкыр «Татар җыры»нда 2001 елда катнашкан булган. Аннан соң ничәмә елга берәр тапкыр катнашып торган. «Уфада эш күбрәк булгач, еш килеп булмый, һәркөнне укыту эшендә. Шулай да җыр башкару сәнгатен онытмыйм, чакырган вакытта киләм. Концерт белән килү теләге дә бар. Пандемия булды бит инде, үземнең юбилейны да Казанда да, Уфада да үткәрә алмадым. Киләсе, укучыларымны күрсәтәсе килә», – диде ул.
Ильмира Нәгыймова Яңа елга әзер! Ә, Кәлимуллина да әзер иде бит әле. Ялтыравыклы күлмәкләрдән чыкканга әйтәбез. Аждаһа елы килә бит. Аждаһа ялтыравыклы әйберләрне ярата, ди. Иркәнең чыгышы иң утлы-ялкынлы булды. «Кыргый гөл» җырына экранда да ялкын телләре булды, сәхнә алдыннан да чаткылар очты. Шундый «ут кыз» инде ул. Ул да ялтырап-ялтырап алды.
«Соңыннан шундый мәгънәле җыр булды, горурланып утырдым»
Гомумән, концертта тапталып беткән мәхәббәт темасына санап бетергесез күп җырлар яңгырады. «Кил син, кил син, кочагыма кер син, кер син», «Син сөймисең, мин сөям, сөям, сөям дә көям» һәм башка шуның ишеләр. Нинди сөю турында җырлаганнардыр? Аннан соң Татарстаныбызның чылтырап аккан чишмәләре, сандугачлары, матур язлары турында китте җырлар. Рәхмәт туган ягыбызның табигатен данлаганыгыз өчен! Ул җырлар Татарстанның матурлыгы турындадыр инде, Дубайныкы турында түгелдер, дип ышанып калам. Кыскасы, җырлар күп булды, ләкин икесе генә истә калды – Зөлфәт Хәким башкаруындагы «Көзге блюз» һәм Филүс Каһиров белән Марат Галимов башкарган «Татар телем» җыры. Җырның авторы да – Марат Галимов үзе. Бик милли тәмамладылар. Рәхмәт.
Ләкин бер әйбер бик күңелгә тиде. Соңгы булып яңгыраган «Татар телем» җыры тамашачы өчен гардеробка старт дигәнне аңлатты, ахыры. Менә концертка билет бәясе уртача алганда 4 мең тирәсе чыгадыр инде. Шул бәяне түләп килгән концертны соңгы хәрефенә кадәр карарга кирәк. Күпме генә вакыт янга кала соң инде анда, елга бер була бит инде «Татар җыры».
Алып баручылар турында бер сүз дә булмый торды. Кичәне Гөлназ Сәфәрова, Рамил Шәрәфиев, Айрат Ильясов алып барды. Гөлназның 18 ел «Татар-җыры»н алып баруына карата шаяртудан башка да булмады, әлбәттә. Концерт тәмамлангач, киенгәндә, безнең янда гына алып баручының әти-әнисе тора иде. Миңназыйм әфәнде һәм Резедә ханым кызларына сценарий буенча да үз киңәшләрен бирә.
Сеңлем, башта ул алып барганда бик дулкынлана идем, хәзер инде рәхәтләнеп утырам. Ул инде тәҗрибәле, үз-үзенә ышана. Сценарий да үзенеке бит, шуңа рәхәтләнеп «йөзә», алып бара, импровизация дә ясый. Аллаһка шөкер, дип карап утырдым. Матур булды, миңа җырчылар да бик ошады. Гомумән, дәрәҗәсе югары булды. Без ел саен киләбез. «Татар җыры» – гаилә җыры кебек инде хәзер. Сценарий язганда Гөлназга киңәшләр бирәбез, үзе дә сорый, укып та күрсәтә. Әтисеннән шаян шигырь юллары да сорый. Шулай итеп мәш киләбез.
Шундый зур залны тутырабыз икән, димәк, халкыбыз яши. Тел дә яши, Аллаһ теләсә. Соңыннан шундый мәгънәле җыр булды. Үзем татар теле укытучысы да булгач, горурланып утырдым. Минем өчен бу – бик мөһим. Менә йөрәк авырта инде, күп гаиләдә балалар татар телендә сөйләшми шул инде. Безнең оныклар татарча сөйләшә. «Аллаһка шөкер, Ходай алдында бурычыбызны үтәдек, балалар гына түгел, оныклар да татарча сөйли», – ди ирем. Шөкер, – диде әни кеше.