Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Сафиуллинның хатыны күкрәген зурайткан. Операция кайда үткән һәм ничә сумга төшкән?

news_top_970_100
Илназ Сафиуллинның хатыны күкрәген зурайткан. Операция кайда үткән һәм ничә сумга төшкән?

Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны, блогер Айгөл Хуҗина күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясаткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән.

«Миңа көзгедәге сурәтем – бала табып имезгәннән соң күкрәкләрем ошамый башлады. Аларны күтәртергә һәм аз гына зурайтырга кирәк иде», – дип яза блогер ни өчен әлеге адымга баруы турында.

Айгөлнең Мәскәүдә һәм Истанбулда операция ясату мөмкинлеге булган. Нәтиҗәдә, ул операцияне Истанбул табибына ышанып тапшырган.

«Табиб сайлаганда, икесенең дә «плюсләрен» һәм «минусларын» аерым дәфтәргә язып бардым. Истанбулдагы табиб күңелемә күбрәк ятты», – дигән ул. Чөнки Истанбулда операция ясату бәясенә аэропорттан – кунакханәгә, кунакханәдән клиникага трансфер, 4 тәүлек кунакханәдә яшәү, компрессион кием, анализлар, дарулар, тәрҗемәче хезмәте, анестезия һәм имплантлар кергән. Айгөл клиниканың да үтә дә заманча һәм чиста булуы хакында сөйли.

Күкрәкләрен зурайту Айгөлгә 4500 еврога төшкән. Сумнарга күчергәндә бу – 360 мең тирәсе.

Сторисларыннан аңлашылганча, блогер үзен яхшы хис итә, аны инде кунакханәгә чыгарганнар. 

Айгөлне дуслары операциясенең уңышлы үтүе белән тәбрик итәләр. Үзе кебек күкрәкләрен зурайтырга теләүчеләрдән күпсанлы сораулар да килгән.

«Башка эше юк», «Акчаларын кая куярга белмиләр», – дип ачуланучылар да бар.

Җырчының ире Илназ Сафиуллин әлеге минутларда кызлары Алилә белән Дубайда. Ул да үзенең сторисларында хатынының күкрәкләрен зурайту өчен акча җыеп баруы турында сөйләгән иде. 

Бер ел элек җырчы Лилия Хәйруллина да күкрәкләрен зурайтып, бу хакта «публично» сөйләде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100