news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бурычлары аркасында Фидан Гафаровның кыйммәтле машинасын тартып алганнар

news_top
Бурычлары аркасында Фидан Гафаровның кыйммәтле машинасын тартып алганнар
"Татар-информ" архивы

Бурычлары аркасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровның Сhevrolet Trailblazer маркалы машинасын тартып алганнар. Бу хакта «Телеграм» каналларга сылтама белән «Комсомольская правда» яза. 

Җырчы автомобиленнән ярты миллион сум бурычы һәм күпсанлы штрафлары булу сәбәпле колак каккан. 

Артист Башкорт драма театрында эшләвен дәвам итә. Ул айга 50 мең сум хезмәт хакы ала, аларның бер өлеше, суд карары буенча, бурычларын ябар өчен күчерелә, диелә хәбәрдә. 

Җырчы моннан 5 ел элек 600 мең сумга якын кредит алган булган. Кредитын вакытында түләмәгәнгә, җырчының машинасына арест салганнар. 

Сhevrolet Trailblazer автомобиленең өр-яңасы, комплектациясенә карап, 2,3-2,7 миллион сум.

Суд приставлары сайтыннан чыгып караганда, артистка суд приставларыннан дәгъва 2022 елның сентябрендә килгән. Шул вакытннан соң җырчы юлдагы камераларга эләгеп салган штрафларны да түләми башлаган. Суд приставлары сайтыннан караганда, артист бер дә сак йөрми - әйтик ул январь аенда гына да атна саен диярлек штрафка юлыккан һәм аларны түләмәгән. Аның түләнмәгән барлыгы 53 штрафы җыелган, түләнмәгән штрафларның гомуми суммасы 32 мең сум. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    Бар жирдэ дэ тэртип,тогэллек кирэк бит
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар