Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Кенәр мәктәбендәге мәхәббәт тарихы: Марат Яруллинның «Миңа нишләргә» җырын кем язган?

Марат Яруллинның «Миңа нишләргә?» җыры соңгы араларда зур популярлык казанды. Аның инде клибы да чыкты. Җыр Миләүшә Әфләтунова һәм Рим Шәрифуллин сүзләренә Рим Шәрифуллин көе дип тәкъдим ителә. Арча районы Яңа Кенәр авылындагы Надил Шакирҗанов Марат Яруллинны җыр авторларын дөрес атамауда гаепли. «Җырны мин һәм Нуретдин яздык», – ди ул.

news_top_970_100
Яңа Кенәр мәктәбендәге мәхәббәт тарихы: Марат Яруллинның «Миңа нишләргә» җырын кем язган?

«Ул – мин язган җыр!»

Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Надил Шакирҗанов мәктәп елларыннан бирле музыка белән шөгыльләнә – җырлый да, җырлар да яза. Надил Наил улын гаделлек өчен көрәшә торган иҗтимагый активист буларак та беләләр. Ул балалар Сабантуе, спорт ярышлары уздыра, авылдагы җитешсезлекләрне бетерү өчен янып йөри. Авылда яшәүче кеше буларак, билгеле, танылу даирәсе мәшһүр җырчыларныкы белән чагыштырырлык түгел, әмма Надил Шакирҗановның җырларын, клипларын Интернетта тыңлаучылар-караучылар шактый.

Надил Шакирҗановны авылдашлары «Чекист» дип йөртә. Ни өчен дигәндә, әтисе милициядә эшләгән. Моңа ул үзе һич кенә дә үпкәләми: «Надил дисәләр, мин карамыйм да», – дип көлә. «Әтидән калган, әтинең истәлеге, нигә мин аңа үпкәлим?» – ди. 

Әмма хәзерге вакытта Надил Наил улының йөрәген бер гаделсезлек телгәли икән. 10 июньдә Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында 20 гасырда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы узды. Ул шунда Марат Яруллинны шәп кенә «пешекләп атты»: 

– Марат Яруллин дигән бер чукынчык малай, ике ел элек, «үзем яздым» дип, бер җырны җырлап йөри башлады. Ул – мин язган җыр! «Беренче мәхәббәт» дигән җыр иде ул, «Миңа нишләргә» дип җырлый. Каян тапкандыр, белмим. Алдагы куплетларын үзгәрткән – аларын үзе язгандыр, – дип, Надил абый җырлап та күрсәтте.

Мин мәктәптә сөйдем бер кызны,

Аңа унбиш яшь, миңа – унҗиде.

Залга чыга иде елмаеп-көлеп,

Хәзер нигәдер онытты мине.

Миңа нишләргә, әйтегез, дуслар?

Егетләр хәлен аңлыймы кызлар.

Хисләрем хәзер сүрелде минем,

Килерме миңа яңадан язлар.

Минем җыр бу! 26 февраль көнне Арча кунакханәсендә яздым шушы җырны. Мин язган шушы җырдан башка Кенәрдә бер генә танцы да узмый иде. Башка авылларга да таралды бу аннары. Бу малай әле тумаган да ул заманда. Планда да булмаган. Менә монда теләсә кемнән сора шул чорда яшәгән – шул вакытта ишетелгән җыр диячәкләр… – дип сөйләде ул. (Надил Шакирҗанов 1964 елгы).

Җырның ул чактагы бернинди видео-аудиосы да сакланмаган, билгеле. Кызыксынып, очрашуга килгән кешеләрдән сораштырдым. Авылда бу җырны чыннан да беләләр икән. 1983 елгы чыгарылышта бу җырны җырлаганны үз колакларым белән ишеттем, дип сөйләделәр. «Без бик матур итеп җырлап йөри идек ул җырны», – дип сөйләде очрашуга килгән, Надил Шакирҗановның чордашы булган Ризәлә Сәмигуллина. 

«Номерын эзләп карадым Марат Яруллинның – таба алмадым. Клибын төшерәм әле, шул малайга үч итеп!» – ди Надил Шакирҗанов.

«Тапсагыз нишлисез, якасыннан тотасызмы Яруллинның?» – дип сораган идем, «Тотып булса!» – дип җавап кайтарды ул.

«Нуретдин + Флера», яки Бер җавапсыз мәхәббәт тарихы

Надил Шакирҗанов бу җырның язылу тарихын да бик кызык итеп сөйләп күрсәтте. 1970 еллар азагында Яңа Кенәр авылы мәктәбенең 7нче «А» классында укучы Сәлахетдинова Флерага атап язылган, дип сөйләде ул. Шул Флера булган икән инде «егетләр хәлен аңламый торган» кыз. «Миңа нишләргә?» дип өзгәләнүче егет – Остыял авылыннан Яңа Кенәргә килеп укыган 9нчы класс укучы Шәйхетдинов Нуретдин булган, ди. Даталардан чыгып (кызга 15 яшь) караганда, шигырь 1977 елда язылган.

Надил Шакирҗанов бу җырның язылган вакытын, датасын, төгәл детальләрен дә әйтеп бирде. 

Инде әйтелгәнчә, Нуретдиннең бу шигырен аның дуслары Флерага җиткерә. Флера дан алып, бу шигырне Альберт исемле егет кесәсенә салып куя. Аннары егетләр военкоматка каралырга китә, соңга калалар. Автобуслар юк заман, кайта алмагач, боларны кунакханәгә кунарга керткәннәр. Шунда Альберт шигырьне Надилгә күрсәтә.

– Шунда шигырьне карагач, үзеннән-үзе музыка барлыкка килде, – ди Надил Шакирҗанов. – Нуретдин аны Флерага багышлап язган, ә мин Зәмһәрия исемле кыз белән йөргән идем. Мин шуңа багышлап җырладым...

Җырлый торгач, егетләр үсә бара, шуңа күрә җырга үзгәрешләр дә керә – җырда балдаклар, өйләнешү темалары керә. Билгеле, Нуретдиннең текстында андый юллар булмаган. 

Надил Шакирҗанов бу җырны классташлар очрашуында сәхнәдән дә башкарды, аның героинясын сәхнәдән башкаларга тәкъдим итте. «Нуретдин+Флераның яшьлек мәхәббәте тарихы нәтиҗәсендә туган җырны» алкышларга күмделәр.

Флера Сәлахетдинова: «Дөреслек ачылып, бу әйбер Нуретдингә барып ирешсә, мин шат булыр идем»

Җырның төп «героинясы» – Флера Сәлахетдинова, хәзер инде Зыятдинова белән дә сөйләшеп алдым. Кызганыч, кат-кат сорасам да, ул үзен фотога төшермәүне сорады, шуңа күрә аны видеода гына карый аласыз. Игътибарыгызга – 1977 елгы фотоны да тәкъдим итәм. Флера Сәлахетдинова сулдан беренче. 

– Надил әйткән сүз дөрес. Бу җыр 1979 елда язылды. Сүзләрен миңа гашыйк булып йөргән Шәйхетдинов Нуретдин Нуриевич миңа багышлап язган, – диде ул, «Бу дөресме?» дигән сорауга җавап итеп.

– Нуретдин ул җырны сезгә үзе күрсәттеме?

– Юк. Ул аны миңа бирмәде. Аның авылдашы минем классташ кыз белән дус иде. «Нуретдин сиңа язды», – дип шул Рәмзия миңа бирде. Ул минем блокнотта иде, коридорда укып торганда, аны малайлар тартып алды. Анда шигырь янында «ШНН» дип язылган иде – «Шәйхетдинов Нуретдин Нуриевич». Надилнең дә бит инициаллары «ШНН» – «Шакирҗанов Надил Наилевич»! Сүз дә китте инде… Бераздан ул җырны Надил җырлап йөри башлады. Ул блокнот, кызганычка, инде юк...

Марат Яруллин бу җырны куйгач, мин аңа комментарий да яздым, җыр сезнеке түгел, җырның авторы – Нуретдин, дидем. Бу бит дөрес түгел!

– Бу җавапсыз мәхәббәт идеме чыннан да?

– Җавапсыз булгандыр инде... Яшьлек...

– Ул егет яратып йөргәнен әйтмәдемени?

– Юк... Бала вакыт бит инде ул! Коридорда сөйләшеп басып тора идек инде тәнәфесләрдә... Шул гына. Ул егетнең шул хакта әйткәне булмады да. Мин аның тарафыннан берни дә сизмәдем, иптәш кызым әйткәч кенә белдем. Аннан соң мәктәпне бетерде, юллар аерылышты.

– Ул кыз шигырь язганын әйткәч тә очрашмадыгызмы?

– Юк, очрашып йөрмәдек.

– Күңелле булдымы соң, егетләр сезгә багышлап җыр язганын белгәч?

– Күңел булды инде!

– Нуретдин кайда икән?

– Белмим шул...

«Бу бит дөрес түгел. Кешенең җыры җырлана икән, авторы әйтелергә тиеш. Дөреслек ачылып, халык моны таныса, бу әйбер Нуретдингә барып ирешсә, мин шат булыр идем», – диде Флера Сәлахетдинова-Зыятдинова.

Нуретдин: «Ул кыз минем гашыйк булганны белмәгәндер дә»

Хәзер инде шигырьне язучыны эзләп табарга кирәк булып чыкты. Нуретдин Нуриевич Шәйхетдиновны мин Остыял авылы кешеләре аша эзләп таптым, шалтыраттым. «Сүз куешып куйган болар» дигән фикер туучылар булуы ихтималыннан чыгып, алдан ук әйтеп куям – Надил Шакирҗанов белән дә, Кенәрдәге башка кешеләр белән дә бөтенләй аралашмаган кеше моңа кадәр әйтелгән шул ук тарихны сөйләп чыкты. Аз гына детальләре үзгәрәк – хәер, шигырь язылганга 46 ел узган бит инде! Онытылгандыр да. Әмма, полиция теле белән әйтсәк, шаһитларның күрсәтмәләре туры килә. Ул шигырь берәр җирдә язылмаганмы сезнең, дигән идем «Язылганы да бардыр инде ул», дип җаваплады.

Нуретдин Шәйхетдинов оныгы Мансур белән

Фото: © Фәнүзә Шәйхетдинова

Нуретдин абый хәзер Арчада яши. Кранда эшли, инде оныклары бар, хатыны Фәнүзә ханым белән бәхетле гомер кичерә. «Миңа нишләргә?» – үз гомерендә язган беренче һәм бердәнбер шигыре. Бүтән иҗат белән шөгыльләнмәгән. Элек җырлаган, гитарада уйнаган, хәзер ул өлкәдән бик ерак.

– Булган иде инде яшь вакытта! Нурисә дигән авылдаш бар иде. Шуңа биргән идем мин аны укырга, шуның аркылы таралды да, җырлап йөри башладылар аннары аны. Шул Надилгә килеп эләкте дә – китте, аны беркем дә белмәгән булыр иде... Илгиз Баязитовлар гитараларда уйнап, җырлап йөрделәр аны.

– Шигырьнең язылу тарихы ничегрәк булды?

– Очраклы килеп чыккан әйбер инде ул... Мәктәптә укыганда гашыйк буласың бит инде кызларга. Үзеннән-үзе килеп чыккан нәрсә... Тугызда укыганда, җидедә укыган Сәлахетдинова Флерага багышлап язылды. Үзең беләсең, яшь вакыт, матур кыз иде Флера... Хәзер күргәнем дә юк, тормыштадыр инде ул, кайсыбыз кая таралыштык. Читтән гашыйк булып йөрү иде ул... Ул кыз аны үзе белмәгәндер дә, – дип сөйләде ул.

Мин Нуретдин абыйдан бу җырның сүзләрен искә төшертеп тә, җырлатып та карадым. Дөрес. Туры килә. «Мин мәктәптә сөйдем бер кызны, аңа унбиш яшь, миңа – унҗиде. Залга чыга иде елмаеп-көлеп, ә хәзер никтер онытты мине. Нишләргә миңа, әйтегез дуслар, егетләр хәлен аңлыймы кызлар...»

Нуретдин абыйның бу җырны Марат Яруллин башкаруында ишеткәне дә юк икән. «Бу турыда беренче сездән ишетәм», – диде ул.

– Куанам гына, рәхмәт шулай эшләгәч! – дип бәяләде ул, «Марат Яруллин бу җырны җырлый» дигәч.

– … авторы дип башка кеше күрсәтелгән. Авторы Рим Шәрифуллин, диелгән.

– А-а-а...

– Сез ул Рим дигән кешене беләсезме?

– Юк. Шигырен мин язган идем аны...

– Җырның үзегезнеке икәнен исбатлыйсыгыз килмиме соң?

– Нәрсәгә кирәк инде ул миңа? Шуның белән шул. Язганнар, шуннан нишлисең. Куанам гына. Миңа бернәрсә дә кирәк түгел…

Марат Яруллин: «Минем андый мәгълүмат ишеткәнем юк»

Бу җырны кем язган? Шушы сорауны журналист Алинә Айдарова Марат Яруллинга юллады, ул: «Рим Шәрифуллин көе һәм сүзләре, шулай ук Миләүшә Әфләтунова сүзләре» дип җавап язды. Соңыннан аңлашылганча, Миләүшә Әфләтунова бер куплетны өстәп язуда – шигырьне «сипләүдә» катнашкан икән, төп автор – Рим Шәрифуллин...

Бу җырга башка кешеләр дәгъва итә, дигәч, Марат Яруллин җавап язды:

«Имеш-мимешләр сөйләүчеләр һәр юнәлештә бар инде ул. Минем үземнең андый мәгълүмат ишеткәнем юк. Ишетсәм дә, һәр «имеш»ләргә вакыт әрәм итәсем дә килми. Россия авторлар оешмасыннан белештек. Әлеге җыр Риф (Яруллин җавабында исеме «Риф» дип язылган иде, ялгыш булганмы, әллә «Риф» та барлыкка килдеме? – «Интертат»). Шәрифуллин исеменә теркәлгән. Ул инде, кызганыч, исән түгел. Миләүшә Әфләтунова бу шигырь юлларына тагын бер куплет язды. Безнең аудитория күбрәк яшьләрдән тора. Аларга кабул итү җиңелрәк булсын өчен, гадирәк, истә калырлык куплет өстәттек. Минемчә, Риф Шәрифуллин белән Миләүшә ханым – бу җырның авторлары. Шушы җырга яңа сулыш өреп, менә дигән трек чыгардык. Татар яшьләре рәхәтләнеп тыңлый», – дип язды Марат.

Яруллин әйтүенчә, ул бу җырны Интернетта ишеткән, аны башкарырга рөхсәт сорап, Шәрифуллинның туганнарына язган, алары каршы килмәгән, киресенчә, идеясен күтәреп алганнар. «Аны күп кеше җырлый, Әнвәр Нургалиев та җырлаган иде», – диде Марат Яруллин.

Марат Яруллин аша туганнарына, башка кешеләрнең дәгъвалары бар, сөйләшәсебез килә, дисәк тә, Рим Шәрифуллинның туганнары безнең белән сөйләшергә теләмәде.

Сезнең игътибарга исә җырны Марат Яруллин башкаруында тыңларга тәкъдим итәбез.

Җырның авторын табышырга ярдәм итегез!

Марат Яруллин бу җырның клибын Интернетка куйгач, «бу җырның авторын дөрес күрсәтмәгәнсез, аны башка кеше язган», дип, берничә авторны күрсәткәннәр. Алар – Ильназ Әгъләметдинов, Илдар Ногманов, Радик Газизов, Данис Баһауов. Кайсы кемгә багышлап язган һәм кайсы тарих дөрес икән? Әгәр бу кешеләр үз версияләрен, үз мәхәббәт тарихларын җиткерергә теләсә, без аларны да тыңларга әзер. Әлегә Нуретдин – Флера тарихы гына кулда бар.

Бу җырның чынлап та авторы кем? Әгәр Рим Шәрифуллинныкы икән, нигә аның туганнары безнең белән сөйләшүдән курка? Ул Шәрифуллинныкы түгел икән, ничек аныкы булып киткән? Бу сорауларга әлегә җавап таба алмадык. 

«Интертат» укучыларына бер үтенеч – берәрегезнең мәктәп чорындагы альбомында бу җыр сакланып калмадымы? Сакланып калган булса, безгә шуның фотосын, ничәнче елда бу җырны ишеткәнегезне әйтә алмассызмы? Нуретдиннең Флерага яшьлек мәхәббәте нәтиҗәсе буларак туганмы бу җыр, әллә инде Рим Шәрифуллинның ниндидер кызга язылган тарихымы – шуны ачыклап бетерәсе килә.

Комментарийлар (8)
Калган символлар:
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Бу безнен яшьлек жыры, Надил дорес сойли
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Айси
  • 15 июнь 2023
    Исемсез
    Надил язшырак йөрәк туреннән бит җырлый,ә бу егет так просто матур җырламый
  • 15 июнь 2023
    Исемсез
    Исәнмесез! Бу җыр яшь чакта язган җыр дәфтәрләрендә генә калды шул.
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Жыр надил
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Җырның авторлары барын да бәйнә-бәйнә аңлаткан бит инде, бер-берсенең сүзләре дә туры килә. Өстәвенә, авылдашлары да алар сүзен раслап тора. Ни кирәк тагын? Ә Маратның хаклыкны эзләргә теләмәве аңлашыла - аңа нигә хаклык? Җыр аша популярлык яуламакчы бит артист хәзер. Җырның кемнең иҗаты булуы андыйларны кызыксындырмый. Әгәр Марат гадел җырчы булса, әйтелгәннәргә колак салыр иде.
  • 13 июнь 2023
    Исемсез
    Надил Шакирҗанов җырлаганын Яңа Кенәр авылының 77-82 елларда мәктәптә укыган һәр бала әйтә ала. Чөнки ул онытылгысыз дискотекалар иде.
  • 13 июнь 2023
    Исемсез
    Бу җырны дөрестән дә Надил Шакирҗанов җырлый иде. Һәр дискотека саен тере тавыш белән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100