Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Гәрәев хуҗа булып кайта: «Татар радиосы» һәм ТМТВ каналының оештыручылары үзгәргән

news_top_970_100
Марат Гәрәев хуҗа булып кайта: «Татар радиосы» һәм ТМТВ каналының оештыручылары үзгәргән
"Барс Медиа"ның элекке директоры, оештыручыларының берсе булган Марат Гәрәев кызы Динә белән
"Барс Медиа" фотосы

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалына директор итеп Радик Артемьев куелуы хакында хәбәр иткән идек. Хәзер инде хуҗалары – оештыручылар (учредитель) дә үзгәргән.

Моңа кадәр радио һәм телеканал белән эшмәкәр Наил Баһаветдинов һәм Камил Гәрәевның ышанычлы кешеләре идарә итә иде.

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ»ның моңа кадәр төп хуҗаларының берсе булган Камил Гәрәев «Татар җыры»нда

Фото: © Рамил Гали

2019 елга кадәр «Барс Медиа»ның хуҗалары өчәү булды. Төп акционерлар – Башкортстаннан эшмәкәр Наил Баһаветдинов һәм Камил Гәрәев. (Документларда алар үзләре түгел, ышанычлы кешеләре язылган иде.) Зур булмаган өлеш – Камил Гәрәевнең туганы Марат Гәрәевнеке. «Барс Медиа»да үзгәрешләр булганнан соң, компания бүленде, Марат Гәрәев милек белән белән идарә итә торган «ИДЦ «Барс Медиа»да калды, Камил Гәрәев белән Наил Баһаветдинов – эстрадага кагылышлы өлештә хуҗа булып калдылар.

Сентябрь аена кадәр «ТМТВ» каналының 37,5 процент өлеше – Камил Гәрәевнең ышанычлы кешесе Владислав Феофановныкы, 62,5 проценты Наил Баһаветдиновның ышанычлы кешесе Әнис Мәрдәновныкы булган. Хәзер «Татар радиосы»ның 100 процент хуҗасы – аннан 4 ел элек киткән Марат Гәрәевнеке.

«Татар радиосы» 100 процент Әнис Мәрдәновныкы иде. Хәзер ул да тулысынча Марат Гәрәевнеке.

Марат Гәрәев һәм аның хезмәттәше, дусты, «Барс Медиа»ның урынбасары булган Радик Артемьев «Барс Медиа»дан бер үк вакытта китеп бардылар. Кайбер җырчылар, әйтик, Элвин Грей – Радик Юльякшин әйтүенчә, Артемьев җырчыларга кабат кайтачагын әйткән булган. Инде искәртеп киткәнчә, Марат Гәрәев вәкиленең устав капиталында өлеше бар иде, киткән чагында ул өлеш башка кешеләргә бирелде. Хәзер оештыручыларның вәкилләре башта Радик Артемьевны директор итеп билгеләгән, аннары устав капиталын элекке директор Марат Гәрәевка биргән (саткан, бүләк иткән...) булып чыга.

Эстрада җырчылары Радик Артемьевның «Татар радиосы»на кайтуын яхшы күренеш дип бәяләде. Бары тик бер җырчы гына комментарий бирергә теләмәде.

Камил Гәрәев эстрададан тулысынча киткән, дип әйтеп булмый. «Татар җыры» әлегә аныкы. «Татар җыры» җыр фестивале сәүдә маркасы – «Барс Рекордс» компаниясенеке. Бу ширкәттә генераль директор – Камил Гәрәев. Ширкәтнең 75 процент өлеше Теләче районы Шәтке авылы егете, авыл хуҗалыгы белән бәйле предприятие хуҗасы Ленар Марс улы Гәрәевнеке, 25 процент – Динә Гәрәеваныкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100