Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәмитованың Арча онкологын гаепләвенә баш табиб җавабы

news_top_970_100
Лилия Хәмитованың Арча онкологын гаепләвенә баш табиб җавабы
https://zdrav.tatar.ru/crbarsk/about

«Интертат» сайтында 2023 елның 23 сентябрендә чыккан язмада җырчы Лилия Хәмитова Арча хастаханәсе табиб-онкологы Илшат Ибәтуллинны үз вазифаларына җаваплы карамау, пациентларга карата мәрхәмәтсез һәм кеше кайгысына битараф булуда гаепләп чыккан иде.

Лилия Хәмитованың әнисе Кифая ханым, 4 ел яман шеш авыруы белән көрәшкәннән соң, бакыйлыкка күчте. Җырчы «Интертат»ка әнисенең соңгы көннәре, бу авыр елларда үзләренә ярдәм кулы сузган табиблар турында сөйләде. Арча хастаханәсе табибы Илшат Ибәтуллин тарафыннан исә бары тик тискәре мөнәсәбәткә генә юлыгып торулары хакында әйтте. Әнисе үләр алдыннан да Лилия Хәмитова, якын кешесенең авыртуларын басарлык дару язып бирүен үтенеп, әлеге табибның ишек төбендә утырырга мәҗбүр булган.

Лилия Хәмитова сөйләгәннәрне искә төшерик:

«Бер табибны, теләмәсәм дә, тискәре яктан да билгеләп үтәсем килә. Арчаның төп онкологы Илшат Ибәтуллинга бик нык рәнҗеп калдым. Үзәгемә үтте ул минем… 2019 елда безгә «яман шеш» диагнозы куелды… Беренче килүебездә үк: «Минем бүген эш сәгате бетә, кабул итә алмыйм», – дип, кире борган иде. 4 ел әни яман шеш белән авырып, аннан бер җылы сүз ишеткәнебез булмады. Дарулар язып бирмичә, безне гел участок табибына куып... Ул мине һәрвакыт читкә тибәрде, бәгърем катты ул табибка… Онкологның ишек төбендә утырганда да котың алына. Өстәвенә, сиңа карата табибның мөнәсәбәте шундый коточкыч булсын әле. Андый кеше ничек табиб, өстәвенә, онколог булып эшли ала икән?

Даруларны бит якыннарыбызның авыртуларын басар өчен яздырып алабыз. Аларның тилмерүләре, чыдаганнарына рәхмәт. Шушы ишек төбендә күпме кешеләр басып тора… Алар миңа шундый кызганыч... Үз күз алдыннан әнинең авыртулары узмаган булса, мин ул кешеләрнең хәлен аңламас та идем...

Әле бу атнаның дүшәмбесендә, иртәгә әни үләсе дигән көнне, коридорда, әнинең авыртуларын җиңеләйтү өчен бер препарат язганнарын көтеп утырдым. Элек биргәннәре ярдәм итмәгәнгә бардым, көчлерәк препарат кирәк иде. Әни йоклый алмый, ул йокламагач, без дә йоклый алмыйбыз. Ышанасызмы, шул авыр хәлдәге әнине калдырып, хастаханәгә сәгать 1дә килеп кергән идем, кичке 5тә чыгып киттем. Коридорда утырам, мине шушы Ибәтуллин янына куалар. «Мин ул кеше янына кермим, чөнки ул миңа барыбер язмаячак. Ул мине участок табибына җибәрәчәк, ә ул вызовлар буенча китте», – дим. «Көтеп торыгыз!» – дип кенә кычкыралар да югалалар {.......} Ярый участок табибы кайтып җитеп, тынычландырып, дарулар язып бирде… «Бу даруга рецепт бирмәсәгез, шушы коридорда сузылып ятам. Мин әнинең авыртынуына карый алмыйм, дарусыз өйгә кайтмыйм, дигән идем инде», – дип сөйләде җырчы.

Фото: © Лилия Хәмитованың шәхси архивыннан

Табибның бу гамәлләренә аңлатма бирүләрен сорап, «Интертат» Арча районының баш табибы Рифат Идрисовка мөрәҗәгать иткән иде. Ул телдән коммантарий бирүдән баш тартты. Мөрәҗәгатебезне баш табибка язмача юлладык. Берничә көннән безгә җавап хаты килеп төште. Аны тулысынча урнаштырабыз.

Илшат Ибәтуллин (сулда) Республика онкологик диспансерының Мактау хаты белән бүләкләнә. 2021 ел

Фото: © Республика онкологик диспансеры

«Пациент Кифая Хәмитова 2019 елның сентябреннән Арча хастаханәсенең беренчел онкологик кабинетында учетта торды.

Беренче килүендә үк Кифая Хәмитовага рентген уздырылып, аның нәтиҗәләре буенча ул Республика клиник онкология диспансерына җибәрелде. Андагы тикшеренү нәтиҗәләре буенча «яман шеш» диагнозы расланды һәм пациент, тикшеренүен дәвам итү өчен, Республика клиник хастаханәсенең гематология бүлегенә җибәрелде, анда химиотерапия курслары алды.

2019 елның 18 октябреннән 2020 елның 10 ноябренә кадәр ай саен пациент Арча хастаханәсе шартларында кирәкле препаратлар белән терапия узды.

2021 елдан бирле пациент Арча хастаханәсенең беренчел онкология кабинетына мөрәҗәгать итмәде, вакыт-вакыт, пациентның кызы әнисе махсус дәвалану узган Республика клиник хастаханәсеннән выпискалар белән килә иде. Туганнарының һәр мөрәҗәгате пациентның амбулатор картасында теркәлгән соңгы тапкыр алар Арча хастаханәсендә 2022 елның июлендә булганнар.

2022 елның 1 июленнән 2023 елның сентябренә кадәр Кифая Хәмитова һәм аның туганнары Арча хастаханәсенә мөрәҗәгать итмәде.

Пациент Кифая Хәмитова 2021 елдан башлап симптоматик һәм паллиатив медицина ярдәмен Арча хастаханәсенең участок терапевтында алды. Аның тарафыннан авыруга тиешле даруларга рецептлар бирелде.

Табиб-онколог Илшат Ибәтуллин аңлатуынча, 2023 елның 4 сентябре аның отпусктан соң беренче эш көне булган, һәм ул Республика клиник онкология диспансерында булачак кураторлар белән киңәшмәгә ашыккан.

Барлык пациентларны кабул итеп бетереп, китәргә җыенганда, аңа Кифая Хәмитованың кызы Лилия Хәмитова әнисенә көчлерәк тәэсир итә торган дару язып бирүен сорап мөрәҗәгать иткән. Табиб-онколог авыруның туганына дару рецептын табиб-терапевт аша алу хокукын аңлаткан. Лилия Хәмитова табибка нинди дә булса дәгъва белдермәгән.

Сезнең мөрәҗәгать буенча тикшерү барышында Илшат Ибәтуллинның табиблык эшчәнлегендә кимчелекләр табылмады.

Арча хастаханәсе хезмәткәрләренең төп максаты кеше гомерләрен саклап калу, кичектергесез һәм планлы профиклатик медицина хезмәте күрсәтү юлы белән аның сыйфатын яхшырту.

Безнең хастаханә табиблары һәр кешегә җенесе, яше, раса һәм милләтенә, социаль статусы, дини һәм сәсяси карашларына карамастан, медицина ярдәме күрсәтергә әзер.

Арча хастаханәсе алга таба да авырулар белән өзлексез эшне тәэмин итү һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру өстендә эшләячәк.

Арча хастаханәсе Кифая Хәмитованың якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша», – диелә җавап хатында.

Арча район хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов

«Интертат» бу вакыйгага нокта куймый. Бу уңайдан фикер белдерергә теләүчеләр булса, без аларга мәйдан бирергә әзер.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Анда кешегә кеше итеп караучы врач юк та бугай...
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Чирлэргэ язмасын, врачлар янына бара торган тугел,кесэлэренэ торткэнне генэ котэлэр.
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Арча больницасында улэргэ генэ барырга була. Ботен белемле хэм кешелекле врачлар китеп бетте инде. Поликлиникада вообще 1 врач 3 участок карый. Нинди результат булырга момкин.
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Ни өчендер район больницаларында авыруларга мөнәсәбәт кешеләрчә түгел. (Арчада гына түгел ул) авыл кешесе зарланмый, жалоба язмый диләрме шунда
  • 10 октябрь 2023
    Исемсез
    Узэклэргэ утте инде ул Ильшат Ибатуллин. Авыртуларга бик дорфа карый анын янына барырлыкта тугел.
  • 9 октябрь 2023
    Исемсез
    Арчада врачлардан бер Лилия Хэмитова гына тугел, ярты Арча зарлана, Кубесе Казанга платный лечениега йори. Тиешле хезмэт курсэтелми, Барысын да дорес яза Лилия Хэмитова, килешэм.
  • 9 октябрь 2023
    Исемсез
    Арча больницасына барырга язмасын.грубый уз эшлэренэ салкын карыйлар..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100