Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова әни булуын инглиз телендә хәбәр итте

news_top_970_100

Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталова бүген әни булган. Сөенечле хәбәрне җырчы социаль челтәрләрдә җиткерде.

Инглиз телендә: «Без әти һәм әни. 19.10.2023», – дип язып куйган ул һәм русча дәвам иткән. Шушы ук постны аның тормыш иптәше Алекс та урнаштырган.

Гөлназ Батталова сүзләренчә, матур парның кызлары бик төгәл сабый икән – ул нәкъ табиблар әйткән көнне (ПДР) дөньяга килгән.

Гөлназ бүгенге көндә Америкада яшәп иҗат итә. Ул булачак ире Алекс белән Америкага баргач танышкан. Яшьләр 2022 елда мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Быел Лос-Анжелесның бер банкетлар залында зурлап туй мәҗлесе үткәрделәр. Җәй көне яшьләр Чаллыга кайтып та никахлашуларын бәйрәм итте һәм гендер-пати уздырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100