Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таһир Асылгәрәй: «Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып күрергә уйладым»

Татар җырчысы Таһир Асылгәрәй – махсус хәрби операциядә танкист.

news_top_970_100
Таһир Асылгәрәй: «Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып күрергә уйладым»
архив фотолары. Солтан Исхаков

«Беренче көннәр – ул стресс, курку һәм тагын нәрсәдер. Аннан Ходайга ялвара башлыйсың, чын-чынлап. Җыр – ул иң көчле корал. «Соң, акча эшләдеңме?» – Анда акча эшләргә бармыйлар. Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып бөтенесен күрергә уйладым», – Таһир Асылгәрәй махсус хәрби операциядәге үз тәҗрибәсе турында «Татар информ» сайты проекты өчен сөйләде.

Минем контракт 4 айга төзелгән иде, хәрби операция зонасында ярты ел чамасы булдым. 55 яшьтән өлкәннәргә хезмәттән китәргә мөмкин, дигән карар чыкты. Минем комбат: «Батя, әйдә өеңә кайт, – диде. – Яшь егетләр күп. Сугышыр кеше бар», – диде. Хезмәтем өчен рәхмәт әйтте.

Махсус хәрби операциядәге кушаматым «Маэстро» иде. Ә болай, барысы да мине «Батя» дип йөрттеләр. Ни өчен «Маэстро»? Мин бит тыныч тормышта – музыкант, продюсер, җырчы. Башта мин анда җырлавымны, гитарада уйнавымны яшерергә тырыштым, сөйләп йөрмәдем. Соңыннан карыйм: мине таныганнар, кем икәнемне белеп алганнар. Каяндыр гитара пәйда булды, егетләрдән кемдер уйнарга өйрәтүемне сорады, кемдер гитараны шыңгырдатырга. Шундый вакытлар булды.

Мөгаен, җыр – ул иң көчле коралдыр. Рухны күтәрү өчен, әйтик, әлбәттә, менә бу:

«Вставай, страна, огромная...»

Менә бу җырның рухы, әлбәттә, анда... Кешенең рухы шулкадәр күтәрелә.

Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып, бөтенесен күрергә ниятләдем. Армия хезмәтеннән соң миңа гел төш керде: армиягә кире кайтканмын икән, димен. «Син нишләп кабат монда?» – дип сорыйлар, «Барасым килде», – дип әйтәм икән.

Армиядә мин спецназның разведка батальонында хезмәт иттем. Ягъни, безнең батальонда БМП (коры җирдә йөрүче сугыш машинасы – ред. иск.) бар иде, коры җирдә йөрүче сугыш машинасын йөртергә өйрәтүче инструктор идем мин. Боларның барысы, шул һөнәрләремнең кирәге чыгар, дип уйладым. Аннан, мин әйбәт ата идем, хәзер дә әйбәт атам. Калашников автоматыннан 100 метрдан 10ның 10сына тигерү минем өчен проблема түгел. Яшем өлкән булуга карамастан, егетләргә булышыйм, дип уйладым.

Иң мөһиме, әлбәттә, патриотик рух. Мин һәрвакыт патриот идем. Танкистлыкка укып чыгарга туры килде. Мин танк командиры булып саналам, ләкин барыбер танк йөртүче-механикка укырга карар кылдым. Башта, бәлки, стресс буладыр. Беренче гөрселдәү һәм беренче очышлар – бөтен кеше бертөсле, ефәктәйгә әйләнә. Егетләрнең төрлесе килә иде. Анда, мөгаен, иң яхшы сыйфатларың ачыладыр. Без анда иң әйбәт кешеләр җыелганбыз һәм ниндидер миссия үтибез, барыбыз да геройлар, барыбыз да әйбәтләр, дип әйтмим. Әмма мин уникаль кешеләр белән очраштым.

Герой образы ул һәрвакытта да ниндидер амуницияләре булган, ниндидер усал кеше дигән сүз түгел. Шундый хәл дә булырга мөмкин: нәкъ менә синең тапкырлыгың, хәтта догаларың, ярдәм итү теләгең күбрәк сорау һәм бурычларны чишәргә мөмкин.

Анда очраклы гына бармыйлар. Болай гына түгел. Менә мин контрактлыларны күзәтүдән чыгып әйтәм, күбесе шундый... Һәркайсы үзенчә уникум. Кемдер тып-тыныч кына йөри, ә аның зиһене, логика, фикерләре бик көчле икәне ачыклана. Ә кемдер тел бистәсе, кайчан туктый инде бу, дип уйлыйсың. Карыйсың, аның ниндидер башка сыйфатлары бар. Шулкадәрле җитди... Безнең бер егет бар иде, тарихны шулкадәр яхшы белә! Авыр вакытларда, ниндидер сораулар туганда, ул аны сиңа шундый дөрес итеп аңлатып бирә. Карап торышка мәңге шулай дип әйтмисең. Кызыклы һәм уникаль кешеләр.

«Рәхмәтеңнән ташлама, Аллакаем!» дигән гыйбарә бар. Аллаһның рәхмәте чиксез. Менә шушы рәхмәтеннән генә ташламасын, дип сорыйсың. Ничек кенә әйләндерсәң-боргаласаң да, төп уй – менә шул. Исән кайта алырмынмы? Бу сорау-дога — ул хыял кебек иде. Кабат шәһәр буйлап тыныч кына йөри алырмынмы? Кызымны кочаклый алырмынмы? Хатнымны кочаклый алырмынмы? Догада шушы хыяллар була иде. Егетләр өчен дә дога кыла идем, хәзер дә дәвам итәм. Егетләргә язам: «Сезнең өчен дога кылам», – димен.

Анда башка мотивлар. Кайберәүләр: «Акча эшләр өчен барып кайт», – диләр. Миңа да, кайткач: «Я, акча эшләдеңме?» – диючеләр булды. Анда акча эшләргә бармыйлар. Минем анда сугышка китүемне ошатмаган төрле даирә кешеләре бар. Исламдагы кайбер дусларыма андый адым ясавым ошамый. Югыйсә, югары дәрәҗәле күп кенә хәзрәтләр мине очрашкач кочаклап алдылар, аларның гаиләләрен яклап сугышкан өчен рәхмәт әйттеләр.

Төрле фикерләр бар. Әгәр кешенең фикере (хәрби операциягә бару турында – ред.иск.) барлыкка килгән икән, адым ясасын, дип әйтә алам. Мин аны «барма» дип үгетләмәячәкмен. «Анда бар!»  дип әйтмәячәкмен, «барма» дип тә әйтмәячәкмен. Анда үзе барырга тәвәккәлләгән һәр кеше – һичшиксез, каһарман. Бу – адым, эш. Кешелеклелек ягыннан, гади сүзләр белән әйтсәк, бу – батырлык гамәле.

Белешмә: Таһир Асылгәрәев, 56 яшь.

Махсус хәрби операциядәге кушаматы: «Маэстро».

Тыныч тормышта: продюсер, җырчы.

Махсус хәрби операциядә: танк йөртүе механик.

Хәрби операциядә барысы 180 көн булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100