Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: «Алиягә «сиңа өйләнәчәкмен» дигән сүзне бервакытта да әйтмәдем»

Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина бу көннәрдә интернет «йолдызларына» әверелде. Телдән төшмәүләренең сәбәбе – яшьләрнең озак вакыт сер итеп саклаган мөнәсәбәтләрен ачуы һәм никахлашуы! Ришат нигә тәкъдим ясарга озак кыймый йөргән? Ни өчен Алия гастрольләргә йөрмәячәк? Өйләнешкәннән соң фанатлар саны кимемәгәнме? Сорауларга җаваплар – әңгәмәдә.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: «Алиягә «сиңа өйләнәчәкмен» дигән сүзне бервакытта да әйтмәдем»
Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Ришат: «Никах укытырга үзебезнең авыл хәзрәтен алып бардык»

Ришат, Алия, иң беренче итеп, сезне тормышыгыздагы искиткеч матур вакыйга – никах туегыз белән котлыйм. Шул уңайдан сезнең белән аралашасым килгән иде, әңгәмәгә ризалашуыгыз өчен рәхмәт. Никах җанга тынычлык алып килә, диләр. Сезнең очракта нәрсә дә булса үзгәрдеме?

Алия:

Әлбәттә, бу бит инде – без Аллаһы Тәгалә алдында ир белән хатын булдык, дигән сүз. Күңелгә рәхәт булып китте. Бик озак очрашып йөргәнгә күрә, барыбер, ниндидер эчке тынычсызлык бар иде.

Ришат:

Хәзер инде берни дә яшерәсебез юк. Моңа кадәр мөнәсәбәтләребезне күрсәтергә тырышмадык. Чөнки шәхси тормыш ул шәхси булып калырга тиеш. Аннан без бит – халык алдына үзара мөнәсәбәтләрне күрсәтергә түгел, җырларга дип чыккан кешеләр.

Әйе, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемгәдер безнең мөнәсәбәтләрне яшереп йөрүебез ошамады. «Яшәп туйдылар да өйләнешеп куйдылар» дигән сүзләргә кадәр ишеттек. «Без очрашып йөрибез, без пар», – дип, халыкка беренче көнне үк җиткерергә мөмкин. Аннан соң үзара килешә алмыйча, аерылышып куйсаң? Шулай ук бу турыда халыкка әйтергә кирәк булачак бит (көлә). Шуңа күрә мин «өйләнү» дигән җитди адымга бик уйлап кына бардым.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Никахыгыз чын татар мәҗлесе җылылыгын саклаган мәҗлес булды, күпмедер дәрәҗәдә тыйнак та үтте. Купшы рестораннардан баш тартып, никахны, чын йоласына туры китереп, кыз ягында ясау, өй шартларында уздыру кемнең идеясе иде?

Алия:

Никахны өйдә үткәрү икебезнең дә уртак теләгебез булды. Әти-әнисе кыз баланы тәрбияләп үстерә дә башка гаиләгә озатып җибәрә. Яки кыз бала туган йортында канат ныгыта да очып китә.

Туганнар тарафыннан кафеда уздыру турындагы тәкъдимнәр дә килде. Тик без Ришат белән икебез дә өйдә уздыру яклы булдык.

Ришат:

Хәзрәтне үзебез белән алып килдек. Сеңлем Айгөл белән Илгизгә дә никахны безнең авыл мулласы укыган иде. Аллаһка шөкер, бик матур яшәп яталар. Без дә алар юлыннан барырга булдык. Шулай итеп, авылыбыздан мулла алып барып, Чишмәдә никах укытып кайттык (көләләр).

Гастрольләр чоры бит, шуңа да никахка озаклап әзерләнеп тору мөмкинлегебез булмады. Ләкин никахның асылы – Аллаһы Тәгалә каршында вәгъдәләшү. Ресторанда үтәме ул, өйдә узамы – анысы мөһим түгел. Иң якыннарыбызны гына җыеп, матур итеп үткәреп җибәрдек.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Ә туегыз ничегрәк узачак?

Ришат:

Туйны бөтен туганнарны һәм дусларыбызны чакырып, зурлап үткәрәчәкбез. Ул Казандагы бер ресторанда була.

Алия:

Июнь ахырына планлаштырылган.

Туй күлмәге сайландымы?

Алия:

Әзер инде.

Сез икегез дә матур, тигез гаиләдә тәрбияләнеп үскәнсез. Үз гаиләгезгә Төхвәтуллиннар һәм Карачуриннардан нинди матур традицияләрне алачаксыз?

Ришат:

Без – авыл балалары. Безгә, иң беренче чиратта, әти-әнинең үзара мөнәсәбәтләре үрнәк. Аны алырга да кирәкми, күреп үскәнгә күрә, ул безгә сеңгән инде. Эш белән тәрбияләнеп үскән балалар без, эшнең дә, тапкан малның да кадерен беләбез.

Ришат: «Кешегә безнең кавышу турындагы яңалык кызык булмас, дип уйлаган идем»

Ришат – меңләгән кыз башын югалтып гашыйк булган җырчы, Алия дә бүгенгә кадәр эстрадада ялгыз, чибәр кыз образында йөрде. Сезнең кавышу фанатларыгыз санын киметмәдеме? Нәүмизләнеп, социаль челтәрдәге сәхифәгездән чыгып китүчеләр булмадымы?

Ришат:

Мин үзем дә шулай булыр дип уйлап курыккан идем, дөресен әйткәндә. Әмма борчылуым юкка булган. Мин Алиягә тәкъдим ясаганнан соң, тамашачыларыбыз саны, киресенчә, күбәйде генә. Безгә, безнең аккаунтларга карата бик күп игътибар башланды. Инде азмы-күпме сиземләүләре дә булгач, мин инде кешегә безнең кавышу турындагы яңалык кызык булмас, дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән.

Алдан планлаштырылмаган пиар кебек килеп чыкты.

Ришат:

Безнең алай итеп пиарлар ясаган юк-югын. Ләкин бу хәбәрне тамашачы чыннан да көткән икән.

Ә менә сезнең серлелек, яшерен сөю иҗат өчен дә уңышлы адым булмадымы икән?

Ришат:

Мөнәсәбәтләребезне, Алиянең дә, минем дә фанатларыбыз күбрәк булыр, дигән уйлар белән күрсәтмәдек, дип әйтә алмыйм. Бу яшерү махсус яшерү түгел иде. Тик шулай да, алда әйткәнемчә, безнең кавышудан соң тамашачы саны кимергә тиеш, дигән уйлар булды. Ә ул, киресенчә, артты гына.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Алия: «Соңгы вакытта «гаилә» темасына сөйләшкәләдек»

Әйдәгез, тәкъдим ясалган көнгә кире әйләнеп кайтыйк әле. Алия, син ул көнне нәрсә дә булса сизендеңме?

Алия:

Юк шул, берни белмәдем. Ришат тәкъдим ясарга алдан әзерләнеп, берничә көн буе борчылып йөргән икән. Ришатның сеңлесе Айгөл – минем дустым. Ришатка ярдәм итеп йөрсә дә, ул да берни сиздермәде. Аңа кадәр уртак танышларыбыз: «Ришат үзенең туган көнендә яки 8 мартта сиңа тәкъдим ясар инде», – дип әйткәләделәр. «Әй, булмас әле», – дип көлдем генә.

Шулай да син бу көннең берәр кайчан килеп җитәчәген белдеңме соң? Ришат тарафыннан «без өйләнешкәч», «балаларыбыз булгач», «кавышкач» ише сүзләр чыккалый идеме?

Ришат елмаеп, «юк» дип баш селки.

Алия:

Нигә «юк» дисең, Ришат? Соңгы вакытта барыбер «гаилә» темасына сөйләшүләр булды инде безнең.

Ришат:

Алиянең гаилә кору теләге зур иде.

Алия:

Ә синең?

Ришат:

Ә мин күрсәтми идем (икесе дә көләләр).

Алия:

Чыннан да, Ришат үзенең хисләрен, уйларын бик оста итеп яшерә белә ул. Тирә-ягымдагы бөтен кызлар гаиләле булгач, бәбиләр үстергәч, минем дә үземнең балаларымны сөясем, гаиләле буласым килә иде, әлбәттә.

Син үзегезнең төгәл бергә булачагыгызны кайчан аңладың?

Алия:

Беләсеңме, мин беркайчан да «без бергә булачакбыз» дип йөрмәдем. Ришатка кызлар тарафыннан игътибар күп булгач, борчылу да бар иде. «Менә күпме кыз арасыннан Ришат мине сайлады» дигән ныклы ышаныч булмады.

Кайсыгыз көнчерәк?

Алия:

Миндә бар иде көнчелек. Хәзер азрак тынычландым кебек.

Ришат:

Миндә менә көнләшү юк.

Алия:

Бар инде ул синең, сиздермисең генә.

Ришат:

Ниндидер «сәламәт» көнләшү булырга тиеш инде ул. Арттырып җибәрергә генә кирәкми. Алиянең, хатын-кыз буларак,  төп максаты – гаилә, мин. Шуңа күрә азмы-күпме көнләшүе дә бар. Мин, мәсәлән, башка бик күп максатлар белән дә яши торган кеше. Гаилә минем өчен бик мөһим булса да, иҗатны алып бару турында уйларга кирәк. Әти-әни, туганнар өчен җаваплылык хисләре дә бар минем өстә.

Ә инде көнләшүгә килгәндә, гаилә коруым – күптәннән ниятләп йөреп, җитди уйлап эшләнгән эш. Шуңа да бу мәсьәләдә проблема булмастыр, дип уйлыйм. Мин үз-үземә тулысынча ышанам, Алиядә дә икеләнмим, аңа да тулысынча ышанам.

Төркемегездә дә ялгыз егетләр бардыр, алар арасында Алиягә күз атучылар булгандыр.

Ришат:

Алия ул – килү белән…

Алия:

…миңа ябышты, диген (көләләр).

Ришат:

Мине җибәрмәде.

Төркемегез сезнең бергә икәнне белде инде, алайса?

Ришат:

Әйе инде, аны яшереп тә булмас иде.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Ришат: «Алия үзе генә бара торган җырчы түгел, янәшәсендә таянырлык кешесе булырга тиеш»

Ришат, Алиягә тәкъдим ясаганда дулкынлануың сизелеп торды. Меңләгән заллар җыйган Ришатны да каушатырлар икән.

Ришат:

Минем өчен тормышымдагы иң җаваплы көннәрнең берсе булды ул. Кешенең үз гомерендә өч туе була: бу дөньяга килгәч – бәби туе, өйләнгәч – никах туе һәм вафат булгач – соңгы юлга озату. Никах вакытында хәзрәт тә бу турыда әйтеп узды. Күп кеше озак уйлап тормый өйләнә дә, «син дә тизрәк өйлән» дип, башкаларга акыл өйрәтә башлый. Ә үзе 2 ел яшәп өлгерми, аерылыша, балалары әби-бабайда үсә. Менә шундыйларны күрәсең дә…

Мин «өйләнгәч, гомерлеккә булсын» дип өйләндем. Шуңа тәкъдим ясар алдыннан да төрле яклап уйладым. Барыбер аның җаваплылыгы күбрәк минем өскә төшә, чөнки ул – минем тәкъдим.

«Син хәзер ризамы инде?» – дип сорадың Ришат Алиядән. Аны халык, син инде Алиягә бер тапкыр тәкъдим ясаган булгансың икән, дип аңлады.

Ришат:

Мин Алиягә «сиңа өйләнәчәкмен» дигән сүзне бервакытта да әйтмәдем. Алия күп сынаулар аша узды. Гаиләдә дә бөтенесе дә ал да гөл генә бармый. Авырлыклар да, проблемалар да, сүзгә килүләр дә була. Эштә дә, стресслы ситуацияләрдә дә сынап карыйсың. Бер атнада гына билгеле була торган нәрсә түгел. Без бит гастрольләрдә гел бергә инде, кайтып та кергәнебез юк. Алиянең миңа туры килү-килмәвен ачыкларга тулы мөмкинчелек бар иде. Менә шушы сынауларны узганнан соң син миңа кияүгә чыгарга ризамы, дип соравым иде минем аннан.

Синең «Алия гаиләне сайлады» дигән сүзләреңне дә күпләр «хатынын өйгә бикләп куярга җыена» дип кабул иттеләр.

Ришат:

Ир белән хатынның тәүлек буе бергә булуы бик кыендыр кебек безгә. Миңа калса, бу – эшләргә дә, яшәргә дә комачау итә. Шуңа күрә без Алия белән уйлашып, хатын-кыз күпмедер вакытын өйдә дә үткәрергә тиеш, дигән фикергә килдек. Аллаһы бирсә, мин булдыра алганча гастрольләрдә йөрермен, Алия мине өйдә каршылар.

Алия:

Дөрес аңламаучылар күп булды, әйе. Хәзер мин беркая бармыйча өйдә утырачакмын, иҗатны туктатачакмын, дип уйлыйлар.

Ришат:

Алия зур концертларда катнашачак. Мәсәлән, Чаллыга 1 атнага килгәндә Алия дә безнең белән булачак, әлбәттә. Казан, Уфа, Мәскәү кебек шәһәрләрдәге концертларның барысында да Алия булачак, борчылып тормагыз! Иҗатын да алып барачак. Авыллар, районнар буйлап йөри алмас, дип кенә уйлыйм. Аллаһы бирсә, балаларыбызны да үстерергә кирәк булыр.

Шулай да, Алиянең гастрольләргә йөрмәячәген кем башлап хәл итте?

Алия:

Андый теләгем инде күптәннән бар иде. Ришат, аның командасы миңа һәрвакыт ярдәм итте. Халык күңеленә үтеп керерлек репертуар тупларга, «сольный» концертлар оештырырга булыштылар. «Аерым гына җырла, сине концертларың белән гастрольләргә җибәрик», – дип тә үгетләделәр. Мин аларга алай йөрмәячәгемне, үземне киләчәктә күбрәк гаиләгә багышлаячагымны әйттем. 

Гел Ришатның канаты астына сыенып яшәгәч тә сольно эшләү куркыткандыр.

Алия:

Әлбәттә, мин бит Ришатның төркем белән ничек эшләгәнен күреп торам. Аның җаваплылыгы бик зур.

Ришат:

Һәр артист үзенә уңайлы юл белән бара. Кемгәдер кеше белән йөрү ошый, кемдер үзе генә эшләргә күнеккән. Алия ул – үзе генә бара торган җырчы түгел, аның янәшәсендә таянырлык кешесе булырга тиеш. Алия менә үзе дә әйтеп китте, безнең аны аерым җырчы буларак үстерү, гастрольләргә җибәрү теләгебез зур иде. Ул үзе каршы килгәч, без төркемебезгә яңа җырчылар алдык. Аерым проектлар белән шөгыльләнәбез.

Социаль челтәрләрдә бу темага негатив күп килдеме?

Ришат:

Күп кешегә минем җавап ошамады инде. Күпләр үзе ничек тели, шулай ишетә бит. Син әйткән фикернең төбенә төшеп карамыйча, мәгънәсен аңламыйча гына эләктереп ала да үз сүзен язып куярга ашыга.

Алия:

Андый тискәре комментарийларга җавап биреп утырырга да вакыт әрәм кебек, дөресен әйткәндә.

Алия, син – 8 ел дәвамында гастрольләрдән кайтып кермәгән җырчы. Өйдә утыра башлау күңелсез булмасмы икән сиңа? Кыен була башласа, башка шөгыльләрең бармы?

Алия:

Әйе, күңелдә йөрткән әйберләр бар. Әлегә алар минем хыялымда, барысын да сөйләп, серләрне ачып бетерәсем килми.

Алия: «Безнең өйләнешәчәгебезне белгәч, әти, дулкынланудан, сөйләшә алмый торды»

Ике як әти-әниләр дә сезнең кавышуны түземсезлек белән көткәндер?

Ришат:

Миңа әнидән гел «эләгеп» торды. «34 яшькә җитте, кайта да сабый бала кебек «әни-әни» дип йөри», – ди. «Соң, әни, миңа 90 яшь булса да, сез минем өчен әти-әни булып калачаксыз бит инде», – дим. Мине тизрәк өйләндереп, игътибарны күбрәк үз гаиләмә юнәлтәсе килде инде аның.

Әти-әни дә, абыйлар да бик шатландылар. Тик тәкъдим ясаячагымны сеңлемнән кала беркем дә белмәгән иде, шуңа күрә алар өчен сюрприз булды.

Алия:

Минекеләр дә чиксез сөенде. Без бу хәбәрне әйтергә дип, Чишмәгә кайтып кергәндә, әти өйдә юк иде. Аңа телефоннан шалтыратып әйттек. Ул исә, бер сүз дә дәшмичә, трубканы куйды. Без башта берни аңламадык, Ришат белән бер-беребезгә карашып тик торабыз. 5 минуттан яңадан шалтыраттык. Ә ул дулкынланудан сөйләшә алмаган икән. «Кызым, объекттан читкәрәк китеп елап алдым. Синең кечкенә вакытларыңны искә төшердем, күңелем тулды», – диде. Әтием дә, әнием дә – бик нечкә күңелле кешеләр, бөтен нәрсәне якын кабул итәләр.

Алия, Ришатның әти-әнисенә кем дип эндәшәчәксең?

Алия:

Моңа кадәр «Розалия апа», «Айрат абый» дип әйтә идем. Хәзер «әти», «әни» дим.

Син үзең кайсы яклардан? Әти-әниең кемнәр?

Алия:

Мин үзем Башкортстанның Чишмә районыннан. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Әти – күперләр, юллар төзүче. Әти яшь вакытында бик тә җырларга яраткан. Төрле бәйгеләр җиңүчесе ул, Сабантуйларның берсе дә аның чыгышларыннан башка узмаган. Әтидән миңа да җыр сәнгатен ярату күчкән.

Син хәзер сәхнәгә нинди фамилия белән чыгачаксың?

Алия:

Төхвәтуллина!

Синең үз фамилияң дә бик үзенчәлекле. Карачурин фамилиясенең чыгышы каян?

Алия:

Кара Чура дигән батыр булган безнең якларда. Фамилиянең килеп чыгышы шул Чура батырга барып тоташа. Би-ик борынгыдан килә торган фамилия.

Ришат: «Ачуым чыкса, янәшәмдә булган кешеләргә «эләгә»

Ришат, «Күзгә күз карашып» тапшыруында: «Минем холык ай-яй-яй. Миңа түзәргә кирәк», – дигән идең. Алиягә синең кайсы якларыңа түзеп яшәргә туры киләчәк?

Ришат:

Мин элек бик сабыр, тыныч холыклы идем. Бу хакта дусларның да әйткәне бар. Эшли башлагач, барыбер, проблемалар килеп чыга, тегендә алдыйлар, монда алдыйлар. Алга барыр өчен, кайвакыт төркемне дә азрак «төрткәләп» торырга туры килә. Усал да буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, шул шартларга яраклашасың, үзгәрәсең. Юлыңа каршы төшкән, сине саткан кешеләр була, шул сәбәпле нерв системасы кузгала башлый. Концертлар да төрле вакытта төрлечә уза. Кайвакыт янып китәсең, яки сүреләсең. Менә шуңа да мин хәзер бик тиз кызып китүчән кешегә әверелдем. Ачуым чыкса, иң беренче чиратта, янәшәмдә булган кешеләргә «эләгә» инде.

Алиянең дә син «күз йомган» тискәре яклары бардыр инде?

Ришат:

Баштарак аңа һәрвакыт нәрсәне дә булса әйтеп, төзәтеп, юл күрсәтеп торырга кирәк иде. Хәзер күп әйберләрне үзе белеп эшли. Болай, характеры буенча, Алия – бик сабыр, акыллы кыз.

Алия, син «мөнәсәбәтләребез хәзер яңа йөри башлагандагы кебек» дип язган идең. Нәрсәдә күренә ул? Романтика арттымы?

Алия:

Белмим, ничектер, мин аны аңлата да алмыйм. Ләкин хис-кичерешләр менә яңа гына танышып, очраша башлаган вакыттагы кебек. 

Ришат, шул ук тапшыруда «кешеләрнең минең белән ихласмы, юкмы икәнлекләрен аралаша башлауга ук беләм» дигәнсең. Ихлас булмаганнар исемлектән шунда ук төшеп каламы?

Ришат:

Бөтенесен дә төшереп калдырып булмый шул. Янәшәмдә үземә карата төрле мөнәсәбәттәге кешеләр бар. Кайвакыт кешегә ышанып, ачылып китеп, дуслашасың, ә ул сине беренче борылышта ук «ыргытып» калдыра.

Соңгы вакытта кемнең кем икәнлеген яхшырак аера башладым. Күп кеше синең белән популярлыгың аркасында гына сөйләшә, дуслаша. Синнән үзенә файда эзли. Мәсәлән, кайвакыт син 5 минут ял итеп алыйм дип кереп утырасың, ул арада берәрсе килеп: «Минем туганның юбилее иде, әйдә видео төшереп алыйк әле», – ди башлый.

Әлбәттә, юлымда яхшы кешеләр дә бик күп очрый. Андыйларга кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам.

Популярлык – җиңел эш түгел. Сезне хәтта паркта йөргәндә дә, «фотога төшик» дип туктатучылар күптер. Тыныч кына кайда ял итәсез сез?

Икесе бер тавыштан:

Өйдә (көләләр).

Ришат:

Безне дуслар бик еш кына ресторанга яки башка җиргә ял итәргә чакыралар. Мин шул секундта ук аның нинди «ял» булачагын күз алдына китерәм дә баш тартам. Аннан алар безне аңламыйлар. «Сез – «забитые», гел эш турында гына уйлыйсыз», – дип әйтүчеләре дә бар.

Чыннан да безне хәзер эш тулысынча «китереп кыскан» инде. Кеше кебек, рәхәтләнеп, Сабантуйга да чыга алмыйбыз. Сабантуйга чыксаң, бәйрәм буе фотога гына төшеп йөрү була инде ул. Шуңа да безнең өчен ял тыныч урыннары – урманда, чит илдә яки авылда.

Бу – зарлану түгел, мин фотосессияләргә уңай карыйм. Безнең иҗатны яратып, шулай фотога төшәргә сорауларына рәхмәт. Монда шул бик ашыккан вакытлар, яки үзең генә калып ял итәсе килгән чаклар турында сүз бара.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Ремонт – гаилә өчен сынау

Ремонт – гаилә өчен иң зур сынау, диләр. Сторислардан күзәтеп торабыз, фатирыгызда хәзер ремонт бара. Ремонт мәшәкатьләре синең өстәме, Ришат? Гадәттә, фатирның дизайны хатын-кыз теләге буенча эшләнелә. Алия дә бу эштә катнашамы?

Ришат:

Безгә, фатирны җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен, бер бүлмәдәге стенаны «алып куярга» кирәк иде. Алия моңа каршы булды.

Алия:

Юк ла, ремонт башланганчы, мин Ришатка үзем: «Әйдә бу стенаны алып атабыз», – дигән идем. Ришат миңа сәер итеп карады да бу турыда онытты. Инде бер бүлмәне ясап бетердек, дигәндә, Ришатның үзенең шундый теләге барлыкка килде. Мин аңа: «Ул бүлмәне ясап бетердек бит инде», – дидем. Ә ул, миңа әйтмичә, барыбер үзенчә эшләгән булып чыкты.

Ришат:

Юк-юк, Алия катгый рәвештә каршы иде ул стенаны җимерүгә (көләләр). Ә мин егетләргә: «Стенаны алып куегыз, Алия белмәсен», – дидем. Алиянең исә фатирга кереп чыгарга гел ниндидер сәбәпләре килеп чыгып торды. «Анда йөрерлек түгел, тузан, барып йөрмә», – дип алдап йөрттем. Ул өлеше эшләнеп беткәч, барып күрде, ошатты тагы.

Болай, техник яктан, фатирның ремонты минем өстемдә. Дизайнын эшләү, штора, җиһаз сайлау кебек эшләре Алиядә булачак.

Ришат: «Фирдүскә үпкәләмәдек»

Моңа кадәр буйдак булган, романтик Ришат алга таба нәрсә турында җырлаячак? Иҗатта үзгәрешләр көтеләме?

Ришат:

Юкты-ыр. Бәлки, тагы да сыйфатлырак була башлар, яхшырак якка үзгәрер, дип әйтсәк кенә.

Фирдүс Тямаев, сез өйләнешкәч, сәхнәдән: «Яшәп туйгач өйләнештеләр», – дип сөйләгән иде. Аңа үпкәләмәдегезме?

Ришат:

Юк, үпкәләмәдек. Очраткач, үзенә дә: «Нигә син алай дип әйттең?» – дим. «Сезгә дөресен әйтү ошамый инде», – ди. «Кайсы җире дөрес соң моның? Син безнең яшәп туйганны каян беләсең? Каян чыгып әйттең син аны?» – дим. Фирдүс көлкегә борып җибәрде инде аны. Фирдүс белә иде безнең очрашып йөргәнне. Кайвакыт, кызык ясыйм дип, уйлап бетермичә әйтеп куя торган гадәте бар инде аның. Ә кешенең ышанып куюы бар.

Башка сәхнәдәшләрегез сезнең бергә икәнне беләләр идеме?

Ришат:

Беләләр иде. Сатмадылар (көлә).

Татар эстрадасында дусларыгыз күпме?

Ришат:

Аллаһка шөкер, дусларыбыз да, алар белән сөйләшер сүзебез дә күп. Барысы белән дә аралашып торабыз. Фирдүс белән бер тирәдә яшибез. «Кунакка кер, мунча ягам, ит кыздырырбыз», – дип кенә тора. Илсөя, Марат, Данир белән бик яхшы аралашабыз. Кирәк икән, концертларда бер-беребезне «поддерживать» итәбез. Һәрхәлдә, шәхсән мин барлык җырчылар белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Син пиарлар ясарга да әллә ни яратмыйсың кебек.

Ришат:

Пиарлар әллә ни килеп чыкмый бит минем (көлә). Мин беркайчан да «чикләрне» узмыйм. Ниндидер сәяси моментлар да була бит инде. Кайбер очракта кысылмый калуың хәерлерәк, дигән фикердәмен. Мәсәлән, безне дә кайбер мәдәният йортларына кертмәгәннәре булды. Без моны халыкка чыгармадык, үзара гына хәл иттек. Киләчәктә, барыбер, ничектер җайланып китә ул. Талашып, пиар өчен бөтен кешегә сөйләп, проблемаларны халыкка «чыгарып селкү» миңа туры килми. Без алай ияләшмәгән.

Концертларыбыз гөрли, елдан-ел аларның саны арта гына. Пиар кирәк, диючеләргә җавап – менә бернинди пиарсыз гына, туры итеп иҗатыбызны алып барабыз. Чаллыда 1 атна концерт куеп киткән идек, инде тагын өстәмә концертлар белән килдек. Шоу-бизнеста беркемне дә рәнҗетмичә, тавыш чыгармыйча, шау-шу куптармыйча да эшләргә була.

 

Фото: ©  Ришат белән Алиянең шәхси архивыннан.

Ришат: «Классик концерт алдыннан бик каты чирләдем»

Ришат, Казанда куйган классик концертыгыз уңышлы үтте. Сезнең бу проект дәвамлы булачакмы?

Ришат:

Әлеге концерт чын мәгънәсендә тылсымлы концерт булды. Анда бөтенләй башка төрле атмосфера хөкем сөрде, классик залда узуы үзе башка рух бирде.

Шулай да, классик концертны оештыруның чыгымнары бик күп, гәрчә аңа билетлар кыйммәт булса да. Шуңа күрә аны башка шәһәрләргә алып чыгып булмаячак, ни кызганыч... 25 кешене автобус белән шәһәрдән шәһәргә күчерү, аларны кунакханәдә яшәтү бик зур чыгымнар сорый. Монда берәр зур спонсор ярдәме булса гына.

Тамашачылар соравы буенча, 14 майда Казанның Пирамида концертлар залында концертны кабатлап куячакбыз.

Эстрада артистлары арасында син беренчеләрдән булып шундый яңалык керттең.

Ришат:

Зөфәр абый Хәйретдинов та концерттан соң яныма килеп: «Ришат, бу – тарихта беренче концерт», – диде. Мондый концертларны Илһам абыйлар бик күп куйган, тик аларның концертлары хөкүмәт тарафыннан оештырыла иде. Ә без әлеге концертны шәхси артист буларак куйдык.

Оркестрга аранжировкалар эшләү бик катлаулы. Гадәти концертларда аранжировка эшләп бирәләр дә, син шуның белән җырлап йөрисең. Ә монда һәрбер музыкантка (25 кеше) кайда уйнарга, кайда туктарга, кайда тынып торырга икәнлеген өтеренә кадәр язып бирергә кирәк. Музыкантлар: «Без мондый программага еллар буе әзерләнәбез», – диделәр. Командабыз тырышлыгы белән, без аны 2 ай эчендә эшләп чыктык.

Әле, өстәвенә, мин ул вакытта бик каты чирләдем. Концерт өзелү алдында торды, чөнки концертка 2 көн кала бертуктамый очкылык тота башладым. Күз алдына китер, син иртәдән кичкә кадәр очкылык тотасың (көлә). Әле гади очкылык та түгел, ул минем тавыш связкаларына бәрә башлады. Бернинди дару да ярдәм итмәде. Концерт көнне иртән уяндым да: «Хәзер очкылыгым башланса, концерт булмаячак», – дим. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте.

Мондый ритмда яшәү дә тәэсир итәдер инде.

Ришат:

Шоу-бизнес дөньяcында кайнап, төгәл режим алып барырга бик авыр. Кеше сыман иртәнге 6да китеп, кичке 7дә эштән кайттың түгел бит. Безнең эштә барысы да киресенчә булырга мөмкин. Безнең эш кичке 8дә башланып, өйгә иртән генә кайтып кергән чаклар күп. Шуңа үзебезне гел формада тотарга, сәламәтлекне кайгыртырга туры килә. Команданың да ярдәме бик зур.

Командага яңа кешеләр җыясыз икән. Штат киңәяме сезнең? Төркемнән китүчеләр булдымы?

Ришат:

Без үзебезне башка юнәлештә дә сынап карарга булдык. Гел иҗат белән, сәхнә белән генә яшәмичә, киләчәкне уйлап, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге бизнес булдырырга ниятлибез. Персоналны шуңа җыябыз. Бу турыда ачылып сөйләргә әле иртәрәк. Тиздән барысын да белерсез.

Ришат, Алия, зур рәхмәт сезгә! Иҗатта да, шәхси тормышыгызда да уңышлар телим!

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 3 май 2023
    Исемсез
    БИК матур пар,икегездэ батыр жырлыйсыз.Кадерле парлар булып яшэргэ язсын
  • 1 май 2023
    Исемсез
    Ришатхэм Алия!Бик матур жылы энгэмэгез очен бик зур рэхмэт!Бик матур парларн сез!Бэхеле булыгыз!👍👍👍👍👍🔥🔥🔥🔥🔥♥️♥️♥️♥️♥️
  • 1 май 2023
    Исемсез
    Бик матур,җылы әңгәма👍 Татар эстрадасында иң тыйнак, сөйкемле пар💜 бәхетле булсыннар🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100