Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Кадыйрова кайда эшләячәген әйтте: «Моннан нәрсә килеп чыгасын вакыт күрсәтер»

news_top_970_100
Лилия Кадыйрова кайда эшләячәген әйтте: «Моннан нәрсә килеп чыгасын вакыт күрсәтер»
Фото: © Лилия Кадыйрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«ТМТВ» каналы баш мөхәррире Лилия Кадыйрова эшеннән киткән, дип язган идек. Бүгенге көннән башлап ул – «ТНВ» телеканалының генераль продюсеры вазыйфасында. Бу хакта Лилия социаль челтәрендә хәбәр итә.

– Беркайчан да «беркайчан да» димә. Хәзер мин Илшат Юнысович Әминов командасында, «ТНВ» телеканалының генераль продюсеры вазыйфасында. Моңардан нәрсә килеп чыгасын вакыт күрсәтер. Теләк, тәкъдим, хезмәттәшлек өчен бары тик реаль, чынга ашырырдай тәкъдимнәрегезне аккаунтыма юллый аласыз. Ихтирам белән Лилия Кадыйрова! – дип язган ул.

«Лилия, уңышлар сиңа!», «Котлыйм Сезне!», «Рәхим итегез!» – дип язганнар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100