Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эстрада йолдызлары мактагач, мин ышандым»: Дубайдагы блогерлар туристларны алдаган

«Татар-информ» редакциясенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче танылган ирле-хатынлы блогерлардан зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар Дубайга арзанлы турлар вәгъдә итеп, халыкны дистәләгән мең сумга алдаган. Бу кешеләр акчасыз да, ялсыз да калган.

news_top_970_100
«Эстрада йолдызлары мактагач, мин ышандым»: Дубайдагы блогерлар туристларны алдаган
Дубайда яшәүче Казан блогерлары социаль челтәрләрдә гарәп әкиятләре дөньясына арзан турлар рекламалады
Фото: 4045 / ru.freepik.com

«Татарстан эстрадасы йолдызлары аларны бик мактады»

Көз җитеп, көннәр салкынайткач, җылы якларда ял итү теләге тагын да арта. Казанда яшәүче Гөлнара Зәйнуллина, туристлык агентлыклары сайтларын һәм аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын караганда, Дубайда яшәүче Казан блогерларының битенә тап була. Алар гарәп әкиятләре дөньясына арзан турлар вәгъдә итә...

Гөлнара ничек итеп 100 мең сум акчасын югалтуы турында «Татар-информ»га сөйләде. Бу хакта Дмитрий Шатров яза.

Кыз ел дәвамында социаль челтәрдә Дубайда яшәүче Казан блогерларының тормышын күзәтеп бара һәм аларның арзан турлар сатып алган кунакханәләрдә төшергән роликларын күрә. Роликлар ышандырырлык итеп төшерелгән: геройлар кунакханәдәге зур һәм матур номерларны һәм шәһәрнең матур күренешләрен күрсәтә һәм блогерларга рәхмәт белдерә.

Мондый роликларның берсендә татар эстрадасының танылган башкаручыларын да күрергә була. Аларны күргәч, Гөлнараның яхшы һәм арзан ял булачагына шиге калмый.

«Мин – Дубайга арзан турлар сатучы блогер Илүсә Миңнегалиевадан зыян күрүчеләрнең берсе. Мин аның социаль челтәрдәге битендә бик кызыклы тәкъдим күрдем. Татар эстрадасы йолдызларын да күргәч, бу тәкъдимнең ышанычлы булуына шигем калмады. Алар турны мактап, барысы да ошады, дип сөйләделәр. Мин аңа ышандым һәм яздым», – дип сөйли кыз.

Фото: © Гөлнара Зәйнуллинаның турлар сатучы белән язышуыннан скриншот

«Килешү дә, гарантия дә юк»

Аралашканда барысы да яхшы күренә: Гөлнара яшәү шартлары турында сораулар бирә, аңа матур гына итеп җавап бирәләр. Гарантияләр турында сорагач, блогер кисәтеп куя: «Килешү дә юк, гарантия дә юк, чикләр ябылса, акчагызны сезгә кире кайтарабыз».

Гөлнара Илүсәнең хисабына акча күчерә һәм сәяхәткә әзерләнә башлый, ял октябрьгә планлаштырылган була. Акча күчерелгәннән соң, аның белән коры гына сөйләшә башлыйлар.

Фото: © Гөлнара Зәйнуллинаның турлар сатучы белән язышуыннан скриншот

Гөлнара,Илүсәнең намуслы кеше булуына ышанып, бу турларны апасына да тәкъдим итә. Дөрес, гарантияләр юклыгы турында кисәтә. Апасы да тур сатып ала һәм блогерларга 2 юллама өчен 52 мең сум акча күчерә.

Гөлнара сүзләренчә, апасы улына туган көненә бүләк ясарга, аны яраткан кызы белән бергә 6 сентябрьдә җылы якларга ял итәргә җибәрергә теләгән.

Әмма 6 сентябрьдә Илүсә Гөлнараның апасына «хата» китүен яза һәм ял итүне 8 сентябрьгә күчерергә тәкъдим итә. Шуннан соң бу хәл тагын кабатлана һәм очыш 10 сентябрьгә күчерелә. Һәм, ниһаять, 10 сентябрь көнне Илүсә тур белән проблемалар барлыкка килүен яза.

«10 сентябрьдә аларга, бу блогердан зыян күрүчеләрнең күпчелеге алган кебек, дежур хат килә. Анда «барлык турлар туктатылды» дип язылган була. Мин октябрь аенда булырга тиешле сәяхәтем турында белешергә булдым, һәм миңа да шул ук дежур хәбәр белән җавап бирделәр. Мин акчаны кире кайтаруны таләп иттем», – дип сөйли Гөлнара.

Ләкин Гөлнара үз акчасын башка күрми. Ул бүгенге көнгә кадәр блогерларга мөрәҗәгать итәргә тырыша, әмма алар җавап бирми.

«Мин аларга даими язып торам, ләкин кире элемтә юк. Мин Илүсәнең иренә дә яздым, ул: «Без сезне акчаларын кире кайтарырга кирәк булганнар исемлегенә кертәчәкбез һәм 2024 елның 1 августына кадәр акчагызны кире кайтарачакбыз», – дип язды. Мин аның кадәр көтә алмыйм», – дип кайгыра Гөлнара.

«Без Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иттек»

Гөлнара сүзләренчә, аның кебек алданган туристлар саны 100гә якын. Ул, үз акчасын кайтара алмагач, шушы көннәрдә ТР Тикшерү комитетына гариза белән мөрәҗәгать иткән.

«Минем гаризам кабул ителде. Мин Тикшерү комитетына онлайн мөрәҗәгать тә җибәрдем, хәзер без җавап көтәбез. Без барлык зыян күрүчеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, чатта аралашабыз, тагын берничә кеше мошенниклык турында гариза язды. Безнең чатта хәзер 100дән артык кеше бар», – диде ул.

Фото: © Гөлнара Зәйнуллинаның турлар сатучы белән язышуыннан скриншот

Гөлнара «Татар-информ»га Илүсә җибәргән хәбәрләрне күрсәтте, ул барлык туристларга да шул бер үк хәбәрне юллаган.

«Безнең бөтен команда бик тырышты, кызганыч, без барып чыкмаган турлар белән берни дә хәл итә алмадык. Башка блогерлар безгә начар сүзләр әйтә һәм безнең турында күп ялган мәгълүмат тарата башлады. Без сезгә очышлар белән проблемалар башлануы турында әйттек. Хәзерге вакытта мин бу мәсьәләне хәл итә алмыйм, бу мөмкин түгел, безгә һәркем басым ясый. Сәламәтлегемне кайгыртырга мәҗбүрмен, минем моның белән көрәшерлек көчем юк», – дип язган Илүсә Гөлнарага.

Илүсә сүзләре буенча, аның ярдәмендә ял иткән кешеләр аңа хыянәт иткән. «Мондый хыянәтләрдән соң бернәрсә дә эшләргә теләмим. Сез бу кешеләр аркасында зыян күрергә тиеш түгел идегез, гафу үтенәбез. Хәзер без ялган мәгълүмат таратканнарның барысын да судка бирәчәкбез», – дип язган Илүсә барлык зыян күрүчеләргә җибәргән хатында.

Ул акчаны 2024 елның 1 августына кадәр – 1 ел эчендә генә кире кайтара алачагын әйтә. Илүсәнең ире Гөлнарага шәхси хәбәрендә, тур сатып алучыларның исемлеге төзелгәннән соң, акчаны кире кайтарачакбыз, дип вәгъдә иткән.

«Без акчаны кире кайтарырга телибез, ә безне массакүләм мәгълүмат чараларына һәм башка блогерларга ришвәт бирүдә гаеплиләр»

Тагын бер алданган турист Лилия «Татар-информ»га 5 кешегә юллама өчен 150 мең сум түләгәнен сөйләде. Аның гаиләсе дә блогерлардан тур сатып ала һәм ялга бара алмый.

«Без дә ирем белән полициягә һәм Тикшерү комитетына гариза язарга теләдек, ләкин аннары кире уйладык. Башка зыян күрүчеләр белән бергә эш итәргә булдык. Хәзер юрист барыбызга да коллектив шикаять төзергә һәм аны судка җибәрергә ярдәм итә», – дип сөйләде ул.

Лилия сүзләренчә, тур сатучы блогерлар зыян күрүчеләрне «телевидениене сатып алуда» һәм ялган мәгълүмат таратуда гаепли.

«Сез телевидениедә программалар сатып ала башладыгыз, ә анда сезне бик теләп сөйләтәләр, чөнки бу – алар өчен караучылар җыюның чираттагы ысулы гына. Күптән онытылган каналга дөреслекнең һәм ялганның кайда булуы мөһим түгел», – дип язган Илүсә социаль челтәрендәге үз битендә.

Тур сатып алып алданучы башкалар белән чагыштырганда, Лилиягә бераз уңыш елмайган. Шушы көннәрдә блогерлар аңа 150 мең сумнан 26 меңен кире кайтарганнар.

«Бернинди хәбәр дә килмәде, минем белән беркем дә элемтәгә кермәде, шушы акчаны күчерделәр», – ди ул.

Блогерның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәве аркасында процесс катлаулана, ди Наталья. Аның сүзләренчә, әгәр аны Россиягә экстрадицияләсәләр, җинаять эше кысаларында зыян күрүчеләрнең акчаны кире кайтарту мөмкинлеге күбрәк.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Адвокат Наталья Фарукшина «Татар-информ»га, әгәр Илүсә җинаять җаваплылыгына тартылса, зыян күрүчеләр җинаять эше кысаларында аннан зыянны түләтә алачаклар, дип сөйләде. Ләкин бу очракта бик күп нюанслар бар.

«Зур ихтимал, җинаять эше кузгатылачак, бу шунда ук булмаска да мөмкин, әмма кузгатылырга тиеш. Гражданлык судында акчаны түләтү мөмкин булырга тиеш, әмма тулы күләмдәме, юкмы – моны суд хәл итәчәк», – диде ул.

Блогерның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәве аркасында процесс катлаулана, ди Наталья. Аның сүзләренчә, әгәр аны Россиягә экстрадицияләсәләр, җинаять эше кысаларында зыян күрүчеләрнең акчаны кире кайтарту мөмкинлеге күбрәк.

«Әгәр бу блогерның Россиядә бердәнбер торактан тыш күчемсез милеге булса, җинаять эше кысаларында гаепләү карары буенча, аның белән зыянны түләтә алачаклар. Ләкин бу еллар буе дәвам итә ала. Арзан ял эшен Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты тикшерәчәк», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100