Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Китмә, дидем би-и-ит» – Әнвәр Нургалиевның өч балалы сеңлесе, популяр блогер Диана һәлак

news_top_970_100

Җырчы Әнвәр Нургалиевның гаиләсенә күтәрә алмаслык зур кайгы килгән. Аның бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова авариягә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Диана Башкортстандагы популяр блогер иде. Аның сәхифәсен 80 меңнән артык кеше карап барган. Шулай ук ул авыру балаларга, махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнгән. Диана 3 баласын ялгызы гына үстерә иде. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Салман һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калды.

Диананың кичәге сторисларыннан күренгәнчә, алар май бәйрәмнәрен, гадәттәгечә, Әнвәр Нургалиев һәм әнисенең туган авылында бергә үткәргәннәр. Диана, сагынышып, әнисе, туганнары белән күрешә, балалары Әнвәр Нургалиевның гаиләсен авыл башына ук чыгып каршы кала. Туганнар, бергәләшеп, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәләр. Диана абыйсына, «шефка – чәй» дип, кайнар чәй алып чыгып эчертә.

Якыннары белән вакытын уздырганнан соң, Диана үз эшләре белән соң гына Уфага киткән. Диананың дусты, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хәбәр итүенчә, ул төнлә авариягә эләккән, аның юлын бер машина кискән.

Әнвәр Нургалиев туганын иртәгә Чишмәдә соңгы юлга озатачакларын хәбәр итә. «Туганым. Китмә, дидем би-и-ит… Диананың үлемендә гаепле кеше тәмугта янсын…» – дип яза ул.

Әнвәр Нургалиевның, Диананың әти-әнисе, балалары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 май 2023
    Исемсез
    😭😭😭😭😭😭😭
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100