news_header_bot
Язманы тыңлагыз

3 малай әнисе Лилиана Ирназарова кияүгә чыга: «Бер ишек ябылганда, икенчесе ачыла»

news_top
3 малай әнисе Лилиана Ирназарова кияүгә чыга: «Бер ишек ябылганда, икенчесе ачыла»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарованың тормышында зур үзгәрешләр булырга тора. Җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Сөенечле вакыйга Лилиананың туган көнендә булган. «Мин «әйе» дип әйттем! 7.11.2023», – дип язып куйган ул йөзек һәм чәчәк бәйләмен фотога төшереп.

Җырчы – 3 малай әнисе. Шәхси тормышындагы үзгәрешләр, ире – улларының әтисе белән юллары аерылу хакында җырчы тамашачыларына сөйләмәгән иде. Шуңа да әлеге яңалык күпләрне гаҗәпләндергән. «Син молодец! Хатын-кыз бәхете телим сиңа. Яратып, яратылып яшә!», «Бәхетле булыгыз», «Бер ишек ябылганда, икенчесе ачыла. Шәп эшләгәнсең», «Бәхеткә күмелеп яшәгез», – кебек матур теләкләр юллаган җырчыга дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар