Лилия Хәйруллина тормышын сөйләргә яратмый, әмма Саба килене булу-булмавын ниһаять әйтте
«Үзем турында әллә нинди яңалыклар бик еш ишетәм. Әле миңа шуны дәлилләп, исбатлап күрсәтәләр».
Җырчы, блогер, 3 бала әнисе һәм үзенчәлекле шәхес – Лилия Хәйруллина 17 апрельдә тамашачыга үзенең концертын тәкъдим итте. Концертка әзерлек, җыр һәм костюмнар сайлау турында ул «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруына сөйләде. Шулай ук, туйда утырган урыны аркасында дус кызының үзе белән араларын өзүе, «Gauga» төркеме җырчысын яратуы, әнисе Гөлдания Хәйруллинаны киендерүе һәм тормышындагы тагын күп вакыйгалар турында ачылып, «сер капчыгы»н бераз чишә төште. Әңгәмәгә әнисе, Татарстанның атказанган артисты, бәллүр тавыш иясе Гөлдания Хәйруллина да кушылды.
«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.
«Концертымда милли стильдәге образлар да булачак»
– Без хәзер «Buro Banu»ның ательесында. Монда бик матур милли, стильле әйберләр. Концертымда булачак ретро татарча җырларга иң килешә торган киемнәр шушы ательеда бар. Бик төрле образлар булачак, бер-берсеннән аерылып тора торган образлар.
Хәзер безнең соңгы «прогон» булачак, иртәгә – концерт. 4 музыкант булачак: барабан, бас-гитара, гитара һәм клавиша. Бэк-вокал булачак.
– Концертка әзерләнгән вакытта нинди авырлыклар булды? Хәзерге көндә нинди кыенлыклар бар?
– Авырлык күбрәк музыкантларга туры килгәндер, чөнки җырларның стилистикасын үзгәртеп эшләргә кирәк иде. Нинди стильдә эшләргә, ничек башкарырга – шул моментлар, уйлавымча, авыр булгандыр дип уйлыйм. Ә болай бик рәхәт кеше мин.
– Алдагы сорау концертның режиссеры Илсөяр Шиһаповага: концертка кайчаннан әзерләндегез? Нинди авырлыклар булды?
– 2 ай ярым әзерләндек. Авырлык күп инде ул, чөнки үзебезгә бик югары таләпләр куйдык: тулысынча тере музыкага фикерле, тирән концерт булырга тиеш; бизәлеше югары дәрәҗәдә булырга тиеш; тавыш ягыннан югары дәрәҗәдә булырга тиеш. 3 камерага төшерәләр, бөтенесе кечкенә сәхнәгә сыярга тиеш һәм мезансцена ягыннан гармонияле, кызыклы, фикергә эшли торган картинка булырга тиеш.
– Татар эстрадасында «бейби мьюзик» кебек төркемнәр бар. Бу төркемнәр татар музыкасын ниндидер яңа аранжировкалар белән, яңа төрле итеп, җанландырып ишеттерә безгә. Шундый ук группалар рәтенә безнең бүгенге концертыбыз керә. Һәм безнең максат – бу концертны караучыга кызыклы форматта төшерү.
Лилиядән лайфхак
– Мин «Старбакс» кружкалары җыям. Хәзер авыррак, чөнки алар безнең илдә ябылды.
– Синең плитәңә карап торам, синең монда әллә нинди фольгалар.
– Бу – минем лайфхак. Күп кеше сорый, мин моны күп тапкыр чыгардым социаль челтәрләргә. Плитә пычранмасын өчен бу. Әйтәсем килә: беркайчан алмагыз көзге төсле плитәләр. Шулкадәр бөтен тап күренә, су тамса да, берәр нәрсә төшсә дә. Алсагыз, менә шундый фольга куя аласыз. Пычранса, аны чыгарып атасың да киредән яңаны җәеп куясың.
«Өченче тапкыр әни булырга җыенуымны вайн төшереп халыкка чыгардым»
– Лилия, син шәхси тормышыңны, гомумән, кешегә күрсәтмисең. Ләкин, ялгышмасам, 2 ел элек өченче тапкыр әни булдың һәм ул яңалыкны син халыкка социаль челтәр аша җиткердең. Ничек булды ул?
– Башта минем йөкле икәнне ничек белүләрен сөйлим әле. Мин Миләүшә һәм Данир Сабировларның туган көнендә булдым. Бер кеше мине тост әйткәндә кырыйдан видеога төшереп җибәрде, анда, әлбәттә, эчем күренә иде. Мин туган көннән өемә кайтуга, видеоны кемдер күреп, моны инде язып чыгарганнар, миңа танышлар сылтамасын җибәрәләр. Карале, дөрестән дә син йөклемени, бала көтәсеңмени, дип. Бәрәч, дидем, бик кызык икән, өйгә кайтырга өлгермәдем, монда инде бу яңалык таралган. Уйладым да, болай таралганчы, үзем күрсәтим, дидем. Бу бит – минем яңалык, нишләп аны кемдер җиткерергә тиеш? Шуңа күрә кибеткә барып, примерка бүлмәсенә кереп, вайн төшереп чыгардым мин аны, кыска гына видео. Мин алдан кычкырырга яратмыйм, ләкин шулай туры килде.
– Планлаштырылган баладыр бит?
– Шулай килеп чыкты.
«Лилиянең беренче ире Айрат Миңнеханов түгел»
– Кичә тапшыруга әзерләнгәндә, Лилия, мин күп кенә мәкаләләр укыдым, шундый бер кызыклысын таптым. «... Бу вакыйгадан соң, күп тә үтмәстән, бу гаиләдә беренче балалары Кәрим дөньяга килде». Синең беренче ирең – Айрат Миңнеханов икән, сине, гомумән, Саба килене дип йөртәләр. Әйдә, комментарий бир әле, ачыклык кертик тамашачы өчен. Кем ул Айрат Миңнеханов?
– Беренчедән, минем бу мәкаләне күргәнем бар, аны миңа җибәргәннәре бар. Андагы мәгълүмат объектив дип әйтә алмыйм. Фотографияләр – аеруча. Бу мәкаләгә минем комментарий бирәсем килми. Судларга, «разборкаларга» да йөрергә яратмыйм. Мин, гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм. Тормышымда нәрсәләр генә булып бетмәде, ләкин үзем турында әллә нинди яңалыклар бик еш ишетәм. Әле миңа шуны дәлилләп, исбатлап күрсәтәләр. Менә шулай бит, ә син шуны күрсәтмисең – шулай дип язучылар бар.
– Ә син нәрсә дип җавап бирәсең?
– Җавап бирмим, нәрсә, мин аларга хисап биреп утырыйммыни? Аларның фикере – алар шулай уйлап йөрсеннәр. Кирәк вакытта мин нәрсәнедер күрсәтәм. Әле күптән түгел генә миңа тәкъдим ясадылар, кайсы канал икәнлеген әйтмим инде, мин берничә дистә мең сум акча түләп, үз тормышым, мөгаен, шәхси тормышым турында сөйләсен өчен. Бәлки ул акчаны, мин сөйләсен өчен, миңа түләргә телиләрдер, дип сорадым. Гомумән, бу информация сатылмый, кирәк чакта мин аны үзем уртаклашам, үз чыганакларым аша.
– Шулай да, кем соң ул Айрат Миңнеханов? Ул синең танышыңмы?
– Юк.
– Менә бит, монда фотосурәтләр...
– Бу кешенең исеме бөтенләй андый түгел. Ул – бары тик минем танышым. Мин аның астына нәрсә дип комментарий язганмын?
– Син болай дип язгансың: «Ни генә булмасын, яныңда сине аңлый торган якын кеше булуы мөһим».
– Шулай бит инде... Ул кеше кем дигәндә, ул – миңа бик якын кешеләрнең образы.
– Ул – синең дустың, дип әйтик.
– Ул – минем танышым.
– Ләкин ирең түгел?
– Юк. Теләсә нәрсә сөйләп-язып йөрмәгез анда.
– Димәк, Лилиянең беренче ире Айрат Миңнеханов түгел.
«Мин диетада, ләкин, борчылганда, баллы әйберләр дә ашыйм»
– Бу кухняда, Лилия, синең бөтен сторислар, рилслар төшерелә.
– Күп тапкыр төшердек монда әни белән дә. Ә гомумән, мин өйдә төшерергә яратмыйм.
– Син, гомумән, өеңне күрсәтмисеңме кешегә? Ни өчен?
– Мин бит инде шундый серле кеше, серле җырчы. Белмим... Минем уйлавымча, өй ул – шәхси әйбер, шәхси тормышка кагылышлы. Һәркемнең дә кеше күрми торган, син үзеңне тыныч хис итә торган урыны булырга тиеш, дип уйлыйм. Ул, әлбәттә инде, өй.
– Суыткычыңда ниләр бар?
– Ниләр генә юк анда? Менә торт бар, мин диетада, ләкин хәзер (концерт алдыннан – ред.) бик борчылам, шуңа күрә баллы әйберләр дә ашыйм. Мин көненә бик аз ашыйм, 1 яки 2 тапкыр. Шул ашаулар арасында торт ашап алырга мөмкинмен.
Дус кызы Лилиядән әҗәткә 120 мең сум акча алып торган һәм кире кайтармаган
– Минем бик якын күргән дус кызым бар иде. Бик якын аралаша идек. Мин аны туйга чакырдым, ул егете белән килде. Утырткан чакта (тәҗрибә юк бит инде, беренче тапкыр кияүгә чыгам, каян белим?!) оештыручылар парлары белән килгәннәрне бер өстәлгә, парсыз килгәннәрне икенче өстәлгә – бер-берсе белән танышсыннар, аралашсыннар, дип, тәкъдим итте. Шулай итеп утыртырга булдык. Туй барышында бөтен кеше алышынып бетә бит инде, аралашалар, утырып кына тормыйсың. Минем дус кызга утырган урыны ошамады, туй башланыр алдыннан миңа яза бу, мине күчереп утырт әле, ди. Әйдә, туй башлансын инде, димен. Анда әле пролог бар иде.
– Туй кайда булды?
– Казанда. Беренче бүлекне утырып тор инде, аннары хәл итәрбез, дидем. Юк, канәгать булмыйча, егете белән демонстратив рәвештә торып чыгып киттеләр болар (әлеге дус кызы Лилиядән әҗәткә 120 мең сум акча алып торган һәм кире кайтармаган – ред.). Мин инде яздым, нишләп алай эшлисең? Тегесе-монысы, гафу үтендем. Көтеп торсаң була иде бит, дидем. Тырыштым инде, конфликтларны яратмыйм, бик деликатный кеше мин. Бу проблеманы ничектер шомартырга тырыштым. Соңыннан инде аңа шалтыратмадым, томан эчендәге кебек идем, башка мәшәкатьләрем җитәрлек иде. Киткән икән – киткән, туй күлмәгеннән килеш артыннан торып йөгермим бит инде.
– Ул сиңа соңыннан язмадымы?
– Хәзер хәтерләмим. Мин шундый кеше – негатив моментларны оныта торган. Алар, ничектер, үзеннән-үзе онытыла, мин бары тик яхшы әйбер турында уйларга, үземне позитив дулкынга көйләргә тырышам. Димәк, шулай булырга тиеш булган. Ул шулай итеп йөзен ачты, диимме, чөнки мин аңа бернинди начарлык та эшләмәдем, уйлап карасаң. Аны хөрмәтләп чакырдым, кәләш дусты итеп, аңа күлмәк тектердем. Аларның барысына да үзем акчалар түләп, дизайнерлар алып, фасоннар уйлап чыгарып... тора-бара, синең тормышыңда кирәк булмаган шундый кешеләр синнән китеп баралар, димәк, аларны җибәрергә кирәк.
– Шул хәлдән соң сез аның белән гомумән аралашмыйсыз?
– Юк. Мин аның кайда икәнен, ничек икәнен белмим. Бәхет телим. Бәлки, көнләшкәндер, анда көнләшерлек нәрсә булды икән?! Мин аңа соклана, бик хөрмәт итә идем. Ләкин тормыш бит бу, төрле хәлләр булырга мөмкин. Ачу тотмыйм, ачу сакламыйм.
«Минем исемне белмиләр иде, «Бәллүр чишмә» дип эзләп киләләр иде»
– Гөлдания апа, Рөстәм абый атаклы композитор иде.
– Атаклы, дип инде... Болай артык мактаганны үзе ишетсә, инде бөтенләй коелып төшәр иде. Бик яратмый иде андый мактануны.
Менә 13 ел булды инде киткәненә. Элек бит җырлар күп түгел иде артистларның. Минем җырлый башлаганнан бирле, Аллага шөкер, гел үземнең репертуарым булды.
– Ничә ел элек җырлый башладың?
– Күптән инде, санаганым юк, димен инде мин, яшьне сорасалар да, эшләгән елларны сорасалар да. Бик күптән инде. Иң башта мин Ленин мәдәният йортына үзешчән сәнгатькә йөрдем, мин бит заводта эшләдем. Шунда йөргәндә, авылга художниклар килгән иде. Бер художник мине консерваториядә эшләүче энесе белән таныштырды. Рөстәм Ленин мәдәният йортына баянчы булып килгәч, теге егет, әйдә, консерваториягә килеп, җыр яздырыгыз, ди. Иртәнге 8дә барып, Рөстәм белән җыр яздырабыз, иртән әле тавыш «уянып» та бетми. Ул вакытта Ганс Сәйфуллин җырлары, халык җырларын башкардым. Аннан үзем аерым җырчы булып йөри башлагач, халык мине Рөстәм Хәйруллин җырлары, «Бәллүр чишмә» җыры аша таныды. Гөлдания Хәйруллинаны белмиләр иде, «Бәллүр чишмә» дип эзләп киләләр иде.
«Ертык джинс чалбарлар яратам»
– Массакүләм мәгълүмат чараларыннан минем гардеробка керүче беренче кешеләр сез. Минем монда чын мәгънәсендә хаос. Җыештырырга, тәртип салырга вакытым юк, ничек бар – шулай эленгәннәр. Монда концерт костюмнары бар дип әйтмәс идем, монда – көндәлек тормыш киемнәре. Мин көн саен лакшери (затлы стиль) киенергә тырышам, ләкин көн саен кэжуал (уңайлы, көндәлек стиль) килеп чыга. Минем көн саен кроссовкилар, кедалар... Монда менә джинс чалбарлар, санаганым юк. Әле күбесен тараттым, һәрчак кемгәдер таратам. Иң яратканы – ертык джинс. Күпләр күзлегеннән караганда, мөгаен, мин стандарт түгел кеше саналамдыр: чәчәкләр яратмыйм, үсемлекләр яратмыйм, мин менә шундый ертык джинс чалбарлар яратам. Шундый кеше инде мин.
«Бик үзенчәлекле, үзе бер галәм кебек кеше ул»
– Лилия, син шәхси тормышыңны сөйләргә яратмыйсың. Ләкин беркөнне социаль челтәрдә «лентаны» карап утырам, һәм син килеп чыгасың, «Gauga» төркеме җырчысы белән, ягъни Оскар белән. Нинди яңалык көтәргә? Нинди шок-контент булачак?
– Шок-контент була, дип әйтмәс идем. Без күптәннән бергә җырлыйбыз, күптәннән дип, 1-2 ел үттеме икән.
– Әмма сез бергә?
– Ул – минем бик якын кешем.
– Син аны яратасың?
– Яратам. Бик үзенчәлекле, үзе бер галәм кебек кеше ул.
– Синең 3 балаң бар. Алар белән берәр нинди бәйләнеш бармы?
– Бу сорауга җавап бирмәсәм ярыймы?
– Бармы-юкмы? Әйдә шулай.
– Минем бу сорауга җавап бирәсем килми. Бар да әйбәт.
– Кыскалыкта – осталык...
«Иң кыйбатлы сумкам, мөгаен, 200 мең сумлап торадыр»
– Сумкаларның монда барысы да түгел.
– Иң кыйбатлы сумка, ул ничә сум?
– Менә болар Louis Vuitton сумкалары бар инде. Алар ничә иде микән? Мин алганда, алар очсызрак тора, чөнки доллар курсы башка иде. Иң кыйбатлы сумкам, мөгаен, 200 мең сумлаптыр. Ул монда юк.
– Син аның белән сторисларда еш чыгасың.
– Әйе, мин яратам кросс боди. Кечкенә, чөнки күп әйбер йөртмим үзем белән. Бик уңайлы.
«Рөстәмнең исемен оныттырмыйча, җырларын яшәтү – Лилия белән безнең бурыч, дип саныйм»
– Ни сәбәпле Рөстәм абый арагыздан китеп барды? Авырдымы, нишләде?
– Анда начар чир килеп чыкты. Шул чирен белгәч, концерт куеп, җырларын җыеп, диск ясады. Элек аңа бик игътибар итми иде. Җыр язганда әйтә идем, тарат инде ул җырларыңны җырчыларга, дип. Нота яңгыры ява, дип әйткән булган егетләргә, язды да язды. Булдыра алган кадәр тараттык инде күбесен. Аны инде Лилия белән безнең бурыч дип саныйм, булдыра алганча, исемен оныттырмыйча, җырларын яшәтү. Шунысы гына кызганыч, хәзер авторларның исем-фамилияләре бик әйтелми. Радиода да, концертларда да. Телевидениедә язалар әле. Менә «Җиләкле җәй» дигән җырын гына алсаң да, аны бөтен кеше белә, халык җыры кебек кереп китте, ләкин күбесе аны Рөстәм Хәйруллин язганны белми. Шуңа күрә ул хатаны төзәтеп, авторларны халыкка танытырга кирәк. Чөнки җырчы җыры түгел бит әле ул. Ул җыр булмаса, бәлки, җырчы популяр булып та китә алмас иде.
«Минем кем белән ашавым, йоклавым ни өчен шундый кызыксыну уятуын мин аңламыйм»
– Моңарчы син беренче иреңне беркемгә дә күрсәтмәдең, кем икәнен дә белмиләр иде. «Менә Лилия моңа кияүгә чыккан икән, тегеңә чыккан икән» дип, ниләр генә сөйләмәделәр. Ә менә «Gauga»ның Оскарын әйттең.
– Минем шәхси тормышым – караңгылык каплаган сер ул.
– Әйе, ә бу очракта ни өчен шәхси тормышыңны күрсәтергә булдың?
– Мин бит бөтен әйберне күрсәтмим.
– Ләкин син аның белән булганыңны күрсәттең.
– Мин һәрвакыт нинди дә булса табышмак калдырам. Мин тормышыма кысылганны бик яратмыйм. Мин, гадәттә, өйдә интервью бирмим, сез, мөгаен, өемә керткән, гардеробны, тагын ниләрдер күрсәткән беренчеләрдер. Тормышым турында нәрсәләрдер сөйлим. Ләкин миңа кешеләр үз тормышым турында нидер исбатлый башласалар, бу миңа ошамый. Минем тормышым, кем белән ашавым, йоклавым, тагын нидер эшләвем ни өчен шундый глобаль кызыксыну уятуын мин аңламыйм. Кешегә нәрсәгә кирәк ул? Мин кайчакта үзем турында әллә ниләр беләм, я дуслар әйтә.
– Мәсәлән?
– Төрлесен. Мин, имеш, аерылганмын икән, ирем – чит ил кешесе, балаларымны тартып алган, тагын нәрсәдер. Минем дус-иптәшләремне шәхси тормышым турында сораулар белән җәфалап бетерәләр. Әнине дә аптыраталар иде, аны ничек җавап бирергә икәнен өйрәтеп куйдым инде.
– Ә нәрсә дип җавап бирә?
— «Белмим!» Белмәгәннең беләге авыртмый. Шәхси пространство – ул бит инде үзеңне шунда тыныч, рәхәт хис итәр, сине берәү дә җәфаламас өчен кирәкле ябык пространство. Миңа, мәсәлән, ниндидер артистның шәхси тормышы бөтенләй кызык түгел, башкалар өчен нәрсәсе белән кызыклы ул – мин аңламыйм. Ниндидер мәкаләләрдә конкрет саннар белән нидер язалар – нигә кирәк ул, нигә алай эшлиләр?!
«Мин табигыйлек яклы»
– Син ничек бизәнәсең? Косметичкаңда ниләр бар?
– Ничек бизәнәмме? Тональ крем, аннары бронзер, яңак сөякләрен күрсәтергә яратам, бераз кояшта кызынган төс бирәм. Күз кабакларына әзрәк күләгәләр, бераз гына битне алсулатам, иреннәр табигый төстә – һәм бетте, чәч тарыйм да киттем. Кайбер кешеләр спортзалга да шундый әзерләнеп баралар, чәчләрен туздырып, матурланып. Мин әйтәм, мине иң ямьсез күргән кешеләр – минем фитнес тренерлары: ничек туры килсә – шулай киләм. Йокы туймаган, бизәнмәгән килеш. Сторисларны да фильтрсыз төшерергә тырышам – кыяфәтем чынлыкта булганнан яхшырак чыкмасын өчен. Соңыннан үземне күреп, «фу-у, ул алай матур түгел икән, фотода гына ул шундый шәп» димәсеннәр өчен. Мин табигыйлек яклы.
«Миңа кеше кысылмаганда рәхәтрәк»
– Ни өчен син балаларың исемнәрен әйтмисең? Ничә яшь икәнен әйтмисең?
– Бәлки, мәктәптән киләдер инде ул. Чөнки, әйтәм ич, миңа гел тәртипле кыз булып йөрергә туры килә иде. Менә, Гөлдания белән Рөстәмнең кызлары шулай эшләгән, болай эшләгән, дип, көтеп кенә торалар бит сөйләргә, «чәйнәргә». Берәр егет белән очрашасыңмы – менә, шуларның кызы моның белән йөри, китә гайбәт... Шуңа мин туйдым, миңа шушы тынычлыкта рәхәтрәк. Мин кеше белән тораммы, аралашаммы – миңа кеше кысылмаганда рәхәтрәк. Әле сөйләмичә дә кысылырга гына торалар. Нормаль кеше мине аңлый, дип уйлыйм. Син минем позицияне аңлыйсыңдыр? Кемдер күренергә ярата, әлбәттә, фотолар чыгарырга, хис-тойгыларын күрсәтергә... Алар әле бергә, әле аерылыша... Әйе, бу –инфосәбәп, инфопиар, хайп. Ләкин мин үз тормышыннан пиар ясарга яратмыйм. «Минем балаларым ашадылар, балаларым тагын нидер эшләде...» Бөтен кешенең дә балалары – бала, барысы да бер төсле. Исемнәре генә башка. Бәлки, кешегә кызыктыр инде, артист, медиа кешесе булгач. Әмма безнең дә – сезнең кебек шул тирә хәлләр, шулай ук ашыйбыз, савытын да юабыз, ашарга да пешерәбез, башкасын да эшлибез, бар да кешечә. Без чит планета вәкилләре түгел. Бәлки, башкача күз алдына китерүчеләр бардыр.
«Машинага утыргач та, шундук эчтән бикләп куям: өй янындамы мин, башка җирдәме – барыбер»
– Фатирың синең зур. Җыештырырга киләләрме?
– Юк, үзем. Әни килә, булыша.
– Бала караучың да юк?
– Юк.
– Ни өчен? Гөлдания апа булгангамы?
– Мин тормышыма чит кеше кертергә теләмим. Бәлки, берәр кайчан булыр. Өлгерелә, әлегә мөмкинлек булганда, үзем бөтенесен эшлим, әни булыша. Шәхси тормышка килгәндә, кайчак мин аны «издержки профессии» дип атыйм инде, шундый хәлләр дә була: мин, мәсәлән, сторис чыгарам, ул кеше мин булган җиргә килеп җитә. Берничә мәртәбә шулай кабатлангач, сторисларны соңгарак калдырып чыгара башладым.
– Ул кеше нишли иде?
– Килә дә исәнләшә, сөйләшә.
– Ул ир-ат инде?
– Әйе, әлбәттә. Шуңа күрә төрле кешеләр була, тормышта көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Белмисең бит, ул кеше адекватмы-юкмы, нәрсә эшләргә мөмкин.
– Син аның яныннан ничек китеп бара идең?
– Әзрәк сөйләшәсең дә, гафу итегез, дип китеп барасың инде. Бу хакта сөйләве кыен, чөнки, бер яклап, бу – куркыныч, сине ни көткәнен белмисең. Кайчак шулай булганы бар: машинада утырасың, кеше килеп ишекне тарта. Хәзер мин машинага утыргач та бикләп куям замокка, мөгаен, куркудан шундый рефлекс барлыкка килгәндер. Утырам гына, шундук биклим, өй янындамы мин, башка җирдәме – барыбер.
– Ул сине танып килдеме соң? Ни эшләде?
— Була бит адекват булмаган кешеләр, хи-хи-ха-ха, кызык өчен. Шулай эшлисе килгән, шул гына. Танымады ул мине. Булганы бар, бер ир-ат кибет янында торган машина янына килеп ишеген тарта. Аңа кемгәдер хәбәр салырга кирәк булган, телефонында акчасы беткән иде. Ул миннән СМС язуны сорады. Мин, әлбәттә, аңа булыштым, ләкин ишекне тарталар икән, мин – хатын-кыз, мин куркам.
«Зал тутырыйм әле, дип, бөтен кешегә ярарга тырышмыйм»
– Татар эстрадасыннан син кем белән аралашасың? Кемнәр синең дусларың?
– Минем дусларым, гомумән, эстрададан түгел. Эстрададан Данир Сабиров белән Миләүшә Сабирова, Гөлдания Хәйруллина (көлә).
– Сез Данирлар белән тыгыз аралашасызмы?
– Бик еш күрешмәсәк тә, әйе, тыгыз. Аеруча, Миләүшә белән. Без аны күрсәтеп йөрмибез. Күптән түгел күрештек: аның вакыты булды, минем очраклы гына туры килде: тиз генә 1 сәгатькә күрешеп, проблемаларыбыз белән бүлешеп, яңалыклар белән уртаклашып алдык. Болай вакыт юк. Аның үз эше, балалары. Минеке дә. Шуңа күрә, сирәк кенә, вакыт булганда күрешәбез. Дусларым берсе Германиядә, берсе Чаллыда, тагын кем кайда, дигәндәй. Еш аралашырга мөмкинлек юк. Хәтта бер шәһәрдә торып та күрешеп булмый әле. Һәр кешенең үз тормышы. Якын кешеләр бар, күп түгел.
Ә эстрадада үз тормышымда кайныйм, үз иҗатым. Бәлки, кем өчендер стандарт түгелдер, тик үз тамашачым бар, мине аңлый торган, минем белән бер дулкында булган кешеләр бар. Минем өчен шунысы мөһим. Мин бөтен кешегә ярарга тырышмыйм. Карале, зал тутырыйм әле, Пирамиданы тутырыйм әле, кешегә ошарга тырышып шундый җыр җырлыйм әле, дип түгел. Ничек бар – шулай. Кем кабул итә — шул килә.
«Мин – бик йомшак әни»
– Тормышта нинди авыр хәлләр булганы бар? Иң авыр ситуация?
– Алар иҗат белән бәйле түгел. Югалтулар, якын кешене югалту.
– Кемнәр, мәсәлән?
– Әтинең китүе, аннары – әбием. Иң зур кайгылар – якын кешеләрне югалту, дип уйлыйм. Иң мөһиме – сәламәтлек. Ә башка кайгылар – чишәрлек, ситуациядән чыгып була. Я үзеңнән тора, бар – үзеңнән тормаган әйберләр. Булдырасың икән – чишәсең, булдыра алмыйсың икән, утырасың инде кайгырып.
– Син нинди әни?
– Мин – бик «сюси-муси», әни шулай дип сүгә инде мине. Мин – йомшак әни, ләкин кирәк булганда әйтеп куям. Минем өчен иң мөһиме – балаларның кешелекле булып үсүләре. Гадел, кешелекле, әдәпле булырга кирәк.
– Син үзең гаделме? Гаделлек яратасыңмы?
– Әйе, гаделлек яратам. Әниләр мине тәрбияләгән кебек, балаларны искечә тәрбиялим, дип әйтә алмыйм, тик аны да кертергә кирәк. Кеше – кеше булырга тиеш. Кирәк булганда, усал да булам. Күтәреп тә йөрим. Мине әни итеп күз алдына да китерә алмыйлардыр инде. Матур сүзләр әйтеп кенә торам: кояшым, алтыным, бөртегем...
– Ә алар нәрсә дип җавап бирә?
– Яратам, диләр. Минем истә түгел әти-әнием белән шундый мөнәсәбәт булганы. Бездә күп итеп матур сүзләр сөйләшеп утыру юк иде. Исемдә калмаган. Ә миннән мөмкин булган бөтен эпитетлар, бөтен матур сүзләр калмый инде.
«Хәзер әнине киендерәм, чит илләрдән әйберләр алып кайтам»
– Минем яраткан аяк киемнәре – монысы скейтбордта йөри торган Vans кедалар, боларын чит илләрдән алып кайттым: Канада, Төркиядән. Монысы әнинеке, әнигә бүләк иттем, Converse кедалар. Хәзер әнине киендерәм мин, стилен карап, әйберләр алып кайтам чит илләрдән. Мин әйберләрне чит илдән алырга яратам. Менә бу туфлине Америкадан алган идем, Сан-Францискодан.
– Син инглиз телен әйбәт беләсең, ахрысы.
– Хәзер онытыла, практика булмагач, гел сөйләшеп торырга кирәк. Болай әйбәт, әйе. Мин кешеләр белән сөйләшергә, аралашырга яратам.
– Шулай әйбәт сөйләшергә каян өйрәндең?
– Инглиз теле курсларына йөрдем. Башта – мәктәптә, аннан – курсларда... Гомер буе йөрим инде мин: йөрим, туктап торам. Гел аралашып торырга кирәк. Шул чакта гына нәтиҗәсе бар.
«Ябыгасыгыз килсә, гашыйк булыгыз»
– Тәнеңдә пирсинглар яки татуировкалар бармы?
– Пирсинглар бар, татуировкалар юк. Пирсинглар кендектә, колакта. Монысын туган көнемә тиштердем, үземә бүләк ясадым. Борында бар иде пирсинг, аны алып аттым.
– Ни сәбәпле?
– Миңа бер егет ошый иде, ул миннән олырак иде. Мин аңа ошарга тырыша идем, ә ул миңа «ябыгырга кирәк» диде, борындагы пирсингны «это несерьезно» диде. Миңа җитә калды: аны алып аттым, үземне формага китерү өчен спортзалга киттем. Тазарак идем элек – күп кеше белә, фотосурәтләрне дә күп тапкыр чыгардым.
– Ничә яшьтә бу?
– Институтта укый идем инде, 21ләр тирәседер. Артык симез дә түгел инде, ул минем үземә дә ошамый иде, ләкин үземне тәртипкә китерергә стимул, мотивация юк иде. Дөрес, мин андый килеш тә күпләргә ошый идем, ир-егетләрдән игьтибар юк иде, дип әйтә алмыйм. Ябыга, үз өстемдә эшли башладым.
– Аннан йөреп киттегезме соң?
– Юк, без аннан күрешмәдек, ничектер, килеп чыкмады. Һәм мин аңа рәхмәтле шул вакыттагы сүзләре өчен. Күп кеше сорый миннән, ябыгу өчен үзеңә нинди мотивация бирергә, дип. Мин аларга, гашыйк булыгыз, дип җавап бирәм. Яки үз өстеңдә эшләргә, үзеңне формага китерергә, дигән максат куегыз. Чөнки моны сез бик нык телисез. Ә ниндидер мөнәсәбәтләр, симпатия, гашыйк булу әлбәттә, шулай ук ярдәм итә. Чөнки нәрсә өчен, кем өчен, дигән сорауга җавап табыла. Үзең өчен тырышуы кыенрактыр, әлбәттә, ләкин, кемдер өчен булганда, бик яхшы мотивация бирә.