Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованы төп башына утыртканнар, ул елый-елый сүгә: «Кабәхәт, б..., эчеп ята»

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованы төп башына утыртканнар, ул елый-елый сүгә: «Кабәхәт, б..., эчеп ята»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова бик тә хисле видео яздырган. Ул иртә таңнан, күз яшьләренә буыла-буыла, төп башында утырып калганын сөйли. Гөлназ үзен үпкәләткән кешенең шәхси мәгълүматларын да 70 меңгә якын язылучысына ачып салды.

«Начар хәбәрләр. Кулыбызда бөтен мәгълүмат язылган килешү кәгазе бар. Безгә мебель ясап бирергә тиеш кеше бүген – 2 октябрьдә – аны безгә тапшырырга тиеш иде инде. Ул кеше язган хәбәрләргә җавап бирми, телефоны сүндерелгән, хатынына чыктык, хатыны аны «эчә» диде. 70 мең акчаны алдан түләгән идек, ул юк, мебель дә юк. Бу – Самат исемле егет, исемен үк әйтәм, Самат, Арча якларыннан. Таныш-белешләр аркылы без аны ничектер таптык. Аннары ул миңа тиз генә аудихәбәр җибәрде һәм шунда ук югалды. Имеш, «менә мин хәзер килеп җитәм, миңа нәрсәдер үлчәргә кирәк». Алай булмый», – дип бәян итә башлый бу вакыйганы җырчы. Аннары ул шул Саматның аның белән ватсап аша язылган хәбәрләрен куя. Аудиохәбәрдә ишетелгәнчә, Самат: «Бүген шул обедлардан соң. Кичкә таба да булыр, бәлки. Хәзер эшне бетереп, бушап бетүгә карап», – дип җавап биргән булган Гөлназга.

«Кулда килешү бар. Бу бит шкаф кына түгел. Ә менә баларга дип ясалган иде, әзерләнгән. Миңа «обидно». Мин акча эшләгәндә, мин бөтен 100 процентка, 200 процент бирелеп эшлим. Ә кемгәдер акча эшләргә мөмкинлек бирәсең, ә ул сине төп башына утырта. Миңа акча кирәкми, миңа шкаф кирәк. Аны балалар көтә. Без аны уйлап таптык, менә шулай булсын дип, дизайн, проектын интернеттан карадык.

Минем беркайчан да (полициягә – ред.) гариза язган юк, нәрсәдән башларга да белмим. Мине болай төп башына утыртканнары юк иде әле...

Кеше үзе язды, мин, ди, сезгә эшләп бирәм, ди. Ике тапкыр килде безгә. Үлчәмнәрен алыр өчен.Ә хәзер, кабәхәт, б..т, эчеп ята. Аның бу акчалары да юк. Ул бернәрсәгә дә заказ ясамаган. Ул вакыт кына суза.

Мин шундый кеше – мин кешегә ышанам. Бу кәгазьләргә, килешүләргә бер дә игътибар итми идем. Илсур да миңа: «Артык беркатлы син, артык ышанасың», – ди, дип сөйли Гөлназ туры эфирда.

Аннары ул түбәндәге сүзләрне язып куйган.

«Болар барысы да – көнкүреш проблемалары. Бу дөньяда мөһимрәк проблемалар да бар. Минем нервыларым какшады – мин беркайчан да еламыйм. Миңа ашыгыч рәвештә ял яки шкаф кирәк.

Әйе, полициягә заявление бирсәм, аңа җинаять эше ачачаклар. Ул махсус хәрби операциягә исемлектә булачак», – дип кисәтә Шәрипҗанова. Саматның аңа үзе язып, шкаф ясарга ышандыруын раслаучы скриншот күрсәтә.

«Мин инде полиция бүлегенә барырга дип әзерләнеп куйдым. Безнең үзебезнең адвокат бар. Ул бөтен мәгълүматны алды да, хәзер бу эш белән ул үзе шөгыльләнәчәк. Әйе, җинаять эшен ачмаячаклар. Ниндидер гражданлык-хокукый маддәләр буенча, акчаларны кайтару өчен, судка бирәбез. Акча аның хатының телефон номеры буенча күчерелгән иде. Алар китергән зыянны капласын өчен, аның картасын блокировкалаячаклар», – дип сөйли ул.

«Минем дә авыр чаклар, эшлисе килмәгән вакытлар була, ләкин мин барам да эшлим», – дип тә язган мәҗлесләр алып баручы.

Тынычлана төшкәч, ул тагын сториска чыкты.

Күпләр безнең белән борчыла. Кемнәрдер, мин сорамасам да, киңәшләр бирә. Сезгә кызык булса: инде таныш 2 кеше язды. Берсе бу Саматның аңа 21 көн урынына инде 4 ай мебель эшләвен әйтте. Икенче танышым аның һаман да эшен эшләп бетермәвен әйтте. «Киләм-киләм, – дип ышандырып ята, – нәрсәдер үлчим, нәрсәдер оныттым, – дип». Бу кеше бик каты «запой»да. Минем инде бу кеше белән эшлисем килми. Хәзер башкаларны эзлим. Тикшерелгән кешеләр эзләгез, дип язган иде миңа берәү, – дип сүзен тәмамлады Гөлназ.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Мин артист дип борын чейган,ямьсез гамалларегез белан пиар ясаптаныласы киламе? Законга каршы бармыйсызмы? По договору ничасена ясалырга тиеш иде? 13.09.2023.
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Пиар ясавыгызмы? Ничасена хатле договор буенча ясалырга тиеш иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100