Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимовның кызы – блогер Гүзәл Галимова күкрәкләрен зурайткан

news_top_970_100
Айдар Галимовның кызы – блогер Гүзәл Галимова күкрәкләрен зурайткан
Социаль челтәрләр

Соңгы арада блогерлар берсен-берсе уздырып пластик операция ясата башлады. Кайсы да булса ошамаган әгъзаны үзгәртү буенча пластик операцияләрнең популяр булуы беркемгә дә сер түгел. Тик хатын-кызларыбыз бу турыда артык кычкырып йөрми иде кебек. Ә хәзер тышкы кыяфәтләрен үзгәртеп, моның турында аудиториясенә дә хәбәр итү кирәк дип табучылар саны артты. Кайберәүләре кызыксынучылар өчен туры эфир форматында консультацияләр дә үткәрә.

Данир Сабировның хатыны Миләүшә диастаз сәбәпле мондый операциягә яткан иде. Җырчы Лилия Хәйруллина һәм Илназ Сафиуллинның хатыны, блогер Айгөл Хуҗина исә күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясатты. Алар рәтенә тагын бер блогер – җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл Галимова да өстәлгән.

«Хыяллар төрле була. Мин аларның тагын берсе чынга ашуына бик шатмын. Мин маммопластика ясаттым. Мин моңа 2 ел дәвамында килдем. Күкрәкләрем матур булса да, 2 бала имезү үзенекен эшләде. Күкрәкләрем «бушады». Күкрәкләрем төбенә аз гына су салынган 2 целлофан пакет кебек иде. Пушаплы лифчикларга рәхмәт инде. 

Мин бу операцияне бик теләдем. Мин моны күбрәк үзем өчен, көзгедәге сурәтемне ярату өчен эшләдем. Бернинди куркыныч тарихлар да укымадым, мондый операция ясаткан кызлар белән генә киңәштем», – дип язган Гүзәл блогында. 

Гүзәл сторисларында күкрәкләрен беренче тапкыр көзгедән күргән видеосын да урнаштырган.

Монда мин беренче тапкыр яңа күкрәкләремне күрәм. Фигура бик үзгәрә, күкрәкләр хисабына бил күпкә нечкәрәк күренә, – дип сөйләгән блогер. – Сездән бик күп комментарийлар, смслар килә. Барыгызга да җавап биреп өлгерә алмыйм. Күпчелек язылучыларым позитив рухтагы смслар калдыра, котлый, матур теләкләр яза. Әлбәттә, араларында тәнкыйть утына тотучылары да бар. Мин моңа әзер идем, чөнки блогымны күптән алып барам.

Ничек кенә булса да, минем бу яңалыгымны сезгә дә сөйлисем килде. Аннан, әгәр дә 2 бала табып имезгәннән соң күкрәкләрем идеаль формада булып, мин барыбер аларны зурайтырга уйласам да, бу – бары тик минем генә эшем булыр иде. Бу – минем тормышым, минем сәламәтлегем, минем күкрәкләрем, – дип җавап биргән андыйларга Гүзәл. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Мәсхәрә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100