Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналына директор итеп Радик Артемьев куелган

«Барс Медиа»дан гауга белән киткән һәм «кире кайтачак» дигән имеш-мимешләре чыккан Радик Артемьев чыннан да «Татар радиосы»на кире кайткан.

news_top_970_100
«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналына директор итеп Радик Артемьев куелган
tatar-today.ru сайтыннан

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалының директоры итеп Радик Артемьев билгеләнгән. «ТМТВ»да моңа кадәр директор Тимур Сәйфетдинов, ә «Татар радиосы»нда директор 2016 еллардан бирле Равил Һадиев иде.

Тимур Сәйфетдинов соңгы ике елда Татарстаннан читтә яши. Ул «Интертат»ка каналның техник директоры булып эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

Тимур Сәйфетдинов «ТМТВ» каналында телеканал гамәлгә куелганнан бирле – 2012 елдан эшләде.

Фото: © ТМТВ каналының социаль челтәрләреннән

Равил Һадиев «Татар радиосы»нда 2016 елдан бирле директор иде.

Фото: © «Татар радиосы» сайтыннан

Артемьев Радик Иванович 2018 елга кадәр «Барс Медиа Групп» медиахолдингының генераль директоры урынбасары булып эшләде. Шул вакытта медиахолдингта үзгәрешләр булды. 2018 елда Марат Гәрәев «Барс Медиа» җитәкчесе вазифасыннан китте, аның урынына директор итеп, кызы Динә Гәрәева билгеләнде.

2019 елда Марат Гәрәев кызы белән компаниядән бөтенләй китеп барды, алар урынына директор итеп Айдар Галимовның администраторы булган Павел Волонихин билгеләнде. «Татар радиосы» директоры итеп – Равил Һадиев, Айваз Садыйров баш мөхәррир итеп куелды.

2020 елның башында компания бүленде – Радик Артемьев һәм Марат Гәрәев биналар белән идарә иткән «ИДЦ «Барс Медиа» ширкәтенә хуҗа булып калды,алар «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналыннан киттеләр. Аларда акционерлар идарә итә башлады. Марат Гәрәевнең кызы Динә Гәрәева «Барс Медиа» төркемендә директор булып калды.

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналы, Чуйков урамындагы бинаны калдырып, Себер трактына – арендаланган бинага күченеп китте. Шул ук вакытта кайбер җырчылар тарафыннан Динә Гәрәевага, «Барс Медиа» белән эшләгән җырчы Иркәгә карата бик зур шәхси гаепләүләр дә яңгырады.

Татар эстрадасы җырчылары ике төркемгә бүленде. Берәүләре «Барс Медиа»ның акционерларын гаепләсә, калганнары каршы чыкты.

Динә Гәрәева директор булып озак эшләмәде. Аның турында «Мәдәният министрлыгына килә» дигән сүзләр чыкса да, ул министрлыкка штатка эшкә кермәде. Әмма, безгә билгеле булганча, ул, министрлык заказы буенча, кайвакыт кайбер проектларны гамәлгә ашыра.

Элвин Грей «бу конфликтның асылы – финанслар» дип белдерде һәм Радик Артемьевны «икенче рольдә булудан туйганга бу конфликтны уйлап чыгаруда» гаепләде. Аның фикеренчә, «Артемьевның директор буласы килгән, Марат Гәрәевны да бу фикергә күндерә алган».

Ул Волонихинның аудит ясау өчен генә китерелүен әйтә. Волонихин компаниягә анализ ясаганнан соң, Динә Гәрәеваның яхшы белгеч булуын, ә менә «Артемьевка дәгъвалары булуын» әйтә. Дәгъваларның сәбәбе әйтелми, әмма аудит булу сәбәпле, алар финанска кагылышлы, дип аңларга кирәк. «Артемьевка исә, итагатьлек саклап, тимәскә карар кылганнар. Радик Иванович шушы игелекне йомшаклык дип кабул итә һәм Динә белән Иркәне ачыктан-ачык эзәрлекли башлый. Иркәгә «тәртипсез хатын-кыз һәм әни» дигән ярлык ябыштырып карады. Ни өчен нәкъ менә Иркә соң? Җавап күз алдында ук. Иркә шул ук Радик Ивановичның элеккеге проекты. Иваныч бу катлаулы хәлдә аңа өметләнә. Ә Иркә аның өметләрен акламый», – дип язды Элвин Грей.

«Ә артистлар иҗади һәм бик ышанучан кешеләр. Артемьев «Барс Медиа»га кайта, дигән имеш-мимешләр кайбер артистларның башларын әйләндерә», – дип нәтиҗә ясаган иде ул.

Һәм менә «имеш-мимешләр» чынга ашкан, дип әйтеп була. Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, Радик Артемьев – «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» директоры.

Радик Артемьевның үзе белән бу хакта сөйләшә алмадык. Ул, комментарий алырга теләк бар икәнен белгәч, «соңрак шалтыратыгыз» диде һәм бүтән җавап бирмәде.

«Татар радиосы» һәм «ТМТВ» каналының иҗади составында үзгәрешләр юк. «Татар радиосы»нда баш мөхәррир Рамил Шәрәфиев, «ТМТВ» каналында – Лилия Кадыйрова. Үзгәрешләр юк, әмма бездә булган мәгълүматлар буенча, коллектив «Нинди үзгәрешләр булыр икән?» дигән шикләнү белән яши. «Барс Медиа» акционерлары, күпмедер вакыт узгач, 2020 елгы конфликт вакытында үзләрен гаепләп чыгыш ясаган җырчыларны да кабат чакырдылар, аларның кайберләре (әйтик Алсу – Азат Фазлыевлар) «Алтын Барс» та алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100