Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльвира Хамматова кияүгә чыкты: «Бергә тигезлектә картайганда намазга да басарбыз»

Татар эстрадасына «Яшьли сөйгән ярым» җыры белән килеп кергән җырчы Эльвира Хамматова икенче мәртәбә кияүгә чыга. Шатлыклы хәбәр белән тулырак уртаклашу ниятеннән, Эльвира Хамматова белән «Интертат» әңгәмә корды.

news_top_970_100
Җырчы Эльвира Хамматова кияүгә чыкты: «Бергә тигезлектә картайганда намазга да басарбыз»

– Котлыйм, Эльвира! Икенче никахың гомерлек булсын! Әйдә, таныштыр инде безне кияү егете белән.

– Рәхмәт, Эльза! Амин, шулай була күрсен. Казандагы концертыма соңга кала идем. Каһвәмне күтәреп, җилфер-җилфер чапканымны күреп, бер егет мине машинасыннан күзли башлады. Гади генә мине чамалап, ярдәм кирәген күреп, машинасы белән якынрак килеп туктады. «Илтеп куярга кирәкмиме?» – ди, сөйләшеп киттек. Равил мине концертка илтеп куйды. Менә шулай таныштык. Аның игътибарлы булуын шундук күреп алдым. Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртәбез. Матур сүзләргә ышана торган вакытлар артта калды. Дөресен генә әйткәндә, матур сөйләп, буш вәгъдәләр бирүчеләр күп булды. Моңарчы эш-гамәлләре белән күрсәтә белүчеләр тормышымда булмады диярлек. Ә Равил эш-гамәлләре белән бик тиз арада күңелне яулады.

– Кайсы як егете? Танышкан вакытта җырчы икәнлегеңне белә идеме?

– Тумышы белән Сургут якларыннан. Миннән 3 яшькә яшь. Яшь аермасын зур дип санамыйм. Җырчы икәнлегемне белмәде. Машинасы белән туктап, «Кая барасыз?» дип сорагач кына белде. Анда да ачылып китеп, үзем турында «популяр җырчы» дип сөйләмәдем. Монда минем «йолдыз чире» дә булмады. Кабарынып, күперенеп йөрмәдем. Гап-гади икәнлегемне язылучыларым социаль челтәрләрдә дә белә. Гади авыл кызы булганымны һәрвакытта да әйтеп киләм. Әле бу авыл Балык Бистәсенә кермәгән очракта да! Күңелемә бакча эшләре дә якын. Иҗатта булсам да, популяр җырчылар рәтенә керсәм дә, күңел белән башка төрле, башка халәттә яшәүче кеше мин. Әлбәттә, Равил турында бөтен нәрсәне дә ачып саласым килми. Популяр кешенең сөйгән яры, киләчәктә тормыш иптәше булу – бер дә җиңел эш түгел. Тамашачыга үзем турында күп нәрсәне сөйләп бирсәм дә, өлешчә генә ул рөхсәт иткәннәрен әйтермен.

– Равил моңарчы өйләнгән булганмы? Кайсы өлкәдә хезмәт куя?

– Бер дә өйләнмәгән, балалары юк. Төзелеш өлкәсендә эшли.

– Әниең кияүне ничек кабул итте? Ошаттымы?

– Әтием Зиннурның арабыздан киткәненә 10 ел. Ул күргән булса, Равилне бер күрүдә ошаткан булыр иде. Беренче иремне күргәч, әтием әкрен генә карап торды-торды да: «Бу кеше белән яшәп бетерә алмассыздыр», – диде. Әтием кайлардан алып фикер йөрткәндер?.. Бүгенгә кадәр сер булып калды. Мин аның үзеннән дә сорамадым. Чөнки әтием үлеп киткәндә, беренче ирем белән аерылышмаган идек. Әтием булачак икенче иремне күргән булса, бик ошатыр иде. Равилнең миңа карата булган мөнәсәбәтен күреп, якын итәр иде, дип уйлыйм. Чөнки әти мине яратып, «кечкенә кызым» дип кенә үстерде. Нәкъ шундый мөнәсәбәтне мин Равилдән күрәм.

Әнием Гөлсинә белән Равилнең танышулары кызык кына башланып китте. Әни безнең чишмә суын ярата. Өйдә суның беткән вакыты. Равил мине әнием янына Балык Бистәсенә алып кайткан иде. «Әнинең суы беткән икән», – дидем. «Әйдә, алып кайтып бирәбез. Сезнең гаиләдә мин барлыкка килдем. Әниең беркайчан да сусыз тормаячак», – диде ул миңа. Әнигә дә шул сүзләрне әйтте. Равил тотты да чишмәдән су алып кайтып бирде. Чишмә дә якын түгел бит. Әллә ничә чакрым юл үтеп, иптәш кызымның әтисе белән барып, чишмә суы алып кайтты. Шулай итеп, Равил әниемнең күңелен беренче көннән үк яулады. Буй-кыяфәте дә ошады. Бераз сакаллы булуы да ошагандыр инде (көлә).

– Әллә намаздамы?

– Юк, намазда түгел. Бергә тигезлектә картайганда, намазга да басарбыз, Алла боерса.

– Улың Солтан белән мөнәсәбәтләре ничек соң? Бер-берләре белән уртак тел таба алдылармы?

– Әйе, улым Солтаным бар. Аңа 10 яшь тулды. Бүләкне дә без аңа Равил белән икәүләшеп алып бирдек.

Аллага шөкер, Солтан белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Чөнки мин аның белән танышып, бу темага сөйләшә башлаган вакытта ук: «Мине генә яраткан кеше түгел, ә улымны да үзенекедәй кабул итеп, чын ир-ат тәрбиясе бирә ала торган ир кирәк миңа», – дип әйткән идем. Минем борчылуларыма каршы: «Борчылма! Солтанга үз әтисе кебек була алмасам да, яхшы дус булырга вәгъдә итәм. Без аны кире какмыйбыз. Менә дигән егет итеп үстерәбез», – дип вәгъдә итте.

Дөресен генә әйткәндә, бу тема безнең өчен бик четерекле иде. Хәзер генә бу турыда ачылып сөйли алам. Узган елның декабрендә сольный концертымда Кыш Бабай чыгыш ясады. Аңа Солтан хат язган иде. Хатта стеллаж сораган. Аңа өстәп, «Безгә әти кирәк» дигән җөмләсе дә бар. Соңгы 3 елында Кыш Бабайга язган һәр хатында соңгы җөмлә итеп, «Безгә әти кирәк» дигән юл өстәлә иде. Әти кирәклеге тулы гаиләдә үсәргә теләвендә булды. Мәктәпкә ата-аналар җыелышына да улым белән икәү йөрдек. Анда укучыларның әтиләре, йә булмаса әти-әнисе парлашып килә бит инде. Мәктәптә ярминкәләр дә үткәрәләр. Анда да әтиләре белән бергә киләләр. Ә кайвакыт мәктәптән әтиләре каршы ала. Ә Солтан андый әйберне күреп үсмәде. Бар җиргә дә икәү йөрдек. Инде беренче ирем белән аерылганыма да 9 ел. «Менә булдырасың бит! Шулай кирәк!» – дигән сүзләрне улым ишетеп үсмәде.

Равил – төпле, тыныч кеше. Аллага шөкер, Солтан белән бик тиз уртак тел таптылар. Мин моңа бары тик куанам. Алдагы көндә дә шулай була гына күрсен иде, Ходаем.

– Равилнең әти-әнисе сезне ничек кабул иттеләр?

– Җырчы икәнлегемне дә, улым барлыгын да беләләр иде. Равил аларны алдан ук әзерләп куйган. Яшереп тора торган әйбер түгел. Ничек бар, шулай сөйләгән. Әтисе Илшат, әнисе Лениза бик яхшы кабул иттеләр. Баштарак, җырчы булгач, башка төрлерәк караган булганнардыр, бәлкем. Миңа сиздермәделәр. Аның гаиләсе минем гаиләгә охшаш. Әтисе гомер буе машина йөртүче булып эшләгән. Әнисе – укытучы. Минем гаиләдә дә нәкъ шулай. Ниндидер бер җылы, рәхәт атмосферага килеп эләктем. Әти-әнисе үз йортлары белән яшиләр. Беренче танышырга кайтканда, табыннар әзерләп көтеп торалар иде. Хәзер инде без аларга еш кунакка барабыз. Бергәләп җиләкләр җыябыз. Аларны концертка да чакырдым. Аллага шөкер, уртак телне бик тиз таптык. Бәхетемә күзләр генә тимәсен, дип әйтәм.

– Эльвира, бәхетле бул! Син моңа лаек!

– Амин, шулай була гына күрсен (күзләре яшьләнде – Э.Г.).

– Никах һәм туй көннәре билгеме инде?

– Алла боерса, август ахырларына никах укытырбыз, дип торабыз. Зурлап туйлар үткәрә торган чор түгел. Чорда да эш түгел. Мәсәлән, миңа ул туйлар кирәкми. Концертларда затлы күлмәкләрне киеп туелган. Начар мәгънәдә кабул итмәгез. Ул туй күлмәк кияр өчен генә булса иде. Эчтән тыныч кына, матур гына, хисләрне саклап, гаилә учагын тагын җылытып, ике якны да чакырып, матур итеп, зур булмаган компания белән кафе-ресторанда никахны үткәрергә планлаштырам. Равил каршы килмәстер, дип уйлыйм. Язылышу да булыр. Әлегә кайчан буласын белмим. Иң мөһиме – никах.

– Әңгәмәң өчен рәхмәт.

– Үзеңә рәхмәт. Укучыларыгыз минем фикерләр белән килешерләр, дип уйлыйм.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 11 август 2023
    Башкирочка
    Әстәгъфирулла!! Бу Динәнен элекке кияүе Мухутдинов бит Сургут якларыннан. Ничек инде шулай алдап язырга була, ойләнгән дә булган, баласы да бар Сургутта! Яшен дә алдап язган, ул малайга 30 яшь тә юк. Паспортын тикшермәгән мени кияугә чыгыр алдыннан?? Бу артистларнын ояты юк ахрысы, теләсә нәрсә сойлиләр, кеше алдап яталар!
  • 21 июль 2023
    Феникс
    Вот только рельсы впереди её поезда уже разбирают... В это трудно поверить, но через пол года (а может и меньше) Эльвира будет смотреть канал Белая Бабочка, Нарциссы и Фениксы на Ютубе...она все осознает что с ней происходит, узнает логику ЕГО поступков , но к сожалению будет поздно..Но,это ей поможет восстановиться потихоньку. Главное быть сильной и чтобы рядом оказались друзья. Видимо она должна пройти этот путь, чтобы трансформироваться и получить этот урок!
  • 12 июль 2023
    Исемсез
    Эльвира, беренче ирең кадереңне белмәгән, диләр. Икенче иреңнән уңсаң иде. Бәхет кенә телим сиңа, балам.
  • 11 июль 2023
    Исемсез
    Бэхетле булыгыз,Эльвира! Вы заслуживаете!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100