Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»

Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше («элекке» дип язарга әлегә тел әйләнми) Эльмира «Интертат»ка үзенең хәлләрен сөйләде, Ришат белән аралары өзелүнең берничә сәбәбен әйтте. Ләкин сорауларга сайлап кына җавап бирде, аларның күбесе һавада эленеп калды.

news_top_970_100
Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»
фотолар социаль челтәрләрдән алынды

Эльмира, үзегезне ничек хис итәсез?

Безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда кешеләрнең өйләнешүе, кабат аерылышуы гадәти хәл, Гөлназ. Шуңа да хатын-кызлар мине аңлар, дип уйлыйм.

Мин бүгенге көндә игътибарымны бу хәлләрдән читкә юнәлтергә тырышам. Минем яраткан шөгыльләрем бар, тренировкага йөрим. Аннан, эш буенча кеше арасына чыгып йөргәндә, елап утыра алмыйм бит инде. Көчле кеше буларак та хис-кичерешләремне беркемгә дә күрсәтмәскә тырышам. Йокларга ятар алдыннан гына барысы да яңара һәм кыен булып китә.

Без Ришат белән 3 ел бергә булдык. Аңа карата хисләрем бар, һәм мин аларны бер мизгелдә алып ташлый алмыйм. Алга таба ничек булыр, белмим. Бәлки, хисләрем сүнәр, һәм мин нәкъ менә шул вакытта «аерылышуыбыз әйбәт булган» дип уйлармын. Ә бәлки, киресенчә, миңа аннан башка начар икәнлеген аңлармын. Әлегә хисләрем бар, Гөлназ, анысын яшермим…

Әле берничә атна элек кенә социаль челтәрләрдә сез бәхетле пар булып күренә идегез. Ничек шулай капыл гына аерылышырга булдыгыз?

Безнең арадагы бу хәлләр халыкка сөйләгәннән күпкә алдарак булды. Аңа хәтле 1 ай, бәлки, аннан да артыграктыр, без инде аерым яши идек. Ул – авылда, мин Казанда тордым. Минем Казанда үз фатирым да бар, мин хәзер шунда торам. Ришатның минем әни белән мөнәсәбәтләре бик яхшы. Казанга килгән саен, ул аның янына хәлләрен белешергә керә. Әни исә аны тәмле итеп сыйлый. Ул аны үз улы кебек якын кабул иткән иде һәм, бернигә дә карамастан, шулай булып калачак та, ди. Ришатка үзе янына кереп йөрергә кушты. «Сөйләшеп утырырбыз, тәмле итеп ашатырмын, кирәк вакытыңда терәк булырмын», – диде. Дөресен әйтергә кирәк, әни әле һаман безне киредән кавышырбыз дип өметләнә. Ләкин мин үзем моңа бик шикләнәм. Мин хәзер башка планнар белән яшим. Тормыш – тормыш инде, иртәгә нәрсә буласын белмибез.

Димәк, без моңа кадәр инстаграмда күреп ияләшкән идеаль Фазлыйәхмәтовлар гаиләсе – күз буяу гына иде? Аерылышуыгызның төп сәбәбе нәрсәдә булды соң?

Мин Ришат белән танышуга ук, аның продюсеры, администраторы, пиар-менеджеры булып эшли башладым. Без тәүлегенә 24 сәгать бергә идек. Әйе, барысы да шәп, «текә» барды, көне-төне концертлар, төрле проектлар турында сөйләшә идек. Ләкин мин әкрен генә шул дәрәҗәдә эшкә кереп киттем, гаиләдәгә мәсьәләләрне без инде хәл итми башладык. Безне берара бары тик эш кенә бәйли башлады. Һәм менә өйләнешеп 2 ел узгач, мин аның өчен кем ролендә соң, дип уйлана башладым. Мин Ришатка кем? Продюсеры, администраторымы, әллә хатынымы? Мине ирләре белән бер фирмада, шоу-бизнеста эшләүче ханымнар яхшы аңлар. Минемчә, хатын-кыз – хатын-кыз булырга, үз вазифаларын үтәргә тиеш бу дөньяда. Һәм ир белән хатын аерым булган вакыт аралыгында сагынышып күрешергә тиешләр. Киләчәккә, ялларга уртак планнар корылырга тиеш. Ә без, көне-төне бергә булып, коллегалар да түгел, якын дусларга әверелдек. Һәм мин бер мизгелдә үземә игътибар, наз, хатын-кыз ролендә булу җитмәвен аңладым. Без бу турыда бер генә сөйләшмәдек. Ул мине баштарак аңламады.

Ришат тырышмады түгел, тырышты. Ләкин күпмедер вакыттан соң бар нәрсә дә үз урынына кайта иде. Шуннан соң мин мөнәсәбәтләребездә пауза алырга тәкъдим иттем. Ришат, хисләргә бирелеп: «Бернинди пауза да булмаячак, аерылышасың килсә, әйдә, аерылышыйк», – диде. «Мине яратмыйсың син, дөресен әйт», – ди башлады. Бу вакытта нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Ришат «мөнәсәбәтләрдә пауза ясап булмый» дигән фикергә килде, һәм шул фонда без аерылыштык.

Ләкин бу гына да төп сәбәп түгел. Безнең аерылышуның сәбәпләре бик күп булды, мин сезгә алар турында сөйли алмыйм. Шәхси әйбер – шәхси булып калырга тиеш. Гөлназ, син мине аңлыйсыңдыр, дип ышанам. Күрәсеңме, мин хәтта фикерләремне дә туплый алмыйм. Сиңа җавап бирер алдыннан да бик борчылдым. Чөнки миңа барысын да яңартырга туры килде.

Гаиләдәге әйберләрне халыкка чыгарып сөйләү миңа хас түгел. Гаиләдәге – гаиләдә калырга тиеш. Ачуланышулар, авыр моментларны сөйлисем килми.

Ришат – бик яхшы, бик талантлы кеше. Мин аның тормышында барысы да яхшы булуын телим. Ниятләре барып чыксын. Мин, бернигә дә карамастан, мөмкинлекләремә карап, аңа терәк булырга тырышачакмын.

Без аның белән эт белән мәче кебек аерылышмадык. Без аның белән талашмыйбыз. Ул – мине, мин аны гаепләмим.

Сезнең белән йөри башлагач, Ришат күтәрелеп китте, имиджын үзгәртте. Төшенкелеккә бирелеп, кабат югалмасмы икән? Аның авыр вакытларында шешәгә үрелгән чаклары да булды. Эчүгә сабышмасмы?

Ришат хәзер эчми, тырыша. Мин моңа бик шат. Уразалар тота башлады. Быел Рамазан аеның башыннан ахырына кадәр ураза тотты, тәравих намазларына йөрде. Хәзер дә мәчеткә җомга намазына йөри. Йөридер, дип уйлыйм. Безнең бу темага күп тапкырлар сөйләшкән булды. Дин юлы аңа ошый, аны намаз укырга тарта. Мин аның бу юлдан тайпылмачагына ышанам, алга таба тагын да ныграк кереп китәр, дип уйлыйм. Гастрольләргә кузгалганда да, машинага кереп утыргач, дисбе алып, «бисмилла» укый. Ришат бик нык үзгәрде. Күз тимәсен аңа, әлхәмдүлилләһ, дип кенә әйтергә кирәк.

Әйе, ул – талантлы, әйбәт кеше. Ләкин мин аның белән шундый булганы өчен генә яши алмыйм. Минем дә үземә карата хатын-кызга карата булган мөнәсәбәт, кайгыртучанлык, игътибар тоясым килә. Без бит әле 3 ел гына яшәдек, 15 ел узмаган. Ир-ат игътибары җитми. Ришат үзе бу темага бөтенләй сөйләшергә теләми. Мин аның белән бу турыда сөйләшә башлагач та, тузына башлый. Ул үзе биргән игътибар, безнең гастрольләрдә, чараларда 24 сәгать бергә булуыбыз җитә, дип уйлый. Чынлыкта, бу – игътибар түгел. Игътибар ул – икәүдән-икәү генә кичләр уздыру, романтика, чәчәкләр һәм башкалар.

Аерылышуыгызда Ришатның беренче хатынының катнашы юкмы?

Аның беренче никахы турындагы сорауларга җавап бирмим, чөнки бу миңа бөтенләй кагылмый.

Сезне бәби алып кайтырга теләгән идегез дип беләм, Эльмира. Бала гаиләгезне саклап кала алган булыр идеме?

Бу – бик шәхси сорау һәм мин аңа җавап бирмәячәкмен.

Хәзер Ришатның концерт директоры кем булыр икән?

Концерт директоры вазифаларымны башка кешеләргә тапшырам. Концертларны алга таба алар оештыра башлый. Кем икәнлекләрен әйтмим, соңрак барысын да белерсез. Ришатның танышлары, мин аларга ышанам.

Артист тормышында үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы пиар – иң шәп пиар. Халык моны «Ришатның гастроль туры алдыннан оештырылган пиар-юл» дип кабул итә. Сез ни әйтерсез?

Бу – пиар түгел, Гөлназ. Андый әйберләр белән шаярмыйлар. Аллам сакласын андый әйберләрне пиар итеп сөйләргә. Әйе матур пар идек бит, шуңа кеше яза инде. Тик бөтен нәрсә дә без теләгәнчә генә бармый.

Алга таба да шоу-бизнес өлкәсендә эшләячәксезме? Казанда каласызмы?

Мин шоу-бизнес өлкәсендә калмам, мөгаен. Хәзерге вакытта башка эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итеп йөрим. Казаннан бөтенләй китүем дә ихтимал.

Рәхмәт, Эльмира, барысы да җайланыр, дигән теләктә калабыз.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 июль 2023
    Исемсез
    алкоголь якшылыкка китерми, ир кочен ала, ирне идэн чупрэгенэ эйлэндерэ
  • 18 июль 2023
    Исемсез
    Ир буларак шэлперэйгэн,, сэбэбе шул гына, э яшь хатынга кич саен игтибар кирэк.
  • 15 июль 2023
    Исемсез
    Нэрсэ дип тэ эйтергэ белгэн юк инде. Аптыраш монда.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100