Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закировның әнисе вафат

news_top_970_100
Рөстәм Закировның әнисе вафат
социаль челтәрләр

Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсе зур югалту кичерә. Рөстәм Закировның әнисе вафат булган.

Авыр хәбәрне социаль челтәрләрдә: «Әни, киттең… Урының оҗмахта булсын. Бик зур рәхмәт сиңа барысы өчен дә», – дип, аның тормыш иптәше, җырчы Люция Мусина җиткерә.

Разия апа инде өлкән яшьтә иде. Узган ел «Ирек мәйданы» газетасына биргән әңгәмәсендә Рөстәм Закиров әнисенең абыйсы белән килене тәрбиясендә булуын сөйләгән булган.

«Әнине 3 ел элек абый белән киленебез Лилия Урта Пошалымнан Мәтәскәгә үзләренә алып китте. Иң зур шатлыгым – ул ялгыз түгел, тиешенчә караулы. Абыйның хатынына зур рәхмәт! Төпчек бала буларак, аны без карарга тиеш булганбыздыр да... Әнигә 92 яшь тула. 84 яшенә хәтле җир җимертеп эшләде, икешәр үгез асрады, бәрәңге дә үстерде. Соңгы елларда биреште», – дигән ул анда.

Сәхнәдәш дуслары, язылучылары, дуслары Закировларның тирән кайгысын уртаклаша. «Разия апаның урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Сезнең гаиләгезгә, якыннарыгызга күркәм сабырлыклар телим», «Әнине югалту – иң авыры. Якын кешегез өчен җәннәт ишекләре ачык булсын», – дип язып калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100