Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде»

Бу көннәрдә «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырлары аша танылган, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтовның үз теләге белән махсус операциягә китүе билгеле булды. «Интертат» җырчы белән элемтәгә кереп, бүгенге вазгыять, иҗат юлы, эстрада, киләчәккә планнары хакында сөйләште.

news_top_970_100
Махсус операциягә киткән Радик Динәхмәтов: «Якыннарымның берсе дә «барма» дип әйтмәде»
Барлык фотолар да Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

«Тынлы оркестр» дигән сүзне ишетү белән комиссариатка йөгереп бардым»

Радик абый, сезнең үз теләгегез белән махсус операциягә китүегезне ишеттек. Иҗат һәм хәрби эш – бер-берсеннән ерак төшенчәләр. Солдат формасы кияргә нәрсә этәргеч бирде?

Моннан берничә ай элек Уфаның Үзәк базары янында автор-башкаручы булган бер якын танышымны очраттым. Хәрби киемнән реклама брошюралары таратып тора. Сөйләшенеп киттек. «Синең вакытың җитте» дип язылган брошюраны миңа да бирде. Мин моны өемә алып кайтып, студиягә элеп куйдым. Уйланырга күпмедер вакытым булды.

Филармониядәге бер хезмәттәшемнең туганы хәрби комиссариатта эшли. Шуның аша Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белеп алдым. Икенче көнне үк хәрби комиссариатка киттем. Мондый приказ, чыннан да, бар икән. Республика җитәкчелеге тарафыннан 17 штат, инструментлар һәм башка җиһазлар өчен акча да бүлеп бирелгән.

Хәрби контрактны 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә төзедем. 6 июльдән полигонда өйрәнүләр башланды. Кызганыч, тынлы оркестр өчен коллектив җыела алмады. Мин монда булган дәвердә әле бер генә музыкант та килеп контракт төземәде.

Фото: © Филармония оркестрында концерт вакытында

Тик мин вакыйгаларның теләсә нинди борылыш алуына әзер булып килдем. Командир: «Радик, оркестр җыеп булмады. Син барыбер каласыңмы?» – дип сорады. Мин интуиция буенча моңа әзер идем инде. Беренче атна документ эшләре, медицина тикшеренүләре белән узды. Башта мине пехотага билгеләгәннәр иде. Соңрак медвзводта санитар җитмәве ачыкланды һәм мине шул взводка санитар итеп куйдылар.

Без биредә һәр көнне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәбез. Безнең төп максат – яраланган кешене тиз арада куркынычсыз урынга чыгару һәм беренче секундларда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү. Ләкин бу безне хәрби әзерлек эшеннән азат итми. Төштән соң хәрби күнекмәләр үтәбез. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк – без соң чиктә генә кулга мылтык алачакбыз. Төп бурычыбыз – гомерләрне коткарып калу.

Сез махсус операциядәге солдатларга рухи яктан ярдәм итәргә теләгәнсез инде.

Әйе. «Тынлы оркестр» дигән сүзне ишетү белән комиссариатка йөгереп бардым. Музыкантлар җыелмады шул.

1943 елның 23 февралендә Иосиф Сталин СССРның барлык республикаларында хәрби-тынлы оркестр мәктәпләре ачарга приказ бирә. Мин дә 1976 елда шул мәктәпләрнең берсен тәмамладым. Сталинның төп максаты – шушы оркестрлар белән чыгыш ясап, сугышта булган солдатларның рухын күтәреп җибәрү була.

Безнең булачак оркестр да шушы максатны күздә тота иде. Әле өмет өзелеп бетмәгән, бәлки, кисәк кенә 17 егет килеп чыгар. Приказ әлегә ачык.

Мин 1983 елда Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә инженер гаскәрләрендә хезмәт иттем. Анда да тынлы оркестр бар иде. Минем хәрби билетта да код белән «тынлы оркестр музыканты» дип язылган.

Махсус операция турында нәрсә уйлыйсыз? Озакка барырмы икән?

Озакка барырмы, юкмы дигән сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Шуны әйтә алам – минем илбашыбыз Владимир Путин, аның фикерләре, гамәлләренә карата хөрмәтем бик зур. Телевидение яки радиода чыгыш ясаганда да минем аның сүзләрен тыңлап бетермичә, бүленеп китеп барганым юк. Моңа хәтта әнкәй дә ияләнгән инде.

Безне биредә: «Һәрберегез үз эшен автомат рәвештә башкару дәрәҗәсенә җитсә, бу – армия өчен дә, үзегез өчен дә зур плюс булачак», – дип өйрәтәләр. Бүгенге көндә минем бурычым билгеләнгән.

Башкортстанның төрле районнарыннан даими концертлар белән килеп торалар. Әле бу көннәрдә генә Стәрлетамаклылар, якташларым – Дүртөйлеләр килеп концерт биреп китте. Алар да биредә бер үзгә, рәхәт атмосфера тудыра.

«Барма» дип берсе дә әйтмәде»

Китәсегезне белгәч, якыннарыгыз нәрсә диде? «Барма» дип үгетләүләр булмыйча калмагандыр.

«Барма» дип, берсе дә әйтмәде. 45 яшьлек сеңлекәшем генә: «Син бу турыда әнкәйгә ничек әйтәсең?» – дип сорады. «Мин әнинең реакцияcе нинди булачагын беләм», – минәйтәм. Шулай булып чыкты да. Әнкәй янына килеп: «Әнкәй, мин үз теләгем белән 1 елга хәрби оркестрга контракт төзедем», – дидем. Чөнки ул вакытта оркестрда хезмәт итәчәгемә тулысынча ышана идем әле. Әнкәй, кулын күтәреп, белгән бөтен догаларын укып чыкты да: «Балакаем, исән-сау йөр. Үзеңнең теләгең, хәерле булсын», – диде. Сеңлекәш әнинең бу сүзләреннән аптырап ук китте.

Улым тыныч кабул итте. Ул инде зур егет, тиздән 18 яшен тутыра. Әле яңа гына мәдәният институтына укырга керде.

32 яшьлек кызым борчылып алды. Хәрби оркестрда эшләячәкмен, дигәч, якыннарым: «Кайчан репетиция башлана?» –- дип, гел сорап тордылар. Аларга озакка сузмыйча гына дөресен әйтергә туры килде. Әнкәй генә хәрби оркестр җыелмаганны, минем санитар булып хезмәт итәчәкне белми әле.

Барысына да: « Борчылуыгыз миңа ярдәм түгел. Җылы сүз, изге теләкләр генә кирәк. Сез бу ситуацияне кабул итәргә тиешсез. Кабул итсәгез, сезгә дә, миңа да җиңел булачак», – дип аңлаттым.

Фото: © Махсус операциягә китәр алдыннан кызым Сабина белән

Ә сез үзегез кабул иттегезме «музыкант булам» дип контракт төзеп, санитар буларак ут эчендә хезмәт итәчәгегезне?

Әлбәттә, кабул иттем. Мин – 9 яшьтә үк авылдан чыгып китеп, хәрби дип әйтерлек Уфа музыка мәктәбендә белем алган бала. Анда безнең бик кырыс режим иде. Суыкмы, җылымы – иртән урамга чыгып зарядка ясыйсың, уку расписание буенча. Гражданлык оборонасы, автомат сүтү-җыю, строевойда йөрүләр – барысын да уздык. Мәктәпне тәмамлауга ук армиягә киттем. Шуңадыр мин биредә үземне «үз тәлинкәмдә» хис итәм. Башым белән кая килүемне аңлап, риза булып килдем. Ходай ярдәме белән миңа әлегә җиңел. Эссе булганга егетләр бронежилетлар, каскаларны вакыт-вакыт салып торырга киңәш итә. «Юк, салмыйм, мин кырысрак шартларга ияләнә торам», – минәйтәм.

Яшәү шартлары зарланырлык түгелме?

Яшәү шартлары – әкият. Беренчедән, мин монда ашарга өйрәндем. Мин Уфада төшке аш кына ашап, кичләрен каһвә эчеп ияләшкән. Сәхнәдә яхшы күренү өчен дә үземне контрольдә тота идем. Ә монда бик зур физик нагрузка бара, ашамыйча берничек тә булдырып булмый.

Яхшы киемнәр һәм форма бирделәр.

«Әле дә син бар әле дөньяда» җырыннан соң язмышым тулысынча үзгәрде»

Радик абый, сезне хәзер сирәк ишетәбез, аеруча Татарстанда. Соңгы вакытта нәрсәләр белән шөгыльләндегез? Иҗатта ниндидер пауза булып тордымы?

Минем иҗаттагы пауза 18 елга сузылды. Малай туды да, ничектер, төп игътибар балага юнәлтелде, бу еллар улым белән узды, дип әйтергә дә була. Минем инде 18 ел сольный концертлар биргәнем юк.

Туктадым дисәм дә, тулысынча иҗаттан читләштем дигән сүз түгел бу. Уйланулар, эз­ләнүләр чоры булды, күңелгә ниндидер яңа җырлар килде. Үземә читтән карый башладым.

Әлбәттә, музыкадан ерак китә алмадым мин. Башкорт филармониясендә беренче тынлы оркестр ачылу белән мине шунда чакырганнар иде. 6 ел инде шунда эшлим.

Хәзер монда да үземнең артистлык бурычымны үтәргә тырышам – полигонда да, җырлар җырлап, хезмәттәшләремнең күңелен күтәрәм.

Сезне барысы да таный инде.

Таныйлар. «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» җырларын сорыйлар. Мин исә шат кына, җырлыйбыз, әлхәмдүлилләһ.

«Әле дә син бар әле дөньяда» – сезне популяр иткән җыр. Аның тарихын сөйләп үтегез әле.

Шәриф ага Биккол бу шигырьне 1964 елда үзенең сөйгәне, хәләл җефете, Казан кызы Рәйсә апайга багышлап яза. Шунысын да әйтергә кирәк: ул шигырен Шәриф агай яратудан да түгел, ә әрнүдән язган. «Әле дә син бар» дигәндә басым «әле дә» сүзенә төшә. Боларны миңа 92 яшьлек Рәйсә апай сөйләде. Ул моннан 3 ел элек мәрхүм булды. Соңгы елларда аның белән бик якын аралашып яшәдек.

«Рәйсә апай, бу җырны Шәриф ага минем башкаруда ишетеп калдымы?» – дип сорадым берсендә. «Әйе, иртән аш бүлмәсенә чәй эчкәндә, радиодан шушы җырны куйдылар. Минем җыр бит бу, дип, бик сөенде, канәгать калды. Нинди егет җырлый икән?» – дип кызыксынды», – диде. Шунда Шәриф аганы эзләп табасы, рәхмәтләремне җиткерәсе калган да бит. Мин үземне моның өчен хәзер дә битәрлим, яшьлек белән уйланылмаган.

Ә инде җырның көен 1983 елда музыкант, композитор Байрас ага Абдуллин шулай ук Рәйсә исемле тормыш иптәшенең юбилеена бүләк итеп яза. Туганнар җыелган мәҗлестә: «Рәйсәм, миннән сиңа бүләккә көй», – ди ул. Көйнең тәэсиреннән барысы да әсир кала, моңа сүзләр дә кирәк, дигән фикергә киләләр. Икенче көнне Рәйсә апай белән Байрас агайның, көйгә сүзләр эзләп, Шәриф агайның китабын ачып җибәрүләре була, шушы «Әле дә син бар әле дөньяда» дигән шигырь килеп чыга. Иң беренче булып, китапның шул юллар язылган бите ачыла. Бу җыр белән бәйле тагын бер гаҗәеп хәл булган иде. Рәйсә апай миңа Шәриф аганың китабын бүләк иткәч, миңа да беренче булып нәкъ шул шигырь ачылган иде.

Ә инде аның җыр буларак минем кулга килеп эләгүе болайрак булды. 1992 ел, минем Башкорт академия театрында музыкант булып эшләгән вакытым (мин анда 10 ел эшләдем). Байрас ага театрга килеп, миңа ноталар язылган кәгазь калдырып киткән. Аның бер ягында «Саумы, туган якларым», икенче ягында «Әле дә син бар әле дөньяда» җырының ноталары иде. Менә шул көннән, шул җырдан язмыш тулысынча үзгәрде инде минем. Милли симфоник оркестрдан, театрдан китеп, 13 кешелек коллектив җыеп, озын матур сәяхәткә чыктым. 1995 елда Казанда 10 концерт бирдек. Казан милли-мәдәни үзәгендә аның ул чактагы җитәкчесе Ринат Закиров һәм Камал театры директоры Шамил Закиров ярдәме белән, концертларым бик зур уңыш белән узды. Алар – миңа Татарстанга юл салучы кешеләр. Шамил Зиннурович мине радио-телевидение аша танытса, Ринат Зиннурович шул 10 концертымның югары дәрәҗәдә үтүенә булышлык итте. Шушы 2 кешегә мин гомерем буе рәхмәтле булачакмын.

«Гомерем буе ике театр – Камал һәм Башкорт драма театрына рәхмәтлемен»

Кинәт популярлашып китү кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер бу популярлыктан югалып кала, кемдер «йолдыз чире» белән авырый башлый.

Миңа 1995 елда инде 30 яшь булуын да исәпкә алырга кирәктер, Гөлназ. Мин бит сәхнәгә 20 яшьтә чыкмадым. Хәзерге эстрада менә бик нык яшәрде. Әлхәмдүлилләһ, яшьләребез нык матур. Моннан берничә ел элек «ТМТВ» телеканалы Уфага килеп концерт бирде. Мин Казаннан килгән җырчыларыбызга «ах» дип сокланып, залдан карап утырдым. Ә минем 30 яшьтә башымда нидер булгандыр инде. «Кинәт килеп керү» дип әйтү дә дөрес булмастыр. Шушы «Әле дә син бар әле...» җыры белән салмак кына, матур гына итеп килеп керелде эстрадага.

Аннан, сәхнәләргә чыга башлаганчы, мин ничәмә-ничә ел театрда эшләдем. Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, якташым Илсөяр Газетдиновалар белән музыкант буларак концертлар куеп йөрдек. Болар барысы да җыр дөньясына кереп китүемә этәргеч булды.

Башкорт театрының ул вакыттагы баш режиссеры Рифкать Исрафилов та миңа сәхнәгә юл ачты. Шуңа да мин гомерем буе ике театр – Камал театры һәм Башкорт драма театрына рәхмәтлемен. Алар мине артист итте, алар миңа канат бирде, алар мине сәхнәгә чыгарды.

«Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» җырлары миңа иҗатымның иң башында ук килделәр һәм бүген дә тамашачым белән элемтәне өздермичә яшәтәләр.

«Сәхнә ул – рентген, ул артистны үтәли күрсәтә»

Бүгенге эстрадада җырның авторлык хокуклары өчен ызгыш-талашлар чыгып тора. Сезнең чорда ничегрәк иде?

Мин үземнең җырларымны башкарган танылган һәм үзешчән артистларның санын да югалттым инде. «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырын бик күпләр җырлый. Миннән кайвакыт: «Ничек син җырларыңны башкаларга бирәсең?» – дип тә сорыйлар. «Ничек инде бирмим, алар бит җырлар өчен, сандыкта тотар өчен түгел», – дим. «Әле дә син бар әле дөньяда» җырын шунда ук Габделфәт Сафин җырлый башлады. Аның хәзер нинди генә матур вариантлары юк. Дуэтлар, квартетлар. Вариантлар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр кызыграк.

Мине Ходай саклады андый җәнҗаллы тарихлардан. Мин сораган кешеләргә җырларымны гына түгел, минусовкаларны да өләшәм. Әле шушы көннәрдә дә «Таң атканда» җырының минусовкасын сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Бүгенге татар-башкорт эстрадасын ничек бәялисез?

Алда әйтүемчә, «ТМТВ» телеканалы концертын карап, шаккатып утырган идем. Мин концертны андый дәрәҗәдә булыр дип көтмәдем. Музыканың сыйфаты, бизәлеш, оештыру – барысы да искиткеч. Андый концертта күптән булганым юк иде, ретро-җырчы буларак үземне чакыруларына да бик рәхмәтлемен.

Дөрес, бүгенге эстрада яшьләре арасында бер-берсен кабатлау тенденциясе, минусовка, аранжировкаларда охшашлык китте. Ләкин музыка сыйфаты көннән-көн яхшыра бара. Аранжировкалар бик кыйммәт торса да, яшьләр аның өчен акча таба һәм аны иҗатка сарыф итә.

Аранжировка белән генә эш бетми, анысы. Иң беренче чиратта җырның сүзе, көенә дә игътибар бирелсен иде. Нәрсә турында уйлап яшәвең, синең халәтең дә тамашачы өчен мөһим. Сәхнә ул – рентген, ул артистны үтәли күрсәтә. Ялтыравык костюмнар киеп, «бу артист болай җырлый, мин дә шулай яздырыйм әле» дип, кем артыннандыр куарга кирәк түгел. Һәр кешенең үз тавышы, үз моңы, интонациясе булырга тиеш.

Сәхнәдә яшьләр күп булуына мин шат һәм алар арасында иң-иңнәре дә бар.

Сезнең 90нчы елларда популяр булган җырларыгызны бүген дә яратып тыңлыйбыз. Ә бүгенге эстрадада шулай истә калырлык җырчылар, мәгънәле, онытылмаслык җырлар бармы?

Авыр сорау. Мин менә «Әле дә син бар...» җырын бер дә популярлашыр дип уйламаган идем. Шул чорларда «бу – шлягер, хит булачак» дип бер җыр сатып алдым, аңа күп көч куйдым. Ә ул җыр гап-гади җыр булып калды. Концерттагы 25 җырның барысы да шлягер булып бетә алмый бит, моны аңларга кирәк.

Ә бөтенләй уйламаганнары хит булып куйды. «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырын авторы Дилә апа Булгакова: «Радик, чәй эчәргә кил әле», – дип чакырып алды. Мин барганда, анда җырның көен иҗат иткән Риф Арысланов та утыра иде. Алар икәүләшеп миңа шушы җырны тәкъдим иттеләр. «Күрше хакы – тәңре хакы»н: «Без сиңа бер җыр алып килдек, җырлап кара әле», – дип, Роберт Тимербаев белән Рамил Чурагулов тулай торакка алып килеп бирделәр. Алар танылды.

Шуңа да җырны махсус эзләп, аңа вакыт, көч сарыф итеп, алдан үз-үзеңә «бу җыр шлягер булачак» дип әйтеп кую кирәкмидер. Яшәргә, тормышка шатланырга, тормышыңда булган хәлләргә сөенергә кирәк. Әгәр син үз-үзең белән гармониядә яшисең икән, популярлашачак җыр сине барыбер таба.

Илһам абый Шакировның язмалары, интервьюларындагы фикерләрен еш искә төшерәм. Ул һәрвакыт хезмәт турында сөйли. Үз өстеңдә тырышып эшләү дә, иртән торып үзеңне эшләргә этәрү дә, барысы да керә аңа. Илһам абыйның үземә биргән киңәше дә гомерлеккә исемдә калды. Ул вакытта әле аудиокассеталар вакыты. Казандагы «Кышкы моңнар» фестивалендә Илһам абый: «Радик балам, аудикассетаңда бер тональлектәге берничә җырны рәттән куйма. Концертларда да бер тональлектәге җырларны тоташ җырлама, аралаштыр», – дип әйткән иде. Илһам абыйның профессиональлеге, яшь буынны тыңлап, күзәтеп, шул сүзләрне әйтүе – ул да хезмәт. Аның ул сүзләрен хәзер мин яшьләргә җиткерергә тырышам.

Фото: © Үз теләге белән махсус операциягә китүчеләрне оркестр белән озаттык. Чын патриот, Әфганстан сугышын узган якташым Рәшәт белән.

«Рэп һәм башка стильдәге җырларның эстрада яки халык җырлары кебек популярлашуын көтәргә кирәк түгел»

Сез рэп стилендә дә җырлагансыз. Ул чорда рэп белән сәхнәгә менү яңалык итеп кабул ителгәндер? Бүгенге көндә татар эстрадасында төрле стильдәге җырлар популярлаша алмый. «Неформат» булуларына сылтап, аларны радио-телевидениегә үткәрмәү проблемасы да бар. Эстрада җырларыннан тыш башка стильдәге җырлар да популярлашсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Рэп яки башка стильдәге җырларның эстрада яки халык җырлары кебек популярлашуын көтәргә кирәк түгел, минемчә. Чөнки тамашачының ихтыяҗы башка.

Мин иң беренче тапкыр Рим Хәсәновның бер җырын башкарган идем. «Син кайгырма, ялгызың булганыңа» дип, хәтерлисездер, бәлки. Белмим нигәдер, мин ул җырны «подтанцовкалар» куеп, рэп итеп җырларга карар иттем, күңел кушкандыр инде. Рим Хәсәнов үзе дә шок халәтендә калган иде. Ул җыр башкарылды. Әйе, кызык, бу – яңалык булды. Тик шуның белән аның миссиясе тәмамланды. Вальслар бар, алар да җырлана һәм кала. Рэпка аңа төрле булырга кирәк, сүзләре, хәрәкәтләре, барысы да төрле булырга тиеш. Ә болай рэп җырлыйм да, танылам, халык артисты булам, дип әйтеп булмый. 2 сәгать рэп тыңлатып булмый халыкка. Концерт барышында берничә рэп башкарырга була. Казанда «Сандугач» фестивалендә мин, инглиз теленә тәрҗемә итеп, Рим Хәсәновның бер җырын башкардым. Сез халыкның реакциясен күрсәгез икән. Башта берничә секунд тынлык, кабат аз гына кул чабулар. Халык шокта калды. Аңламадылар. Бу нәрсә турында сөйли? «Не та публика». Мин бу җырны «сольный» концерттан соң берәр төнге клубка барып, яшьләргә җырларга тиеш идем. Ул анда шундый яхшы үтәр иде. Һәрбер нәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар. Шушы кагыйдә буенча яшәсәң, дөрес була.

Ә ни өчен безнең халык эстрада җырларын ярата соң? Моны менталитет белән бәйләп карарга буламы?

Моны татар-башкорт халкына бәйләп карарга кирәкми. Теләсә кайсы илне алыгыз, бөтен җирдә яхшы попса өстенлек итә. Популяр музыка дип атала ул. Ни өчен ул популяр? Сәбәбе гади – халык эштән, мәсәлән, заводтан кайткач, опера яки симфония тыңлый алмый. Аңа җиңел, популяр музыка кирәк. Шуңа да бөтен илләрдә дә радио һәм телевидение эфирларында беренче номерлы музыка – попса. Телевидение өчен ул инде – бер калак бал кебек. Чөнки андый җырларны халык тыңлый, башка каналга күчереп куймый. Кеше караган саен телевидениегә зур күләмдәге акчалар килә. Шуңа да күпчелек каналларда тәүлекләр буе популяр музыка уйный.

Башка каналларның да үз караучысы бар. Минем яраткан телеканалларым «Культура», «Спорт», үзебезнең «ТНВ», «БСТ». Калганнарын карарга вакыт юк. «Культура» – искиткеч канал. Мин хәзер малайны да шул каналны карарга өйрәтәм.

Һәр каналның үз караучысы бар. Без халыкка «моны эшлә» дип күрсәтмәләр бирә алмыйбыз. Күбрәк өйрәткән, күрсәтмәләр биргән саен, син кешене үзеңнән читләштерәсең генә.

Исән-сау әйләнеп кайткач, сезне кире сәхнәләрдә күреп булачакмы?

Концертлар белән чыгармын дип әйтә алмыйм. Күз күрер. Минем бер әзер проектым бар. Әлегә бу хакта зурлап сөйлисем килми. Шоу-концерт булмаячак ул, шунысын гына әйтә алам. Ул үземнең тормышымны күзәтү йөзеннән чыгып әзерләнгән, үз уй-фикерләрем белән бүлешеп, мөнәҗәтләр, шигырьләр белән бәйләп эшләнгән проект. Исеме дә бар инде аның. 17 ел болай гына узмады, бу чор эчендә зур багаж тупланды.

Әңгәмә барышында мөнәҗәтләрне еш искә аласыз.

Мөнәҗәтләргә килүем белән М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына рәхмәтлемен. 1991 елда Мөхәммәтша Бурангулов пьесасы буенча Рифкать Исрафилов «Башкорт туе» спектаклен куйды. Ул спектакль миңа нык тәэсир итте, чөнки ул спекталь барганда мин беренче тапкыр әти булдым – кызым туды.

Аннан әлеге спектакльдә академик, фольклорчы Розалия апа Солтангәрәева катнашты. Рифкать Исрафилович бу спектакльне бөтен башкорт йолаларын күрсәтеп куярга булды. Кайбер күренешләргә Розалия апа башкаруындагы мөнәҗәтләр дә килеп керде. Бу – 1991 ел, мин әле ул вакытта мөнәҗәтнең нәрсә икәнен дә белмим. Гримеркага килеп кердем дә: «Розалия апа, нинди җыр җырладыгыз сез?» – дим. «Бу, беренчедән, җыр түгел, мөнәҗәт, икенчедән, мин җырламадым, әйттем. Бу – дини шигырь», – ди. Кызыксынып киткәч, Розалия апа әлеге мөнәҗәтләрне миңа да өйрәтте.

Розалия апа театрга килеп-китеп кенә йөри иде. Әлбәттә инде, барлык спектакльләрдә дә катнаша алмады. Ә оркестрдагы егетләр минем мөнәҗәтләрне ятлавымны белә. Режиссерга моны әйтеп бирделәр. Шулай итеп, кайбер спектакльләрдә мөнәҗәтләрне Розалия апа урынына мин әйтә башладым.

Мөнәҗәтне җырлаганда берни турында да уйламыйсың. Син ничек күренәсең, ничә тамашачың бар, аларга мөнәҗәт ошыймы – болар берсе дә мөһим түгел. Бу вакытта син бөтен барлыгың белән иманда. Син мөнәҗәтне җырламыйсың, ә көйлисең.

Мине мөнәҗәт бәйгеләренә дә еш чакыралар. Андагы яшьләргә: «Сез моны кычкырып җырладыгыз, алай кирәк түгел. Менә күз алдына китерегез әле, сезнең алдыгызда 80 яшьлек нәнәегез утыра. Сез аңа мөнәҗәтне кычкырып җырламыйсыз бит инде, ипләп кенә җырлыйсыз. Шул халәтне тотып алыгыз да, әкрен генә башкарыгыз», – дим. Бөтенләй бүтәнчә көйли башлыйлар.

Мин Фәнис Яруллинның «Сандугач тыйнаклыгы» дигән шигырен бик яратам. Ул шигырь һәрвакыт үзем белән. Мин аны сәхнәгә чыгар алдыннан дога укыган кебек укыйм. Мөнәҗәтләр көйләр алдыннан да шул шигырь, аны укыгач туган хисләр ярдәм итә миңа.

«Беркайчан да туган ягым белән элемтәм өзелмәде»

Радик абый, без сезнең турыда бик аз беләбез. Сез кайсы яклардан?

Минем яраткан туган ягым – Дүртөйле җире. Бөек шагыйребез Шәехзадә Бабичның туган ягы – Әсән авылыннан мин. Әле шушы көннәрдә якташларым полигонга килеп концерт куйды. Алар белән күрешеп, җырлашып утырдык. Алга таба Донецк якларындагы солдатларыбыз янына юл тоттылар.

Минем беркайчан да туган ягым белән элемтәм өзелмәде. Нинди генә чара үткәрсәләр дә, чакырулар алып тордым. Ходай кайтыр юлымны да гел ачып торды. Халкы да искиткеч аның, җитәкчелек тә бик әйбәт. Район башлыгыбыз, Чакмагыш егет Риф Йосыпов – үзе дә бик иҗади кеше. Хәтта үзе бирегә килеп, солдатларга җырлар башкарды. Гомумән, безнең районда иҗатка, эшкә булган халык яши.

Балачагым авылда үтте. Нәнәйдә үсүем белән бәхетлемен. Әтием әле мин кечкенә чакта ук мәрхүм булган. Әнием – Әсәндәге данлыклы кирпеч заводын төзегән кеше. Гел чапты да чапты инде ул. Әле дә: «Улым, сиңа игътибарым булмады, гафу ит», – дип гел әйтә килә.

3 сыйныфка кадәр Әсәндә укыганнан соң, район газетасында балаларны Уфа музыка мәктәбенә чакыру турындагы белдерү күреп, китәргә теләк белдергәнмен. Әниләр мине башта шаярта дип уйлаган. «Сиңа 9 яшь, улым, ничек җибәрик?» – дигән әни. Мин еларга тотынгач, әни мәктәптәге җыр укытучым белән киңәшкән. Миңсылу апа исә бер генә сүз әйткән: «Җибәрегез, ул – аның язмышы».

Миңсылу апаның 70 яшьлек юбилее вакытында мин аңа чиксез рәхмәтләремне җиткердем. Чөнки шушы юлны сайлавым белән гомер буе бәхетле булдым. Ул әйтмәсә, әнкәй җибәрә алмас иде.

Җырга-моңга тартылу нәселдән дә килә. Әни әйтүенчә, әтием бик шәп итеп гитарада уйнаган, авылда беренче егет булган. Мин дә туганнан бирле гел җырлап, бөтен концертларда катнашып, музыкага тартылып үскәнмен.

Сез башкортча да, татарча да җырлыйсыз, әйеме?

Ике телдә дә җырлыйм. Тик сөйләшүем татарча. Әтием башкорт булган минем, әнием – татар кызы. Башкортча сөйләшергә өйрәнә алмадым. Театрда эшли башлагач кына беренче тапкыр башкорт сүзләрен әйтергә, башкортча җырларга өйрәндем.

Гаиләгез турында да сөйләсәгез иде. Тормыш иптәшегез, балалар?

Без барыбыз да – сәнгать юлындагы кешеләр. Тормыш иптәшем – музыка белгече. Аның белән институтта укыган вакытта танышкан идек. Ул үзенең язмышын балалар белән бәйләде, балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Кызганыч, тормыш шундый нәрсә инде: гаиләбез моннан 6 ел элек таркалды. Шуңа да карамастан аралашып яшибез, әлхәмдүлилләһ.

Гаиләсе белән

Кызым Сабина – пианистка. Ләкин музыка юнәлешендә китмәде, архитектор булуны кулайрак күрде. Аны нефть институтында укыттык, хәзер үзенең компаниясе бар.

Улым Даян – виолончелист, быел сәнгать институтына укырга керде.

Фото: © 1 ел элек улым Даян белән балыкка барыр алдыннан

Балаларыма беркайчан да каршы төшкәнем булмады, гел сайлау хокукы биреп килдем. Кешене көчләп нәрсәдер эшләтеп булмый ул. Кызымның яшүсмер чакта рус милләтеннән булган егетләр белән очрашкалап йөргәне булды. Ул вакытта да каршы булмадым. «Бу – синең шәхси тормышың, сиңа яшисе, үзең карар кыл», – дидем. Кызым Әнвәр исемле егеткә кияүгә чыкты, әлхәмдүлилләһ, матур яшиләр. 5 яшьлек оныгымны бик яратып үстерәбез.

Фото: © 5 яшьлек оныгым Айлин белән

Бүген нинди уй-фикерләр белән яшисез?

Монда уңга-сулга карау юк, үземне җыйдым. Әле кичә яныма полкыбызның психологы килеп утырды. Артист булуымны танып, белеп сөйләшә инде. «Радик, син санитарлыкка әзерме, анда нәрсәләр күрәчәгеңне күз алдына китерәсеңме?» – ди. «Барысы да башымда», – минәйтәм. «Бик дөрес әйтәсең», – ди.

Үзең сайлаган юлның җитдилеген аңлап, аны кабул итәргә кирәк. Ниндидер хисләр турында сүз бара алмый. Монда синең өчен уйлыйлар, синең өчен эшлиләр. Ә син бурычларны гына үтисең. Әгәр дә һәрберебез үз алдына куелган бурычларны намус белән башкарса, һичшиксез уңыш киләчәк. Ходай юлында йөрибез, Ходай кушмаган эш булмас.

Барысы да уңышлы булсын, Радик абый. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны теләп торырбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100