Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителгән: «Әнкәй догалары саклап йөртте. Хәзер ул юк»

Җырчы Ринат Рахматуллин 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. «Интертат» ачыклаганча, җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә. Ринат Рахматуллинга суд карары 7 август көнне чыгарылган. Җырчы, үз сүзләренә караганда, 30 авария ясаган.

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин ирегеннән мәхрүм ителгән: «Әнкәй догалары саклап йөртте. Хәзер ул юк»
видеодан скриншот

Буа шәһәре суды Ринат Рахматуллинны шулай ук 3 ел да 6 айга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Җырчы быел җәй уртасында Буа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы борылышта авария ясауда гаепләнә.

Суд карарында хәбәр ителгәнчә, җырчы гастрольләргә кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында йөргән.

Моңа кадәр ул, исерек килеш рульгә утырганлыктан машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү сәбәпле, юлларга машина йөртүче яллап чыга торган булган. Һәлакәт булган көнне дә Ринат Рахматуллин, машина йөртүче чакыртып, «Лексус»ны автосервиска илтә. Кичке 9ларда аңа автосервистан машинаның әзер булуын әйтеп шалтыраталар.

Суд карарында әйтелгәнчә, «өйдә 2 бокал сыра эчүенә һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан», Ринат Рахматуллин машинаны үзе барып алып кайтырга була. Такси яллап, автосервиска китә. Машинаны алып, юлга чыккач, Наратбаш авылы тирәсендәге борылышта идарәне югалта һәм юл кырыена чыгып оча, башта юл билгесенә, аннан металл торбага килеп бәрелә.

Күпмедер вакыттан соң авария булган урынга килеп җиткән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүченең аек булмавын ачыклый. Җырчы эчкән булуын таный, әмма машина руле артында үзе булмавын әйтеп, җаваплылыктан качарга маташа. Транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турындагы беркетмәгә кул куймый. Алкотестер белән тикшерү узудан баш тарта.

Тикшерү барышында җырчының шушы ук машина белән юл-транспорт һәлакәтенә очрап, Ленин суды тарафыннан 180 сәгать мәҗбүри эшләр һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыклана. Суд карарында ул авариянең төгәл вакытлары күрсәтелмәгән. Ул вакытта Ринат Рахматуллинның «Лексус»ы М-7 трассасының 650нче чакрымында «Вольво» машинасы белән бәрелешә. Шул рәвешле, әле алдагы хөкем карары үтәлеп бетмәгән килеш, Ринат Рахматуллин кабат юл һәлакәтенә сәбәпче була.

Ринат Рахматуллинга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Башта кул куюдан баш тартса да, җырчы соңыннан ризалаша һәм гаебен таный. Күрсәтмә биргәндә ул: «Мин машинаны тикшерергә теләгән идем. Идарәне югалттым. Чөнки юл юеш иде. Руль артына үзем утырдым, машинам рулен беркемгә дә ышанып тапшырмыйм. Ике бокал сыра эчтем», – дип сөйләгән.

Ринат Рахматуллинның үз гаебен тануы, кылган гамәлләренә үкенүе, татар мәдәниятен һәм эстрадасын үстерүгә керткән өлеше, махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтеп, анда катнашучылар һәм мобилизацияләнүчеләр өчен концертлар, башка хәйрия концертлары оештыруын һәм балигъ булмаган баласы булуын исәпкә алып, суд җәзаны беркадәр йомшарткан.

Нәтиҗәдә, суд Ринат Рахматуллинны РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныган һәм аңа 3 ел да 6 ай транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирергә дигән карар чыгарган. Ринат Рахматуллин җәзаны колония-поселениедә үти, диелгән.

Суд карары 24 августта апелляциягә бирелгән, 6 октябрьдә «суд карары үз көчендә кала» дигән нәтиҗә чыгарылган. Димәк, шул көннән бу суд карары үтәлергә тиеш булып санала.

Ринат Рахматуллинның телефоны җавап бирми. Якыннары исә бу хакта берни дә әйтмәде.

Суд карарында Ринат Рахматуллинның колониягә үзе барырга тиешлеге, җәза срогы ул колониягә килгән көннән исәпләнә икәнлеге әйтелгән.

Ринат Рәхмәтуллин әлеге авария турында 4 июль көнне «Шәһри Чаллы» газетасына сөйләгән булган. «30нчы авариядән исән калдым. Димәк, әле минем бу дөньяда кирәгем бар, эшләрем төгәлләнмәгән. Машинамның карарлык җире юк, телефоным – чәлпәрәмә, үземә берни дә булмады», – дигән ул. Шулай ук хастаханәдә ятып чыкканын да әйткән.

«Человек-катастрофа»

Ринат Рахматуллин барлык интервьюларында да диярлек аварияләргә даими юлыгып торуын әйтә, тизлек яратуын да яшерми.

Мәсәлән 2012 елда «Шәһри Казан»га биргән бер интервьюсында ул: «Югары тизлектә йөрергә дә, үлемнән дә курыкмыйм. Трассада 180-200 километр тизлек белән йөрим. Самолет алсам, хет һавада гаишниклар тормас, штраф салмас иде...» – дип сөйләгән булган.

2016 елның ноябрендә җырчы төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Аның сынмаган җире калмады, реанимациядә дә ятып чыкты. Әлеге вакыйгадан соң ул «Шәһри Казан» журналистына: «Машинам бик кыйммәтле булса да, тимер җәл түгел, исән калганыма Аллага рәхмәтлемен. Яңадан тугандай булдым. Һәр таңга сөенеп, тормышның кадерен белеп яшим. Узган атнада хастаханәдән чыгардылар, бүген гастрольләргә чыгып киттем. Әлегә үз машинам юк, кешенекендә йөрим. Дөресерәге, әлегә башка мәшәкатьләр ныграк борчый. Авыр чакта янымда булган якыннарыма, туганнарыма бик рәхмәтлемен. Моннан соң бик сак булырга иде. Арыган килеш рульгә утырмаска үз-үземә сүз бирәм», – дигән булган.

Ринат Рахматуллинның моңа кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәне бар. Ул бу хакта яшерми. Күпьеллык иҗатына карамастан, үзенә атказанган исеме бирелмәүне дә ул шуның белән аңлатып, «Интертат»ка интервью биргән иде. «Яшермим, андый хәлләр булды. 90нчы елларда мин сугышкан өчен төрмәдә утырып чыктым. Минем анда гаебем дә юк. Мин башка кешене яклап, аның бөтен гаебен үз өстемә алдым. Гаепләнүче егет яшь иде әле, шуның өчен тимер рәшәткә артына үзем кердем. 2 ел утырдым. Ул вакытта, 90нчы елларда, төрмә һәм суд юлы аша үтмәгән кеше юк иде. Син ул заманны күз алдына да китерә алмыйсың. Төркем-төркем яшьләр йөриләр, сугышалар иде. Анда яшәргә, урамга чыгарга да куркыныч булды. Ул заманда, нинди генә тәртипле авыл малае булсаң да, төрмәдән качып калып булмый иде».

Җырчы юл фаҗигаләренә юлыгып торуын тәкъдир белән бәйли. «Шәһри Казан»да аның: «Бүгенге тормышта мине бары тик бер әйбер генә борчый – аварияләргә еш эләгүем. Башта мин моны арыганлык белән бәйли идем. Үземә машина йөртүче дә алдым. Тик хәлләр үзгәрмәде: аның белән дә юл һәләкәтенә очрадым. Күрәсең, тәкъдирдер», – дигән сүзләрен очратырга була

Ринат Рахматуллин «Интертат»ка үзен татар эстрадасында «человек-катастрофа» дип йөртүләре хакында әйткән иде.

«Мин бит юл һәлакәтләренә еш эләгәм. Ходай шулай язган. Минем бөтен саткан машинам да авариядән соң. Тизлек яратам, юлда йоклап та киткәлим (көлә). Тормышта тәвәккәллек, ягъни риск ярата торган кеше мин.

Минем беренче машинам «Ока» иде. 3 көн генә йөрдем дә саттым аны. Чөнки хатынга ошамады. Аннары «Москвич» машинасы алдым. Бераз йөргәч, аны «Волга»га алыштырдык. Шулай алыштыра-алыштыра 16га җыелганнар икән инде. «Ундүртле» дә, «Хонда»лар да булды. Әлегә «Киа Оптима»да йөрим, шунда тукталып торам. Аның салоны киң, трассада да әйбәт бара. Коронавирус булгач кризис, яңасын алу планнары юк.

Хәзер машина кешенең аякларын алыштыра ул. Ниндидер кечкенә генә бер белешмә кирәк булса да, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә барырга кирәк. Машина минем өчен, беренче чиратта, хәрәкәт итү чарасы. Уңайлы, престижлы булса шәп, әлбәттә. Шулай да, иң мөһиме ул йөреп торсын. Бер генә көн машинасыз бул әле бөтен эшең өелеп кала», – диде ул.

2020 елда җырчы тагын бер авыр авариягә эләкте. Бу хәл Самарага барганда булды. Монысы да тизлекне арттыру белән бәйле. Ул бу хакта «Интертат»ка сөйләгән иде. «Борылганда тизлекне дөрес сайламаганмын. Рульне бордым, ә тәгәрмәчләр борылмады. Су астында боз булган икән. Шулай итеп, борылырга кирәк булганда, турыга киттем. 15 метр очтым. Машинадан чыктым. Үзем гел канда идем. Соңыннан әкрен генә юлга чыктым. Ул федераль трасса түгел, шуңа күрә машиналар еш йөрми. 800-900 метр ераклыкта авыл бар. Шул авылдан бер машина чыкты. Анда 2 кыз һәм 1 егет бар иде. Алар миңа ярдәм итте. Полиция, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырттык.

Ринат Рахматуллин 2020 елгы авариядән соң

Сул кулым ике урыннан сынган, кабыргам имгәнгән, аягым да авырта, баш мием селкенгән. Кулым гипста. Шулай да концертларны куюны дәвам итәм. Җырлыйм, әмма бии алмыйм. Бүген генә Әлмәттә концерт булмады, коронавирус дип, концерт куярга рөхсәт итмәделәр.

Әле авариядән соң больницада ятканда, төркемем 2 концертны үзе генә куйды. Аларга рәхмәт.

Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине саклый. Бу минем 19нчы авариям», – диде Ринат «Интертат»ка .

Ринат Рахматуллинның автомобиле 2020 елгы авариядән соң

Ринат Рахматуллин 2019 елда «Интертат»ка: «Минем ял иткәнем юк, 3 сәгать кенә йоклыйм. Шуның өчен аварияләргә бик күп эләктем, барысының саны 17гә тула. Аллаһы Тәгалә генә саклап кала. Әнкәйнең догалары саклап йөртте. Кызганыч, ул хәзер арабызда юк. 79 яшендә мәрхүм булды», – дип сөйләде.

Ринат Рахматуллин – «мессенджерлар» атакасы корбаны

Ринат Рахматуллин турында әледән-әле мессенджерларда хәбәрләр таралып тора. Ул үзе моны үзен яратмаучы кешеләр булуы белән аңлата.

2019 елда Ринат Рахматуллин «мессенджерлар һөҗүменә» юлыкты. Аны Дөбьязда исерек килеш концерт куюда гаепләгән видео таралды. Җырчы моны: «Бу уен иде. Исереккә сабышкан уен иде. Халыкның реакциясе ничек булыр икән, дигән уен. Мин идәнгә дә утырдым махсус рәвештә, халыкның реакциясе ничек булыр икән дип белергә. Шуларны төшереп тарату кемгәдер кирәк булган», – дип аңлатты.

2020 елда Ринат Рахматуллин тагын бер тапкыр «мессенджерлар һөҗүме»нә юлыкты. Аны авыр һәлакәт ясауда гаепләгән ялган хәбәрләр таралды. Җырчы үзе бу хәбәрләрне кире кагып видеомөрәҗәгать яздырды, бу кешеләрне җаваплылыкка тарттырачагын белдерде.

Быел август аенда Ринат Рахматуллин кабат мессенджерларда танылды. Аны гаепләгән роликлар таралды. Җырчы әйтүенчә, монда монтаж, шуны эшләгән жуликлар җырчыдан 3 миллион сум таләп итәләр икән. «Минем иҗатымда миңа янаган кешеләр дә, минем иҗатыма, шәхси тормышыма караган сүзләр дә чыкты. «Без сине әле, ничек тә булса, бөтен халкың алдында, тамашачың алдында мыскылга калдырабыз», – дигән сүзләр дә булды. Күптән түгел миңа янаган жуликлар минем белән булган видеоны (как будто бы) социаль челтәрләргә, төркемнәргә куйдылар. Бу видеоны куяр алдыннан алар, миңа билгесез номердан шалтыратып, менә шул видеоны социаль челтәрләргә куйдырмас өчен, миннән 3 миллион акча сорады. Мин инде бу әйбер белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. 3 миллион акча сорагач, мин бирмәдем. Һәм жуликлар видеоны чыгардылар.

Бу эшне бала-чага гына эшләмәгән. Компьютерда профессионаллар эшләгән эш бу. Хәзерге заман мөмкинлекләре белән теләсә кайсы кешенең тавышын үзгәртеп була. Теләсә кемнең битен үзгәртеп була. Төрле хәл ясап була. Техника шулкадәр көчле. Минем әйтәсем килә: бу жуликларны полиция хезмәткәрләре белән берлектә тоткарладык, алар хәзер кулга алынды, тикшерү бара. Аларга карата тикшерү эшләре бара. Шушы әшәке видеоны үз төркемнәрендә чыгарган администраторлар җаваплылыкка тартылачак...» – дип сөйләде Ринат Рахматуллин.

Ринат Рахматуллин (Рәхмәтуллин) 1970 елның 15 июлендә Буа районының Түбән Наратбаш авылында туган. Туган авылында 10 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләгән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, Буа театрында эшләгән. Режиссер Раил Садриев соравы буенча спектакльләрдә җырлар җырлый башлый, һәм аны җырчы дип таный башлыйлар. «Тукта, яңгыр» җырын аның визит карточкасы дип атап була. Нәкъ шушы җыры белән ул беренче «Алтын Барс»ын ала.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2023
    Исемсез
    Хэлеңнән килмэгэч, йөри белмәгэч ни пычагыма дип рульгә утырасың,мәхлук!????
  • 15 ноябрь 2023
    Исемсез
    Үзенең гомере жәл түгел икән, башкалар турында уйласын. Алла сакласын, шушы исерек белән юлда очрашырга язмасын. Элек яратып тыңлый идем. Хатыны белән аерылышкач тәмам бәйдән ычкынды. Яше дә бар бит. оят.
  • 15 ноябрь 2023
    Исемсез
    Ни узе, ни жырлавы… Шундый «хэлдэ» юлда йореп, бер гаепсез кешелэрнен гомерлэрен кыскартканчы, ятсын инде поселениесендэ.
  • 14 ноябрь 2023
    Исемсез
    Акыл кермәсә керми инде...
  • 14 ноябрь 2023
    Исемсез
    Халык артисты исемен бирерләр хәзер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100