Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәидә Мөхәммәтҗанова Fashion ифтарны тәнкыйтьли: кешеләрне сортларга бүлү дөресме?

Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда узган Fashion ифтар турында фикерен белдергән.

news_top_970_100
Сәидә Мөхәммәтҗанова  Fashion ифтарны тәнкыйтьли: кешеләрне сортларга бүлү дөресме?
Сәидә Мөхәммәтҗанова аккаунтыннан

Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым.

1. Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү – дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә «ярый» дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым.

2. Икенчедән, кешеләр инде авыз ачты, намаз укырга китте, ә фонда «мода» күрсәтеп йөри иделәр. Әле көе дә намаз укырга комачаулый иде, ярый әле аннан кыстылар тавышын. Азанны да вакытында әйтмәделәр.

3. Өченчедән, Казахстанда яисә Кытайда булсак, 100% шөбһәсез әйтәм, туган телләрендә генә алып барырлар иде. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БАШКАЛАСЫ ИЧ, КАЗАН. ӨЛГЕ ВӘ МИСАЛ БУЛЫП ТОРУЧЫ. Безнең шулхәтле матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, чараның 90%ы урыс телендә узды.

4. Дүртенчедән, үзем артист булгач, минем өчен беренче чиратта иң мөһиме – тавыш аппаратурасының яхшы көйләнүе. Репетициядә барысы да яхшы яңгырады, ләкин җырларга чыккач... кыскасы, бөтенләй сүзем юк. Башка елларда әйбәтрәк иде, монда урысча әйтмешли – «лажа».

Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу – төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә, аларның хезмәтен искә алмыйча булмый! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Мин шаккатам бу татар халкына, ифтарда хатын - кызларыбыз матур итеп киенгэннэр, матур итеп яулык бэйлэгэннэр, э узлэре урыс телендэ чыгыш ясыйлар, урыс телендэ аралашалар.
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Акыллы кызыбыз!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100