Җырчылар һәм танылган шәхесләрнең сәхифәләрен актив күзәтүчеләрдән нәрсәнедер яшереп калуга һәркем дә ирешә алмый. Әле җәен генә икенче тапкыр кияүгә чыккан җырчы Эльвира (Ильвира) Хамматованы да халык «аерылган» дип уйлый.
Социаль челтәрдәге бер төркемдә җырчының сәхифәсеннән алып куелган видео астына шундый комментарийлар калдырганнар:
«Никахы озакка җитмәде, иреннән аерылган, дип сөйлиләр»;
«Шулайрак бугай шул. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән ире белән булган бөтен фотоларын алып атты. Эх, барлык хатын-кызлар да бәхетле булсыннар иде дә бит, ләкин барлык кешегә дә бәхет елмаймый»;
«Ашыккан ашка пешә, диләр. Ир-атны әйбәтләп белеп кияүгә чыгарга кирәк шул. Интервью көтәбез, бәлки, сәбәбен сөйләр».
«Интертат» соңгы вакытта җырчының тормышында булган күңелле вакыйгалар турында язган иде. Сөйгәне Равил Эльвирага матур итеп тәкъдим ясады. Ул Эльвирадан 3 яшькә яшьрәк. «Мин аның игътибарлы булуын шундук күреп алдым. Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртәбез. Матур сүзләргә ышана торган вакытлар артта калды. Дөресен генә әйткәндә, матур сөйләп, буш вәгъдәләр бирүчеләр күп булды. Моңарчы эш-гамәлләре белән күрсәтә белүчеләр тормышымда булмады диярлек. Ә Равил эш-гамәлләре белән бик тиз арада күңелне яулады», – дигән иде җырчы.
Шулай ук җырчы «бергә тигезлектә картайганда намазга да басарбыз» дип белдергән иде.
«Котлаулар кабул итәм» – Эльвира Хамматова кияүгә чыга.
Җырчы Эльвира Хамматова кияүгә чыкты: «Бергә тигезлектә картайганда намазга да басарбыз»