Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев эшеннән киткән

news_top_970_100
«Татар радиосы» баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев эшеннән киткән
Социаль челтәрләр

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев вазифаларыннан азат итүләрен сорап гариза язган. Бу хакта ул сторисларында хәбәр итә. «Ник киттем, кая киттем? Бу сорауларга соңрак җавап язармын. Ә хәзер ял кирәк. Язылучыларым арасында адекват кешеләр икәненә бүген тагын бер кат инандым. Бер кеше дә: «Рамил, кая киттең?» – дип сорамады. Барысы да: «Хәерлесе булсын, яхшы башлангычлар булсын», – дип тели», – дигән ул.

«Интертат» «Барс Медиа» компаниясенең зур үзгәрешләр кичерүе хакында язган иде. Баштарак компаниягә аннан гауга белән киткән Радик Артемьев кире кайтты. Ул «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалының директоры итеп куелды. Берничә көннән аларның оештыручылары (учредитель) алышыну билгеле булды. Хәзер «ТМТВ» һәм «Татар радиосы»ның бердәнбер хуҗасы – Марат Гәрәев.

Җитәкчелек алмашыну белән беррәттән, әлеге массакүләм мәгълүмат чараларының иҗади составы да яңара башлады. Рамил Шәрәфиев китә, аның урынына баш мөхәррир итеп Зөлфәт Зиннуров билгеләнәчәк, дигән сүз таралган иде инде.

Бу сүзләрнең дөреслеген белергә теләп шалтыраткач, Рамил «Интертат»ка: «Мин беркая да китмим, әлегә 2 атна больничныйда. Бәлки, шуны «китте» дип әйтүләредер. Миңа рәсми рәвештә хәбәр иткән кеше юк. Үземнең китәргә теләгем юк. Бик яратып эшлим», – дип комментарий биргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100