Арча онкологы турында: «Рак белән авыручы, бер аягы киселгән кешене дә карарга килмәде»
Арча онкологы турында халык: «Бер аягы киселгән, рак белән авыручыны да карарга килмәде».
Бу арада «Интертат» та чыккан ике язма халыкны актив рәвештә фикер белдерергә мәҗбүр итте.
Җырчы Лилия Хәмитова, әнисе Кифая ханымның вафатыннан соң, Арча район хастахананәсенең табиб-онкологы Илшат Ибәтуллинга үпкә сүзләре белдергән иде. Кифая апа озак вакыт мәкерле авыру – рак белән көрәште.
Язма белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин:
«Арчаның төп онкологы Илшат Ибәтуллинга бик нык рәнҗеп калдым. Үзәгемә үтте ул минем… 2019 елда безгә «яман шеш» диагноз куелды… Беренче килүебездә үк: «Минем бүген эш сәгате бетә, кабул итә алмыйм», – дип, кире борган иде. 4 ел әни яман шеш белән авырып, аннан бер җылы сүз ишеткәнебез булмады. Дарулар язып бирмичә, безне гел участок табибына куып... Ул мине һәрвакыт читкә тибәрде, бәгърем катты ул табибка», – дип сөйләде Лилия Хәмитова.
Җырчының Илшат Ибәтуллинны үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәмәү, авыруларга карата дорфа булуын сөйләп, ачыктан-ачык тәнкыйтьләвеннән соң, «Интертат» Арча район хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка мөрәҗәгать итте. Табибтан бу хәлләрдән хәбәрдар булу-булмавын сорадык, ачыклык кертүен үтендек. Рифат Идрисов безгә: «Сезнең мөрәҗәгать буенча тикшерү барышында Илшат Ибәтуллинның табиблык эшчәнлегендә кимчелекләр табылмады», – дип хәбәр итте.
Баш табибның тулысынча җавабы сайтта 9 октябрь көнне дөнья күрде.
Әлеге язмалар халыкны битараф калдырмады. Сайтта да, «Интертат»ның «Телеграм», «ВКонтакте» төркемнәрендә дә, башка төркемнәрдә бу уңайдан фикер язучылар бихисап булды. Алар арасында Илшат Ибәтуллин турында төбәп әйтүчеләр дә, Арча хастаханәсенә «таш атучылар» да, табибларны ришвәт алуда гаепләүчеләр дә, мондый табибларга Аллаһы Тәгаләдән тиешле «җәзасын» сорап язучылар да бар. «Интертат» барлык фикерләрне җыеп, бергә туплады.
«Аллаһы Тәгалә башка аның белән очраштырмасын иде»
Табиб-онколог Илшат Ибәтуллин турында ияләре исемнәрен яшереп калдырган комментарийлар:
«Ул табиб турында күрше-тирә район кешеләре дә белә хәтта»;
«Мин андый онколог Кукмарада гына дип уйлый идем. Арчада да бар икән»;
«Үзәкләргә үтте инде ул Илшат Ибәтуллин. Авыруларга бик дорфа карый, аның янына барырлык та түгел».
Гөлзидә: «Ишек төбендә торучы авырулардан сорасыннар ул табибның нинди икәнен. Шаккатам мин, нигә укыйлар алар врачка, ул бит инде – тәнне генә түгел, җанны дәваларга тиешле кеше»;
Ф: «Бу – бик дорфа, кеше сөйми торган врач. Минем иптәшемә: «Синең кәгазьләреңне язарга писарь түгел мин. Син бүген ничәнче кеше инде, мин ардым, җитте», – дип әйтә иде. Әле ярый иптәшемә инвалидлыкны «бессрочный» бирделәр, котылдык без ул врачтан. Аллаһы Тәгалә башка аның белән очраштырмасын иде»;
«Кеше күңелен кеше аңламый, үз башына төшмәсә… Ул – авыру белән көрәшеп, ниндидер өмет белән янына килгән кешеләргә битарафлык күрсәткән табиб, һичшиксез, кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртер яки җәзасын алыр, дигән өметтә калам. Аның кабул итү бүлмәсенең ишек төбендә керергә куркып торган авырулар әле дә күз алдымда», – дигән фикерләр калдырганнар.
Арча хастаханәсе һәм анда эшләүче башка хезмәткәрләр турындагы комментарийлар:
«Арча больницасына барырга язмасын. Дорфалар, үз эшләренә салкын карыйлар»;
«Анда кешегә кеше итеп караучы табиблар юк та бугай»;
«Чирләргә язмасын, табиблар янына бара торган түгел. Кесәләренә төрткәнне генә көтәләр»;
«Арча больницасына үләргә генә барырга була. Бөтен белемле һәм кешелекле табиблар китеп бетте. Поликлиникада, гомумән, 1 табиб 3 участокны карый. Нинди нәтиҗә булырга мөмкин»;
«Ни өчендер район больницаларында авыруларга мөнәсәбәт кешеләрчә түгел. Арчада гына түгел ул. Авыл кешесе зарланмый, жалоба язмый, диләрме шунда»;
«Арчада врачлардан бер Лилия Хәмитова гына түгел, ярты Арча зарлана. Күбесе Казанга түләүле табибларга йөри. Тиешле хезмәт күрсәтелми. Барысын да дорес яза Лилия Хәмитова, килешәм»;
Рамзик: «Нинди җавап буласы көн кебек ачык иде инде. «Кул – кулны, ике кул битне юа». Молодец, Лилия! Куркып тормаган, үз сүзен җиткергән. Мактау кәгазенә өстәп медаль тагып куйсалар да бу табибка, аптырарлык түгел. Нишләтәсең, җәмгыятебез шундый. Ярар, Ходай Тәгалә бар ул. Һәрберсен үз урынына куяр»;
Айгөл Сәгыева: «Ходай Тәгаләдән уза алган кеше юк әле... Барысын да тигезли... Хәзергесе вакытта «Врачи от Бога» диярлекләре калмады инде. Үз хәсрәтең эчеңә сыймаганда, аларның кәефе нинди булыр дип көтеп, кайгырып торырга кирәк. Әйткәнемчә, Ходай тигезли әле ярый…»;
Гөлназ Фәләхова: «Лилия Хәмитовага да шундый караш булгач, безгә чут та юк инде. Аллаһым, саулыктан аерма. Мәрхүмә әни әйтмешли, авыртма идең дә, барма идең шул врачларга. Тилмереп, тәрәзәдән карап, кайчан кеше килер икән, дип торсыннар иде. Инде болай да «больничный кирәк булмаса, бармас идем шунда» дип язалар.
«Фикер калдырудан ни файда…», «Әйтәсе килгән сүзләр күп тә, ишетүчесе генә булмас», – дип көрсенгән кешеләр дә бар.
«Халык аларны үзе бозды. Акча биреп…»
Безнең язманы «ВКонтакте»дагы «Арск2 – городской портал» төркеменә дә алып куйганнар иде. «Интертат» бу төркемдә утыручыларның фикерләрен дә барлады. Монда утыручылар тагын да батыррак.
Алсу Камалова: «Балык башыннан чери. Глава нинди – Арча шундый. Контроль юк. Бардак»;
Гөлия Ситдыйкова: «Җаным....Причём монда глава??? Кичә Назыйров, бүген Нуриев, иртәгә башка кеше глава булачак. Аңа карап табибларның халыкка карашы үзгәрмәячәк, чөнки халык аларны үзе бозды. Акча биреп. Күбрәк биргән саен, күбрәккә өмет итәләр. Алар да безнең кебек хезмәт хакы ала ай саен, югыйсә. Барысын да бер калыпка саласым килми, араларында бик әйбәтләре, ярдәмчелләре дә бар үзе»;
Гөлнара Әхмәтова: «Гөлия, тулысынча килешәм, халык боза. Шул ришвәтчеләр аркасында калганнар тилмерә. Үзем шушы табибка 2 ай йөрдем, бик күп гаделсезлекләр аша үттем. Бу кеше нигә монда утыра икән соң, дигән уй борчыды мине. Әгәр күңелеңдә мәрхәмәт юк икән, нигә халыкны дәвалау эшенә барырга? Шәфкать туташы да кешелексез аның. Медицина университетына чыннан да теләге булганнар керә алса, мондый хәлләр күпкә кимер иде»;
Зөһрә Яруллина: «Кереп яткач, кесәләренә акча салмасаң карамыйлар да» дип сөйләгән кешеләргә шаккатам. Акчаң булгач «платный»га барып тикшеренергә инде аны»;
Исемсез: «Ничәмә-ничә баш табиб алышынды, берни үзгәрмәде. 20 еллар элек Вагыйз исемле (урыны оҗмахта булсын) баш табиб килеп, тәртипкә сала башлаган иде, аны да харап иттеләр. Роддомга кергәндә алып киләсе нәрсәләр (кайчыга кадәр бар иде!!!) исемлеген юкка чыгартты, ремонт башлатты. Кызганыч, озак эшләмәде»;
Резеда Нигъмәтуллина: «Ул Арчада кешене кешегә дә санамыйлар, башлардан үткән индеее!!!»;
Флюра Шакирова: «Бик дөрес язган Лилия, молодец! Бер аягы киселгән, рак белән авыручыны да карарга килмәде ул. Көчкә машина табып, сеңлем үзе алып төште янына. Рәхимсез кеше ул»;
Нияз Сәләхиев: «Бу тискәре кеше белән миңа да очрашырга туры килде. Ул безнең авыру туганыбызга ниндидер «могҗизалы» каһвә һәм БАДлар сатты. Аллаһы Тәгалә үзе җәзасын бирер»;
Дилара Газизова: «Бик кызганыч, һәр авыру табиб янына яшәр өчен зур өмет, ышаныч белән бара бит. Үз эшлэренә җаваплы карасалар, вакытында уколларын язсалар, авыр вакытларында хәлләрен җиңеләйтсәләр, үзләренә дә рәхмәт сүзләре ишетү күңелле булыр иде»;
Зөһрә Яруллина: «Бик дөрес язган Лилия. Безнең күршенең санаулы гына гомере калып барганда, шул табиб әллә ниткән дәвалый торга кружкалар, муенга тага торган нәрсәләр сатып, акча эшләп ятты»;
Йосыф Шакирҗанов: «Без больница кырыенда гына тора идек. 2018 еллар тирәсе… Әни үзен бик начар хис итте, «бөтен җирем аркадан яна» диде. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Тиз арада килделәр, кардиограмма ясадылар. Остеохондрозга охшаган, диделәр. «Бу – инфаркт», – дип, врач булмасам да әйттем. Бер яшь кенә нәмәрсә миңа карап көлеп куйды. «Сез нәрсә, медик что ли?» – ди. «Юк, мин юрист», – дидем. Әнине алып киттеләр. Төнге сәгать 2 иде, ноябрьнең 27ләре тирәсе. Больницада ул төнне педиатр дежурда булган. Ул әнине кире борып кайтарып жибәргән. Әни мескенем: «Үләм, хәлем юк», – дип кайтты. Иртән кире үз аяклары белән шунда китте. «Хәлем юк», – дип егылып киткәч, УЗИ ясаганнар. Диагноз – инфаркт! «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте, Казандагы МКДЦ больницасында операция узды! Аллаһка шөкер, әниебез исән калды! Әгәр дә шул төнне әнине Казанга җибәргән булсалар, бәлки, инфаркт ук булмаган да булыр иде бит. Оятсызлар алар. Акча өмет итеп утыралар, тьфу, кәбахәтләр! Министрлык кая карый икән?»;
Нияз Салахиев: « Килешәм, барысы да андый түгел. Әмма бу (бу бу...ның исемен дә әйтәсем килми, хәтта) намусын бөтенләй югалткан»;
Рамзия Гайфуллина: «Грамотасы бар, озакламый медаль дә тагарлар әле»;
Гөлхәбира Нәҗмиева: «Ә мин үзенә үк әйтеп чыктым. «Юньле кеше түгел сез», – дидем. Ул врачка барырга язмасын. Мондый врачлар булганда, кая медицина алга китсен дә, авыртулар кимесен, контроль дигән әйбер юк хәзер»;
Римма Байрамгельдыева: «Инде мәрхүмә әнием бу табибка баргач, шок халәтендә калган, куркып, түбәнсетелеп кайткан иде. Бары тик 5 ел узгач, биредәге комментарийларны күргәч, әниемә бу табиб кабинетында нәрсә аша узарга туры килгәнен аңладым»;
Венера Загидуллина: «Аллаһы Тәгалә күрә ул, тигезли. Бу дөньяда күрмәсәләр дә , теге дөньяда җавап бирәчәкләр барысы өчен дә»;
Алия Шакирзянова: «Безнен авылдан ничә кеше тере китте, үлеп кайттылар»;
Магинур Давлятшина: «Барысы да акча көтәләр. Порядокның булачагы юк аның беркайчан да. Заманасы шундый, диләр»;
Валентина Таипова: «Бу табиб түгел – иуда! Андыйларны табиблык хезмәтеннән гомерлеккә читләштерергә кирәк, аларга хәтта санитар булып та эшләргә ярамый, бөтенләй хастаханәгә якын китермәскә! Күпме кешеләр зарланып тора, ә ул һаман эшли, өстәвенә – онкологиядә! Министрлыкка аны хезмәтеннән азат итү турында петиция язарга кирәк. Лилиянең сүзләре белән 100% килешәм», – дигән сүзләр калдыра халык.