Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирегеннән мәхрүм ителгән Ринат Рахматуллин тоткынлыкта нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте

news_top_970_100
Ирегеннән мәхрүм ителгән Ринат Рахматуллин тоткынлыкта нәрсә белән шөгыльләнәчәген әйтте
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Ринат Рахматуллин үзенең иректән мәхрүм ителүен аңлап кабул итә. Бу хакта «Интертат»ка Ринат Рахматуллин, үзенең якын кешесе аша элемтәгә кереп, үзе хәбәр итте.

«Бирегә эләгү, бәлки, миңа кирәк тә булгандыр… Хәзер уйланырга вакытым бар. Башым да ял итә», – диде ул.

Ринат Рахматуллин колониядә яңа җырлар язачагы турында да әйтте.

«Бирегә эләктем дип кенә иҗаттан тукталмыйм. Мин монда мәхәббәт, сагыну турындагы җырлар иҗат итәчәкмен. Һәм, әлбәттә, бер җырымда биредә кичергән минутларым, мизгелләрем дә чагылыш табачак. Мин аны срогым беткәндә генә язып бетерермен, дип уйлыйм.

Минем авыр чакта ташламаган, үземә теләктәшлек белдергән сәхнәдәш дусларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларга карата ышанычым тагын да артты. Барысына да иҗат уңышлары телим, кайткач, Аллаһ теләсә, күрешеп, бергәләп концертлар куярбыз, чыгышлар ясарбыз. Үземнең тугры тамашачыма да, җырларымны яратып тыңлаганнары өчен чиксез рәхмәтләр. Мин аларның үземне аңлауларына өметләнәм», – диде ул.

Ринат Рахматуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы эчкән килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2023
    Исемсез
    Кеше хаталарсыз гына яши алмый , кызганыч альбитта болай килеп чыгуы. Ринатнын жырлавын бик яратам хам барысыда яхшы булыр дип телим . Ин мохиме исанлек булсын. Хам саляматлек . Амин .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100