Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире алышына: Зөлфәт Зиннуров килә, Рамил Шәрәфиев китә?

news_top_970_100
«Татар радиосы»ның баш мөхәррире алышына: Зөлфәт Зиннуров килә, Рамил Шәрәфиев китә?

Бу көннәрдә «Барс Медиа» компаниясе зур үзгәрешләр кичерә. Баштарак компаниягә аннан гауга белән киткән Радик Артемьев кире кайтты. Ул «Татар радиосы» һәм «ТМТВ» телеканалының директоры итеп куелды.
Берничә көннән аларның оештыручылары (учредитель) алышыну билгеле булды. Хәзер «ТМТВ» һәм «Татар радиосы»ның бердәнбер хуҗасы – Марат Гәрәев.
Җитәкчелек алмашыну белән беррәттән әлеге массакүләм мәгълүмат чараларының иҗади составы да яңарырга тора. Безгә мәгълүм булганча, «Татар радиосы»на баш мөхәррир итеп Зөлфәт Зиннуров билгеләнәчәк. Моңа кадәр әлеге вазифаларны Рамил Шәрәфиев башкарган иде.
Радиодагы кадрлар алмашыну турындагы мәгълүмат дөресме? Бу хакта белергә теләп, «Интертат» Рамил Шәрәфиев белән Зөлфәт Зиннуровның үзләренә шалтыратты.
Рамил Шәрәфиев әлеге үзгәрешләрдән хәбәрдар булмавын һәм радиодан беркая да китәргә җыенмавын әйтте.

Рамил, сезне «Татар радиосы»ннан китә дип әйтәләр, дөрес сүзме бу?

Каян чыккан сүз икән бу? Миңа инде ничәнче тапкыр шалтыратуыгыз бу турыда сорап. Мин белмәгән әйберләрне сез каян беләсез икән?

Мин беркая да китмим, әлегә 2 атна больничныйда. Бәлки шуны «китте» дип әйтүләредер. Миңа рәсми рәвештә хәбәр иткән кеше юк.

Баш мөхәррирлектә дә каласызмы?

Каламдыр инде, үземнең китәргә теләгем юк. Бик яратып эшлим, – диде ул.

Зөлфәт Зиннуров әлеге темага комментарий бирүдән баш тартты.
– Комментарий бирәсем килми. Тумаган тайның билен сындырмыйк. Җайга салынсын, барысы да ачыклансын. Әле кичә генә хәбәр ителгән әйбер, күз күрер, – диде Зөлфәт.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100