Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанның атказанган артисты беренче тапкыр әти булган

news_top_970_100
Башкортстанның атказанган артисты беренче тапкыр әти булган
Социаль челтәрләр

Мультиинструменталист, биюче, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) беренче тапкыр әти булган.

«Туган көнең белән, кызым. 12 сентябрьдә без, ниһаять, очраштык», – дип куанычы белән уртаклаша һәм: «Регинам, рәхмәт кызыбыз өчен», – дип, тормыш иптәшенә җылы сүзләр яза ул үзене сәхифәсендә.

Зәйнетдинны Татарстан тамашачысы Элвин Грей һәм Айдар Галимов төркемендә эшләгән музыкант буларак белә. Соңрак, ул алардан китеп, үзенең шоу-төркемен оештырды. Зәйнетдин тамашачысына төрле уен коралларында уйнап, биеп, үзенчәлекле тамаша тәкъдим итә. Зәйнетдин м бүгенге көндә Башкортстандагы иң популяр яшь артистлар исемлегендә.

Заһир белән Регинага дуслары матур-матур теләкләрен юллаганнар. «Ах, патшабикә! Әтиең кебек батыр, әниең кебек матур бул», «Сезнең өчен ихлас шатбыз. Тормышыгыздагы яңа роль белән, кадерлеләребез. Язмышы бәхетле булсын», «Сәламәт һәм озын гомерле булсын», – дип тәбрик иткәннәр яшь әти белән әнине.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100