Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Котылдым, дуслар» – Фирдүс Тямаев, хатыны белән әнисенә дә әйтмичә, операция ясаткан

news_top_970_100
«Котылдым, дуслар» – Фирдүс Тямаев, хатыны белән әнисенә дә әйтмичә, операция ясаткан
социаль челтәрләр

Фирдүс Тямаев, беркемгә дә әйтмичә генә, аягына операция ясаткан.

«Котылдым, дуслар! Ниһаять, көтеп алынган операциямне Уфада 2,5 сәгать ясадылар. Зур рәхмәт Уфа табибларына, биредәге хастаханә хезмәткәрләренә.

Әни, ачуланма инде, алдан әйтмәдем. Әйткәч сүгеп тә алдың инде мине. Резедам, ике улым, сезгә дә алдан әйтмәдем, сез дә ачуланмагыз. Күрешербез, Аллаһ теләсә.

Тямай төркеме, сезгә зур рәхмәт. Кичә концерттан соң кисәк кенә әйттем, шокта калдылар. Барысы да хәлне белешеп тора.

Бүген бертуган энекәш килде, минем яраткан шоколадларымны алып килгән. Ләйсән дустым, сиңа зур рәхмәт тәмле ашларың өчен. Концерт директорым Альбинага рәхмәт. Төне буе йокламыйча, кара буранда минем белән килде, операция ясаганнарын көтеп торды. Ул әле дә минем янымда.

Алга таба концертларым тагын да «бомбовый» булачак. Барыбыз да исән-сау булыйк. Иң мөһиме – бурычымны үтәдем, шушы көннәрдә егетләргә гуманитар ярдәм китте. Күчтәнәчемне кабул итеп алыгыз, егетләр. Мин сезне просто люблю и все!» – дип язган Фирдүс үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фирдүс Тямаев моннан 2 ел элек Германиядә шушы ук аягына операция ясаткан иде инде. Аның ни өчен уңышсыз чыгуы хакында һәм бу юлы ни өчен Уфа табибларына мөрәҗәгать итәчәге турында ул биредә сөйләде:

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 24 ноябрь 2023
    Исемсез
    Фирдус энем Аллах тэгалэ жинеллеклэр бирсен исан сау терелеп чык сэлэмэт бул безне матур жырларын белэн куп еллар шатландырып тор ЭМИН
  • 24 ноябрь 2023
    Исемсез
    Семьясына эйтмичэ эшлэу минемчэ дорес тугел кинэшлэшеп яшэргэ кирэк минемчэ санга санамау була исэн сау булыгыз семья ул ин зур терэк
  • 23 ноябрь 2023
    Исемсез
    Фирдус операция унышлы булсын арты хэерле булсын аллахы тэгалэ ташламасын солдатларга ярдэмен очен узенэ мене бн эйлэнеп кайтсын исэн сау терелегез🙏❤️❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100