Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунаклар Алия – Ришат Төхвәтуллиннар туе турында: «Ришат үзе нинди – туе да шундый булды»

Бу ялларда татар эстрадасында күптән көтелгән ел вакыйгасы булды – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның туй мәҗлесе гөрләде. Бәйрәм ничек үткән соң? Аеруча кайсы мизгелләр кунаклар хәтеренә нык уелып калган? «Интертат» мәҗлескә күзәтү ясады, туйда булган кунаклар белән дә сөйләште.

news_top_970_100
Кунаклар Алия – Ришат Төхвәтуллиннар туе турында: «Ришат үзе нинди – туе да шундый булды»
социаль челтәрләр

Инде ел башыннан әлеге матур пар – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм аның сөйгәне, җырчы Алия Карачуринага карата чамадан тыш игътибар күзәтелә. Баштарак таланты өчен генә түгел, нәкъ менә буйдак булганы өчен дә Ришатка меңләгән фанатлары «табынды», бер җире дә «кабартылмаган», «зурайтылмаган», табигый матурлыгы белән үзенә тартып торучы Алиягә дә күз атучылар аз булмады.

Ә соңрак халыкны яшьләрнең «яшерен сөю»е җәлеп итте. Пар булуларын ничек кенә яшерергә тырышсалар да, Ришат белән Алиянең тиздән кавышачагы бер-берсенә мәхәббәт тулы күзләр белән карап дуэтлар башкарганда ук сизелеп тора иде.

Март аенда Ришат Алиягә тәкъдим ясады.

Яшьләрнең никах мәҗлесе Алиянең туган ягы – Башкортстанның Чишмә районында, иң-иң якын кешеләре әйләнәсендә узды.

Ришат Төхвәтуллин: «Иртән уяну белән үк дулкынлану хисе биләп алды»

Ниһаять, Төхвәтуллиннарның туй мәҗлесен дә көтеп алдык.

Яшьләр үзләре дә, тантанага чакырылган кунаклар да көн дәвамында туй мизгелләре белән сторисларында бүлешеп барды.

Кәләшне көтеп холлда утырганда, Ришат үзенең чамадан тыш дулкынлануын яшермәде. «Ничә туйда җырлаган кеше бит инде мин. Нәрсәсенә борчыласың инде ул туйның. Үтә дә китә бит инде, көне буе тостлар тыңлыйсың да, дип уйлаган идем. Ләкин иртән уяну белән дулкынлану хисе биләп алды. Менә хәзер Алияне көтеп утырганда тагын да ныграк борчыла башладым. Нигә икәнен дә аңламыйм», – диде ул. Шулай ук Ришат бертуган сеңлесе Айгөл Бәдретдиновага Алияне кәләш киеменнән күрү белән хисләре тулып-ташуы, хәтта күзләре яшьләнүе хакында әйткән.

Соңрак Алия үзенең сәхифәсенә шаян видео урнаштырды. Машинада барганда, Алия кияүнең нигәдер ошамый башлавы хакында әйтә. «Кире кайтарырга мөмкинме?» – дип сорый.

Тантанага ничә кунак килгән? 

Яшьләрнең язылышу тантанасы күл буенда, тере чәчәкләр белән бизәлгән арка янында булды. Кияү егете янына кәләшне әтисе Равил абый алып чыкты. Видеоларда яшьләрнең тулы образларын да күзәтү мөмкин иде. Ришат туй мәҗлесе өчен ак пиджәк, Алия исә нәфис гәүдәсенә сыланып торган ак күлмәк, озын фата сайлаган. Мәҗлеснең ахырына таба кәләш әлеге образын ак каурыйлар белән бизәлгән кыска күлмәк һәм шундый ук каурыйлы босоножкига алыштырды.

Тантаналар залында килгән кунакларны 16 өстәл артына утыртканнар. Башкортстанда артистларның концертларын оештыручы «Вип-Арт» продюсерлык үзәге дә социаль челтәрләрдә Ришат – Алия туеннан кадрлар белән бүлеште. Аларга Ришатның сеңлесе Айгөл Бәдретдинова туйга 150дән артык кунак чакырылганын, ләкин күбрәк кунак килүен әйткән. «Бик күп артистлар чыгыш ясаячак. Яшьләрнең үзләреннән дә музыкаль сюрприз көтегез», – дигән ул. Өстәлдәге ризыклар барысы да хәләл булган.

Гөлназ Сәфәрова: «Барби белән Кен кебек, әйеме?»

Бәйрәмне оештыру эшләре белән татар эстрадасы артисты, үзенең агентлыгы булган Линара Батталова шөгыльләнгән, Татарстанның иң популяр алып баручылары исемлегендә булган Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов алып барган. Гөлназ Сәфәрова икенче көнне үзенең сәхифәсенә: «Татар эстрадасында ел вакыйгасы! Сөбханалла, машалла, бигрәк чибәр, нәзәкатьле икесе дә. Мин чып-чынлап идеаль матур кешеләргә карата гына кулланам «чибәр» сүзен. Барби белән Кен кебек, әйеме? Талантлы да бит әле алар икесе дә. Бәхетләре дә шундый соклангыч булсын», – дип язды дуслары турында.

 

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Яшьләрне котлау өчен иң беренче булып кадерле кешеләре – әти-әниләре сүз алган. Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым үзе дә матур җырлый, мәҗлесләр дә алып бара. Ул иң беренче чиратта килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткергән. «Безнең киленебез, улыбызны хөрмәтләп килгәнегез өчен бик-бик зур рәхмәт. Ә сезгә, балалар, бары тик бәхет, бәрәкәтле, озын гомер телисебез килә. Кода-кодагыйлар белән исән-сау булып, сезнең шулай матур яшәвегезне, балаларыгызны күрергә, бергәләп тәрбияләп үстерергә язсын Аллаһы Тәгалә», – дигән ул.

Кияү белән кәләш бер-берсенә нинди сюрприз ясаган? 

Беренче биюләре өчен Ришат белән Алия Frank Sinatra башкаруында Strangers In the Night композициясен сайлаган. Кияү белән кәләш бию ритмында бөтерелгәндә ясалма төтен чыгып тору романтик атмосфераны тагын да көчәйтә.

Яшьләр бер-берсенә матур сюрпризлар да әзерләгәннәр. Ришат Алиясенә багышлап җыр җырлаганмы, диярсез. Юк, җырламаган, мәхәббәт турында матур сүзләр сөйләгән һәм шигырьләр укыган видеоязма тәкъдим иткән.  Ришат концертларында шигырьләр уку белән бик мавыкмый. Шуңа да бу сюрпризның бик үзенчәлекле килеп чыгуын билгеләп үтәргә кирәк. Ришатның кәләшенә бәйрәм бүләге Туфан Миңнуллин шигыре белән тәмамлана.

«Мәхәббәт ул нәрсә, димсең, –

Хикмәттер ул.

Бал ягылган ике телем икмәктер ул.

Бер мизгелдә балын ялап бетергәчтен,

Ипи кимереп икәү гомер итмәктер ул».

Бәйрәмне оештыручы Линара Батталава әлеге текстны Ришат өчен сценарист, элек Ришат төркемендә эшләгән Сөмбел Вәлиәхмәтова язуын әйтте. «Ришат текстка үзе дә өстәмәләр кертте. Гастрольләр арасында вакытын бүлеп, 5 сәгать дәвамында яздырды», – диде ул. 

Алия исә Ришатка бию бүләк иткән һәм Rihanna репертуарыннан Diamonds җырын башкарган.

Уртак бәйрәмнәрендә кунакларга яшьләр яңа дуэт та тәкъдим итте. 

Нинди «йолдызлар» килгән? 

Инде хуш, артистлар туенда нинди «йолдызлар» чыгыш ясаган соң? Кемнәр тәбрикләгән? Ришат белән Алиягә сәхнәдәш дусларыннан нинди котлаулар яңгыраган, нинди җырлар бүләк ителгән?

Беренчеләрдән булып сүз Татарстанның халык артисты, Алия Карачуринаның остазы Винера Ганеевага бирелгән. Легендар «Туй күлмәге» җырын башкарыр алдыннан, ул яшьләргә: «Туй күлмәге кебек ап-ак булсын, керсез булсын сезнең сөюләр. Тәбрик итәм ихлас күңелдән. Мин бик горурланам Алиям белән. Ришат, син бик бәхетле. Алда да бик бәхетле булачаксың. Чөнки Алия минем иң итагатьле, иң тәртипле укучым булды. Уку йортын шулхәтле яхшы җырчы булып тәмамлады», – дигән ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыгыш ясаганда кияү белән кәләш рәхәтләнеп биегәннәр. Гомумән, беренче уртак бәйрәмнәрендә җитди Ришат ничек тә җитди булып калырга тырышса, Алия бәхетеннән балкый. 

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей да татар һәм рус телендә үзенең хит җырларын бүләк иткән. Алиядән читтәрәк йөргән кияү егетен: «Без бу юлны үттек, Ришат. Якынрак кил әле. Кәләшне урлап китәләр хәзер, аннары эзләп йөрергә туры киләчәк», – дип чакырып китергән.

Сүз уңаеннан, Ришат үзенең төрле туйларда 7 кияү егете «подвязкасы» тотуы, ләкин нәкъ менә Элвин Грей белән кәләше Инзилә туенда тоткан «подвязкасы»ның гына уңышлы булуы хакында әйткән. «Синеке генә булышты», – дигән ул аңа, көлеп.

 

Фото: © Элвин Грейның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Элвин Грей икенче көнне социаль челтәрләргә: «Туй көнегез белән Ришат, Алия! Бүген сез яңа тормышка, уртак гаилә тормышына аяк басасыз. Тормыш ул вакыйгалардан тора. Ул вакыйгаларның нинди булуы бары тик үзегездән тора. Бәхетле булыгыз», – дип язып, яшьләр белән фотолар урнаштырды.

Татар эстрадасының тагын бер буйдагы Марат Яруллин Ришат белән Алия туеннан иң беренчеләрдән булып видеолар белән бүлеште. «Гаиләгездә гармония һәм мәхәббәт кенә булсын. Фотога төшкәндә кияүдән икенче яккарак бастым, «завидный өйләнмәгән егет» маркасын дәвам итәм әле», – дип шаяртты ул сторисларында.

 

Фото: © Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ләкин туйдагылар башкачарак уйлый икән. Элвин Грейның «Уфтанма» җырына танцполны ду китергәндә, Ришат, балдак кигән бармагын күрсәтеп, Маратка «чиратта – син» дигән ишарә ясады.

Туй мәҗлесенең ахырына таба Маратның фикере үзгәргән, чынлап әйтәдерме, уйнапмы, аның да гаилә кору теләге уянган. «Миңа бүген барысы да «чиратта – син» диләр. Мондый матур парга карап, үземнең дә өйләнәсем килә башлады. Ришат, әйдә, мин сиңа бер елдан шалтыратам да: «Өйләнергәме, юкмы?» – дип сорыйм. Син «өйлән» дисәң, өйләнәм», – дигән ул. Марат Яруллин яшьләргә күп балалар алып кайтуларын, шаяртып, бер-берсен төнлә генә түгел, көндез дә яратып яшәүләрен теләгән.

 «Туйдан соң кызның – теле, кияүнең күзе ачыла»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышын алып баручылар «десерт»ка калдырган. «Бала-чагалар җырлап бетерде инде, хәзер минем чират», – дип шаяртып, легендар җырчы, чыннан да, туй мәҗлесенә йомгак ясаган, дип тә әйтергә була.

«Ришат, Алия, теләкләрнең иң күбе сезнең өчен бүген яңгырар. Моның кадәр теләк башка беркайчан да әйтмәячәкләр сезгә. Минем сезгә нәрсә әйтәсем килә: барысын да тыңлагыз да, үзегезчә эшләгез. Чөнки тормышта иң җиңеле – кешегә акыл бирү. 

Минем бер дус хәзрәтем бар. Ул: «Туйдан соң кызның – теле, кияүнең күзе ачыла», – ди. Чыннан да, туйдан соң барысы да ачыклана. Чибәрлек туйда гына кирәк, диләр бит. Тормышта кирәк мәгънә, бер-береңне аңлау.

Мин сезгә, тегеләй яки болай эшләгез дип, теләкләр, киңәшләр әйтмим. Тормыш үзе өйрәтә ул. Без Ләйсән белән яшәгән кебек яши алсагыз, шул җиткән. Артыгы да була күрмәсен, Ходай артыгын да яратмый», – дигән Салават Зәкиевич.

Яшьләр туй ахырында кунакларны 3 катлы торттан авыз иттергән. Мәҗлес бәйрәм салюты белән тәмәмланган.

Туйдагы кунаклар күңеленә бәйрәмнең кайсы мизгелләре уелып калган?

Бу хакта – Гөлия Вәлиәхмәтова, Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер:

«Бу туйда барысы да искиткеч матур – кияү белән кәләш тә, әти-әниләре дә, тантана залы да, кунаклар да. Хәтта туйның менә шушы өлеше нык ошады дип, аерып әйтә дә алмыйм».

 

Фото: © Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айрат Ильясов, туйның алып баручысы:

«Зур дәрәҗәле туй булды. Гадәттә, бәйрәмнәр озак барган кебек тоела, аеруча алып баручыларга. Ләкин монда киресенчә, бер тында узды да китте. Гөлназ белән вакыт узганны сизми дә калдык. Бер-берсен яратулары, хөрмәт итүләре күренде һәм күңелгә керде. Мин моны үзем дә гаиләле кеше буларак әйтәм.

Мәҗлеснең мондый дәрәҗәдә үтүендә оештыручыларның да өлеше зур. Кыскасы, барыбыз да молодцы», – диде ул.

Айрат Ильясов туйның бер кызыклы мизгелен дә әйтеп үтте.

«Без бер тартма ясаган идек. Аның эчендә ни булуын беркем дә белмәде. Кунаклар арасында шуны сатып алу теләге булдыру безнең максат иде. Әлеге тартманы бер кунак 320 меңгә сатып алды», – диде ул. (Әлеге тартма эчендә Ришат Төхвәтуллиннан мерч һәм аның «Мой путь» дигән китабы булган).

 

Фото: © «Вип-Арт» үзәгенең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гөлсирин Абдуллина, җырчы, Алиянең якын дусты:

«Идеаль, шаккатыргыч туй булды Ришат белән Алиянең туе. Аеруча әти белән кыз биюе күңелемне кузгатты. Равил абый белән Алиянең Раяз Фасыйхов җырлаганда биюләре дулкынландыргыч булды. Үземнең дә кызым булгач, күземә яшьләр килде, тамакка төер утырды.

Бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган, бербөтен бәйрәм булды ул. Кызыбыз да мәҗлес ахырына кадәр биеде, рәхәтләнеп карап утырды, кул чапты, бер тамчы да елап карамады. «Сезнең бала мондый җирләрдә рәхәтләнеп йөри икән», – диде әле кунаклар да.

Тагын бер моментны билгеләп үтәсе килә – кешене шаккатырыйм дип эшләнгән туй булмады ул. Барысы да – кунаклар да, Ришат белән Алия үзләре дә рәхәтләнеп ял итте биредә.

 

Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

Алия белән Ришатка кич буе карап кына торасы килә иде. Туй көннәрендә ничек матур булсалар, киләчәкләре дә шундый матур булсын иде аларның. Бер-берсен санлап, яратып яшәсеннәр иде».

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев:

«Без иртән кызның чыгарылыш кичәсеннән кайтып, туйга чыгып киттек. Тәүлек буе йокламаган булсак та, искиткеч матур хис-кичерешләр белән кайттык. Тормыш иптәшем Иринага да бик ошады. Туйның шулай үтүе, әлбәттә, Ришатның үзеннән дә тора – бөтен нәрсә үлчәнгән, бөтен нәрсә төгәл, «на лайте».

Минем күп туйларда булганым бар. Әллә нинди артык «кураж» да булмады анда, бик җылы бәйрәм иде. Аеруча алып баручылар кияү белән кәләшнең әти-әниләрен сәхнәгә чакыргач күңелем тулды. Минем өчен бу – бик мөһим тема, үземнең дә балаларым үсеп килә. Ришат белән Алиянең әти-әниләренә нинди горурлык, нинди куаныч! Искиткеч тәрбияле балалар үстергәннәр алар.

Оештыручылар, алып баручылар да зур эш башкарган. Ришат үзе дә төгәл кеше. Ул бит хәтта киенүен дә һәрвакыт энәдән төшкән кебек киенә, аның эчке дөньясы да шундый, дөрес. Туе да шундый булды. Ришат үзе дә килгәнебезгә бик куанды, чөнки «киләм» дип әйтеп, килмичә калган кешеләр дә булган.

Кызым Элинага видеолар җибәреп тордык. «Әти, туй булса, шундый булсын. Мин дә туемның шундый булуын теләр идем», – диде. Чыннан да, туй ул булырга яки булмаска тиеш. Булгач ул, менә шулай гөрләргә тиеш».

Марат Галимов, җырчы, композитор, яшьләрнең дусты:

– Ришат белән Алиянең яңа дуэты бик ошады миңа туйда. Кунаклар да яратып кабул иттеләр.

Сез яздыгызмы?

Мин түгел (көлә). Авторларын әйтә алмыйм. Без бит Ришат белән күршеләр. Кичә менә безгә килделәр. Бергәләп утырып чәйләр эчтек. Бәйрәмнән үзләре дә бик канәгать калганнар.

Туйны тормыш иптәшегез Линара оештырган икән.

2 ай хатынны күрмәдем (көлә).

Линара Батталова, туйны оештыручы:

Туйларны бик күп оештырсам да, мондый туйда булганыбыз юк иде әле. Ришат белән Алия – тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, күңелләре белән дә матур кешеләр. Ришатны бөтенесе «таләпчән» диләр инде. Эш ягына килгәндә, аның шундый булуы бик әйбәт. Таләпчән кеше белән эшләү бик җиңел ул. Ул бөтен нечкәлекләргә дә игътибар итә, шуның аркасында барлык эшләре дә уңышлы, төгәл була. Алия инде ул – аның «муза»сы, чып-чын хатын-кыз.

Туйда соңгы минутта гына хәл ителгән мәсьәләләр булдымы?

Андый моментлар дөнья инде (көлә). Алия, мәсәлән, букет буенча алдан сөйләшкән булган. Андагы кызлар: «Каллы чәчәкләребез бик үк әйбәт түгел, сезгә букет ясый алмыйбыз», – дип әйткәннәр. Иртәгә туй дигән кичне Алия миңа: «Линара, миңа иртәгәгә 15 каллы табарга кирәк», – дип яза. Бәйрәмнәр агентлыгында эшләгәндә андый нәрсәләргә өйрәнәсең, аю да тапкан бар.

Туйда чыгыш ясарга теләүчеләр күп булгандыр. Үпкәләп калучылар булмадымы?

Мин туй беткәч тә, иң беренче, иремнән гафу үтендем. «Сиңа җырларга вакыт калмады», – мин әйтәм. Без беркемне дә мәҗбүр итмәдек, «җырлагыз әле» дип сорамадык. Бары тик шалтыратканда кунакларга «тост әйтү белән үк җырлау мөмкинлеге булмаячак» дип кенә әйтеп куйдык. Туй безнең сценарий буенча барды, вакытны дөрес бүлеп, кунакларның барысына да диярлек сүз бирергә тырыштык.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    Соклангыч пар!Соклангыч туй мэҗлесе!Бәхетле булсынар!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100