Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле дә син бар әле дөньяда» җыры белән танылган Радик Динәхмәтов махсус операциягә китә

news_top_970_100
«Әле дә син бар әле дөньяда» җыры белән танылган Радик Динәхмәтов махсус операциягә китә

Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов контракт белән махсус хәрби операциягә киткән, дип хәбәр итә «Юлдаш» радиосы. «Минем вазифа – медвзвод санитары. Яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез. Моннан тыш, мин тулы хәрби әзерлек узарга тиеш – окоп казу, марш-бросоклар. Без көн саен полигонда», – дип сөйләгән җырчы.

Радик Динәхмәтов «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырларны җырлап танылды. Ул 7 аудиоальбом, 4 диск чыгарган.

Аңа 58 яшь.

Социаль челтәрләрдә аның бу адымын төрлечә бәяләгәннәр. «Кызганыч», «58 яшьтә марш-бросоклар өчен олырак», «Инсульт та кичергән иде түгелме» дип тә язалар, шулай ук «Чын кеше булып чыккан!» дип горурланучылар да бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июль 2023
    Исемсез
    Исан сау гына кайтып жит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100