Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2021 елда шоу-бизнес: Тямаев һәм Юльякшин «сугышы», аерылышу, җыр бүлешүләр

Шоу-бизнес гауга-низагларга бай өлкә. Бүгенге көндә хайп, пиар хисабына популярлашуны сәхнә эшчәнлегенең бер юнәлеше итеп карарга да була. Узып баручы 2021 елда да җырчыларны бизәмәгән вакыйгалар бихисап булды. «Интертат» елның халык арасында шау-шу куптарган иң яңгырашлы конфликтларына күзәтү ясады. 

news_top_970_100
2021 елда шоу-бизнес: Тямаев һәм Юльякшин «сугышы», аерылышу, җыр бүлешүләр
"Татар-информ" архивы

Тямаев белән Элвин Грей сугышы һәм кайбер татар җырчыларына Башкортстанга юл ябылу

Бу ел башында шактый җырчылар Башкортстанда концерт оештырганда каршылыкларга очрады. Әлеге конфликт бүген дә актуальлеген югалтмады.

Барысы да җырчы Фирдүс Тямаевның 17 кешелек төркеме белән Башкортстанның Миякә районына концерт куярга дип килгәч, чараны уздырырга рөхсәт бирмәүләреннән башланды. Башта ничәмә километр юл узып килгән җырчыга концертның өзелү сәбәбен подвалны су басканга ут булмау белән аңлаттылар. Аннары концертны маршрут кәгазе булмавы сәбәпле куя алмавын әйттеләр. 

Фирдүс исә үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Моны үз концертын булдырмас өчен уйлап чыгарылган уйдырма дип атады.

Концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Әмма татар җәмәгатьчелеге моның төп сәбәбен җанисәп якынлашуда күрде. «Мин — татар» дип җырлау сәбәпле, Тямаевны Башкортстанга кертергә теләмиләр, дип белдерде алар. 

Әлеге хәлләрдән соң Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе, җырчы Радик Юльякшин инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте. Ул үзенең постында Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыятькә аңлатма бирде һәм аны милләтара низаг оештыруда, Татарстандагы халыкларны бер-берсенә каршы котыртканнан соң шушы ук риторика белән Башкортстанга да үтеп керүдә гаепләде. 

Соңрак низаг яңа борылыш алды. Җәй көне Фирдүс Тямаевның Элвин Грейның әлеге постын үзенә яла ягу дип кабул итүе һәм Башкортстан Башлыгы ярдәмчесен гаепләп, полициягә мөрәҗәгать итүе билгеле булды. 

Яклаучы адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин әйтүенчә, Фирдүс Тямаев Элвин Грейның гаепле булуын дәлилли алган очракта, җырчыга зур күләмдәге штраф, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный.  

Суд эшләренең ничек тәмамлануы әлегә билгеле түгел. Әмма Тямаевның Башкортстан белән аңлашылмаучанлыклары бетәргә охшамаган. Шушы арада җырчының Уфа концертлары тагын билгесез вакытка күчерелде.

Әлеге вакыйгадан соң җырчы Илсөя Бәдретдинова да башкорт якларына гастрольләргә китә алмавы турында пост куйды. 

Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан республикасындагы районнарга концертлар белән керә алмыйбыз. 100% халыкны кертергә дигән указ чыкса да, көн ала алмыйбыз. Бернинди чикләр юк кебек, ләкин без керә алмыйбыз», — дип сөйләде ул. 

Февраль аенда җырчы Иркә дә Нефтекамадагы концерты тыелуы хакында белдерде. «Мәдәният сарае мөдире пандемия вакытында ярамый дип әйтте», — дигән иде аның концерт директоры.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров та: «Башкортстан белән болай да җитәрлек мәшәкатьләр булды», — диде. 

Сәясәт белгечләре әлеге карарларны җанисәп алу белән бәйләп аңлаттылар. Шуңа охшаш карарлар белән 2002 елдагы җанисәпне алу вакытында да очрашулары турында искә төшерделәр.

 Азан әйтүче, «исерек килеш» концерт куючы Элвин Грей

Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе, җырчы Радик Юльякшинның Яңавылда исерек рәвештәгегә охшаган килеш концерт куйган видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Ул вакытта динамик колонкалары өстенә утырып, көчкә сөйләшүче, хәтта сүгенүче Радик халык тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар булды.

 Икенче концертында җырчы бу начар гамәле өчен Яңавыл халкыннан гафу үтенде. 

Озак та үтми Элвин Грейның яңа төзелеп килгән «Әр-Рәхим» мәчете ачылышында азан әйтүе билгеле булды. Әлеге вакыйганы халык бик гаҗәпләнеп кабул итте. Алар хәмер кулланучыларга азан әйттерү зур ялгышлык булу, җырчының бу җаваплы эшкә лаек булмавы турында әйтте. 

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышты

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның «публично» аерылышуы шоу-бизнес тарихына зур хәрефләр белән язылып кереп калыр. Халык бер айдан артык Яндекс белән Гуглның эзләү системаларын Кираметдиновларның гаилә серләрен белергә теләп актарды. Ильмира белән Русланның социаль челтәрләре халык активлыгыннан чүт шартламады.

Барысы да Ильмираның сабыр канатлары сынудан башланып китте. Ильмира инстаграмда иренең эчемлекләр белән мавыгуы турында сөйләде һәм үзенә кул күтәрүдә гаепләде. Ул интернет челтәренә ире сукканнан соң калган күгәргән эзләрне, аның исерек килеш машинада йөрүен, үзенә карата бик начар сүзләр әйтеп сүгенгән видеоларны куйды. Аерылышырга гариза биреп тә, Русланның ризалыгын ала алмавы, күпме чакырып, судларга килмәве турында әйтте. «Ун ел балалар дип түздем, башка түзә алмыйм», — дип ире белән аерылышуы турында пост урнаштырды. 

«Никах укыткан көннең кичендә үк исерек килеш чәчемә ябышкан иде. Элек йөргән егетләремнән көнләште. Аек Руслан Кираметдинов һәм эчкәне — икесе ике кеше. Аек Руслан Кираметдинов ул — ялкау», — дип сөйләде җырчы. 

Руслан бу сүзләрне кире какты. «Ильмирага бер тапкыр да кул күтәргәнем юк», диде һәм хатынын сугышуда, җиңел холыклы булуда, көнләшүгә сәбәп бирүдә гаепләде. 

«Ул бит өйдә ашарга да пешерми, мин пешерәм. Рәхмәте шушы булды инде. Кешегә яхшылык эшләмә, явызлык белән кире кайтарыр дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Улыбыз ябыгып бетте. Балаларны карамый», — дип сөйләде ул. 

Бу хәлләрдән соң 22 октябрь көнне Чаллы суды Руслан белән Ильмираны рәсми рәвештә аеру турында карар чыгарды. 

Руслан «Интертат»ка соңгы тапкыр интервью биргәндә гаиләсендә барысы да яхшы булачагына өметләнүе турында әйтте. «Ильмирага карата да хисләрем бик нык һәм алар беркайчан да сүнмәс. Бер-беребезне аңлап, хаталарыбызны төзәтеп, киләчәктә кавышып китәрбез, Аллаһы теләсә», — дип сөйләде ул. 

Хәмдүнә Тимергалиеваның «туганнары» табылу һәм хаталы кабер ташы

Хәмдүнә Тимергалиеваның туганнан туган энесе Илһам Шәриф Хәмдүнә апа вафатыннан соң ук «туганнары» табылуы турында сөйләде. «Хәмдүнә апаның бөтен булган әйберләрен туганнарына тапшырдым. Үзе бик ярата торган дачасын да калдырып булмады», — диде ул. 

Сентябрьдә җырчының абыйсы Фәнәви Тимергалиев апасының каберенә таш куйдырды. Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Ләкин кабер ташына җырчының үлгән көне дөрес язылмаган иде. Шулай ук ташны ясаганда хәреф хаталары да җибәргәннәр. Халык мәрхүмәнең рухын рәнҗетмәүләрен, бу хаталарны тиз арада төзәтүләрен таләп итте. 

«Миләшләрем» җыры кемнеке?

Шушы арада гына татар эстрадасында тагын яңа низаг калкып чыкты. Җырчы Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем» җырының авторлык хокуклары өчен гауга чыгарды. Лэйна җырны Зөфәр Хәйретдиновтан сатып алуы, авторлык хокукларының тулысы белән үзендә булуын исбатлап, «Миләшләрем» не мәҗлесләрдә «качып» кына башкаручы Дилә Нигъмәтуллинаны судка бирде. Ә Дилә исә хокукларның Лэйнада икәнлеген белү белән, «Миләшләрем»не башка җырламавы, әмма каршы якның үзен барыбер судка бирүләре турында язып чыкты. Бу җырны башкарырга Зөфәр Хәйретдиновның рөхсәт бирүе турында әйтте, аны гаепләп чыкты. 

Җырның көй авторы Зөфәр Хәйретдинов «Миләшләрем» җырына хокукларны Лэйнаның командасына берничә елга бирүе турында сөйләде. . 

Әмма талашучылар әлеге җыр турында сөйләгәндә тагын бер төп фигура — сүз авторы барлыгын онытып җибәрделәр. Лэйна инстаграмда Зөфәр Хәйретдиновтан җырның көенә дә, сүзләренә дә авторлык хокукларын сатып алуы турында әйтте.

Бу хәлләрдән соң «Интертат» «Миләшләрем»нең сүзләре авторы Мөдәррис Шакировны эзләп тапты. Мөдәррис абый Зөфәр Хәйретдиновның җырны аның рөхсәтеннән башка гына сатып җибәрүенә гаҗәпләнгән булып чыкты. «Минем беркайчан, бернинди документка кул куйганым булмады», — диде ул.

Мөдәррис Шакировның сүзләрен җиткергәч, Зөфәр Хәйретдинов: «Мин Лэйнага бары тик җырның көенә хокукларны гына саттым. Ә аның сүзләре ирекле кулланылышта», — дип җавап бирде.

Мөдәррис Шакиров исә кызының юристлары әлеге теманы өйрәнүе турында әйтте һәм Зөфәр Хәйретдиновны судка бирү нияте булуы турында да сөйләде. 

Әлеге низагка нокта куелмады. Аны алга таба да күз уңында тотачакбыз. 

Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллин ызгышты

Татар эстрадасын күзәтүчеләр быел җыр бүлешү белән бәйле тагын бер конфликтны истә калдыргандыр. Ринат Рәхмәтуллин белән Марат Яруллинның «Чакыр гына» җыры өчен тарткалашуы билгеле булды. Алдагы пардан аермалы буларак, боларының үзара мөнәсәбәтләре судка кадәр барып җитмәде кебек. Рәхмәтуллин белән Яруллин бер-берсе белән инстаграм аша гына ызгышты.

Ринат Рәхмәтуллинның бер әңгәмәсендә «Марат минем җыр белән күтәрелде» дип әйтүе, Марат Яруллинның йөрәгенә ярамаган. 

Марат бу сүзләрне ишеткәннән соң, инстаграм аша җырның тарихын сөйләде. 

Аның сүзләренчә, әлеге җырны яңа аранжировка белән Марат беренче тапкыр Ринат Рәхмәтуллин концертында башкарган. Ринат Рәхмәтуллин аңа әлеге җырны төрле чараларда һәм банкетларда башкарырга рөхсәт сораган. Ул ризалыгын биргән бирүен, әмма соңрак Маратның «Чакыр мине» җырын еш җырлавы эчен пошыра башлаган һәм ул аңа җырны сатып алырга яки башкарудан туктарга кушкан. Марат Яруллинга хәләл акчаларын түгеп, җырның авторлык хокукларын сатып алырга туры килгән. 

Марат Ринат Рәхмәтуллинның җырын биреп кенә калмыйча, үзен зур сәхнәгә чыгаручы булуы турында сөйләвенә дә үпкәләгән.

Әлеге ситуациягә карата төрле фикерләр очрады. Берәүләре чыннан да җыр Ринат Рәхмәтуллинныкы дип санап: «син яңа җырчы, сине күргәнебез дә белгәнебез дә юк», «шушы конфликтны оештырып, үзең пиар ясап ятасың», — дип Маратны гаепләде. Икенчеләре җырга яңа сулыш өргән Марат Яруллинны яклап чыкты. Өченчеләре ике җырчыдан да күңелләре кайтуы турында язды, аларны инстаграм аша базар әбиләре кебек талашып ятуда гаепләде.

  «Челтрәвик» татар эстрадасы артистларына «эләкте»

«Юлчы» тапшыруы алып баручысы, блогер Альберт Шакиров челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләргә каршы зур көрәш башлады.

Альберт Шакиров онкология, коронавирус кебек җитди чирләрне дәвалыйбыз дигән вәгъдәләр биреп, үзләренең челтәр бизнесына чакыручыларга каршы чыкты, аларны бөтен чикләрне бозучы «челтрәвикләр» дип атады. Үзләренең популярлыкларыннан файдаланып, кешене ышандырып, акча эшләп ятуда гаепләде. 

Челтәрле бизнесның иң актив вәкилләре Алсу Фазлыева, Лилия Муллагалиева һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтовалар Альбертка популярлык кирәк булуы, бу тавышны шуңа күрә чыгаруы турындагы фикерләрен җиткерделәр.

Ләйлә дәүләтова челтәрле бизнес продуктларының күпме кешегә файда китерүе, аларны Албертның үзенә дә кулланып карарга киңәш итүе турында сөйләде. 

«Ул бальзамнарны үземдә сынарга мин бит лаборатория күсесе түгел. Мин аны туганыма да эчертмим.

Бу күпмедер дәрәҗәдә мәгънәсез көрәш. Минем бердәнбер максатым — күпмедер дәрәҗәдә кешеләргә аңлату», — диде Альберт Шакиров. 

Аңа кадәр Гүзәл Уразованы да бер файдасыз порошок һәм косметика сатып, халыкны алдауда гаепләгәннәр иде.

Рифат Фәттаховка Рузилә Бәдретдиновадан нәрсә кирәк?  

Сәхнәдә Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Сарман кызы Рузилә Бәдретдинова Ваһапов фонды белән 2019 елда контракт төзегән иде. Әмма Рузилә әлеге фондта эшләп, уңышка ирешә алмады. Җырчының үзе сөйләвенчә, ул фонд җитәкчелеге тарафыннан мыскыллауларга дучар булды һәм фондка карата дәгъваларын белдереп, «Интертат”ка зур интервью бирде. 

Рузилә Бәдретдинова продюсер Рифат Фәттаховның кызы Айбикә тарафыннан үзенә карата тупас мөгамәлә булуы, аның үзен «фахишә» дип мыскыллауларын сөйләде. 

Шулай ук Рузилә Ваһапов фонды җитәкчеләренең шәрә килеш фотога төшәргә таләп итүе белән килешергә теләмәде. Аның сүзләренчә, фонд җитәкчелеге яңа сәхнә костюмнар тегәр алдыннан Рузиләдән лифчик һәм трусиктан, үкчәле туфли киеп төшкән фотоларын сораган. Эчке киемнән фотога төшү — шәрә килеш төшү белән бер була дип, ризалык бирмәгәч, аны фондтан куу белән куркытканнар. 

Шулай ук Рузилә Ваһапов фондында эшләгән дәвердә үзенә яшәргә дә акча җитмәве, ике ел эченә нибары 60 мең сум гына хезмәт хакы алуы турында әйтте. 

Рифат Фәттаховтан бу турыда комментарий сорагач, ул Зәлиләнең фонд белән килешүен тупас рәвештә бозуы турында хәбәр итте. 

Рифат Әхмәтович һәм аның кызы белән уртак фикергә килә алмагач, Рузилә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык булган хәлләрне аңлатып, хат юллады. Ә Рифат Фәттәхов Рузиләгә «Судка кадәр белдерелгән дәгъва» (досудебная претензия) дип аталган хат җибәрде. Әлеге хат нигезендә Рифат Фәттахов Рузиләне килешү пунктларын бозуда гаепләде, аннан 1.015.000 сум акча таләп итте. Рузилә үз теләге белән килешүне өзәргә теләсә, ул 5 миллион сум акча түләргә тиеш булачагын да исенә төшерде. 

Әлеге конфликттан соң Рузилә Ваһаповчыларның концертларында күренмәде. Аның урынына «4әү» дип исемләнгән концерт турына Сөмбел Заһидуллинаны алып йөри башладылар. 

Ноябр аенда продюсер Рифат Фәттаховның Рузилә Бәдретдинованы судка биргәнлеге билгеле булды. «Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Ул безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.

Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме — 1 млн. сум», — дип сөйләде Рифат Фәттахов. 

Ә Рузиләнең бу штраф, суд турында хәбәрдар булмавы, бары тик журналистлар шалтыратканнан соң гына ишетүе билгеле булды. «Суд буласын белгән булсам, барыр идем. Бәлки суд бөтенләй башкача хәл иткән булыр иде», — дип сөйләде ул. 

Әлеге хәлләрдән соң халык Рузиләне Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның август аендагы концертларында күрде. Ул аның җыр театрына эшкә кергән. 

«Тыңлачы, сандугач» сәхнәгә кире кайтты һәм яңадан тыелды

Рифат Фәттахов белән юллары начар аерылган җырчы бер Рузилә Бәдретдинова гына түгел. Аның белән конфликтка кергән җырчылар арасында Айсылу Габдинова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар да бар. Соңгысы белән Рифат Фәттахов арасында 2017 елда ук «Тыңлачы, сандугач» җырының авторлык хокуклары өчен гауга чыккан иде. Әлеге низаг бик дәвамлы булды. Узып баручы 2021 елда да «Тыңлачы, сандугач» җыры кире сәхнәгә кайтты, кабат яңадан тыелды. 

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры. Дүрт ел эшләгәч, аларның юллары аерылды. Араларында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде. Ике як та бер-берсен гаепләгән интервьюлар бирде.

Бу язда Рифат Фәттахов Ришатның концертына килде. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», — дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт итте. 

Рифат Фәттаховның киң күңеллелеге озакка бармады. Ришат Төхвәтуллин инстаграмда продюсерының элекке җырларын киредән тартып алуын хәбәр итте.

Рифат Фәттахов исә бу сүзләрне тулысынча кире какты. Ришатка бу пиар, яңа гауга өчен кирәк дигән фикер белдерде. Мин үз сүзләремнән баш тартмадым, документлар әзерләү эше генә озакка сузылды», — дип инстаграмга зур пост урнаштырды. 

Кыскасы, бер «үлеп терелгән җырлар» кире теге дөньяга китте…

«Татар җыры- 2021» фестиваленә легендар Зөлфәт Хәким килде

Быел 2020 елда үткәрелмәгән халыкара «Татар җыры — 2021» фестивале гөрләп узды. Анда күпьеллык тәнәфестән соң зур кунак, легендар шәхес Зөлфәт Хәким килде. 

Зөлфәт Хәким озак вакытлар авырып ятса да, «Татар җыры» на килмичә кала алмавы турында сөйләде. Ул «Нәрсә булды сиңа бүген?» җыры белән концертка матур нокта куйды.

«Җинаятьче иректә йөри» — Шәхзәт Разметовның кыйналуы

Август аенда «Парк Хаус» сәүдә үзәге янында җырчы, җырлар авторы Шәхзәт Разметовны кыйнаганнары билгеле булды. Иҗади үсеш этабында, концертлар кую нияте белән йөргәндә берничә үчле кешеләр һөҗүменә дучар булып, җырчы комага китә, чак үлемнән кала. Аның башына катлаулы операция ясыйлар. 

Җырчы әлеге хәлләрне оештыруда юллары 2019 елда аерылган элекке хатыныннан шикләнә.

«Һөҗүм иткән кешеләр һаман да тиешле җәзасын алмады. Тикшерү тәмамланганчы аларны СИЗОга ябарга кирәк иде. Алар көч кулланып миңа һөҗүм итте. Алар минем өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә куркыныч булырга мөмкин», — дип сөйләде Шәхзәт «Интертат»ка. 

Башкортстандагы «Яңа моң» проекты ничек узды?

«Яңа моң» музыкаль проекты Башкортстан башлыгының 30 миллионлык грантына үткәрелде. Бәйгедә Татарстанны яшь җырчы Гөлназ Гарифҗанова тәкъдим итте. Яшь җырчы әлеге бәйгедән «шоу ясадылар» диде. Тору, ашау, юл чыгымнары вакытында капланмавы, җыр сайлау мөмкинлеге бирелмәве, репетицияләрдә үзе белән шөгыльләнүчеләр булмавы турында ачыктан-ачык сөйләде.  Ул оештыручыларны үзен башкортча җырларга мәҗбүр итүдә, катнашучыларга дөрес бәя бирмәүдә гаепләде.

Азат Тимершәех пандемия вакытында диспетчер булып эшләде

Массакүләм чаралар үткәрү тыелгач, артист халкына аеруча кыенга туры килде. Аларның «ялы» көзгә кадәр дәвам итте. Нәкъ шул чорда артык кассалы булмаган җырчы-музыкантларның кайберләре һөнәрләрен тамырдан үзгәртергә мәҗбүр булды. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех пандемия вакытында диспетчер булып акча эшләве турында сөйләп, тамашачыларны гаҗәпкә калдырды. 

Фидан Гафаров читтә туган кызы булуын әйтте

Татарстанның, Башкорстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров үзенең читтә туган кызы бар икәнлеген әйтте. «Кызым турында хатыным да, улым Азамат та белә. Без бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. Кызымның исеме Самира», — диде ул. 

Вирус концертларда гына күчәме?

Көз көне пандемия белән бәйле яңа чикләүләр кертелгәч, җырчыларның берничә ай алдан планлаштырылган концертлары пыран-заран килеп бетте. Күбесе күчерелде, халык алып куйган билетларын кире тапшыра башлады. 

«Билетларны сатуга чыгарганда залга 70% халыкны кертергә ярый иде. Инде билетлар сатылып бетте дигәндә, яңа закон — залга 50% кына кеше кертергә ярый, 70% утыртасың килсә, QR- код белән генә кертергә куштылар. Япсагыз  — ябыгыз бөтен өлкәне дә! Нигә вирус концертларда гына күчә соң ул?» — дип бик күп артистлар исеменнән язды Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева. 

Рәшит Шамкайны соңгы юлга бик тыйнак кына озаттылар

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат булды һәм соңгы юлга бик тыйнак кына озатылды. Артистның вафаты хакында киң җәмәгатьчелеккә, мәгълүмат чараларына журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. «Андый кеше шыпырт кына китәргә тиеш түгел дип уйлыйм, халык аның белән хушлашырга тиеш иде. Мин дә булмасам, татар дөньясы бу турыда, гомумән, белми кала иде», — диде ул. 

Ильяс Халиковны Элвин Грейның туен алып барган өчен гаепләделәр

Алып баручы Ильяс Халиковны «хәрәм яшәү рәвеше алып барган» Элвин Грейның туена килүдә гаепләделәр.

Автор-башкаручы, дини эчтәлектәге җырлар җырлаучы Ильяс Халиков үзе дә концертларның күбесендә бозык җырлар җырлануы хакында фикер әйтте. Аеруча Фирдүс Тямаевның «Син юләр, мин юләр» дигән җырын тәнкыйтьләде. 

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә урман башкортына әйләнде

Җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина үзенең «урман башкорты» булуын әйтте. «Без — урман башкортлары — Тәтешлеләр», — диде ул. Шулай итеп, бер гаиләдә ике милләт барлыкка килде. Хәния Фәрхи үзенең татар икәнлеген һәрвакыт ассызыклап әйтә иде.  

«Әниегезне үзегез карагыз — үкенечкә калмасын»

Салават Фәтхетдиновны инстаграмда утыручылар әнисе Тәкълимә апаны үзе янына алып кайтып тәрбияләмәүдә гаепләде. Җырчы әнисенең хәлен белергә кайткан саен инстаграмга пост урнаштырды һәр тапкырында да кискен тәнкыйтькә очрады. 

«Клип» урлау

Бер үк вакытта диярлек Зәринә Асылкаеваның «Мин көттем» һәм Ильмира Нәгыймованың да «Элеккечә яратам» дип аталган клиплары дөнья күрде. Әлеге клипларның башы да, ахыры да охшаш килеп чыккан. Алай гына да түгел, клиплар икесе дә бер телеканалда әйләндерелә. Зәринә Асылкаева бу уңайдан Ильмирага үпкә белдереп алды. 

Зифа Нагаеваның «шәп» ял итүе

Танылган композитор, җырчы, алып баручы Зифа Нагаева интернетка бассейнда коенган видеосын куйды Аның сторисларында артистларның ничек «шәп» ял иткәнен генә түгел, шәрә иптәш кызын да күрдек. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100