Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рөхсәт юк» — Фирдүс Тямаевның Уфа концертлары өзелгән

Фирдүснең узган елгы Башкортстанга кертелмәү маҗаралары янә кабатланырга охшап тора.

news_top_970_100
«Рөхсәт юк» — Фирдүс Тямаевның Уфа концертлары өзелгән
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның Уфада булачак чираттагы концертлары өзелгән. Җырчы инстаграм сәхифәсендә Уфада яшәүче тамашачысына видеомөрәҗәгать яздырган.

«Безнең Уфаның Яшьләр сараенда 13 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр узачак концертларыбыз өзелә. Бүген хат килеп төште — рөхсәт юк. Бик кызык сәбәпләр аркасында. Мин, беренчедән Уфа тамашачысы каршында гафу үтенәм. Үземнең төркемемдәге егет-кызлар алдында гафу үтенәм. Инде апрельдәге концертларыбыз өзелгән иде, бу юлы да килеп булмады. Әмма кәефләрне төшермибез, дуслар. Планнар шундый — май яки июнь аенда Татарстан белән Башкортстан чигендә бушка концерт куячакмын. Дус булыйк, туганлашып яшик», — дигән ул.

Узган ел Фирдүс Тямаев шуңа охшаш хәлләр белән очрашкан иде инде. Кама Тамагыннан Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылына кадәр 700 км юл үтеп килгән Тямаев төркеменә концерт башланырга бер сәгать кала тамашаның булмаячагын хәбәр иттеләр. Ул галәмәтләрне залдагы подвалны су басу сәбәпле, ут юк дип аңлаттылар. Җырчының «маршрут кәгазе» булмавына бәйләнделәр. Соңрак Тямаевның Стәрлетамак һәм Уфа шәһәрләрендәге концертлары күчерелү дә билгеле булды.

«Әле ярый бу юлы Уфага килеп җиткәч кенә әйтмәделәр, анысы өчен дә зур рәхмәт», — дип язган Фирдүс Тямаев, узган елгы маҗараларына ишарәләп.

Җырчының Башкортстанда сагынып көтеп торучы тамашачысы бу яңалыкны бик авыр кабул иткән.

«Безнең республика нәрсә оештыра соң ул?»;

«Нигә җитәкчеләрнең кирелеге аркасында халык иза чигәргә тиеш?»

«Элвинның кулы уйнагандыр»;

«Ярый әле Мәскәүгә барып, сезнең концерттан ләззәт алып кайтырга җитештем. Без сезне яратабыз. Кәефегезне төшермәгез, алга гына барыгыз»;

«Бездә дә башкортларның эзе булмасын. Татарлар белән көрәшәләр. Грей безгә якын да килмәсен»;

«Сәбәпләре нинди? Тагын ут юкмы, су бастымы?»;

«Юләрләр йорты кебек бу«, — дип комментарийлар калдырганнар.

«Барып җиттек», — дип сәхнәдәше Булат Бәйрәмов та кушылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100