Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлгән көне дөрес язылмаган» — Хәмдүнә Тимергалиеваның каберенә таш куелды

Легендар җырчы туганы Илһам Шәрифкә үзенә зур, матур һәйкәл куярга амәнәт итеп калдырган иде.

news_top_970_100
«Үлгән көне дөрес язылмаган» — Хәмдүнә Тимергалиеваның каберенә таш куелды

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага кабер ташы куелган. Курган зиратында узган әлеге вакыйга һәм легендар җырчыны искә алу кичәсенең кадрларын Татар филармониясенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырганнар. 

Чарада Филармония артистлары, җырчының сәхнәдәш дуслары, якыннары катнашкан. 

Хәмдүнә Тимергалиева туганы Илһам Шәрифкә «миңа балкып торган һәйкәл куйдырырсың» дип амәнәт әйтеп калдырган булган.  Һәйкәл, чыннан, зур, матур. Анда Хәмдүнә Тимергалиеваның яшь чактагы фотосын урнаштырганнар. Җырчының репертуарындагы «Чияле тау» җырыннан алып, «Чияле тау — хыялый тау» дип язылган. 

Әлеге зур вакыйганың фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Инстачылар Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына үлгән көненең дөрес язылмавына игътибар итә. Җырчы үзенең бакчасында 2020 елның 14 сентябрендә вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь көнне үлде дип язылган. Инстачылар бу хатаны тиз арада төзәтергә кушып, күп санлы комментарийлар калдырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100