Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновка инстачылар: «Әниегезне алып китеп карагыз»

Салават Фәтхетдинов әнисе янына хәл белешергә кайткан һәм «матур кыз»ны видеога төшергән.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновка инстачылар: «Әниегезне алып китеп карагыз»
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов туган якларына әнисенең хәлен белергә кайткан. Җырчы, гадәттәгечә, әнисе белән шаяртып сөйләшә. «Менә шушы матур кызның хәлен белергә кайттым», — ди ул, әнисен күрсәтеп. Төп нигезгә бу көнне Салаватның башка туганнары да җыелган.

Салават Фәтхетдиновның инстадуслары, һәрвакыттагыча, җырчының Тәкълимә апаны үзе янына алып кайтып тәрбияләмәвен гаепләгән. «Нигә әниегезне үзегез карамыйсыз?»;

«Нигә әниегез сезнең белән яшәми», «Алып китеп карагыз әниегезне. Соңыннан үкенечкә калыр»;

«Ерактагы кояш яхшырак җылыта, диләр. Кайтып китү бер хәл. Әнисен караучы энесе, туганнары турында бер сүз дә юк. Гел Салаватның әнисе янында булып, аны кадерләп, ашатып-эчертеп торучылар хөрмәткә лаек. Аларга рәхмәт әйтергә кирәк. Салават үзе бер сүз дә әйтми», — кебек смслар язалар.

Башка әйберләрдән гаеп эзләүчеләр дә бар. Мәсәлән, берсе әнисенә башка күлмәк кидертергә, икенчесе видеога яткырып түгел, бастырып төшерергә кушкан.

Андый усал телле хейтерлардан Салаватны башка инстачылар яклаган. «Үзеңә алып кайт дип әйтәсез. Ул апа чиратка калган карчык түгел бит. Аның үз нигезе бар. Картлыкта исән булсаң шундый хәлләр алып килә инде ул. Бу бәхетле апа, үз нигезендә гомер итә, балалары кайтып тора. Бөтенегез оста. Яткырып төшерергә ярамый, бастырып төшерергә кирәк сезгә. Салават, сезгә ярыйм дип, әнисенә модалы сарафан кидерсенме инде хәзер?» — дип яклаган берсе.

«Ник әниегез сезнең белән яшәми диючеләргә сүзем шул: әнисенең гомер иткән нигезеннән аерылып китәсе килми. Үзегезнең әниләрне күз алыдна китерегез. Алтын тауларын алларына куйсаң да, үз торган җирләре кадерле аларга. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Әнием, алып килеп ун минут торганнан соң: „Күрдем тормышыгызны, хәер кайтарып куегыз инде“, диде.Салават, әниегезгә озын гомер. Бу мизгелләр озын булсын. Әниегез исән булганда, сез бала әле», — дигәннәр.

Бүгенге көндә Тәкълимә апа төпчек улы Рафил белән килене тәрбиясендә яши. «Без, хатыным белән әни кырыенда. Өч ел карыйбыз инде, Аллаһка шөкер», — дип язган иде Рафил Фәтхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100