news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Рамазан — бер-береңне гафу итү ае»: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллин белән дуслашкан

Казанда Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның өстәмә концерты булган. Концертның Ваһапов фестивале продюсеры Рифат Фәттахов та тамаша кылган. Бу турыда продюсеры Инстаграм битендә яза.

news_top
«Рамазан — бер-береңне гафу итү ае»: Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллин белән дуслашкан
"Татар-информ" архивы

Рәхмәт, Ришат, концертың өчен. «Рамазан — бер-береңне гафу итү, дуслашу ае, — дип язган Рифат Фәттахов һәм Ришат Төхвәтуллин белән бергә төшкән фотосын аккаунтына урнаштырган.

Инстачылар «афәрин» дип, хуплап язганнар.

Рифат Фәттахов — Ришат Төхвәтуллинның элекке продюсеры. Күпмедер эшләгәч, аларның хезмәттәшлеге туктатылды. Алар арасында суд процесслары башланды, Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры — «Тыңлачы, сандугач»ны «урлап» җырлауда гаепләде. Ике як та бер-берсен гаепләгән интервьюлар бирде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар