Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәмер кулланучыларга азан әйттерү ялгышлык» — Элвин Грейның азан әйтүен ошатмаганнар

«Мәчет ачылышында азан әйтү — минем өчен зур дәрәҗә» — дип яза ул. 

news_top_970_100
«Хәмер кулланучыларга азан әйттерү ялгышлык» — Элвин Грейның азан әйтүен ошатмаганнар
Рамил Гали

Элвин Грей шушы көннәрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ризван Корбанов һәм халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин белән төзелеп килүче «Әр-Рәхим» мәчетендә булган.

Җырчы аның традицион исламга лаеклы бүләк һәм республиканың яңа истәлекле урыны булачагы турында әйтә. «Мәчет ачылган көнне беренче азан минем тавыш белән яңгыраячак. Минем өчен бу зур дәрәҗә!», — дип язган ул үзенең инстаграм челтәренә.

Инстачылар бу яңалыкны бик гаҗәпләнеп кабул иткән.

«Әстәгъфирулла», «Моргенштернны гына алып килеп әйттерик, булмаса. Сез берәр нәрсә тартасызмы әллә ул? Башкортстанда муллалар беткәнме әллә?»;

«И, Аллам, азан әйтү өчен күпме укырга кирәк. Кая бара бу дөнья»;

«Хәмер кулланучыларга азан әйттерү зур ялгышлык. Азан бит ул намазга дәшү. Чакырсын безнең Марсель Вәгыйзовны. Аның тавышына тиңнәр юк»;

«Оят бит бу», «Азан әйтүчегә махсус таләпләр бар. Кем уйлап тапкан моны?»

«Элвин, Исламда музыка — хәрам. Сезнең хак мөселманнар арасында абруегыз бик шикле һәм бик аз. Азанны аны лаеклы кеше әйтә. Ә сез андыйлар исәбенә кермисез. Ислам динен „артистлар“ белән бутау наданлык. Мәчет ул халыкны җәлеп итә торган бизнес-проект түгел. Үз эчендә иман булу да җитә», — дип комментарийлар калдырганнар.

Шулай ук бу яңалыкка шатланучылары, Элвин Грейны азан әйтүе белән котлаучылары да җитәрлек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100