Руслан Кираметдинов: «Гаиләбездә барысы да әйбәт булачагына өметләнәм» | intertat.tatar

Руслан Кираметдинов: «Гаиләбездә барысы да әйбәт булачагына өметләнәм»

Җырчы Руслан Кираметдинов «Интертат»ка интервью бирде. Тормышында булган авырлыкларга карамастан, Руслан бирешмәгән — яңа җырлар иҗат итә, концертлар куярга әзерләнә.

«Урман эше белән балачак хыялын чынга ашырдым»

Руслан, соңгы вакытта инстаграмда активлашуыңны күзәтәбез. Блогер булуның нинди кыенлыкларын тойдың? 

Үземне блогер ук дип әйтмәс идем. Видеоларны әлегә үзем өчен, кызык итеп кенә төшерәм. Моңа кадәр инстаграмда утырганым булмады. Урманда эшләгәч, элемтәсе дә шуның кадәр генә иде. Блог алып барырга вакыт та җитеп бетмәде.

Тормышыңдагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә язылучыларың да арткандыр.

Бер-ике ай элек 40 мең язылучым бар иде. Хәзер мине 60 меңгә якын кеше карап бара. Яңа аккаунтым да бар бит әле, анысына 10 мең кеше теркәлде. 

Пандемия башлангач, урман кисә башлаган идең. Бу бизнеска ничек керештең?

Дөресен әйткәндә, мин үземне берәр кайчан урман кисү белән шөгыльләнермен дип һич тә уйламаган идем. Бер гаилә дустыбыз үз машинасы белән утын саткан да, «керемле эш» дип мине дә котыртты. «Әйдә, диләнке алыйк та, үзебез кисеп карыйк», — дидем. Шулай итеп, урман сатып ала идек тә, аны үзебез кисеп сата идек. Пермьнән эшчеләр чакырып китердек. Бытовкалар, трактор, КАМАЗ сатып алдык. 

Кереме булдымы?

Әлбәттә. Кереме булмаса, 40 градуслы салкыннарда урманда эшләп йөрмәс идек. Кайбер көннәрдә соляркага хәтле ката иде.

Мин күбрәк авылда торган бала. Балачагым әтинең туган авылы Менделеевск районы Татар Сарсазы авылында һәм әнинең туган яклары Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында узды. Шуңа күрә андый авыр эшләрнең берсе дә минем өчен ят түгел. Кечкенәдән техникага кызыгып үстем. Бәләкәй вакытта ук КАМАЗ йөртергә, сенаж ташырга хыялланганым истә. Менә бу урман кисү белән балачак хыялын чынга ашырдым — йөк машиналары руле артында үзем йөрдем. Ике елга якын урманда эшләдек.

Төшемле булгач, нигә әлеге бизнесны яптың?

Урман бәясе артты хәзер, ә утын бәясе шул килеш калды. Тактага күчмәкче идек, яңа мәшәкатьләре булыр дип, кире уйладык. Сәхнәгә кире кайтырга булдым. Иң яхшысы — күңелеңә якын булган эш белән шөгыльләнү икән.

Әкренләп техникаларны сата башладык. Тракторны алып киттеләр инде. Бытовка белән КАМАЗны гына җибәрәсе калды. Мин бу урманга китеп алуыма бер дә үкенмим, ул миңа файдага гына булды. Ничектер җырдан арган идем. Бераз сәхнәдән ял итеп, кабат яңа сулыш белән кайтырмын дип киткән идем.

Иҗаттан күңелең кайтуның башка сәбәпләре дә булгандыр. 

Җырлыйсым килми башлады. Гел ипи ашап тора башласаң, туйдыра бит. Сәбәпләре күп иде инде аның. Эчкә кереп китсәң, әллә ниләр сөйләргә була, әмма ул турыда сөйләшәсем килми.

«Салават шалтыратып: „Иркәм, нәрсә кирәк, шуны сора“, — диде»

Сәхнәдәге беренче адымнарыңны искә төшерик әле. Син Чаллыда бик тиз популярлашып киттең.

«Күңел» радиосына рәхмәт, алар беренчеләрдән булып минем җырларымны куя башлады, халыкка ишеттерде. Кабат иҗат юлымны Чаллыда шәхси концертымны оештырып башлап җибәрдем. Ул вакытта мине беркем белми иде әле. Автобус тукталышларына үзем афишалар ябыштырып, «Автозаводский» базарына барып, колонкалар куеп җырлап билетлар саткан идем.

 Ул концертымда аншлаг булды. Бер атна узуга тагын берне куйдым. Анысында да зал туп-тулы иде. Менә шулай, үз тырышлыгым һәм үҗәтлегем белән башланган юл ул. Аннары Ильмира белән танышып, бергәләп чыгышлар ясый башлагач, мин бераз «расслабился». Югыйсә, Ильмира да мине менә шул мөстәкыйль, тәвәккәл кеше буларак яратты.

Икебезнең концертларга да халык әйбәт йөрде безнең. Күп вакыт билетлар сатылып бетә иде. Кеше оешмаларга йөреп билет сата. Минем алай итеп тә йөргәнем булмады. «Мин хәер сорашып йөрмим, күпме халык килә, шуның кадәр халыкка куябыз», — дидем Ильмирага да. Теләнеп йөрисең икән — гомергә шулай каласың. Сине яратып килгән халык — менә ул синең чын тамашачың.

Тиздән Туймазыда беренче концертымны куячакмын. Әле афишаларны илтеп кенә биргән идем, инде ярты билетны алып бетергәннәр. Бу барыбер нәрсәдер аңлата бит инде. Башкортстанга без элек тә еш чыга идек, безнең анда үз тамашачыбыз бар. 

Шулай ук быел Казанда, Түбән Камада, Чаллыда берәр концерт күрсәтергә ниятлим.

Быелгы концертларыңда аншлагка өметләнәсеңме?

Бар да әйбәт булыр дип уйлыйм. Булат Шәрипов белән Айдар Тимербаев яңа җырлар язып бирде. Аларга аранжировка ясатам. Концертларымда үзем иҗат иткән яңа җырлар да яңгыраячак. Минем күп кенә элек хит булган җырларым да үзем язган җырлар. Бәлкем Фирдүс Тямаев белән дуэт яздырырбыз. Салават Зәкиевич белән дә дуэт җырлап булмасмы дип торам. Туган көнемдә шалтыратып: «Иркәм, нәрсә кирәк, шуны сора», — дигән иде. «Бернәрсә кирәк түгел, Салават абый, синең белән җырлау хыялым бар», — дидем. 

Зур тәнәфестән соң концертлар оештыру җиңел эш түгелдер. Төркемең бармы? 

Төркем бар минем. Шул Ильмира белән белән бергәләп концертлар куеп йөргән төркем инде ул. Араларында мәрхүм Шәфәгать абый гына юк. Звукачлар, световиклар, алып баручыларым бар. Җитмәсә, туплыйбыз инде. Менә хәзер берәр җырчы кыз да кирәк булачак. 

Әллә нинди катлаулы программа эшләмәдем. Артык тирәнгә кермичә генә, тормышымдагы үзгәрешләрне дә колачлаган лирик җырлар кертеп, дигәндәй.

Концертта ул үзгәрешләр турында сөйләячәксеңме соң?

Юк. Аны оныттылар бит инде. 

Бәлки халык билетларны шул хәлләрне ишетер өчен кырылып аладыр? 

Нәрсәгә дә булса өметләнәләрдер инде (көлә).

«Пиар ясамагач, безне онытканнар иде»

Бүгенге көндә иҗатташ дусларың бармы? Авыр вакытларыңда кемнәр ярдәм кулын сузды?

Якташым, дустым Рамил Галимҗанов ярдәм итте. Аннан Фирдүс Тямаев. Төркемем дә шалтыратып, хәлемне белешеп торды. Калган артистлар белән артык аралашмыйм. Чөнки берсенә дә ышанмыйм. 

Нигә? Сатканнары бармы? 

Сатканнары юк. Күңел тартмый. Үз алдыма барьер куйдым һәм берсен дә үземә якын китермәскә тырышам. Ачылып сөйләшә торган берничә кешем генә бар араларында. Ә хатын-кыз җырчылар белән, гомумән, аралашканым юк. 

Артистлар арасында бер дә бердәмлек юк. 

Ул булмаячак та. Аеруча хатын-кыз артистлар арасында. Чөнки хатын-кыз ул бер-берсенең уңышсызлыкларына сөенеп, эчтән көлеп утыра. Бу инде элек-электән килгән күренеш. 

Кемдер өскә менеп китсә дә, көнләшә башлыйлар. Аннан «бу артист йолдызланды» дигән булалар. Чаллыда мәдәният бүлеге оештырган чараларга йөрми башлагач, минем турыда да шулай дип сөйләделәр. Чөнки күпме бушлай җырлап йөреп, 2010 елда «Татар моңы» дигән бәйгедә катнашу өчен костюм тектереп бирүләрен сораган идем. Тектерделәр ди сиңа! Шул костюмны миңа ТИСБИ директоры Рәис Нәҗипов тектереп бирде. Менә шул вакытта кемнең кем икәнлеген аңладым. Үзләренә кирәк булганда барысы да дус. Тормышта да шулай ул. Кеше сиңа нәрсәдер вәгъдә итә, ә вакыты килеп җиткәч сүзендә тормый. Шуңа күрә бер Аллаһка һәм үзеңә генә ышанырга кирәк. 

Тулы заллар җыя торган популяр артистлардан көнләшәсеңме? 

Мин үземнең моңым, талантыма ышанам. Аннан, мин ул кухняны бик яхшы беләм. Бүген алар, иртәгә син популяр. Бу система биткоин кебек. Ул да бер менә, бер төшеп китә бит. 

Популяр җырчы популяр булып торсын өчен аны халыкның даими «чәйнәве» кирәк. Ниндидер сенсация ясыйлар, тегендә сугышлар, монда тарткалашалар. Төрле яклап халык теленә керәләр. Мәскәү артистлары да шулай ук. 

Мин, шәхсән, аның ише нәрсәләргә каршы. Ул дин буенча да дөрес түгел. Әмма бүген акыллы гына, матур гына итеп җырлап йөрсәң, популяр була алмыйсың. Менә, пиар ясамагач, безне онытканнар иде бит. Бүгенге көндә, махсус эшләнмәсә дә, без дә халык теленә кердек. 

Ярар, без бит хәзер Ильмира белән әйбәт аралаша башладык. Мин аңа элеккеләргә кире кайтулар юк, барысы да үткәндә калсын, дидем. 

Сез бүген нинди мөнәсәбәтләрдә? 

Араларыбыз әкрен генә җайланып килә кебек.

Бу сәхнәгә ныклап кайтуың Ильмирага берәр нәрсә дәлилләргә теләү генә түгелме? 

Юк, беркемгә дә бернәрсә дәлилләргә җыенмыйм. Андый максатым юк. Ул үзе эшли, мин үзем эшлим. Аның җырлавына сөенеп кенә торам. Үзгәрүем дә үзем өчен. 

«Челтәрле бизнеска чакыралар»

Руслан, син музыка көллиятенә укырга кергән булгансың. Нигә укый алмадың? Сәләтең бар бит, тырышлыгың җитмәдеме? 

Минем, дөресен әйткәндә, ул көллияткә бөтенләй керәсем килмәгән иде. Чаллыдагы вокалга өйрәтүче укытучым гына: «Синең сәләтең бар, җыр буенча бөтен башлангыч белемнәрне шунда бирәләр. Аннан консерваториягә керерсең», — дип ышандырды. Ә минем үземнең Казан дәүләт мәдәният университететына Салават абый яки Винера апа бүлегенә укырга керәсем килгән иде. Менә шулай теләгем булмаган килеш кенә укып йөрдем ул көллияттә. Бәлкем, укып та бетерергә кирәк булгандыр инде. Ләкин мин «юк» дигән нәрсәне уема кертсәм, кире күндерәм димә. Ике ел укыгач, ташладым.  

Кире Чаллыга кайттың. Әти-әниең нәрсә диде? 

Аларга да: «Укыйсым килми анда, күңелем тартмады», — дидем. Артык ачуланмадылар. «Ярар, үзең кара», — диделәр. Әни миңа баштан ук: «Нәрсәгә сиңа ул сәхнә, берәр юньлерәк техник белем алырга кирәк», — дип әйтә иде. Әмма минем сәхнәгә чыгасым килде шул.

Әти-әниең турында сөйлә әле. Алар һөнәрләре буенча кемнәр? Җырлау сәләте сиңа кайсыннан күчкән?

Безнең нәселдә cәхнә кешеләре юк. Әти базарда гап-гади электрик булып эшли. Әни «Олимпийский» спорт комплексында вахтада утыра, 25 ел КАМАЗ заводында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Моң әни ягыннан бирелгәндер дип уйлыйм. Аның абый-апаларының кайсы гармунда уйный, кайсы җырлый. Үзем дә аларны күреп, кечкенәдән кушылып җырлап үстем. 

Өйләнгәнче артыңнан кызлар күп йөргәндер. 

Мин кызлар белән алай артык шаяра торган егет түгел идем. Гомер буе «однолюб» булдым.

Ильмира бер әңгәмәдә: «Көллияттә укыганда Руслан мине күрмәде дә, башка кызлар белән йөрде», — дип сөйләгән иде. 

Анда азрак йөрештердем инде. Әмма чама белән генә. 

Бүген җырлап баеп буламы? 

Әгәр син халык ярата икән, популярлык яулагансың икән — була. Бөтен кеше шул эстрадага омтыла бит. Сәхнәнең акчасы һәм дәрәҗәсе булмаса, атлыгып тормаслар иде.  

Дөрес, әле ул сәхнәгә үтеп керү өчен дә башта акча кирәк. Элекке кебек баян белән генә җырлап торып булмый бит. Экран булдырырга, яхшы музыкантлар табарга, кыскасы, сәхнә өчен техник яктан әзер булырга тиешсең. Аннан җырын сатып алырга, аранжировкасын ясатырга… Бөтен җирдә коммерция. 

 Авыр вакытың дип, хәлеңә кереп, яңа җырлар бүләк итүче дусларың булмадымы?

Итәрләр сиңа! Барысын да сатып алдым.

Челтәрле бизнеста эшләмисеңме?

Күпләр чакыра, әмма ул минеке түгел. Кемнең күңеле тарта, шул шөгыльләнсен. Азатлар (Фазлыев) әнә бик уңышлы эшләп киләләр, бөтен татар эстрадасын шунда кертеп бетерделәр. 

Бүгенге көндә матди хәлең ничек? Фатирың, машинаң бармы?

Машинам бар. Машина Ильмира белән икебезгә уртак иде. Аны кире кайтардым да, үземә икенче машина алдым. 

Фатир юк. Әлегә әниләрдә торам. Әниләр каршы түгел. 

Фатирны бүләчәксезме?

Юк, мин бит кире кайтырга исәплим. Вакыт кына узуы кирәк.

«Ильмира белән бергә булачагыбызга ышанам»

Туганнарың бармы? Алар белән үзара мөнәсәбәтләрегез ничек? 

Бертуган абыем бар. Аның белән без әйбәт мөнәсәбәтләрдә. Ул гаиләсе белән Ижауда яши.

Аерылышкач, абый кеше буларак, сине тәнкыйтьләмәдеме? «Гаиләңне саклап калырга иде», — дип ачуланмадымы? 

Юк, тормыш булгач, була инде диде. 

Беләсезме, мин соңгы вакытта бик бирелеп психологияне өйрәнәм. Ничек дөрес итеп гаилә корырга, гаилә учагын ничек сүрелдермичә сакларга. Безнең ситуацияне алсак, икебездә дә гаеп бар. Болай аерылышып яшәп алу безгә кирәк булган дип уйлыйм. Бер-беребездән азрак ял итеп, икебез дә тынычланып… Мин үз-үземнең гамәлләремне бик күп анализладым. Хәзер мин гаилә тормышында нинди ялгышлыклар җибәргәнемне аңлыйм. Менә шушы дөрес эшләмәгән эшләрне җайлап, үземне 180 градуска үзгәртеп, яңа сулыш белән яши башларга исәп. Ильмираны да аңлап, тагын да көчлерәк гаилә булып яшисе килә. Мондый очракларда күп кеше төшенкелеккә бирелә. Ә мин үземдә дә гаеп булгач, кат-кат уйландым. Элекке Руслан Кираметдинов башка булмаячак.

Яңа мөнәсәбәтләргә ачыкмы син дип сорыйсы идем, гаиләңә кире кайтырга өметләнгәч, сорамыйм инде.  

Юк. Мин өметләнәм генә түгел, мин шулай булачагын төгәл беләм. Бу аерылышу безгә кирәк булгандыр. Хатын-кыз бит инде ул ир-ат үзгәрсен дип тырыша. Бәлки Ильмира да мин үзгәрсен өчен баргандыр бу адымга. Бер чиккә килеп җиткәндер. Барысы да җайланыр, дим. Бәлки киләсе җәйләргә…. Балалар да сагынып торалар. Килеп керүгә: «Әти, кайчан алып китәсең?» — дип муенга сарылалар. Анда кайткач та йөрәк әрни. Барыбер өйгә кайтасы килә, тырышып эшләп, икәүләп корган оя бит инде ул безнең. 

Балаларны ялларга әбиләренә үзем белән алып китәм. Ильмира каршы түгел, аралашуыбызга бик риза. 

Син нинди әти?

Әти тәрбиясе булырга тиеш инде, аеруча малай кешегә. Ә Ясминәгә менә кыз кеше булгач, артык тавыш та күтәрә алмыйм. Күбесенчә тыныч кына аңлатырга тырышам. Дин буенча да бала-чагага кычкырырга ярамый. 

Кул күтәрергә дә ярамый. 

Минем беркемгә дә кул күтәргәнем юк. Безнең әти дә беркайчан да әнигә кул күтәрмәде. Гаиләбездә андый нәрсә юк.

«Салым инспекциясе белән проблемаларым бар иде»

Дин юлына баскан булгансың икән.

Ныклап кереп киттем дип әйтә алмыйм. Әмма биш вакыт ук булмаса да, өйдә торганда намазларны укырга тырышам, мәчеткә йөрим.  

Дин белән ныклап кызыксына башладым да, кабат тагын берара онытылып торды. Ничектер җитди итеп кабул итә алмый идем. Хәзер бу өлкәдә терәк булырлык дусларым бар. Ижауда яшәүче бер дус егетем шәригать кануннары буенча яши. Без аларга кунакка килгәч, хатын-кызлар аерым, ир-атлар аерым бүлмәләрдә утыра хәтта. 

Дин - ул катлаулы әйбер түгел. Әмма диндә булу өчен белем кирәк. Күп кеше мин диндә дип йөргән була, ә үзләренең аз гына да дин буенча күзаллаулары юк. Безнең яшәү рәвешебез, гомумән дә, дөрес түгел. Ятар алдыннан укыган догаларыбыз да кабул булмый, чөнки без намазда түгел. Дингә ныклап кереп китсәң, син беренче урынга Аллаһы Тәгаләне куярга, аңа йөрәгеңне ачарга тиешсең. Аллаһы Тәгаләне әниеңнән дә, хатыныңнан да, балаларыңнан да ныграк яратырга тиешсең. 

Дингә керү күңелеңә җиңеллек китердеме? 

Бераз. Әмма, әйтәм бит, тулысынча кереп бетә алмыйм әле. Аның өчен үзеңне җиңәргә кирәк. Менә бит әлегә җырлап та йөрим. Ул да бит Исламда зур гөнаһ булып санала. Диндә музыка да тыңларга ярамый. 

Шушы арада гына салып та йөргәнең булды. Диндәге кеше алай йөри аламы ул? 

Минем хәзер салганым юк бит. Мине ул вакытта шулай эчкече дип чыгардылар гына. Дөрес әйбер булмады ул.

Элек ничек эчтең? 

Бөтен кеше кебек. Дуслар белән очрашканда, ялларда эчә ала идем. Менә гел шулай даими эчеп йөргән кешегә охшаганмы мин? Алай итеп эчсәң, тавыш та утыра, кеше тышкы кыяфәте белән дә икенче төрлегә әйләнә. 

Оныта алмый йөри торган рәнҗүләрең бармы?

Юк, мин үпкәне тиз онытам. Беркемгә дә рәнҗү сакламыйм. Үчле кеше түгел мин. «Русланның үпкәләтсәң дә, ике-өч сәгать эчендә барысын да оныта», — дип, Ильмираның да интервьюларында әйткәне бар.

Сине бүгенге көндә нәрсәләр борчый, Руслан? 

Пандемия бераз борчып тора. Әйбәтләп эшләп китеп булмый. Ритмга керергә, рәхәтләнеп концертлар куярга ирек бирмиләр. Башка артистлар да шулай дип зарлана. Коллективта күпме кеше, ә син 50 процент залга куясың. Ул төркемгә бит хезмәт хакы түләргә кирәк. Түләмәсәң дә алар шунда ук сүз чыгара башлый. 

Ә сез Ильмира белән төркемне ничек бүләргә җыенасыз? 

Ул минем төркем. Алар гомер буе минем белән булдылар, алга таба да минем белән булачаклар.

Концертларыгыз туры килмәгәндә музыкантларыңа аның белән эшләргә рөхсәт итәчәксеңме?

Бәлки әле икебез дә җырлап китәрбез. Кем белгән соң дөнья хәлен. Дөресен әйткәндә, тынычландым мин. Кеше бүген сөйли, иртәгә төкерә. Бу проблема түгел. Әнә көн саен кеше үлә бу пандемия аркасында, яки самолет төшеп күпме гомерләр кырыла. Исән-сау булсак, барысы да әйбәт булыр. Вакытлар узгач, барысы да үз урынына урнашачак. 

Руслан, син үзе-үзеңә артык ышанасың түгелме? Өметләрең акланмаса? 

Акланачак. Аның миңа әйткән сүзләре бар, тик аларны монда әйтмим. 

Синең өчен идеаль хатын-кыз нинди булырга тиеш?

Идеаль кеше булмый беркайчан да. Хатын-кыз азрак сабыррак булырга, ир кешегә юл куя белергә тиеш.

Гаиләне саклау - ул шулай ук бер сәнгать. Безнең дә арада төрле вакытлар булды. Баштарак ул көнләшә иде. Аннары, киресенчә, мин аның артыннан чабып йөрдем. Бу юлы да үткән булыр иде. Гаилә кризисын икәү утырып кына хәл иткән булсак…

Ильмира бер тапкыр да ял итәргә барганыбыз юк дип сөйләде. Ул вакыт җитмәү белән бәйле идеме, финанс кыенлыклары беләнме?

Минем салым инспекциясе белән проблемаларым бар иде. Менә алар февральдә хәл ителергә тиеш. Кемнең булмый инде ул проблемалары. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмады, әмма мине чик аша үткәрмәсләр иде. Мин аңа әйткән идем, югыйсә, аз гына көт, әле диңгездән кайтып та кермәбез, туеп бетәрсең дип. 

Ихтыяр көчең бармы? 

Бар. Сүземдә торам мин. 

Үлемнән куркасыңмы?

 Юк, курыкмыйм. Дин буенча аннан куркырга кирәк түгел. Ахирәткә ышанам. 

Ничек яшәргә телисең? 

Кешечә итеп. Мин артык байлыкларга, дәрәҗәләргә кызыкмыйм. Ничек бар, шулай дип, булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп яшим. Иң мөһиме — мин гаиләмне, балаларымны яратам һәм гомер буе яратачакмын.

Ильмирага карата да хисләрем бик нык һәм алар беркайчан да сүнмәс. Бер-беребезне аңлап, хаталарыбызны төзәтеп, киләчәктә кавышып китәрбез, Аллаһы теләсә. Чөнки беренче ир дә, беренче хатын да ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә.

Нинди генә авырлыклар алдында да бирешмичә, ул гаиләне саклау өчен барысын да эшләргә кирәк. Безнең арадагы бу проблемалар алдан язылган булгандыр инде. Шуңа да арабызда бер пауза ясау кирәк булды. Барысын да чиста биттән башлап, үткәннәрне онытып, матур гаилә булып, бөтенесен көнләштереп яшәргә иде…